Азнакай
Югары Стәрле урта мәктәбенең 1984 елда тамамлаучы класташ Халикова Алсу, Хафизова Сария, Шамсутдинова Гульфиялар интерн. аша аралашасы иде.Аларның ф.и.о.сы бәлки үзгәргәндер бәлки.
Миңа килеп ирешкән документ һәм шикаятьләргә караганда, Азнакай районында мөгезле эре терлек саны соңгы арада гына да 7 мең башка кимегән. Кәгазьләрдә кимү юк. Чөнки һәр авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә дистәләгән артык сыер язылган. Мәсәлән, “Әгерҗе” хуҗалыгында чынлыкта 80ләп сыер бар, кәгазьдә 140 исәпләнә. “Агрохимик”та 30 гына баш булса да, кәгазьләрдә 90 баш йөри. “Уразай” кебек зур хуҗалыкта да 1000 баш өстәлә икән... Хәтта бер сыеры булмаган фермерларда да 72-75 баш мөгезле эре терлеге бар санала.
***
Миндә Азнакай кешеләренең РФ Прокуроры Юрий Чайкага юллаган хатлары да, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка дигәннәре дә бар. Әгәр шуларның берсе генә тикшерелсә дә, Азнакай инде күптән шау чәчәктә утырыр иде. Тик әлегә шәһәр халкында ниндидер пессимистик рух хөкем сөрә, төрле имеш-мимеш йөри. Имеш, Азнакайдан “шәһәр” статусын алалар һәм аны гади эшчеләр бистәсе генә итеп калдырасылар икән дигәне бөтенләй аптыратты.
Мин, әлбәттә, ышанмадым, ләкин халык мондый гайбәтләрне тиктомалдан гына таратмый. Чөнки шәһәрдә яңа эш урыннары булдырылмый, искеләре киметелә һәм кыскартыла.
– Бүген район хакимияте үзендә булган эш урыннарын да саклый алмый. Элек “Азнакаевское управление буровых работ” бар иде, анда 2500 кеше эшләде. Узган ел нибары - 500 кеше, быел 370ләп кенә калды. Тулы бер идарәдән кечкенә генә цех калдырдылар. Ичмасам, 500 эш урынын да саклый алмадылар. Шуның аркасында шәһәрдән яшьләр Казанга, Әлмәткә, Чаллыга, Түбән Камага кача. Азнакай пенсионерлар шәһәренә әверелеп бара. Ә мин торган җиремнең чәчәк атуын, кешеләренең бәхетле булуын телим, – ди профсоюз эшлеклесе Әләм Хәмзә улы Хәнипов.
Бәлки нефть тармагының Әлмәткә йөз тотуында тулысынча хакимият кенә гаепле дә түгелдер. Әмма “Татнефть” белән сөйләшүләр алып барганмы соң алар? Ә бит “Татнефть” - республикада социаль мәсьәләләргә иң яхшы карашлы оешма һәм дөрес сөйләшүләр алып барганда, район хәленә керер иде.
Тик андый сөйләшү хакимгә бик кирәк түгел бугай. Чөнки Рәфис әфәнде Галиев башлык булганчы үзе дә нефть эшендә эшләгән, “Скважиналарны капиталь сипләү” оешмасын җитәкләгән. Хакимияткә киткәндә, бу оешманың 259 кв. метрлы электр цехы, 8 машиналык гаражы, 133 кв. метрлы тимерчелеге, 259 кв. метрлы бетон ясау цехы, югарыда әйтелгән биналар урнашкан 8 мең 59 кв. метр җире Рәфис әфәнде Галиевнең хәләл җефете Рушания Ринат кызы Бәширова фирмасына күчә. Бәясе дә “арзан” гына – нибары 1 миллион 864 мең сум. Бүген Азнакайда өч бүлмәле гади генә фатир шулай тора.
Белмим, бәлки бу үзләштерү закон нигезендә эшләнгәндер, барлык кәгазьләр дә тәртиптәдер. Моның шулай икәненә иманым камил. Тик бу мисалны тагын халыкны эшсез калдыру, нефть тармагын бетерүдә өлеш кертү дип бәяләргә була. Үз күлмәгең тәнгә якынрак шул! Ә гади нефтьче теләсә нишләсен – Әлмәткә, Җәлилгә барып эшләсен...
***
Әле күптән түгел бер авылда йорт алырга ниятләдем, 650 мең сум сорадылар. Азнакайга барып кайткач, мондый кыйммәт хакка өй алып тормаска, ә бер пионерлагерь гына сатып алырга ният кылдым. Чөнки арзангарак төшә икән. Азнакай хакимияте моны инде раслаган да...
1960 елда Азнакай районының Шкаповка авылында ятим балалар өчен җәйге лагерь төзергә булалар. Моның өчен җир дә бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә, “Родничок” лагеры төзелә, совет чорында анда бик күп бала ял итә. Тик пионер оешмалары беткәч, берара бу лагерь ташландык тора. Анда нибары бер каравылчы гына кала.
Соңгы елларда иске лагерьларны торгызу, балаларның җәйге ялын оештыру янәдән кайтты. Азнакай хакимиятенә дә бу лагерьны сипләп, районның ятим балаларына кире кайтарасы иде дә бит, әмма тагын күлмәгең үз тәнеңә якынрак килеп чыга. Көннәрнең берендә бу лагерь бөтен биш бинасы, уратып алынган тимер рәшәткәсе һәм 7 гектарга якын җире белән “Авто-Лайт” ширкәте милегенә әверелә. Әйтергә кирәк, бу ширкәттә 34% устав капиталы тагын шул ук Рушания ханым Бәшированыкы. Ә ул хакимнең хәләл җефете.
33әр проценты исә И.Нәҗипованыкы һәм Ә.Әхмәдиеваныкы. “Авто-Лайт” ширкәте бу милекне “Спецремстрой” ширкәте белән аукционда “көрәшеп” ала. Ягъни башлангыч бәядән нибары “бер адым”га бәяне күтәрә дә 99 мең 352 сум 37 тиенгә алып та куя. Көндәшенең тагын 1-2 меңгә бәя күтәрергә “акчасы җитми”, ахры... Кыскасы, бөтен формаль яклар да үтәлә – аукцион уза, “көндәш” була.
Әмма район Прокуратурасына бу сәүдә бер дә ошамый. Чөнки пионерлагерь бары тик буш авыл хуҗалыгы җирләре буларак кына сатыла. Биш бина, трансформатор, әйбәт тимер койма, каравылчы йорты исәпкә алынмый. Әйтерсең алар булмаган да! Монда трансформатор үзе 200 мең сумнан артык, ә койма, ким дигәндә, 900 мең торганы күренеп тора! Район Прокуратурасы документларны карап, тикшерү уздыра. Анда исә фотоларда бөтенләй башка җир күрсәтелгән.
– Әгерҗе районындагы бер җирнең фотоларын тыкканнар да шуның белән рәсмиләштереп куйганнар. Чөнки фотода “Әгерҗе” сүзе күренеп тора, – ди районның элекке прокуроры Фәнис Сәлимов.
Ул бу бинаны ятимнәргә кире кайтару буенча эш башлап җибәргән дә, әмма “10 еллык вакыты тулу сәбәпле”, күрше районга күчерелгән, ә андагы прокурор Азнакайга килгән. Тик яңа прокурор хакимияткә каршы барырмы, әллә тыныч яшәүне кулайрак күрерме? Югыйсә хакимият башлыгы Галиев элекке прокурор өстеннән шикаятьләрне шактый язды. Имеш, эшләргә ирек бирми. Прокурор законсыз эшләргә генә протест белдерә ул, законлы эшләргә иде!
Миндә “Авто-Лайт” ширкәтен гамәлгә куючыларның берсе булган Рушания Бәшировадан сорау алу беркетмәсе бар. Әгәр аның сүзләренә ышансаң, ул үзенең ниндидер фирманы гамәлгә куюын да, “Родничок” лагерена хуҗа икәнен дә белми.
Эх, шулай берни белми генә нефть ширкәтләренә, пионерлагерьларга хуҗа булсаң икән ул!
Ни өчен минем йорт алудан баш тартуымны аңладыгыз инде, әйеме? 650 меңгә чама белән 7 пионерлагерь сатып алып була, тик Азнакай ысулы белән...
Бәлки, ялган юл да түгелдер, әмма монысын да әле тикшерерләр. Документларны исә хокук сакчыларына җибәрәчәкмен. Алар бит ятим балаларга төзелгән лагерьны үзләштереп куйган. Анда хәзер гамәлгә куючыларның берсе булган Нәҗипованың ире Разил Нәҗипов җитәкләгән ширкәт төзелеш эшләре алып бара. Чишмәне буып буа ясаганнар...
Ә бит ислам буенча ятимнәр хакына керү иң зур гөнаһ санала. Юньле хакимият аны сипләп, балаларга кире кайтару хакында уйлар иде...
***
Искәндәр СИРАҖИ. Казан – Азнакай – Казан. «Безнең гәҗит», 6.10.2010.
Редакциядән: бу Азнакайдагы чатаклыклар турында икенче язмабыз (беренчесе – “БГ” 29 сентябрь, 2010 ел). Әмма сериал төсмерен алмасын иде инде ул. Бәлкем, Азнакайда безнең журналистларыбызны сатылуда, тагын әллә ниләрдә гаепләү, алар язган мәкаләләрне газета хуҗаларына шалтыратып тыю урынына, намуслы эш белән шөгыльләнә башларлар. Ә без шул чакта мактап та яза башларбыз. Димәк, әле сүзебез бетмәгән.
Тат шуган авылыннан Шавалеев Ростем Абдулловичны белучелер юкмы? тел номерын язсагыз эйбет булыр иде.
чалпыга килегез чалпыда ял йорты бар!!!!
Тиздэн эш урыннарын бетерэбез. Азнакай ял йорты гына булып калачак.Рэхим итегез.Буш торучы квартиралар бик куп.
Азнакайда нинди ял йорты булсын?
Азнакайдагы ял йорты турында мәгълүмат бирегез әле
Азнакайлыларга зур селем!1988нче елда Казан шехеренде Азнакай егете Фарит белен танышкан идек.Ул пожарниклар группасында укый иде.Озын буйлы,сары чечле иде.Истелекке фотографиясен де булек итеп калдырды.Белки еле гел Азнакйда яшеп ятадыр.Укып исене тешсем,привет!
*** күзеңне зуррак ач әле. Бәлки тизрәк күрерсең.
Ярар, курсэм эйтермен.
Безене тагын "мактап" язганнар...
http://matbugat.ru/news/?id=3259
Мђгърифђттђ эшли. шунда шалтырат.
Надия Шәйхетдинованы табарга ярдәм итегез.Журналист Казанда тора,Мәгариф журналында эшли икән.
Ә мин бу юлы сайлауга барам. Ничә ел безне алдаганнардан үч алырга.
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>