Лениногорск
Кирлегэчтэн кыз фамилиясе Гарифуллина Фиданияне,Гайнуллина Резеданы)эзлим,1877-80 елларда Тубэн Камада бергэ укыган идек.
Берәү! Әллә сез әүлиямы?
Берэу!
Кыш коне югалмассың бит?
Инде акчаны күп эшлэгэнсеңдер,җитәр! Без бар бит монда!
гафу итегез, хаталар киткэн )) интер эшлэми буген
Берәү,ШШигырь укырга яратам мини шгырьлэрен бик матур!
Кар кешесе бар диләр,
Ярылып ята эзләре.
Эзләре бар, сүзләре бар,
Тик күренми күзләре.
Эзләп тапсам күзләрен,
Багар идем аларга.
Күзем төбәп күзенә,
Әйтер идем “бабай”га:
- Кыргыйланып йөремә,
Чык кешеләр янына.
Үзең сөя белмәгәч,
Сөю сорап ялынма!
Бик шәп шагыйрь бар диләр,
Матбугатта эзләре...
Эзләре бар, сүзләре бар,
Кайда икән күзләре?!
Сеңелкәшкә...
Төннәрең моңсу булса да,
Уйларың бәхетле ит.
Уйлаган уең тормышка
Ашасын беләсең бит!
Көннәрең сагышлы булсын,
Көлү балкыт йөзеңдә.
Син көлгәндә бөтен дөнья
Кушыла ич үзеңә...
Кичләрең ялгыз үтсә дә,
Елмайсыннар күзләрең.
Елмайган күзлеләргә тик
Сүз эндәшә егетең...
Син беләсең ул гадәтен,
Беләсең - кичерәсең.
Әй, сеңелкәш, мине хәтта
Кайгыга төшерәсең!
Нихәл итим, ниләр кылыйм?
Әллә тотып тукмыйммы?
Йөрмә, дидем, сөймә дидем,
Шул әшәке токымны!
Мәхәббәтнең күзе сукыр,
Колагы шул томана.
Инде менә сагыш баскан,
Уралгансың томанга...
...Төннәрең моңсу булса да,
Уйларың бәхетле ит.
Уйлаган уең тормышка
Ашасын беләсең бит...
Берәү!
Мин сине яратам! - диеп
Пышылдадың төннәрдә...
Пышылдыйлар тагы кемнәр
Әллә кайда кемнәргә...
Мин сине яратам! - диеп
Пышылдадың таңнарда...
Минем колак каты, бәгърем,
Пышылдауны аңларга...
Уңга карыйм, сулга карыйм -
Пышылдауны ишетәм.
Тик кемнән соң, кай яклардан -
Аңлый алмый тилмерәм.
Пышылдама син төннәргә,
Пышылдама таңнарга.
Күзне күзгә текәп кенә
Пышылдасаң аңлармын.
Шул чак учак гөлт кабыныр,
Җылынырбыз гел бергә.
Ялкын алыр күңелләрне,
Килер бәхет - гомергә...
Рәхмәт,Мизгел, нәкъ минем халәт.
Мин сине яратам! - диеп
Пышылдадым төннәрдә...
Ул чакларда "Җаным!" - диеп
Дәштең икән кемнәргә?
Мин сине яратам! - диеп
Пышылдадым таңнарда...
Тилмерепләр көткән чакта
Йөрдең икән кайларда?
Мин Аны яратам!!! - диеп
Кычкырдым тик бушлыкка...
Бушлык көлде: "Ышан, җүләр,
Җирдә Сөю юклыкка!"
Мин сине яратам! - диеп
Серем түктем җырыма...
Җырым учак. Ялкын өстә,
Мохтаҗ булсаң җылыга...
Берәү!!!!!
Без сине бик яратабыз!!!!!!!!!!
Барыбыз да!
Мин яратам сине! дигән сүзне
Ишетәсем килә төннәрдә.
Күзем салыйм кайсы тарафларга,
Эндәшим лә икән кемнәргә?
Мине яратам сине! - бу сүзләрне
Алыштырмас идем һичнигә:
Даһилыкка, властька, танылуга,
Алтын-көмеш, миллион энҗегә.
Чәчләремнән сыйпап, назлы гына,
Битләремә куй да учларың,
Мин яратам! диген, әй канатым!!!
Җиде катта үзем очармын!
Мәхәббәтсез яшәү мөмкин түгел.
Мәхәббәтсез гомер жәл түгел...
Алтмышта да шулай сөю көтеп
Бер тилерә икән "яшь" күңел...
Кемнәр әйтер, кайда минем алмам?
Кем пышылдар сөю сүзләрен?!
...Искән җилләр баштан сыйпыйлар да,
Яңгыр юа баскан эзләрем...
Башкаларны ашый алмаганнар үз-үзләрен ашый... Ну алай да ярамый инде...
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>