Азнакай
Квартплата өчен ул кадәр алмасалар алмаганнардыр, шщёщрдщ үсмәдем, ә менә минем әти-әни соңгы бозауны сатып, ит заданиесен, йомырка, йон, сөт, фәлән кадак май, җир өчен пай, РАЙПО пае, көне- төне эшләгән өчен "таяк"! яки хезмәт көне, аена өч сум төшкән дип әтинең авыр сулап урынга кайтып ауганы бүгенгедәй хәтердә. Каһәр төшкән чор иде ул! Аның өстенә теге ярамый, бу ярамый. Мәктәптә чәй өстәле яныннан амин тотып киткәнен күреп калган укытучы, әнине класс җыелышында ата-аналар алдында торгызып, кызартканчы акыл өйрәкәннәре, ... ул чорда да кычкыртып таладылар, хәзер кабат керештеләр! Каһәр төшкән ил, мәнсез дәүләт, булдыксыз депутатлар.Мондый илнең киләчәге булалмый.
"Бүгенге көндә Совет чорындагы кебек кычкыртып талауга бары, алардан китеп кена котылып була"
Әхмәт, совет чорында мондый талау булган булса синең белән мин доньяга да тумаган булыр идек.Интер.да утырасың бит, эзләп кара совет чорында квартира өчен ничә тиен түләгәннәрен.
Җәмәгать, азнакайлар, йоклыйсызмы? Бүген квартплата кәгазен алгач, ачумнан атып бәрдем, җылылык өчен түләү 23% ка арткан. бар квадрат метры 38,25 тиен! Кайсы акыллы башы уйлап чыгаргандыр...Аннан башка бер уй килде. АПТС халыкны кычкыртып таларга керешкән икән, халык та аңа адекват гамәл кылырга тиештер бит. Чаллы һәм башка шәһәрләрдәге кебек һәр кешегә аерым җылыткычлар куя башларга вакыт. Кечкенә генә бүрек кадәр газ кателлары бар көченә янып утырса да 300 сумга кадәр дә акча чутламаячак, аннан берничә елдан үзен аклый башлый. Куйдыру 40-50 меңгә төшсен, ди. Аның өчен төтен чыккычлар бар. Бүгенге көндә Совет чорындагы кебек кычкыртып талауга бары, алардан китеп кена котылып була. Бүгенге аларның ярамый, дигән тыюлары хокукый нормаларга туры килми. Кеше ничек тели шулай яшәргә тиеш. Кем ничек уйлый?
Беренче президентыбыз ат ярата дип Актүбәдә иподром төзегән идек.Нигә тиз китте инде ул постыннан. Менә хәзер шул иподромны боз трассасы итеп үзгәртеп чиләнәбез.Чөнки хәзерге президентыбыз автогонка да чабарга ярата. Президент узгәрү белән юртак атларның да кирәге бетте.Хәзер Азнакай районы халкы сыерлар яратучы президентны тели инде.Шунсыз сыерлар санын арттыру мөмкин булмас. Киләчәктә шул иподром көтүлеккә әйләнмәсен өчен, якташлар арасыннан, ялагайлык чире булмаган, район җитәкчесе табарга да кирәк бит әле.
пенсионер, Сезгэ разница юк,кем глава булсада пенсиягез узгэрми.Политикага тыгылмагыз,исэнлегегезне кайгыртыгыз
\"Ирек\" барыбыз да шушы районнан.Главага йөгергән чагында \"Акбүре\" белән бәрелешә күрмәгез.Нишләп исемегезне яшерәсез сез глава кешесе бит,властагылар.
Бик катлаулы итеп язасыз, тәки аңламадым, кайсы глава әйбәтрәк булып чыкты соң: хәзергесеме, элеккесеме?
Акбүре, Сез районнын узганыны хэм хэзергесе белэн таныш бугай.Сезнен яктан булмасамда газеталардан укып миндэ бераз хэбэрдар Сезнен район турында. Еллар буена тараткан хужалыкларны,яна глава ничек шул вакыт эчендэ тэртипкэ сла алсын. Газеталарга язулар,телевизордан курсэтулэр,ансы район кормушкасыннан читлэштерелгэннэр эше. Бу куп районнарда,хэттэ республика,иллэрдэдэ практикуется. Доньяда бернидэ мэнгелек тугел,в том числе власть тоже.Эшли генэ тугел,аннан матур китэдэ белергэ кирэк
Хэерле иртэ,Азнакай районы!
ПРоблемаларга килгэндэ,башка районнарнын унышлары да эллэни тугел.Ин беренче чиратта,ин нык корылыкнын Азнакайда булганын онытмагыз...
Мэнэуз уз урынында торамы??????
Шуның өчен исеме алфабит башында торган хәрефтән башлана аның исеме! Язалар икән, димәк игътибар итәләр. Реклама өчен бары да яхшы. Читтәге Әгерҗе районы турында язмагач, аның турында белмиләр дә әнә. Ә фермаларга килгәндә, мондагы главаның бер катышы да юк. Шул ук, монда моңа кадәр элекеге җитәкчеләр ясаган сазлык кипмәгән. Соңгы главаның эштән киткәннән бирле айныганы юк. Ничек айнып Казанга җыелышка баралган әле. Бармаган булса, сүгелмәгән булыр иде, башсыз... Телевизордан күрсәттеләр лә бастырып сүккәннәрен. Тоже, килмешәк. Кибетләрен сатып бетерә язды инде. РАЙПО кассасыннан алган тугыз миллион сум акчасын кире кайтарып бирсә, кибетләрендә алырга әйбер булыр иде дә, үз бизнесына салган. Хәзер эшләре хөрти. Мамадышны күргәч, бераз оят дигән нәрсә кузгалмады микән эчендә? Сүгәрлек тә. Озак кипмәс әле, алар ясаган сазлык. Әнә, Урсайның элекеге (мактаулы) колхоз башлыгы, Бакиров, барлык колхозның бар булган машина-тракторын прихватизировать итеп куйган. Хәзер яңа килгән, рәискә тракторларны арендага биреп, баеп ятарга җыена икән...Колхоз аякка басканчы алмый торырга булган ахырыда...
Шундый элекеге хапугалардан арынмыйча торып, берьҗирдә дә рәтле тормыш булмас ул Азнакайда. Ә районның күпчелек халкы, ни генә язсагыз да, \"Безнең гәҗит\" дөресерәге \"Синең гаҗитнең\" язмалары азнакайлыларның бүгенге главага ышанычын киметмәде. Алдагысын тормыш күрсәтер. Хәзергә эшләгән эше, элекеләрнең \"чүплек өеменә\" килеп бәрелсә дә, ул тырыша. Халык аны күрә. Ул соңгы еларда үзебезнең Азнакайдан чыккан җитәкче. Килмешәк түгел. Әнә килмешәкләр бүген, көндез урамга чыгарга куркып, Казаннан кайткач, кеше күзеннән куркып, иртәнге 3-4тә урамда саф һава сулап йөри. Халыктан курыккач, ике катлы кызыл йортының тәрәзәләре дә берсе дә урамга карамаган. Ә бүгенге главаның эш күрсәтере алда әле. Яңгырлар булып, игеннәр уңса, фермаларда да сыерлар булыр. Элекеге главалар таратып бетергән фермаларны тиз генә торгызу җиңел эш түгел. Әгәр ул лагерны алмаган булса, ПАТПның Сосновка п/л кебек таралып бетә иде. Торгызасы лагерь бар, алыгыз. Таралып бетеп бара. Кеше эшләгән бит...
Матбугат чаралары теленнән төшмәүче районнар исемлеге булдырылса, һичшиксез, Азнакай чемпион титулын эләктерер иде. Андагы гаҗәп хәлләр турында “БГ” да күп язды (2010 елның 29 сентябрендә “Артык-портык кадр”, 6 октябрьдә “Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр”, 27 октябрьдә “Бер аяклы Ниса апа” чыкты). Ул язмаларда – Азнакайда эшсезләр саны кискен арту, хакимият башлыгының дәүләт милкен юк кына бәягә гаиләсенеке итүе, тирә-ягына үз кешеләрен генә туплавы, кара алтын өстендәге каланың пенсионерлар авылына әйләнеп баруы турында сүз барды.
Әлеге темаларга яңадан әйләнеп кайтып, райондагы үзгәрешләрне барларга булдык.
МАТБУГАТ ЙОЛДЫЗЫ – АЗНАКАЙ
Телевизорны кабызсаң, Азнакай картинасы тагын да тулылана. Район җитәкчеләренең авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә шактый “уңышлы” эшләр майтарып ятуын “7 дней” тапшыруы күрсәтте. Бер баш сыеры да булмаган буп-буш фермаларда ач мәчеләр генә йөгереп йөри. Ә кәгазьдә – гөрләп торган, 70-80 терлеге булган колхоз!
Матур килеп чыккан безнең Азнакай рәсеме. Шушы матур шәһәр эчендә ни кадәр эче кара, үзе өчен генә уйлаучы, үз кесәсен генә кайгыртычучы тар күңелле, бөрешкән йөрәкле кешеләр яши торгандыр. Бүгенге көнгә кадәр кемдер урын бүлешә, бугаз ерта , шикаять хатлары яза... Кичә телевизордан кабат Мөхәммәтшин Азнакай РАЙПОсын бастырып сүкте. Шундый җитәкчеләр шәһәрнең йөзен каралта да инде...
Әйе, өйдә компи. дан карап кына утырсаң.Ә урамда юллар һаман тарая.Тиздән бер генә машина үтмәле булып калыр сыман.Чистартучы техника да күренми.Бер машина туктаса пробка хасил була.Бездә, машинасын юл уртасында калдырып, "үзен күрсәтергә" теләүчеләр бик күп.
Менэ Азнакайнын тагын бер матур ракурстан тошерелгэн рэсеме табылган
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>