поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№12726 / 27.10.2010 20:57:15

классика -жестокий романс?...
триллер - жестокие игры?...

№12693 / 27.10.2010 02:51:58

24.10.2010 21:35:02
Взгляни на небо – в небе столько фальши!
Послушай небо – в небе облака.
Твой голос все тише, тоньше, дальше…
Любви… Удачи… Вот и все… Пока.
Д.Н.

№12645 / 25.10.2010 22:22:32

Бик нәфис, матур әсәр. Саф, җылы хисләр түгелгән. Мин дә сезнең белән ияреп йөрдем, уйландым, моңландым... Рәхмәт!!!

№12625 / 25.10.2010 18:23:36

йөрэгемэ утлар саласың
матур сузлэр миңа язасың
милэшкэемгенэ диеп торасың
уф, мэхэббэттэ мине яндырасың......
урамнарга чыгып йрмэм
аяк кулларымны эшетмэм
җылы эйемдэ, тэрэзэгэ карап
данис, бэгрем мин сине кетэм.\\\\\
йракларга чыгып йрисең
казаннарга килеп китмисең
данискаем, мин сине кетэм
курешулэр насыйп булсын иркэм.\.\

№12621 / 25.10.2010 14:47:25

Хушлашырга ашыкма!..

Көз. Урман. Әкрен генә агачлар арасыннан атлыйм. Авылдан ук миңа ияргән җил, шук малай сыман, әле алдыма, әле артыма чыгып уйный, чәчләремне тузгыта; алга китеп югала, артка калып, ял итә. Яфракларга кушылып, нидер көйли. Алтын төсенә манылган яфракларның исә үз моңы бар. Сагышлы моң. Сагышлы көй. Бөтен нәрсә дә сагышка уралган монда – сары каеннар, сары юкәләр, хәтта кызгылт-сары өрәңгеләр дә... Монда минем җаным, сагышка чорналып, ял итә. Шәһәрнең көзгә дә, язга да карамый торган ыгы-зыгысыннан, мәшәкать-борчуларыннан җаным ял итә. Яшәүләренең соңгы мизгелендә упкынга атылган яфраклар белән бәхилләшәм: уңга-сулга тартып өзгәләгән җилгә бирешмичә, ахыр минутларына кадәр үлем белән тартышканнарын күреп, күңелем тула. Сокланам. Гомерләренең менә шулай кинәт өзелүе минем күңелемдә ниндидер ризасызлык хисе уята. Минем өчен тормыш дәвам итә бит әле! Минем янәшәмдә яшәгәннәрнең дә гомере озын булырга тиеш! “Көзләрдән соң язлар килми, алда салкын, ак кышлар”, - дип җырлый миңа урман. Көзләрдән соң язлар килми... Килми шул! Мин дә гомерем көзенә кереп барам бугай. Яшьлегем язларының кабат шауламаячагын акылым белән аңласам да, күңелем риза түгел, шуңа күрә бу сагышлы көз якын миңа. Мин дә үземнән олы кадерле кешеләрем белән бәхилләшәм. Хуш, бәхил бул, Вахит абый, Миркасыйм ага; авыр туфрагың җиңел булсын, Миңзифа апа... Минем күңелемә көз ягылса, аларныкында кыш бураннары хөкем иткән шул...
Әй, сагышлы көз! Иртәләдең быел. Иртәләдең. Мин әле язым белән дә хушлашырга өлгермәдем бит. Мин әле сөю-яратуыма кул болгамадым! Әй, сагышлы көннәрем минем! Килгәнсез икән инде, китмәгез әле, токарларланыгыз азрак. Салкын кышны күңелемә кертмәгез!
...Җилне җитәкләп, урманнан чыгып киләм. Биек-биек зәңгәр күктән кояш елмая. Елмая... Көзен дә, кышын да елмая - ул мәңгелек... Ә бәлки, салкын көзләрдән дә матурлык табып, яшәүнең, тормышның кадерен белеп, елмаядыр. Аһ! Менә нидә икән хикмәт! Кояш – мәңгелек: ул кара көзләрдән, зәмһәрир салкыннардан матурлык таба белә! Аны кышын да, язын да, җәен-көзен дә кешеләргә өләшә белә!
Әй, Кеше! Гомереңнең кайсы гына фасылына керсәң дә, матурлык эзлә икән. Балачакның матурлыгы – шаяруда, яшьлекнең матурлыгы – хисләр давылында, олыгаюның матурлыгы – тәҗрибәдә, картлыкның матурлыгы – акылда икән. Матурлык янәшәсендә көзләр кара була алмый!
Әй, якты көзем! Син – гомеремнең иң матур чагы икәнсең бит! Китәргә ашыкма!
...Җил малаен иреккә җибәрәм дә, мине озатып калган урманыма җырның дәвамын көйлим:
Хушлашырга безгә иртәрәк бит әле,
Иртәрәк бит әле, аккошлар!...

№12611 / 24.10.2010 23:09:55

Мин сезгә кунакка кергән саен сокланам!
Сезнең як кешеләренә гомер буе сокланырмын кебек!

№12607 / 24.10.2010 22:29:22

Мин дә туган ягыма киттем...

№12604 / 24.10.2010 21:35:02

Ну да инде, мин дә шул исәптән, теге съезддан соң чакырып керттегез бит:))) Кызык булып китте. Аңа кадәр белми идем матбугатны. Безнең нәселнекеләр дә яза монда, төсмерләвемчә. Авылныкылар да.
Зәй-Каратай турында мин элдем. Тагы соңгы елдагы кайбер шигырьләр минеке. Калганнарына ала биям (алибием) бар:)))

Зәки Зәйнуллинның мин укыган "Мәүлет гусар"ы журнал варианты булган күрәсең (КУ да кыскартылган), анда Мәүлетнең Зәй-Каратайдан икәне әйтелсә дә, авыл табигате турында бер җөмлә дә юк иде. Естественно, китабын яңадан укып тормадым инде.
Беркөнне "Татар ир-егетләре"ннән мисал чүпләп утырганда күзем төште дә, исем китте! Мин дә авылны бу кадәр җентекле белмим, гәрчә шул Каравыл тауларында балачагым үтсә дә. Авыл балалары элек шул тауларда үсә иде, барысы да. Шаккаттырды мине Зәки абый... Үзенә әйтәсе булыр инде, янына барырга бераз куркыныч, әлбәттә:)))Берәр тынычрак чагын туры китерә алсам:)))
Бездә җәй көне булган ахры ул. Текә таулар ачы җилләрне һәм кышкы бураннарны гына түгел, яңгырларны да безгә китермиләр шул. Тирә-якта шыбырдап яңгыр яуганда Зәй-Каратай сусыз коргаксый... Һәр ел шулай. Тау ягыннан килгән болыт тарала да бетә. Шуңа элек чишмәләре күп булгандыр инде.
Бездә күпчелек чишмәләрне кое дип атыйлар. Чишмәгә суга бармыйлар, коега баралар:))) Чишмә дип аталганнары да бар инде вообще-то. Салкын Чишмә, Улаклы Чишмә, мәсәлән. Алары авылдан читтәрәк.
Чит күз белән карап язганны укыгач, кызык... танымыйча тордым. Нүжәли шул кадәр матур авылда туганмын инде, дип уйлап куйдым:)))
Хәзер авыл икенче инде.
Хәзер барлык авыллар да башка төрле инде. Без белгәннәре истәлек булып калды.

№12564 / 24.10.2010 12:00:24

Халисә, бу син...)))

№12560 / 24.10.2010 02:42:45


Шагыйрь битлеге.

Елмаям, мин төнлә елмаям!
Күңелем тәкәрлек атына!
Сөйгәнем күз яше түккәндә,
Мин барам сөймәгән янына!

Елмаям, мин тагын елмаям!
Елмаю өләшәм ятларга!
Күз нурым салкыннан сулганда,
Мин әзер меңнәрне якларга!

Елмаям, мин һаман елмаям!
Елмаю ыргытам дөньяга!
Күзләрем, колагым бикләнгән -
Шагыйрь дип аталам төн ката!

Иртәсен битлекне салырмын,
Кайтырмын әүвәлге хәлемә...
...Казанның шагыйре кебек үк
Елмаям, масаям әлегә...

№12557 / 24.10.2010 00:04:54

Урыс тарафыннан буйсындырылган һәм урыска мәҗбүри хезмәт итеп яшәгән, аның өчен сугышкан татарның бер нәселе турында бу роман.

Зәй-Каратай авылы төньякта текә булып калкып торган тау астында аккан кечкенә елганың уң як ярында утырган. Тирә-якта сузылып киткән киң кырлар уңдырышлы кара туфрактан торалар.

Зәй-Каратай авылы үзенең кай заманнарда бар булганын төгәл итеп хәтерләми. Борынгыдан аз-маз гына килеп җиткән имеш-мимешләргә караганда, Казан каласын урыс һөҗүм итеп алып җимергән чакларда Зәй-Каратай авылының бик борынгыдан ук утырганы билгеле булган. Томан эчендә калып, азрак кына чамаланган кебек, халык күңелендә сакланган хатирәләргә караганда, Зәй-Каратай авылы мангул яулары килгәнче үк булган авыл инде.

Зәй-Каратай авылының утырган урыны бик тә матур җирдә. Төньяк җилләрдән, суыклардан, бураннардан текә тау ихата булып саклап басып тора. Тауның итәкләре, башлары, авылның тирә-ягы борын-борыннан төрле-төрле агачлардан торган калын урманнар белән капланган. Кирәгенчә бар да кис! Йорт, сарайлар, мунча-келәтләр төзе! Җир астында төзелеш өчен кызыл балчык, ком, шихан таш кирәгеннән дә артык ята. Казы да ал!

Авыл утырышы белән кечкенә елга яры буйлап сузылган. Авылның бик тә тырышып эшли торган дүрт су тегермәне бар булган. Ул тегермәннәрдә игенне тартып он иткәннәр, кабыгын суыртып ярма ясаганнар. Шул тегермәннәрдә бодайны кабыгыннан арындырып, «крүпчәткә» ап-ак он итеп тартканнар. Тегермәнчеләре, тимерчеләре, арба тәгәрмәче, дуга, киек чана табаны бөгүчеләре белән, итекче-читекчеләре, итек басучылары һәм дә балта осталары белән, тире, каеш иләүчеләр белән дан тоткан Зәй-Каратайлар. Хатын-кызлары палас сукканнар, киҗүле сөлге осталары булган, чигү чиккәннәр, тула оек эшләгәннәр.

Борынгы заманнарда Зәй-Каратайда яшәүче Мәүлет бабайның ирләр нәселеннән килгән өч Нәбиуллин белән мин, бу романның яртыдан күбен язгач, авылларының барлык урамнарын, су буйларын, күпсанлы чишмәләрен карап, аларның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап йөрдем. Үз күзем белән күрмәсәм, ышанмас идем.

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, 1946 елда бу авылда дүрт су тегермәне булган. Еллар, гасырлар аша үтеп, авыл түбәндәгечә бүленеп йөртелгән:

— Зәй елгасының агып авылга килеп кергән урынында урнашкапн авыл очы Әхмәт очы.

— Авыл уртасы Түбән оч. Бу исем инде ике йөз еллар чамасында авыл өчен Түбән оч саналган урын. Исем шуннан калган. Авыл үсеп елга агымы белән тагын да түбәнгәрәк үсеп төшеп киткән.

— Түбән очтан көнчыгышка сузылган урамның исеме Арт Урам. Арт урамның уртасы тәңгәлендә, көнчыгышка карап, авызы яхшы ук зур чиләкнеке хәтле булып бик зур чишмә чыгып ята. Ул гүзәл, зур, салкын чишмәнең исеме Исәнгилде чишмәсе.

Исәнгилде чишмәсенең Зәй елгасына карап агышы белән уң ягында, калкулыкта Югары Урам сузылган.

Югары урамга параллель тагын ике озын урам. Исменәре: Комгансыз урам һәм Дунай урамы.

Авылда 1946 елда, гасырлар буена салына-салына көч алган дүрт су тегермәне булган. Әлмәт очында дүрт чишмәдән чыгып аккан инешләр кушылып Зәй елгасы бар булган ул чишмәләр: Кечкенә чишмә, Морат чишмәсе, Озын кул чишмәсе һәм Салкын чишмә.

Зәй елгасының сул ягыннан авылга, ике тау арасыннан килеп төшкән урынны авыл Дегет кулы дип йөрткән. Шул таулар арасында һәм аларны каплап үскән куе урман эчләрендә авыл элекләре дегет куган. Дегетле кулдан килеп төшкән юл авылның беренче су тегермәненең буасы аркылы авылның Әлмәт очына килеп кергән. Су белән әйләндерелгән тегермән куласасыннан иген суга торган молотилка эшләгән һәм тегермән ташы әйләнгән. Тегермән янында иген киптергеч, иген саклау келәтләре һәм «Глубинка» дип йөртелгән төрле-төрле һөнәр йортлары булган. Монда агач тәгәрмәчләр ясаганнар, дуга-көянтә-камыт агачлары, чана табаннары бөккәннәр. Йөк арбалары, җиңел тарантаслар, бричкалар ясаганнар.

Зәй елгасының сул ягында сузылган текә таулар итәгеннән күпсанлы чишмәләр чыгып ятканнар. Кем ул чишмәләрне казыган, кем тазартып ел саен караган, шулар исемен йөртәләр ул чишмәләр дә: Мортаза чишмәсе, Гали чишмәсе, Әхмәт чишмәсе Зәй елгасы буйлап сузылган тауларның иң биегенең исеме Караул тавы. Борын-борын заманнарда, әле урыс Казан ханлыгын алырлык көч җыя алмаган чакларда, безнең Болгар бабайларга Дала ягыннан килгән яулар хәтәррәк булганнар. Әиек, текә Караул тавы башында күзәтмәдә һәрчак караул булып болгар егетләре торганнар. Хәзерге Әхмәт, Бөгелмә якларыннан күренгән чит-ят атлы гаскәрләр турында тау башларына ут ягып, һавага күтәрелгән төтен баганасы белән Болгар, Биләр, Юкәтау, Казан калаларына хәбәр җиткерелгән: даладан арты яу килә!

Авылның икенче су буасы Мортаза чишмәсе Зәй елгасына койган урыннан йөз илле аршин түбәндәрәк урнашкан. Мортаза чишмәсеннән аз гына астарак чыккан Гали, Әхмәт чишмәләре шул икенче буага үз суларын биргәннәр. Буадан агып төшкән судан әйләнгән куласа ярдәмендә тегермән эшләгән. Шул тегермәнгә терәтеп такта яру бинасы, йон тетү бинасы салынып, алар такта ярып, йон тетә башлаганнар. 1946 елда яңа бина салынып, аның эченә электродвигатель урнаштырганнар. Һәм су куласасыннан киң таиф ярдәмендә әйләндереп, шул двигатель биргән электр тогы белән авыл йортларын, урамнарын яктыртканнар.

Арт урамнан көнчыгышка табарак 150—200 сажинда чыгып яткан бердәнбер Исәнгилде чишмәсе суы авылның өченче тегермән куласасын әйләндергән. Бу куласадан алган гайрәт-көч белән Зәй-Каратай авылында май заводы эшләгән, такта яру остаханәсе ярдәмендә авыл үзенә такта ярган. 1942 елда ук беренче электр станциясе куелган. Агач эшкәртү остаханәсе, өч күрүкле тимерлек эшләгән.

Сугышка кадәр үк Зәй елгасының авылдан агып чыгып киткән урынында дүртенче су тегермәне төзелгән. Ул тегермәндә он тартканнар һәм 1946 елда электр двигателе утыртып, авылга өстәмә электр биргәннәр.

Уйлап очына чыга алмаслык дәрәҗәдә акыллы, белемле, эшчән, баш белән уйлап, кул белән эшләп яши торган бик тә уңган, борынгы Болгар бабалардан нәселләрен алып килгән татарлар яшәгәннәр бу Зәй-Каратай авылында. Һәм яшиләр бүген дә. Өч мәхәлләсе, өч мәдрәсәле, диндар намазлы, инсафлы, эчүнең-уйнашның, алдауның, ишектәге йозакның нәрсә икәнен белмәгән бик тә шәп халык яшәгән Зәй-Каратай авылында.

Бүгенге көндә бу дүрт су тегермәненең берсе дә юк инде. Аларның тик урыннары гына бар. 1944 елдан бирле җир астыннан, кеше каны суырган кебек, урыс нефть суырып, Зәй-Каратай чишмәләрен агулап бетергән. Бүгенге көнне умарта корты тик Мортаза чишмәсеннән генә су эчә. Калганнары, бар да агулы.

Борын-борыннан болгар-татар ата-бабадан калып килеп җыелган ныгыган гореф-гадәт, тәртип буенча яши. Зәй-Каратай татарының күтенә утырганы, аягына басканы эшкә тотынган. Һәм вафат булып бу дөньядан киткәнче эшләгән дә эшләгән. Ирләр үз эшен, хатын-кызлар үзләренә тиешлесен бик тә оста итеп башкарганнар. Ялкаулыкның, эчкечелекнең, алдашуның, урлашуның, уйнашның нәрсә икәнен белмәгәннәр дә. Гадел эш белән, зур тырышлык белән дөнья көткәннәр, бергәләшеп урыс алып килгән нужа-михнәт белән көрәшкәннәр, кирәге чыкса, ил өчен сугышканнар. Егет-җилән, кыз-кыркын үсеп җитеп буй җиткергәч, гаилә кору мәсьәләсен оста яучылар ярдәмендә, һәр ике якның ата-анасы кем, уңганнармы, нәселе нинди, калынмы, бозык гадәтләре дип тикшереп эш иткәннәр. Хатын аеру, ирдән китү, картларны хөрмәт итмәү, карамау кебек начар, кара эшләр хакында авыл бөтенләй белмәгән дә. Дөрес, урыс талавына дучар булганнан соң яшәү рәвешләре үзгәрә, авырлаша. Хәмер белән мавыккан урыс ялкау, эшләми һәм яулап алган халыкларны тәмам бөлгенлеккә төшереп талауга күчә. Тик тырыш, эш сөюче татар бирешми. Эшли, таба, яши. Иген чәчә, мал асрый, чабата үрә, дуга-тәгәрмәч-чана табаны бөгә, киез итек баса. Эшли татар! Һәм шул эшчәнлеге белән мал таба, бирешми исерек урыска. Кайсы гына замананы алма, татар йортлары, татар авыллары, татар урамнары үзләрен басып алып өстенлек иткән, «господин» булган «бөек урысныкыннан» әйбәтрәк тә, төзек тә һәм күңеллерәк булып йөрәкләрдә шатлык тудырып тора.

Зәй-Каратай авылының иң атаклы, иң матур, иң зур байлыгы — аның чишмәләре. Әллә кайларда ерак-еракларда калган гасырлардан бирле Зәй-Каратай авылының һәр урамы саен ике-өч чишмә чыгып яткан. Бу ялган түгел. Авыл чишмәле тау астында, чишмәле җир өстендә утырган. Зәй-Каратай кешеләре (бар да татарлар!) кара яздан алып алтын көзгә кадәр, аннан ап-ак карлары белән салкын кыш килгәнче ялан-кырларда эшләгәннәр һәм шунда яшәгәннәр. Дә. Һәм шул ялан-кырларда җирне сөргәннәр, чәчеп тырмалаганнар, печән чабып кибәннәр куйганнар, өлгергән игенне урып алганнар. Ындыр артларына ташып кибән-эскертләр салганнар. Чабагачлап көлтәне игенне сугып бөртекле ашлыкка әйләндергәннәр. Тегермәннәргә алып барып он иткәннәр. Кар төшеп суыклар ныгыгач килен алганнар, кызларын биргәннәр. Эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Шул ук вакытта ялан-кырларда, чокыр-ерымнарда, тау битләрендә һәм тау алларында бәреп чыгып яткан чишмәләрне карарга да вакыт тапканнар. Кирәк урыннарда чыгып яткан чишмә булмаса, җир астындагы су юлын тапканнар, кое казыганнар, бура утыртканнар. Һич югы читәннән булса да үреп шул коега төшергәннәр. Һәр чишмәнең, һәр коеның үз тарихы, үз исеме булган. Таш кое, Мортаза чишмәсе, Имән коесы, Гахи чишмәсе, Читән кое, Кара айгыр чишмәсе, Әхмәдулла коесы, Чибәр кыз чишмәсе, Җирән бия чишмәсе, Салкын чишмә.

Зәй-Каратай авылының урамнарында, авыл читендә көмеш, салкын сулы, кабаланыбрак эчсәң тешләрне камаштыра торган бик күп чишмәләре бәреп чыгып ятканнар. 1944 елга кадәр Зәй-Каратай авылының урамнарында, авыл кырында бәреп чыгып яткан егерме өч чишмәсе булган. Һәммәсенең суы тәмле, кеше өчен ифрат та файдалы булган, шифалы булган.

"Гусар Мәүлет"


№12525 / 22.10.2010 21:19:30

Милэшкэем хатлар язасын
йэрэгемэ утлар саласын
ник йорисен тукталышта
аяк кулларын эчетеп

жибэрэм синга йэрэгем жылысын
айны кояш жылыткандай
мэхэббэтем сине ...
кэзге салкыннардан
жылытып торсын

№12517 / 22.10.2010 16:53:33

Сыңар күзле бер мәче артыннан икәүләп киләсезме?

№12481 / 20.10.2010 22:45:57

Тәрәз төбендәге яшел утлар икәү инде алайса! икәү киләбез:-)))

№12480 / 20.10.2010 22:32:23

Светофорныкы түгел, тәрәз төбендә утыручы кара мәченең яшел күзе ул

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»