• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 27 Июль Гөлназ Рәхмәтуллина
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Илшат Әминов
  • 28 Июль Айрат Акимов
  • 28 Июль Якуб Агишев (1899-1972)
  • 28 Июль Нургали Булатов
  • 29 Июль Флүн Гомәров
  • Җир җиләге сатам. 89372830069
  • Кышкы комбинезон сатам. Яңа туган балалар өчен. Бик җылы, качествосы бик яхшы, кибеттән алынган. Бәясе 1600. фоткаларын ватсапка җибәрә алам. 1500 автолюлька да сатам. телефоным 89179396796.
  • Карлыган сатам. Тел. 89172270366
  • Саба районы Түбән Шытсу авылында җир участогы белән йорт сатыла. 89274300963 (Авылга асфальт кергән)
  • Казанда Авиастроительный районда, ике кыз гостинка яки бүлмә арендалый, риелторлар борчымагыз. 89871882291
  • Горки, Проспект Победы якларыннан татар егете бүлмә снимать итәргә тели. Риелторлар борчымасын. Чисталык һәм түләү гарантилиянә. Марат 89503188138.
  • Мавлютова малосемейкада үземә иптәш егет эзлим бергә торырга 89372867775
  • Казанда татар егете тулай торактан бүлмә, или гостинка арендалыйм! Риелторлар борчымагыз! Рөстәм .89270411770. 89600693309.
  • Казанда Молодежная, 10 адресы буенча бүлмә сатыла. 13 кв м, душ (блочная система), туалет 2 бүлмәгә бер. Бәясе 730 000. 89172263032
  • Репетитор по истории и обществознанию! Всю информацию можно получить, зайдя в Instagram (time_to_be_a_winner) Или пишите и звоните мне на номер 89196881636 Казань, Арск, Атня,Высокая Гора, Балтаси!

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 
Промышленные электронные напольные весы
sklad52.ru

               

Азнакай

← Бөтен районнар
Азнакай

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
Эльмира (Казань )
№108068 / 23.07.2017 16:58:02

Ищу девушку на подселение в 1-комнатную квартиру (к девушке) в районе Даурская В квартире есть все необходимое. Рядом магазины, остановка тоже рядом,метро Цена: 16+КУ. Все вопросы в личку
Тел 89376235005

Фоат (Мөслим)
№108025 / 20.07.2017 22:28:08

Фоат Садриев:
«Авылның вөҗданы кырыс»
Без нинди чорда яшибез? Бер урында таптанудан котылу чарасы бармы? Авыл тормышының өстенлекләре һәм халыкның үзәгенә үткән хәлләр турында Мөслимдә яшәп иҗат иткән олпат язучы Фоат абый Садриев белән сөйләштек.
– Ялкауландыкмы, битарафландыкмы? Хакимияттә, мәсәлән, халык битарафланды, җыелышларга да йөрми, дип зарланалар.
– Мин бу мәсьәләдә хакимияткә капма-каршы фикердә. Халыкның эчендә дөрләп ут яна. Ләкин җыелышка барып ул утны чыгарудан берәр файда бармы соң? Берәр әйбернең үзгәргәне бармы? Элек колхозның отчет җыелышы да бик җанлы уза иде. Без әле мәктәптә укучы балалар гына. Ул көнне мәктәптән кайту белән клубка йөгерәбез. Анда урын юк, бөтен авыл җыелган. Балалар сәхнә алдына чүгәли. Монда бөтен кешенең йөзенә бәреп тәнкыйтьлиләр. Ревкомиссия отчеты тыңлана. Колхоз милкенә зарар салган – нишләтәбез, дигән сорау куела. Китә бәхәс. Бер кеше тора да, түләтергә дисез, аның биш баласы барлыгын уйлыйсызмы соң, ди. Ничек түләтәбез, ничек булган бу хәлләр – боларның барысына да җавап табыла, мәсьәлә энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. Кайбер елларда җыелыш ике көнгә сузыла. Бусы – отчет җыелышы булды. Моннан тыш ата-аналар җыелышы, комсомол, партия, профсоюз, бригада җыелышлары була иде. Боларда халыкның әйткән сүзе күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашып барды. Әкрен-әкрен булса да. Узган гасырның 60-70 нче елларында халык, дөрестән дә, җыелышка йөрми башлады. Чөнки отчетны 10-15 минут тирәсе укып чыгалар, анда мөһим проблемалар күтәрелми. Берәрсе торып тәнкыйтьләргә тотынса, ул кешене җыелыштан чыгарып җибәрүнең төрле алымнары кулланыла. Шулай итеп халык үзен тыйганны аңлады.
Әйдәгез үткәннәрдән бүгенге көнгә кайтыйк. Бер генә мисал китерәм. Наил Шәрифуллин Әсәйдәге (Азнакай районы) хәлләрне «ВТ» газетасында ике мәртәбә барып язды. Икенчесендә төнге уникедә, авыл халкы Яңа елны каршы алырга җыенганда сыерларны талап алып китәләр. Бу хәл бит кулаклар заманында да булмаган. Ә без XXI гасырда яшибез. Авыл башлыгы полициягә шалтыратып өлгерә һәм... ярдәмгә чакырган полиция сыерларны төяргә булыша. Гафу итегез, бу хәлгә район башлыгы нинди бәя бирә? Нишләп ул читтә кала? Мәсьәлә иң кирәкле кешегә төртелгәч кенә туктый. Журналист “глава” белән сөйләшә алмаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миргасыйм Усманов, исә, “Сыерлар мәсьәләсендә безне каршы тормаска кушып югарыдан кисәттеләр”, – дигән. Кем кушкан? Бу сорауга җавап юк. Ник шушыннан соң халык җыелышка килсен? Урсайны да талап алып киттеләр, чиратта – Чалпы. Ә бит Азнакай районын тоткан өч авыл турында сүз бара. Шушы Әсәйне талап киткән кешеләр минем туган авылымны да талап китте. Минем пай җирем бар анда. Безгә хәбәр итүче, сораучы булмады. Мин җиремне бирмәдем. Димәк, ялган протоколлар язылган. Кемгә саткан ул аны, нәрсә эшләткән – очына чыгып булмады.
Шушындый хәлләрдә авыл кешесе үзен хуҗа итеп, авылның язмышында роль уйный алучы шәхес итеп тоя аламы соң? Җир кешесе һәр нәрсәдә ачыклык таләп итә. Авылның вөҗданы кырыс: ул йә хуплый, йә кире кага, йә хөкем итә. Шушы хәлләргә авыл өчен җан аткан булып ялкынлы чыгышлар ясаучы бер җитәкче дә дәшмәде бит. Исәпләсәң, исләрең китмәле.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА. («Ватаным Татарстан», 7.07.2017 ел, 6 бит).

Н.Әхмәт (азнакай)
№107950 / 11.07.2017 23:16:11

Бүген генә Ульяннан кайтып төштем. Юлда йөргәндә күз юлда булса да кырларга күз төшми калмый. Элгәрерәк елларда Татарстан чиген чыккач та күзгә ташланган буш җирләрне күреп кызгану хисе уяна иде. Авыл баласына буш җир күрү кыен. Кечкенәдән кырда трактор, комбайн арасында кайнап үсү олгайгач та эзен югалтмаган ахырысы. Бу баруда анда буш җирләр күренмәде. Киресенчә, үзебезнең якка чыккач, күкерәп утырган бодай басулары урынына сап-сары рапс басулары күзгә ташлана. Җиргә хуҗа булып алган зур компанияләргә, кыйммәтле рапс сатып, күпләп керем алу отышлырак күрәсең. Авыл кешесенә ул рапстан бернинди дә файда юк. Аның оны - көрпәсе, саламы да күзгә күренми. Чөнки, сугып алу белән турыдан-туры стратегик май ( ракета ягулыгы) алу өчен заводларга җибәрелә. Азнакай районында кырлар күпчелек сарыга буялган. ( яки буш калган). Мал булмагач, нигә соң ул арыш-бодай диделәр ахыры. Республикада алда баручы печән хәзерләүче хуҗалыклар арасында да районның исеме юк. Мал булмагач, печән-саламы да кирәк түгел инде аның... Авыл хуҗалыгы белән берлектә район җитәкчеләренең дә кирәге шуның кадәр генә булып кала бармый микән соң алга таба? Аның каравы "Маяк" гәҗите, район телевиденисе тапшырулары саен алар рәсеме. Яраталар да үз рәсемнәрен күреп сокланырга. Соң, алар шуның өчен куелган бит инде ул вазыйфа башкарырга! Аларның ничек атлавына кадәр белеп тору, кемгә кереп чәй эчүләре миңа ниемә кирәк? Мин шуның өчен алты йөз тәңкәмне түләп язылырга тиешме ул гәҗиткә? Безнең глава кебек Татарстан президенты да яктыртылмый гәҗитләрдә. Аннан нигә гәҗиткә язылмый бу халык дип уйчан чырай чыгарып, оешмаларга башлык имзасы белән хат төшерәләр. Янәсе, язылырга тиешсез!!! Беркем берни дә тиеш түгел. Гәҗит ул көзге. Анда барысы да яктыртылырга тиеш. Карасы да, агы да. Бездә бары агы гына. Кайтуыма ярты еллыкка гәҗит килгән, тагын шул ук чырай...

Н.Әхмәт (Азнакай)
№107846 / 03.07.2017 20:05:29

Быел елның яңгырлы килүе авыл кешесенә кырын эшли. Бакчаларда гына түгел,теплицаларда да кыяр-помидор сагындырып кына өлгерер кебек.Әле өлгерсә, булганы да аз булыр. Иң кыены мал асыраган авыл халкына авырга килә. Чабылган беренче печәнне әле булса җыеп алырга ирек бирми. Авылның чәчүлек җирләре җитмәсә,чәчелми калды...Үземнең печән дә бакча тутырып ята, инде яңасы күтәрелеп килә. Димәк, мал азыгы - печән аз әзерләнәчәк. Бу үз чиратында баш санын кимүгә китерәчәк. Элек колхоз-совхозлар барында аның турында куркып торасы түгел иде. Колхозларның сенаҗ базлары тулы булганда, кыш көне колхозчыга да өлеш чыга торды. Шуңа да колхозчы мал азыгы өчен бик борчылмады, ат арбасы төбендә ияреп аз булса да кайтты. Колхоз рәисе дә үз кешесенә өлеш чыгарды.Хәзер ул юл ябык. Бар нәрсәне сатып алырга кирәк: фуражын, печәнен, һ.б.сын.Мал асырау мәшәкатьле һәм кыйммәткә төшә. Хәзер авылларда ферма малы бетте диярлек. Күп авылларда фермаларның җимерек стеналары гына тырпаеп калды. Район, агрохуҗалык, хуҗалык җитәкчеләренең бүгенге көн белән яшәүләрен дәвам итү нәтиҗәсе бу. Ил күләмендә гигант агрохуҗалыклар төзеп,(Актүбә, Сухаеш янындагы кебек...) илне азык-төлек, ит-сөт, эш урыны белән тәэмин итәчәк дип уйлау зур хаталану ул. Ул шул ук совет чорындагы совхозлар кебек дотация өмет итүгә кайтып калачак агрохуҗалыклар инде алар. һәм бер вакыт дотация, бетерелеп үзләре генә яшәүгә күчкәч, зур трагедиягә әйләнәчәк гигантлар алар!!! Бүген Әсәйдә маллар булмагач, сенаж базын таланган ферма чүпләрен тутыру урынына әйләндерделәр. Бу - бу авылда башка фермалар булмауга ишара дип аңларга кирәк. Хәер, хәзер күп җирдә сенаж, силосны ачык кырда өеп аны салафан белән төреп, чыгымны азайтмакчылар. Ул алымны совет чорында кулланып карадылар шул инде. Салкында катып, күбесе әрәм-шәрәм булганын күреп,каткан селосны ашарлык хәлгә китерү өчен кабат җылыда җебетү өчен чыгым кирәклеген аңлап, кабаттан шул селос базлары казытканнар иде бит инде. Берүк тырмага басудан кайчан туктарлар икән безнең үзләрен башлык дип санаучылар? Авыл хуҗалыгы ныклы адымнар белән, "Титаник" кебек төпкә таба юл алганын күрү авыр да, кызганыч та...

Альфир (Актаныш)
№107831 / 02.07.2017 16:04:18

Брустан,керамзиттан, пенобетоннан сыйфатлы итеп ой, мунча, гараж салабыз. Ойгэ отопление ясыйбыз хэм башка тозелеш эшлэре башкарабыз. 89061230729

родитель (азнакай)
№107646 / 17.06.2017 14:03:48

Монда садик турында язганнар иде бетерделэр чтоли.башка районнар укыган даже

родитель (азнакай)
№107645 / 17.06.2017 14:02:14

галим (азнакай)
№107633 / 16.06.2017 10:04:58

Изге ураза аенда изгелек эшлэнергэ тиештер. Узем динне хормэт итэм. Мэчетлэрдэ жыелып авыз ачулар да куркэм куренеш. Эрвахларны искэ алунын бер жайлы алымы. Шул ук вакытта мэчеттэ кузен дин хезмэтендэге узен мулла дип йортучелэрнен (ботенесе дэ дом эйтмим) кыланмышларын, сойлэгэннэрен ачык акыллы кеше дэ тынлый бит дип уйлап бетермэу, дин йортына карата карашны суындыра. Бугенге кузен мулла дом йортуче кайберэулэр башта узлэрен, гайбэттэн, суз йэртудэн, комсызлыктан азат булсалар динне хормэт итучелэр дэ сирэк булса да мэчет бусагасын атларлар иде. Хэзергэ киресен курэбез. Кайберэулэр очен мэчет уз мэнфэгатен канэгатьлэндеру урыны гына. Монда нидер узгэртергэ кирэкми икэн?

азнакадан ( азнакай)
№107610 / 15.06.2017 14:26:35

Сыер сэт ,ит бирэ.Еще акча.Кызыл акча,яшел акча.Детсад,ясле зачем надо им.

Язилэ (азнакай)
№107609 / 15.06.2017 13:28:16

Безнен балалар бакачасы балалары турында уйлап та бирмилэр.Бары тик уйларында сыер,байлык.

№107527 / 07.06.2017 19:11:02

Узган Эсэйдэ районнын барлык оешма житэкчелэре катнашында кинэшмэ, ягьни семенар,булачак Республика кулэм экология семинарына эзерлек кысаларында кинэшмэ булды. Кыш буе, таланган ферма, ток, балалар бакчасы,башка урыннардагы калган чупне район башлыгы район оешмаларына булеп бирде.Кем талап металлын саткан шул жыштырырга тиеш тугелме сон аны? Ни очен без жыештырырга тиеш ди аны? Аннан жыелган барлык чупне бушаган силос базына тутырырга кушкан. Монардан да идиотизм була аламы? Башы эшли икэн анын? Путинга туры элмтэ белэн сорау биру башланды. Шул сорауны бирергэ дип торабыз эле. Ботен нэрсэ жимерелеп, таланып беткэн авылда экологик семинар уткэру, бу цинизмнын югары ноктасы!!?

№107526 / 07.06.2017 19:06:54

Узган Эсэйдэ районнын барлык оешма житэкчелэре катнашында кинэшмэ, ягьни семенар,булачак Республика кулэм экология семинарына эзерлек кысаларында кинэшмэ булды. Кыш буе, таланган ферма, ток, балалар бакчасы,башка урыннардагы калган чупне район башлыгы район оешмаларына далее бирде.Кем талап металлы стакан дал жыштырырга тиеш тугелме сон аны. Ни очен без жыештырырга тиеш ди аны? Аннан жыелган барлык чупне бушаган силос базына тутырырга кушкан. Монардан да идиотизм була аламы? Башы эшли икэн анын? Путинга туры элмтэ белэн сорау биру башланды. Шул сорауны бирергэ дип торабыз эле. Ботен нэрсэ жимерелеп, таланып беткэн авылда экологик семинар уткэру, бу цинизмнын югары ноктасы!!?

ирек жан (азнакай)
№106966 / 05.05.2017 09:40:29

Республика житэкчелэреннэн берэрсе килеп Азнакай авылларындагы терлекчелек торышын чын доресен тикшереп бэя бирер микэн? Бетэ терлекчелек районда. Авыл хужалыгы идарэсе башлыгына атказанган хезмэткэр исеме биреп кенэ эш жайлана дилэр ахыры. Эсэйдэн башланган виде сыерларны алып китеп иткэ озату. Анны артыннан Урсайда бетерлелде, хэзер Туйкэ авылынын hавасын тирес исеннэн чистартканнар:))Бер яктан авыл сафланып кала. Тик нигездэн тарала. Эш юк. Эш эзлэп халык шэhэргэ китэ. Комсызлар бушап калган биналардан металл жыеп мартеннарга сата. Биналар жимерелэ. Японнар дорес эшли... 5-6 ел саен житэкчелэрне алыштырып тора. Шулай булмаганда ... Азнакай хэленэ тошеп бетэрлэр иде. Чирен яшергэн улгэн...

ирекле жан (азнакай)
№106891 / 29.04.2017 20:52:17

Азнакай-пиаршиклар иле.Монда Потемкин оныклары яши... Шулай булмаса,телэкне чын итеп барлык СМИ чаралары яктыртмас иде. Еш кына башкаладан килгэн журналистлардан "Сиражи сузе",
"Ватаным Татарстан" гэжитлэре генэ доресен яктыртта. Калганнары телефон аша сорашып, акыллы сузлэр сойлэп мактый. Житмэсэ, монда да админ дорес язган язмаларны сортеп тора.

ВТ (Урсай)
№106820 / 23.04.2017 14:56:06

Җитәкчебез югалды
“Ватаным Татарстан” газетасында Камил Сәгъдәтшинның “Килде шундый замана” дигән баш астында зур күләмле мәкаләсе дөнья күргән иде. Ул Азнакай районы, Урсай авылы халкы исеменнән редакциягә юлланган хатка җавап рәвешендә язылды. Әлеге мәкаләдә “Халык бушка эшли” дигән сүзләр дә бар иде. Бүген хәлләр ничек, үзгәрешләр бармы? Шулар турында кыскача гына язып үтәргә телим.
Безнең Урсай авылында КФХ җитәкчесе булып ике елга якын Зиннур Шәвәлиев исәпләнә. Ул район үзәгеннән китерелде, шунда яши һәм тагын шундагы ниндидер оешмада да җитәкче икән дип ишетеп беләбез. Авылда күпчелек халык пенсионерлар һәм хәзерге заманның яңа тәртипләрен без бик аңлап та бетермибез. Ул яңача җитәкчелек итә – читтән торып кына. Авылга килеп йөрми, аның эш кабинеты да юк, телефон номерын да белмибез. Аның карамагындагы сыер фермасында эшләүчеләр айлар буе бушка эшлиләр.
Авыл җирлеге советына 2015 елның сентябрендә Зиннур Шәвәлиевне депутат итеп тә сайлаган булган идек, ышанычыбызны акламады. Авыл депутатларыннан сорагач, алар да, Сабан туеннан соң бу җитәкчене күргәнебез юк, диделәр. Ничек инде халыктан качып җитәкчелек итеп була, тиешле хезмәт хакын алгач, эшкә килеп күренмәгәч, элек прогул диеп, кешене эшеннән статья белән азат итәләр иде. Хәзер ул тәртипләр бетерелде микәнни?
Авылда техникум, хәтта институт тәмамлаган үз кешеләребез дә бар, нигә аларның берәрсен бу эшкә тартмаска? Халык белән авырлыкларны да, кайгы-шатлыкларны да бергәләп күтәргәндә җиңелрәк бит. Әле мин сигезенче дистәмне ваклаганда да төрле мәдәни чараларда катнашам, сайлау комиссиясендә дә әгъза булып торам, ә кайбер җитәкчеләр хезмәт хакы алып эшли торган эшләрен дә бар дип тә белмиләр. Соңгы юлга озатуларда авылның дин әһелләре Җәүдәт Шәрипов, Мәгариф Камалетдинов, Нәфис Гарипов белән бергәләп, җылы сүзләребезне әйтеп, авылдашларның кайгы-хәсрәтен җиңеләйтергә тырышабыз, җитәкчеләр күренми дип, борын салындырып утырмыйбыз.
Сүземнең ахырында авылдашларымның тагын бер гозерен газета аша җиткерәсем килә: Зиннур Шәвәлиевне табып әйтәсе иде: ярты елга бер булса да килеп чыксын иде ул авылыбызга, арада үпкә-сапка калмаслык итеп, очрашып-аңлашып, тиешле бурычларын түләп, дусларча аерылышырга насыйп булсын иде.
Рузилә ЗАРИПОВА, Урсай авылы ветераннар советы рәисе. Азнакай районы.
Әлеге хатка Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачыклык кертә:
– Урсай авылы ветераннар советы рәисе Рузилә апа Зарипованың язган мөрәҗәгатенә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез: Зиннур Гади улын Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә чакыртып, әңгәмә уздырдык. Аның әйтүе буенча, хуҗалыкта бүген 31 кеше эшли. Хуҗалык 2016 ел җир пайлары өчен 51 тонна икмәк (463 меңлек), 186 тонна печән (325 меңлек) тараткан. 51 кеше пай җирләре өчен акчалата бирүен сораганнар, бүген пайчыларга 242 мең сум акчалата бурычы бар. Түләмәвенең сәбәбен уңышның аз булуы белән аңлата.
Бүген бу хуҗалыкның җирләрен “Азнакай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бирү турында эш алып барыла.
«Ватаным Татарстан», 22.04.2017 ел, 3 бит.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments