поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№9237 / 02.05.2010 22:14:52

Нишләп халык акчасы булсын ул. Советлар вакытында гына халык акчасы иде ул.Хәзер собственност ТСҖ.Без сарыклар, законда булмаса да, "суботник" дип бушка эшләргә яраткач алар нишләсен. Эш эшләнгән акчасын алырга теләүче юк. Закон буенча башка максатта кулланырга мөмкин түгел.Бер генә юл, тыныч кына кесәгә алып салу. тсссс...... .

№9230 / 02.05.2010 20:01:41

Закон рохсэт итэ бит.

№9227 / 02.05.2010 11:15:05

Мин дә күрдем, нигә аларны төрмәгә утыртмыйлар икән, халык акчасын үзләштергән өчен.

№9185 / 30.04.2010 00:28:23

Шакиржан тсж нын башлыгы 300-400мен сум ала ТНВ дан курсэттелэр.

№9181 / 29.04.2010 21:15:52

Кем каш ясый,
кем күз чыгарганны зарыгып көтә...
Искәндәр Сираҗиның шактый иркенләп һәм ниндидер эчке рухлану белән язылган мәкаләсе белән таныштым. Төрле фикер, бигрәк тә, төрле хисләр уянды.
Сарман, Тымытык, Азнакай җирләре минем бабаларым, әти-әниләрем, үзем туган, яшәгән җирләрем. Халкыма, җиремә битараф булмадым, «нигилизм чире» йокмады. Әле дә табигатемә хыянәт итә алмадым, компьютер артына утырдым.
Миңа бер нәрсә ачыкланды: Азнакай хакимиятеннән читләштерелгән отставниклар төркемгә (халыкча әйтсәң, шайкага) оешып, кабат хакимияткә килү юлларын эзлиләр. Күрәсең, әле 1 ел да эшләмәгән главага эшләргә ирек бирмәскә маташалар, игътибарын вак-төяккә юнәлдерү юлы белән психик атакага күчкәннәр. Мөхәррир әфәнде, әйтегезче Сираҗига, аңа инша яздыручылардан сорасын ул, совет власте урнашканнан бирле республикада беренче унлыкта барган районны кем тезләндерде? СССР күләмендә дан тоткан 30-35 мең баш сарыклы данлыклы Вахитов совхозы, дуңгызчылык комплекслары кая китте, тавык фермалары, яшелчә бакчалары, эре бөртекле карабодай басулары кайда? Адәмгә дәва, гомерен озайтучы оҗмах ризыгы җитештерүче «Янтарь» совхозының башына кемнәр җитте? Нигә аларның исемнәрен Азнакай тарихында мәңгеләштермиләр, ятимнәр йорты интернат мәктәбен ябарга һәм ятимнәрне туган-үскән җирләреннән куарга кем җөрьәт итте, балалар кулы белән утыртылган алма бакчасын төпләтергә кем әмер бирә алды һәм башкалар. Көмеш сулар, озонлы сулар һәм иксез-чиксез шапырынулар... Алары кемнеке иде? Элекке хуҗаларныкы бит!
Хәзер бәхәскә күз салыйк. Сүз Азнакай халкы милке булган ЖКХ турында. Бу мәсьәлә моннан 4 ел элек фатир хуҗалары җыелышында күтәрелгән иде. Мин ул турыда «Темный лес или задача с тремя неизестными» исеме астында район һәм республика газеталарында мәкаләләр дә бастырдым. Сираҗи җыелыш протоколы белән таныш булса кирәк, шунда яңгыраган фикерләрне ул да яза. Үзем китергән дәлилләр бугач кабатлап китәм. Әйе, ТСЖлар төзеп кечкенә шәһәрдә ЖКХны көчсезләндермәскә чакырдым. Сәбәпләрен реплика кысаларында гына аңлаттым: бер контора урынына биш контора, биш начальник, биш машина, биш секретарь, биш сөяркә кирәк булачак, дистәләгән бина, дистәләгән фатирга кереп утырачаклар. Җыелыш ЖКХны бүлгәләү ягында булмады. Компания башлыгы Солтанов та шат калды, бер компанияны яклады һәм фикерне ныгыту өчен сотрудникларын «без команияне бүлгәләмәү ягында» дип икенче көнне имза җыярга чыгарып җибәрде. Милекчеләр бердәм җыелыш фикерен яклап имза куйдылар. Ләкин вакыт узу белән Солтанов җыелыш фикеренә хилафлык кылып, үзе җыйдырган имзалар белән санлашмыйча ТСЖлар оештыра башлаган. Моның юридик ягы гына түгел, әхлак ягы да бар. Ул гына да түгел, җыелышта әйтелгән фикерләр белән ул бөтенләй исәпләшмәгән.
ЖКХ исемле оешма бүгенге көндә халык, ягъни ярлы пенсионерлар һәм күпчелек тамак ялына эшләүче ярлылар исәбенә яши. Ул тулысынча халык җилкәсендә утыра. Шулай булгач, аның үз уставы булырга тиеш. Устав нигезендә идарә, җитәкчеләр, ревизия комиссиясе сайланып куелырга, җыелышта оешманың эше, сметаның үтәлеше турында хисап булырга тиеш. Югыйсә, салкын фатирлар өчен меңәр сум акча түләүчеләр акчаларның кая киткәнен белми. Җыелышта менә шундый тәкъдимнәр кертелгән иде.
Кызык бит, без Америка Президентының күпме хезмәт хакы алганын беләбез, ә менә безнең кесәне бушатучыныкын белмибез. Күрәсез, эштә Азнакайның элекке җитәкчеләре, компания башлыгы җыелыш тәкъдимнәрен санга сукмаганнар. Барысын да киресенчә эшләделәр: ачык, демократик принципларга нигезләнгән оешма төземәделәр. Билгеләү юлы белән ТСЖ төзеп куйганнар. Азнакай халкының шактые җылы фатирларда кышлауны өмет тә итми инде, итек киеп, кат-кат киенеп әле исәнлегенә шатланып гомер кичерә.
Яңа глава Р.Ф. Галиевкә килгәндә, аны куарга ашыкмагыз, кабаланмагыз. Миңа калганда сез аның эшли алмавыннан түгел, киресенчә, ныгып китүеннән куркасыз. Күрмисез мени, быел урамдагы чәчәкләр дә матуррак аттылар. Ә бит яңа главаның беренче язы гына. Бәлкем, чәчәкләр хирыссыз (эчкерсез) кешене ерактан ук таный беләләрдер, ә?...
Шакирҗан ҖӘЛӘЕВ, сугыш һәм хезмәт ветераны. Азнакай, Ленин ур., 20-28. («Акчарлак», Казан, 15.10.2009 ел, 13 бит.)

№8697 / 10.04.2010 21:23:27

Хәдичә апа,(бәлки апа да түгелдер әле) кан бирәсең килсә 22-23 апрелдәкан алу оештырыла дип язганнар. Маякның 9 апрель санында.Бәлки Маяк алмыйсыңдыр дип язам.Главага килгәндә, безнең кияү иптәшләре белән; октябрь сайлауларында "моны" төшереп калдырабыз- дип сөйләшә.15 еллап шулар арасында кайнагач чамалый торгандыр алга китеш югын.Яхшы кеше генә килсен инде ходаем.

№8086 / 02.04.2010 21:20:43

кгу,фәйрүзә Зарипова,сәлам Дүртөйледән.Яз миңа.

№7831 / 30.03.2010 21:51:05

Кичэге канлы терактны кургэч йоклый алмый яттым.Буген, таягыма таянып, шунда зыян кургэн балаларга кан биреп булса да кайтыйм эле дип урамга чыктым. Курше домдагы танышым очрап;Апа авырткан аякларын белэн кая барасын тагы,-дип сорагач, ана уземнен уйларымны эйттем.Ул башта кычкырып колде.Апа, синен канын беркемгэ дэ кирэк тугел хэзер, э бик канына чыдый алмасан автобус белэн Элмэткэ барып бирэ аласын дигэч, ышанмадым.Ерагырак булса да, телефонлы ахирэтемэ барып, таныш медикларыма шалтыратып бу сузлэрнен хаклыгына инандым.
Килмешэклэр житэкче булганга Азнакай тарала дип зарлана идек.Хэзер главасы да Азнакайныкы бит инде.
Без исэн чакта Азнакайнын экрен генэ авылга эйлэнеп баруын туктатырдай ЯКТАШ табылыр микэн?

№6668 / 13.03.2010 13:22:02

Азнакайларга зур салэм!

№6649 / 13.03.2010 09:16:35

Карга? Ә ни өчен карга? Әллә глава белән күзегезне чукышкан идегезме? Синең дә томшык зур күренә. Маякның ничәнче саны главасыз гына чыга бит.

№6506 / 09.03.2010 17:50:28

Илсөя,син ничек Зөһрә Махдумовнаны оныттың?Исеңдәме,Нурания белән булган хәлдән соң ул килеп, безне кругка утыртып сорау алган иде.Бу атнада Сарманга планлаштырабыз, анда -Саимә.Лимуза кайда микән?Без часто очраша идек,соңгы 1-2елда гына очрашкан юк.
Илсөя,в контакте га кереп Мавлеева Айгульны табып добавляться ит.шунда аңлашырбыз

№6394 / 08.03.2010 19:45:40

Рәхилә,сәлам!Мин сезнең кл.җитәкчесен гел онытканмын.В.хадиевич тугелме?Безнен группа кызлары уткэн ел Чаллыда очраштылар,мин бара алмадым.Миннегол Баулы районынын Хансуэр авылында практикага киткэн жиреннэн кияугэ чыгып калды да хэзер оч малай устереп ята. Телефон номерын алыштырган, элемтэгэ керэ алмадым эле. Уземнен улым Казанда 4курс студенты, кызым унбердэ укый.Азнакайда торабыз, мэктэптэ башлангычта эшлим.Жаен булса чынлап та килеп чыгыгыз эле.Узен турында да яз эле.

№6375 / 08.03.2010 11:55:51

Илсөя,чынлап та,синме?Только без бит Саимәләр белән тордык,атаклы 4нче бүлмәдә.Минем Ләйсән,Саимә, Нурания белән күрешкәнем бар. Миннегөлләр кайда?
Язның беренче бәйрәме белән сине,бәхет-шатлык телим.Син хәзер кайда соң?Давай,күрешик әле.
Илсөя икәнсең,кызларның фамилияләрен яз әле.Сезнең кл.рук.Таймасов М.Г.иде,ә безнеке?Исеңә төшер әле.Татар тотып карамый ышанмый ди бит.Март аенда ук яныңа килеп җитәм или киләсең?!

№6365 / 07.03.2010 19:06:53

Бэй мин бит инде ,Рэхилэ!!!
Мэрьям,Мэсхудэлэр белэн бергэ торган идек бит,хэтерендэме?!
Алар белэн элемтэгэ кергэнен бармы?Сине сигезенче март белэн тэбриклим,бэхет-шатлык телим!

№6231 / 05.03.2010 23:48:57

Бүген аптырап күткә утыра яздым. Маякта глава рәсеме юк.Яңадан язылмам дигән идем.Алайса без бәләкәй чакта редакторлар эшләрендә калыр өчен Сталинны да шулай мактап кына тордылар.Болай "Главасыз" маяк чыккаласа редактор да озак тормас.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»