поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АЛЛАҺИЯР

(1616–1713)

Аллаһияр Суфи – мәшһүр «Собател-гаҗизин» («Гаҗизләрнең ныклыгы») китабының авторы. Нугай ыруыннан булган бу кеше Бохарада яши һәм туксан яшькә җитеп, шунда үлә. Ул – Аллага пантеистик ышанучы, Алла гыйшкына мәдхия җырлаучы суфи шагыйрь. Төрки һәм фарсы телләрендә иҗат итә. Ата-бабаларының төп чыгышы Идел буеннан дип уйланыла. Язган әсәрләреннән безнең якларда иң күп таралганы, укылганы – «Собател-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк»). Бу китап бездә язма нөсхәләрдә тарала. Алла гыйшкына мәдхияләр җырлау максаты белән язылган бу әсәрләрдә социаль мотивлар, шәхес иреге, рухи азатлык идеяләре дә яңгыраш таба. «Собател-гаҗизин» поэмасы шигъри бизәкләре, эмоциональ тәэсирлеге белән XIX йөз татар поэзиясенә үрнәк булып хезмәт итә. Аның 40 тан артык басмасы дөнья күрә. Абыстайда укыган татар кызы шушы китаптан сабак алган, шәригатьчә итагатькә, әдәпкә өйрәнгән. Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыголлар бу китапка шәрех (аңлатма) язганнар. Ялчыголның үз кызы Газизәгә багышлап язган әлеге шәрехләре безнең әдәбият тарихында «Рисаләи Газизә» исеме белән мәгълүм.

«Собател-гаҗизин»нең китап рәвешендәге беренче басмасы 1802 елда Казанда дөнья күрә. Шуннан соңгы басмаларының исәбе-хисабы юк. Хәзерге көндә Казан университеты китапханәсендә аның 23 төрле басмасы саклана. 1845 елгы бер басмасы профессор Казимбәкнең сүз башы һәм аңлатмасы белән чыга.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Собәтел-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк). – 12 т. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 398 б. – 20000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар энциклопедиясе. – 1 т. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2008. – 136 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»