поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АГИЕВ ФӘХРЕЛИСЛАМ

(1887–1938)

Балалар язучысы, педагог, нашир һәм мөхәррир Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елның 12 мартында элекке Тамбов губернасының Тимников өязе (хәзер Мордва Республикасының Краснослободский районы) Тенеш (Тенишево) дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшеннән үз көнен үзе күрә башлап, бер сәүдәгәргә ияреп Харбин якларына китә һәм приказчик кебек яллы эшләрдә йөри.

1906 елда Ф.Агиев Казанга килә һәм, үзлегеннән әзерләнеп, мәгълүм Казан Татар укытучылар мәктәбе программасы буенча экстерн тәртибендә имтиханнар тапшырып, башлангыч рус-татар мәктәпләре укытучысы дигән рәсми таныклык ала. 1908–1915 елларда шәһәрдәге рус-татар мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Бер үк вакытта ул, Казанның мәдәни тормышында актив катнашып, 1907 елда ачылган «Шәрекъ клубы» старосталарыннан берсе буларак, балалар өчен клубта кичәләр, уеннар, балалардан хор төркемнәре оештыру, шәһәрдә «Ак чәчәк» бәйрәмнәре уздыру кебек мәдәни эшләргә җитәкчелек итә.

Шушы ук елларда Ф.Агиевның әдәби иҗат эшчәнлеге дә башлана. Басмада аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәсе – «Һөнәр» исемле шигыре «Казан мөхбире» газетасының 1907 елгы 16 ноябрь санында дөнья күрә. Шигырьләрдән тыш көндәлек матбугат битләрендә аның хикәяләре, әкиятләре, уку-укыту мәсьәләләренә, мәктәп-мәдрәсә хәлләренә, мөгаллимнәр тормышына багышланган дистәләрчә мәкаләләре басыла.

Ф.Агиевның әдәбият тарихында аеруча мактаулы хезмәте – ул да булса өч ел буе (1913–1916) «Ак юл» исемле махсус балалар журналы чыгарып килүендә. Бу – татар телендә балалар өчен махсус чыгарылган икенче журнал (беренчесе – Заһид Шамил наширлеге һәм мөхәррирлегендә, Фатих Әмирхан катнашында чыккан «Тәрбиятел-әтфал», Мәскәү, 1907). «Ак юл»ның беренче саны 1913 елның 15 апрелендә дөнья күрә, соңгы 74 нче саны 1916 елның 22 гыйнварында чыгудан туктала. Журналда шул заманның бик күп каләм ияләре языша (Шәйхулла Алкин, Шәһит Әхмәдиев, Габделбари Баттал, Ибраһим Бикколов, Садри Җәләл, Хөсни Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Гали Рәфикый, Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәгыйть Сүнчәләй, Галимҗан Шәрәф һ.б.). Ф.Агиевның үзенең дә күпчелек әсәрләре – шигырьләре, хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре, тәгълим-тәрбия мәсьәләләренә караган мәкаләләре, истәлек язмалары шушы журналда басыла. Г.Тукай белән якын аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәгән әдип-журналист, шагыйрь вафат булгач, журналда аның турында истәлекләрен, аңа багышланган шигырьләрен һәм «Мәрхүм шагыйребез Габдулла Тукаебыз тугрысында», «Габдулла Кушлавыч авылында, Шәрифә карчыкта», «Габдулла Сасна авылында, әнкәсе янында» кебек шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә кагылышлы мәкаләләрен урнаштыра.

Хакимият башына большевиклар килгәннән соң, Ф.Агиевның шәхси иҗат активлыгы кими. Ул нигездә тәрҗемә эше, уку китаплары төзү, 1918 елда вафат булган җизнәсе Гафур Коләхмәтевнең кулъязма әдәби мирасын барлау, аны басмага әзерләү кебек эшләр белән шөгыльләнә. Туган якларында берничә ел гомер сөргәннән соң, 1924 елда ул Мәскәүгә күчә, анда әүвәл РСФСР Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, СССР халыклары Үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, аннары берникадәр вакыт Мәскәү Үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шул елларда аның Мәскәү нәшриятларында балалар өчен язган хикәяләре, әкиятләре тупланган «Кәкре аяклы тавык» һәм «Хикәяләр җыентыгы» дигән ике китабы басылып чыга.

Фәхрелислам Агиев – егерменче елларның ахырларында ОГПУ тарафыннан фальсификация юлы белән махсус оештырылып, «Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы» дип исемләнгән «җинаять эше» буенча кулга алынган татар зыялыларының берсе. 1930 елның 23 июлендә ОГПУ коллегиясе аны иң югары җәзага – атарга хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук коллегия, алдагы карарын үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Ләкин бу «эш» белән гаепләнүчеләрнең күпчелеге 1937–1938 еллардагы «олуг террор» чорында кабат җавапка тартылып, НКВД «өчлек»ләре карары белән янә атарга хөкем ителәләр. Шулар исемлегендә Ф.Агиев та була. Ул 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атып үтерелгән дип уйланыла. Кабере билгесез.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кыйраэт ибтидаи: башлангыч мәктәпләр өчен уку китабы. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 1917. – 67 б.
Булдыклы табиб. Фатиханың яшерен сере: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 15 б. – 20000 д.
Зур сугыш: хикәя. – Казан: ТССҖ дәүл. нәшр., 1921. – 15 б. – 20000 д.
Куяннар: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 16 б. – 20000 д.
Сукыр Ильяс: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 14 б. – 20000 д.
Кәкре аяклы тавык: шигъри хикәя. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1928. – 24 б. – 4000 д.
Хикәяләр җыентыгы. – М.: Нәшр. кооперативы матбагасы, 1926. – 60 б. – 4000 д.
Мәрхәмәт: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 111 б. – 2800 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Фәхрелислам Агиев // М.Гайнуллин. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 256–258 б.
Ибраһимова Ф. Аз билгеле өч әдип турында // Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш. – Казан: КФАН, 1987. – 100–105 б.
Ибраһимова Ф. Тынгысыз шәхес // Шәһри Казан. – 1997. – 27 июнь.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»