поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№20084 / 26.01.2011 18:21:50

Халык кычыткан җирен онытсын өчен шартлатып торалар бугай аны.

№19937 / 25.01.2011 10:41:34

«Матбугат.ру» видео һәм фото сатып ала:
http://matbugat.ru/news/?id=3766

№19919 / 24.01.2011 21:17:22

Анда, Мәскәүдә Домодедовада шартлау. Туган тумачаларыгыз Мәскәү аша кичәле-бүгенле чит илгә китмәдеме, китсә, исәнлекләрен шалтыратып белешегез... Анда хәлләр хәтәр. Монда су болгатып, май язып торганчы...

№19915 / 24.01.2011 20:45:25

мунчачы, мунчачы инде,уй,фикередэ мунчачыныкы.Главага хатын кыз табу проблема тугел,пионер лагерьсызда очередьдыр эле

№19910 / 24.01.2011 20:25:20

Aфәрин admin! Менә бу фотосурәт миңа бик ошый. Моны каян алдың, минем фотосурәткә бик ошаган бу. Моңардан да матуррагы булырга тиеш, акчарлаклар уйнап очканы. Монысы да ошый, ни дисәң дә Татарстанның иң биек ноктасы, Азнакайның визиткасы ..

№19904 / 24.01.2011 19:49:10

Мунчалага әйләнде, күп чәйнәсәң ипинең дә тәме бетә!

№19902 / 24.01.2011 19:45:29

Гадел дөрес әйтә җәмәгать \"Нефть беткэн жирдэ нинди нефтьчелэр оешмасы тотып була иптэш Ханипов? Ул Азнакайда банан устеругэ тин,нефтяной оешма тоту\" гел Главаны гына гаепләргә ярамый. Ул бәлки КРСны да берәр җитештерүче оешма төзер өчен алгандыр.Өстәгеләр шуны таләп итә бит. Аннары тагын Россия халкын арттыру турында да карарлар кабул ителде.Лагерь сатып алу да бәлки шул карарны үтәү өстендәге бер эштер.Азнакайда ялгыз хатын, бала табарга теләсә, нишләргә тиеш соң.Бәлки лагерь шул максатка ярап куяр.Анонимно гына барып, затлы, асыл ирләрдән орлык салдырып кайтасың.Сарык та исән, бүре дә тук, план да үтәлә.

№19890 / 24.01.2011 18:31:56

Әйе чыннан да "Мәкаләнең кызыгы бетте туйдырды, Илфат сайтында кылычлашу да җиткән..." но шунсы кызык, нәфис әхмәтнең кай җирен кычыттыра бу мәкалә.

№19864 / 23.01.2011 22:58:24

– Идарә итүче компаниянең Әлмәткә күчүен район башлыгына хәбәр итмичә калмаганнардыр бит. Саклап калу өчен ул тырышырга, “Татнефть” белән сөйләшүләр алып барырга тиеш иде. Хәзер эш урыннары булдырабыз дигән булып, кибет өстенә кибет ачалар. Халык чит шәһәрләргә йөреп эшләсә, яшьләр калмаса, ул кибетләргә кем генә йөрер икән?! Җитештерүче оешмалар булдырыгыз, шул вакытта Азнакаебыз да чәчәк атар! – ди Ә.Ханипов.
Нефть беткэн жирдэ нинди нефтьчелэр оешмасы тотып була иптэш Ханипов? Ул Азнакайда банан устеругэ тин,нефтяной оешма тоту

№19863 / 23.01.2011 22:46:27

админ! бу мәкаләнең бу сайтта нигә кирәге чыкты икән. Илфат Ф. соравы буенча урнаштырдыңмы? Бу юл белән сайтка кеше тартып булмый. Мәкаләнең кызыгы бетте туйдырды, Илфат сайтында кылычлашу да җиткән...

№19815 / 23.01.2011 21:26:50

Укытучы елы укытучыларга файдага булдымы? Яңа сораштыруда катнашырга чакырабыз (Сораштыру сул якта, "Архив" өстендә урнашкан). Рәхмәт.

№19808 / 23.01.2011 20:49:40

Хөрмәтле Айдар әфәнде, барысы да укысыннар дип куйгансыздыр инде,әлеге мәкаләне. Бу сайтка сезнең гәҗит сайтына кергән кадәр дә кеше кереп карамый бит. Юкка вакыт, урын әрәм иткәнсез. Укыйсы килгән, кызыксынган кеше әллә кайчан укыды инде аны... Хөрмәт белән...

№19793 / 23.01.2011 18:45:22

бик рэхэтлэнеп

№19790 / 23.01.2011 17:53:02

КЫСКАРТУЛАРНЫ КЫСКАРТЫГЫЗ!
Матбугат чаралары теленнән төшмәүче районнар исемлеге булдырылса, һичшиксез, Азнакай чемпион титулын эләктерер иде. Андагы гаҗәп хәлләр турында “БГ” да күп язды (2010 елның 29 сентябрендә “Артык-портык кадр”, 6 октябрьдә “Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр”, 27 октябрьдә “Бер аяклы Ниса апа” чыкты). Ул язмаларда – Азнакайда эшсезләр саны кискен арту, хакимият башлыгының дәүләт милкен юк кына бәягә гаиләсенеке итүе, тирә-ягына үз кешеләрен генә туплавы, кара алтын өстендәге каланың пенсионерлар авылына әйләнеп баруы турында сүз барды.
Әлеге темаларга яңадан әйләнеп кайтып, райондагы үзгәрешләрне барларга булдык.
МАТБУГАТ ЙОЛДЫЗЫ – АЗНАКАЙ
Телевизорны кабызсаң, Азнакай картинасы тагын да тулылана. Район җитәкчеләренең авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә шактый “уңышлы” эшләр майтарып ятуын “7 дней” тапшыруы күрсәтте. Бер баш сыеры да булмаган буп-буш фермаларда ач мәчеләр генә йөгереп йөри. Ә кәгазьдә – гөрләп торган, 70-80 терлеге булган колхоз! Иң кызыгы – артык баш катырмыйча, документта барысына бертигез саннар тезеп чыкканнар. Ягъни сыерлар саны бөтен авылда да бер үк, сөтне дә бер күләмдә бирәләр икән. Ашаулары һәм йомыш үтәүләре дә команда белән түгелме икән, дип шикләнә башларсың, билләһи. Менә шундый “эксклюзив” сыерлар яшәп ята Азнакай районында! Дөресрәге, рәсми кәгазьләрдә.
Пычрагын шулкадәр селкегәч, Азнакай хакимияте ныклап эшкә керешкәндер, шәһәр шау чәчәккә күмелеп маташадыр, мин әйтәм. Матур хыялларымны редакциягә килгән хат челпәрәмә китерде. 88 яшьлек Ниса апа Хаҗиевадан иде ул. Ветеран әбинең фатир ремонты ярты юлда калуын, җирле хакимиятнең аның проблемасына бармак аша каравын инде газетада бер мәртәбә яктырткан идек. Шуннан соң Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Афанасьев Ниса апага ремонт ясалачагын ышандырды. Инде менә 3 айга якын вакыт үткән, ә түрә вәгъдәсе һаман һавада эленеп тора...
КӨРӘШЧЕ
Бу шәһәргә соңгы килүем сайлау алды чорына туры килгәнгәме, ул чакта эш күрсәткән булып, үзәк юлга мәш килеп асфальт түшәп яталар иде. Ләкин, гадәттәгечә, сайлау кампаниясе узгач, юл җәю теләге дә эреп юкка чыккан. Трассаның ясалып бетмәгән бер чакрымлап өлеше киләсе сайлауларны көтеп ята.
Азнакайда башка үзгәрешләр, яңа төзелгән биналар күрмәгәч, таныш-белештән хәл-әхвәл сорашырга булдым. Азнакайның физик культура, спорт һәм туризм буенча муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рафис Миңнехановны эшеннән кыскартулары турындагы “Артык-портык кадр” дигән мәкаләмне, бәлки, укучылар хәтерлидер. Кыскача гына исегезгә төшерәм:
– Проблемаларым районга яңа хакимият башлыгы билгеләнгәч башланды, – дигән иде ул чакта Рафис Миңнеханов. – Ул үз командасын җыйды, ә мин “артык”лар исемлегенә кертелдем. Берничә тапкыр гариза язарга тәкъдим иттеләр – баш тарттым. Шуннан соң өскә бер-бер артлы тикшерү килде, юк сәбәп табып кыскарттылар. Хәзер кире кайту өчен судлашып йөрим.
Район хакимиятеннән аңлатма сорагач, аның начар менеджер булуын, судны җиңгән очракта да кире куылачагын әйттеләр.
Рафис Миңнеханов ахыр чиктә 30лап суд аша үтеп, үзенең хаклы икәнен раслаган. Ләкин ни хикмәт, эшенә кире кайту белән котлап, кулын кысарга өлгерми калдым.
– Эшкә кире кайту турындагы суд карары чыккач, эш урыныма киттем. Минем вазифамны үтәүче кеше генә бүлмәне бушатырга ашыкмады. Үземнекен таләп итә торгач, 17 декабрьдә күршедәге “Дельфин” бинасыннан бер бүлмә бирделәр. Хезмәткәрләрем бер бинада, мин – аерым хуҗалык кебек башка җирдә калдым. Шул вакыттан бирле минем белән сөйләшкән, хисаплашкан, җыелышка чакырган кеше юк. Минем янга тагын бер җитәкче, моңарчы спорт өлкәсендә бөтенләй эшләмәгән Р.Шәкүровны куйдылар. Аның бу вазифага алынуы турында бер документы да юк. Әмма законсыз рәвештә оешма белән идарә итә. Димәк, Азнакайда суд карарын тыңлаган, үтәгән җитәкчеләр күренми һәм Русия законнары үтәлми, – ди аптыраган Рафис Миңнеханов.
– Шушы ай эчендә сез спорт өлкәсендә ниләр үзгәрттегез?
– Җитештерүче оешмалар арасында спартакиада үткәрергә кирәк. Әлеге эшне башлап җибәрдем. Моның буенча җыелыш булды, җаваплылар билгеләнде.
– Димәк, сез хәзер барыбер үз урыныгызда эшлисез, үз дигәнегезгә ирештегез?
– Юк, тынычлыкта калдырмадылар. Район хакимияте мин эшләгән оешманы бетерү турында карар чыгарды. Февральдә яңадан эшсез калачагымны хәбәр иттеләр. Ликвидация комиссиясенең җитәкчесе итеп, миңа хәтле Азнакай спортын үстерү бурычын үтәгән кеше билгеләнгән. Инде ике ел эчендә өченче тапкыр эшемнән кыскарталар. Сәбәбе дә яңа түгел: ике оешманы кушалар да бер җитәкче, ягъни мин, артык булып чыгам. Хакимияттәгеләрнең конкрет кешеләр белән шулай уртак тел таба алмавы аркасында спортка игътибар кими. Русия Президенты “Спортны үстерегез!” дип торганда, безнеке артка тәгәри. Бу юлы минем белән бергә тагын 14 кешене эштән кыскартырга мәҗбүр булдылар. Чөнки оешмалар кушылу нәтиҗәсендә эш урыннары кимеде. Бернигә ярамаган принциплар аркасында халык язмышына төкереп карау бу!
– Рафис абый, көрәшне туктатырга җыенмыйсыздыр бит?
– Республика җитәкчелегенә махсус комиссия төзүләрен сорап, газета аша мөрәҗәгать итәсем килә. Мыскыл итүләргә югарыдагылар нокта куйса гына. Гаебем булса, кыскартулары белән ризалашам. Юк икән, бирешмим... – ди көрәшче.
Бу юлы район хакимиятеннән аңлатма таләп итеп тормадым. Хәер, аларга сорауларым да юк иде. Башкарма комитетның элекке рәисе С.Афанасьевның: “Барыбер эшләтмибез без аны!” – дигәне чынга ашты. Азнакайда хаклык һәм законнар түгел, шәхси принциплар өстенлек итүенә ачык дәлил бу.
ТАГЫН БЕР ТАЯК
Рөстәм Сәлахов – чираттагы корбан. Бу яшь егет бокс буенча тренер булып эшли, былтыр Татарстан күләмендәге ярышта II урынны яулаган. Шахматчы. Спортта җиңүләр белән генә чикләнмичә, сәясәттә дә үзен күрсәтергә ниятли ул. 2010 елдагы муниципаль сайлауларда бер партиягә дә иярмичә, үз кандидатурасын тәкъдим итә. Шушы теләге башына таяк булып төшә дә.
Р.Сәлахов әйтүенчә, башта аны кандидатурасын алырга үгетләп карыйлар. Янәсе, җитәкче урында эшләмәгән депутат кемгә кирәк... Барыбер сүзендә нык торгач, өстеннән бер-бер артлы тикшерү җибәрәләр. Эшкә ничәдә килә, ничәдә кайта һәм башка юк-бар фактлар мөһим мәгълүматка әйләнә. Җитди кимчелек таба алмагач, иҗтимагый эше дә күз уңына эләгә.
– 1 октябрьдә ветераннар арасында шахмат ярышы үткәрергә тиеш идем. Халык җыелмау сәбәпле, ярыш булмый калды. Шунда килмәгән өчен дип, рәсми рәвештә шелтә алдым. Бу очракта иҗтимагый эшкә каныгырга тиеш түгел иделәр югыйсә, – ди Рөстәм Сәлахов.
Иң гаҗәбе – бөтен кешене шаккатырып, 4 кандидат арасыннан 45% тавыш белән үтә ул. Хәзер депутат исемен йөртә. Ләкин аның сүзләренчә, иркенләп сулыш алырга һаман ирек бирмиләр.
– 7 ел эшләү дәверендә соңгы 3 айдагы кадәр тикшерү килмәгәндер. Барлыгы 20ләп булгандыр. Районыбыз хакимияте “үз” депутатлары белән генә эшли, аның сүзен сөйләүчеләргә генә рәхәт монда. Ә спорт өчен янып-көеп йөрүчеләрне якын китермиләр, – ди Рөстәм Сәлахов.
“ЭШСЕЗЛЕККӘ – НОКТА!”
Азнакайдагы эшсезлек өчен эче пошып чыгышлар ясаган, инде матбугат йолдызына әйләнгән тагын бер кеше бар. Әләм Ханипов. Мактаулы нефтьче, УБРның (управление буровых работ) профком рәисенең бу кыскартуларга ни катнашы бар икән?
– Мине эзәрлекләүләр шәһәр сессиясендә кыю чыгышымнан соң башланды, – дип авыр сулады Әләм Хәмзә улы. – Узган елның феврале иде ул. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдында Азнакайда эшсезлекнең артуын тәнкыйтьләдем. Моны телевидениедән бөтен республикага күрсәттеләр. Аннары мине тагын ярамаган сүз ычкындырыр дипме, Рөстәм Миңнеханов килгән бер чарага китермәү җаен эзләделәр. Бер атна алдан ук җитәкчеләр: “Анда барып торма, балыкка кит”, – дип үгетләп маташты, ышанасызмы? Ләкин төп көрәш сайлаулар вакытында башланды. Кандидатурам район башлыгы белән бер округка туры килде... Мине эзәрлекләделәр, басым ясадылар, ахыр чиктә эшемнән кыскарттылар!
– Эштән кыскарту сәбәпләре, сезнеңчә, нинди?
– Телевидение аша чыгыш ясаганнан соң, Әлмәткә йөреп эшләүче нефтьчеләрне Азнакайдагы эш урыннарына кире кайтардылар. Хәзер иртәнге 4тә торып, 60 чакрым ераклыктагы шәһәргә чыгып китәселәре юк. Ләкин көн саен Азнакай-Актүбә юлын таптаучы 75 кеше өчен дә эчем поша. Хаклык даулый торгач, үз язмышым кыл өстендә калды, – ди Әләм Ханипов.
Әләм Хәмзә улын ни сәбәпле эшеннән кыскартулары белән кызыксынып, “Татнефть” ширкәтенең профком рәисе урынбасары Марсель Бикмуратовка шалтыраттым.
– Закон нигезендә, профком тоту өчен, кимендә, 500 кеше булырга тиеш. Әләм Хәмзә улы цехында нибары 350 эшче генә. Кеше җитмәү аркасында кыскартылучы профком рәисләре барлыгы өчәү булды, калган икесе Лениногорск һәм Алабугадан. Барысын да эш белән тәэмин итү өчен, элеккеге эш урыннарына хатлар яздык. Алдагы икесен алырга ризалаштылар, ә Ә.Ханипов белән эшләүдән баш тарттылар. Шуңа өстәп, Әләм Хәмзә улының пенсиядәге кеше булуын, югары белеме юклыгын да әйтеп китәргә кирәк. “Татнефть”тә ел саен үзгәртеп корулар булып тора, бер хезмәткәрне дә теләсә ничек куып чыгармыйбыз. Аңлагыз – без аны түгел, аның вазифасын кыскарттык. Әләм Ханиповка 6 ай дәвамында уртача хезмәт хакы түләнеп торачак, – дип, хәлне аңлатты Марсель Малик улы.
Пофком тоту өчен кеше җитмәү дигәннән, бу тулы идарәнең Әлмәткә күчерелеп, Азнакайда бер цехы гына калуга турыдан-туры бәйле. 2500 эш урыны биргән Азнакай УБРы урынына бүген 350 кешелек кечкенә генә цех эшли. Әләм Ханипов фикеренчә, эш урыннары кыскартылуда район хакимиятенең дә гаебе бар.
– Идарә итүче компаниянең Әлмәткә күчүен район башлыгына хәбәр итмичә калмаганнардыр бит. Саклап калу өчен ул тырышырга, “Татнефть” белән сөйләшүләр алып барырга тиеш иде. Хәзер эш урыннары булдырабыз дигән булып, кибет өстенә кибет ачалар. Халык чит шәһәрләргә йөреп эшләсә, яшьләр калмаса, ул кибетләргә кем генә йөрер икән?! Җитештерүче оешмалар булдырыгыз, шул вакытта Азнакаебыз да чәчәк атар! – ди Ә.Ханипов.
Нефть өстендә утырган халык зары матбугатта серия төсен алды. Кызганыч, редакциягә килгән хатлар да үзгәрешләр турында сөйләми. Район башлыгы Рафис Галиев кайчан без төртеп күрсәткән проблемаларны берәм-берәм хәл итә башлар икән? Ә ул һаман аңа аяк чалучыларны барлап, читтән дошман эзләп гомер уздыра.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Казан – Азнакай – Казан.
"БГ", 19.01.2011 ел.

№19763 / 23.01.2011 10:45:56

кар кешесе, син Фәйрүзә һәм Алина белән аралашмыйсыңмы? Мин алар белән бергә Бөгелмәдә укыган идем. Күрсәң, белсәң миннән сәлам!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»