поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АКМАЛ НИЯЗ

(1954–2007)

Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. Нияз башлангыч мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый, аның беренче шигырьләре район газетасында, алтмышынчы еллар уртасыннан республиканың үзәк матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында һәм яшь язучыларның күмәк җыентыкларында басылып чыга. Ул шулай ук повесть, поэма кебек катлаулырак жанрларда да каләмен сынап карый, бер үк вакытта район газетасының иң актив язышкан хәбәрчеләреннән берсе булып таныла.

1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. Студент елларында Казанның әдәби тормышына актив кушылып, шигырьләре, хикәяләре, публицистик язмалары белән «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Идел» альманахында, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында даими катнашып килә.

1976 елда университетны тәмамлагач, Н.Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе район радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1976 елның көзендә Татарстан Язучылар берлеге оештырган яшь иҗатчылар семинарында аның шигырьләре һәм хикәяләре уңай бәя ала, һәм иҗат мөмкинлекләрен киңәйтү максатыннан, өлкән әдипләр аңа Казанга күчеп килергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә 1977 елның көзеннән Н.Акмал Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә.

1986 елда Н.Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.

1987 елның декабреннән Н.Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучыларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китабы», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н.Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирешәләр. Танылган каләм осталарының иҗаты белән якыннан танышу, иҗат эшенең серләренә тирәнрәк керү яшь әдипнең үз иҗатына да уңай йогынты ясый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «Иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н.Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1991 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыентыгы бастырып чыгара.

Нияз Акмал 1991–1994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, 1995 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара, тәрҗемә өлкәсендә дә тәҗрибәләр ясый.

Н.Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ.б.) композиторлар тарафыннан музыка языла.

Ул 2007 елның 11 августында вафат була, туган авылы Каташ-Каран авылында җирләнә.

Н.Акмал – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Учак: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 48 б. – 1700 д.
Үз урамым: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 112 б. –30000 д.
Килер бер көн: шигырьләр, балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 112 б. – 6400 д.
Күгәрчен сөте: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 272 б. – 11000 д.
Бохара мачысы: кыйссалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 128 б. – 3000 д.
Күзләремнең төсе үзгәрмәде: шигырьләр, балладалар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. –207 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйльманов Г. Моң елгасы // Казан утлары. – 1988. – № 5. – 175–177 б.
Мотыйгуллина Ә. Күгәрчен сөте?! // Казан утлары. – 1994. – № 1. – 182–184 б.
Бәйрәмова Г. Яхшы атлар үргә чабып менә // Идел. – 2001. – № 6. – 34–35 б.
Закир М. Йомшак агачны корт баса // Казан утлары. – 2002. – № 1. – 160–164 б.
Әшрәфҗанов Х. Иҗатының башы кайларда? // Мәйдан. – 2004. – № 4. – 122–123 б.
Сверигин Р. Мачысы – Бохараныкы // Мәйдан. – 2004. – № 4. – 123–124 б.
Бәшир Ф. Галиҗәнап шигырь – хәзрәти шагыйрь // Казан утлары. – 2005. – № 5. – 163–167 б.
Бәдигый Х. Шигърият фасыллары // Мәдәни җомга. – 2007. – 19 окт.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»