Лениногорск
И.гә.
:)
Беләм, гаепләрсез.
Беләм, гөнаһ зур.
Юылмый да, юылып бетми дә.
Кислоталы химикатсыз, әйтик,
Шампунь ярдәм итми бетлегә...
Мин дә шулай.
Чәчне кыру кирәк.
Баш тиресен өтеп-яндырып.
Бетләр бетәр. Чәчләр башка үсмәс.
Баш түбәсе калыр агарып...
Килеп чыгар Берәү каршыгызга.
Башы пеләш, юктыр мыегы.
Ну үзе дә бераз каушагандай...
Әйтерсең лә киткән кыегы.
Зато бетсез. Аккуратный шундый.
"Пардон!" диеп кенә сөйләшә.
Уңга-сулга матур елмая да,
исключительно гел шатлык өләшә...
Кулын биреп исәнләшә, аннан
Кулъяулыгын алып кесәдән
Сөртеп ала озын бармакларын.
(Йогуы бар авыру кемсәдән!)
Бер таракан юктыр чормасында,
Бер бете юк аның башында!
Белмим инде, бәлки шундый Берәү
Яхшырактыр сезнең каршыда...
Бусы - хыялдагы. Берәр кайчан
Үзгәрермен яхшы якларга.
Тик әлегә тараканлы булып
Мин яшәргә телим дөньяда!
Чормамдагы тараканнар белән
Мин дус әле, бездә - консессус!
Шуңа күрә дихлофосыңны син
Читкәрәк куй әле, и И. Дус!
Чәйнүк турында җыр.
КУХНЯ.
ПЛИТӘ.
ЧӘЙНҮК.
ДИВАН! Менә
Мин дә кайтып киләм дөньяга:
Тикшерүләр узды. Нервы тузды.
Ә азагы аның гел яңа:
Узган юлы коньяк яратучы
Килгән иде безгә ревизор:
Ә бу юлы шпанс эчә икән...
Киршвассер...
Аһ, атнакы! Әйтәм нәпсе зур!
Кирышвассер имеш... Чиянеке.
Өч сәгатьтә
Кайтарттык без герман җиреннән.
Башка илдә чыккан ярамый ла:
Аерыла имеш, күк һәм җир белән.
Эчтек инде. Белдек киршвассерын,
Первач диләр безнең якларда.
Чия первачына как раз казны
Куйган идек көздән какларга...
Эчтек. Эчтек. Тагы эчтек. Аннан
Эчтем. Эчтем. Тагын мин эчтем...
Әйтсәм, барыбер инде ышанмассыз:
Сиксән сигез күпер мин кичтем.
Ярый әле, бетте шнапс. Первачы да.
Хәзер менә ятам диванда...
Борынымнан тартып чыгарам дим,
Үз-үземне сөйрәп дөньяга...
Ә чәйнүгем кайный. Айкап-чайкап
Пар пошкыра усал борныннан:
Хатын булса, ул да шулай итеп,
Кайнар иде... Тормыйм урынымнан.
Ятам әле. Әйдә, кайнасын, дип.
Кайнар да бер туктар, кәнишне.
Нәчәлник тә шулай. Кайнап ала.
Сызгыра да әле, тәшвишний!
Ну, сызгырсын. Минем иске чәйнүк
Әй, сызгырды малай, сызгырды!
Чоланга ук чыгарып аттым үзен.
Кемгә кирәк ватык сыбызгы?
Тәрәзәгә багам. Анда кайный!
Тормыш кайный, кайный кайнар җәй...
Ә мин ятам кухня диванында.
Узган гомер, әлбит, бераз жәл...
Утлар кайный минем эчләремдә...
Су сибүчем, кайда, кайда син?
Авызны да ачтым... юк тамчы да.
Аңламыйлар похмель кайгысын...
Ашказаным әллә кибеп беткән.
Анда кайный бары тик сару.
Ә күңелдә дәрт дә, дәрманы да,
Кайный барсы - белми һич ару!
Халык кайнаганга гаҗәпләнеп,
Кайнап алган идем мин дә бер:
Бар да узган. Киткән ревизоры.
Килеп җиткән икән сентябрь...
....Кухня.
Плитә.
Чәйнүк. Әй, кайнаша!
Пар пошкыра усал борныннан:
Хатын булса, ул да шулай итеп,
Кайнар иде... Тормыйм урынымнан...
Ятам әле... Бәлки, берәр дускай
Килеп китәр, "белеп" хәлемне...
Көйсез кияү кебек мин дә бүген:
Кайныйм эчтән. Тукмыйм үземне...
...Әйтегезче берәр ырымны:
Яңабаштан язам җырымны...
всем привет как настроения???
Весело тут молодцы!!!
ярар инде шулай булгач!!!
минем этидя шундый эчкече, бездян китте хязер урамда шешя жыеп йэри, безгя бик оят, кайсыбер балалар шундый этилярен эзлиляр нигя киряк алар ташлап киткяч???
Исемсез, синең язганнар сөртергә генә ярагач нишлик соң инде,ә?Язганнарың хет авыз сыпырырлык булсын .
Нигэ минем язуны сортэлэр? берэунен исемен язарга ярамый икэн монда.
\"Берәү\" кая югалдың? Синнән башка сезнең бит буш кебек. Яз әле зинһар өчен!
ИЛЬНУР СИН УЗЕН ГЕНЯ ТУГЕЛ АНДЫЙ ЭТИЛЯР БАР МИНЕКЕДЯ ШУНДЫЙ ЭЧЯРГЯ АКЧА ТАБА БЕЗГЯ ЮК КИЯУГЯ ЧЫГАСЫМДА КИЛМИ СИНА НИЧЯ ЯШЬ???
нинди аерма урысча татарча кеше булырга киряк татар халкында эчучелек кубряк эле ул баласын ташлап китеп эчеп йэруче эти миндядя бар ул.
Пресс сатып алам рулонный яисэ тюкавой.
Кем уазик сата бортовой белучелэр юкмы?
Берэу,шэп эйттен!!!
Иркә,
мәхәббәттә киртәләр юк,
Ә сәнгатьтә бигрәк тә.
Туксаннарда Маринаны
Чиркәү кичергән хәтта!
Тел белән әйтәлмый йөрәк -
Шигырь белән сөйләшә.
Без икенең серләрен
Мат.ру читкә өләшә....
Кайсы телдә әйтелсә дә,
Тик икәү аңлый ала.
Шуңа күрә мондый чакта
Күзне йому сорала!:)
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>