|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2024 Хәвеф-хәтәр
Дүрт кешенең гомере өзелгән, икесе - балаларБашкортстанның Күгәрчен районында ике машина бәрелешкән. Дүрт кеше һәлак булган, шуларның икесе - балалар. Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов һәлакәт урынына барган. Ул хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.00 сәгать тирәсендә Магнитогорск Ира юлында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2110 автомобиле руле артында утыручы шофер каршы юлга чыккан һәм Chevrolet Lanos белән бәрелешкән.
"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Chevrolet автомобиле пассажирлары: бер хатын-кыз, 2021 һәм 2023 елда туган ике бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булганнар. Шоферны хастаханәгә алып киткәннәр.
Ә ВАЗ-2110 автомобилендә - пассажир ир-егет һәлак булган. Калган ике пассажир һәм шофер хастаханәгә озатылган", - дип хәбәр итә Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы.
Чыганак: Башинформ
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|