|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. АЛИШИНА ХӘНИСӘХәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1953 елның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Педагогик хезмәтенең башлануы өлкәнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып, Хәнисә халкыбызны рухи торгынлыктан уяту һәм чыгару юлларын эзли башлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дөрес тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Себер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һ.б. язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла. Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлеге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли. Хәнисә Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый. Соңгы унбиш ел эчендә университетта бүлеккә 200 дән артык укучы кабул ителеп, бүлек инде үзенең ун чыгарылышын бирә. |
Иң күп укылган
|