поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№20980 / 09.02.2011 00:05:57

мин Алмаз б-н Гульнараны эзлим.Чаллы шэхэрендэ яшэгэннэр иде.Кызлары Аделя.Фамилияларын хэтерлэмим,Г га башлана.

№20979 / 09.02.2011 00:03:02

мин

№20944 / 08.02.2011 18:34:22

Азнакай урамнарын нишлэп кардан чистартмыйлар микэн дип аптырый идем.Буген Актубэгэ баргач тошендем, ботен техника ипподромда кар болгата икэн бит. Ярар инде президентыбыз очен бит. Шулай итмэсэн Главабызга да зыян килергэ момкин бит эле.Анын тотанагы да пенсиягэ жыена бугай.

№20863 / 07.02.2011 19:30:47

рэхмэт актубэле.

№20786 / 06.02.2011 19:49:12

Дөрес түгел. Азнакай районында ятим балаларны башка районнарга куып бетерделәр, детдомны яптылар. Ә Актүбәдә сез телгә алган мәктәп хәзер коррекцион мәктәп дип атала, элегрәк ул вспомогательная школа дип аталды.

№20780 / 06.02.2011 18:34:50

1982 нче елларда Актубэдэ санаторияда укып дэваланган идем.Хэзер ул зданиене ятим балалар очен биргэннэр дип ишеткэн идем.Доресме шул?

№20778 / 06.02.2011 18:17:02

Әхмәт,минем баш 60 елга якын эшли инде. Аны эшләтәсе юк аллага шөкер.Ә газ хакына килгәндә, сез аны ниндидер сәбәпләр белән эзлекле арта дип беләсезме? Ялгышасыз. Әйбернең хакын арттыруның максаты, гади халыкның акчасы җитәр-җитмәс булсын өчен.Шулай иткәндә халык әҗәтләрен түләр өчен башын да калкытмыйча ике-өч эштә эшләргә мәҗбүр булачак.Их, 45 меңлек газ кателы сатып алып куеп кына халыкның булган хокуклары үтәлсен,коррупция бетсен, взятка алмасыннар иде.Әгәр халык чынлап урамга чыгарга уйласа властан да, Әхмәт сездән дә рөхсәт сорап тормаячак.Алла сакласын.Ә влстан рөхсәт сорап митингка чыгу, ул әле шаяру гына.

№20765 / 06.02.2011 12:18:52

"Ватаным Татарстан", 5.02.2011.
Сезнең хатлар. Сорау-җавап
Сезгә 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны, икенче төркем сугыш инвалиды мөрәҗәгать итә. Хөкүмәт даирәләренә, чиновникларына тәмам ышанычым беткәч, сезгә – элек дүртенче власть саналган матбугатка мөрәҗәгать итәргә булдым. Сез дә үтенечемне кире каксагыз, буржуаз реформаторлар Россиясендә матбугатның бер әһәмияте дә юк икәнлегенә ышанырга кала.
Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы, хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегемне лаеклы бәяләп, миңа шәһәрнең мактаулы гражданины исемен бирүне яклап, шәһәр башлыгы Рафис Галиевкә мөрәҗәгать итте. Минем хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегем 83 елны тәшкил итә. Шуның 50 елдан артыгы Азнакай районы икътисадын һәм мәдәниятен үстерүдә, Азнакай районында нефть промышленностен булдыруда, Азнакай шәһәрен төзү эшендә үтте. Мин сезгә бу кыска гына язмамда үземнең шактый бай һәм озын хезмәт юлым һәм иҗтимагый эшчәнлегем турында язып тормыйм.
Бер ай эчендә хәл итеп була торган эшне нигә еллар буена сузалар икән?
Миргасыйм Касыймов. Азнакай.
Хатка Азнакай районы муниципаль берәмлеге башлыгы Рафис Галиевтән мондый җавап килде:
– Азнакай шәһәрендә гомер итүче сугыш һәм хезмәт ветераны Миргасыйм ага Касыймовның тормыш һәм хезмәт юлы, әлбәттә, зур хөрмәткә лаек. Башкарган хезмәтләре хакына дәүләт тарафыннан да, район җитәкчеләре тарафыннан да тану-бүләкләүләр үз вакытында башкарган хезмәтенә зур бәя бирү булып тора. Бүген Миргасыйм ага, “Азнакай муниципаль районы мактаулы гражданины” исемен бирүне сорап, идарә органнарының барлык баскычларына мөрәҗәгать хатлары юллый. Алар район Советының хокук, тәртип, регламент һәм депутат этикасы сораулары буенча даими комиссиясе утырышында укылды.
Комиссиядә мактаулы гражданин исемен бирү хакындагы сорауларны елга бер тапкыр – Азнакай шәһәр көне уңаеннан карарга тәкъдим керде. Шул сәбәпле, М. Касыймов үтенечен карау вакытлыча кичектерелде. Бүгенге көндә районның мактаулы гражданины исеме бирүне сорап тәкъдим ителгән кандидатуралар саны берничә. Алар барысы да югарыда әйтелгән тәртиптә каралачак.

№20758 / 06.02.2011 01:06:06

Ни кадәр кыйммәт булса да газ кателы, бүгенге һәм киләчәк күтәреләчәк бәяләрдән очсызрак булачак. Аз гына бышыңы эшләт, Хәсән. Син бүген дә, иртәгә дә газга, шул ук АПТС кешеләренә дә, эксплуатация өчен дә, ремонт өчен дә, тагын алар уйлап чыгарган дистәләгән ремонт эшенә түләргә тиеш булачаксың. Ә газ аларга да, сиңа да күтәреләчәк. Җитмәсә, предприятиегә икеләтә артачак, ничек шул турда аз гына да башың эшләми?! Чистай, Чаллы, Әлмәт, кебек шәһәрләр, Азнакайның берничә күпкатлы йорты шулай эшли. Бүген АПТС сездән аерылам дигәнгә, Эйфель башнясы кебек каршы баса, ни өчен? Чөнки, халык үзенчә көйли башласа, үзе яндырганга үзенчә түли башласа, ул кадәр махина АПТСны тоту кирәк булмас иде. Ул бүген, кеше акчасын ашап, һава җылытып ятучы, очсыз бер оешма. Һичьюгы, һәр йорт саен кечкенә кательный куярга була. Киләчәктә ул барыбер булачак. Халык урамга чыкканын көтәргә кирәкмидер.....

№20683 / 04.02.2011 20:59:30

Сайлаган ди.Җединый Руссияне генә сайлыйк.Бер генә партияне сайлаган ил тиз тарала ул СССР сыман.Аннары татар иле төзеп булыр бәлки.

№20666 / 04.02.2011 19:52:30

Сайлаулар декабрьдә булачак Госдумага. Әйдәгез бу юлы 99% КПРФка сайлап күрсәтик әле, ни булыр микән?

№20609 / 03.02.2011 22:40:50

Әйе Әхмәт "алган дипломың гына үз илеңдә генә санга сугылды. Башка илләр аны санга сукмады.".Ул депломнарга алар кызыкмады да. Ләкин, шул депломнар хуҗасың башын үзләре өчен эшләтергә күп тырыштылар.

№20604 / 03.02.2011 22:12:03

Әхмәт, 70-80 елларда халык таякка эшләмәде.Начар да яшәмәде.Квартира,уку,медицина бушка иде. Моңа ирешер өчен чыннан да өлкән буыннарга авырга туры килде.\"Таякка\" эшләгән вакытлар да булды.Ләкин тормыш һаман яхшыруга таба барды.90 еллардан кабат минуска киттек. Тиздән тагын \"таякка\" эшләр вакытлар җитә. \"Каһәр төшкән ил, мәнсез дәүләт, булдыксыз депутатлар.\"дип, бай ил,яхшы дәүләт, барсын да булдырырдай депутатлар көтеп ятсак.Ә сезнең газ кателы кую тәкъдимегез кеше башын бутау өчен генә кирәк.Ярты гына халык шул пичне куйса да газ хакын күпмегә артырасыларын чамаларга буладыр.Бу илдә яшәү тәҗрибәгез бар бит.
Ә \"Кем ничек уйлый?\" га килгәндә.Октябрда сайлаулар.Бу юлы уйлап кына калмаска, ә бәлки нәрсәдер эшләргә дә кирәктер.

№20601 / 03.02.2011 21:55:21

Совет чорының бөтен нәрсәсе дә начар дию хилафлык булыр иде... Әмма бушлай квартира алмадың син пенсионер апамы, абыймы?! Син аның хакын гомер буе түләдең, синнән соң балаларың, аннан оныкларың түләде. Хәтерең бик кыска булса ачыклык кертәм. Берничә буын түләгән фатирыңны җае туры килү беән синнән тартып алырга мөмкиннәр иде дә, башка кешегә бирә алалар иде. Синең бер нәрсәң дә юк иде анда. Ә менә уку мәсьләсенә килгәндә, ул чор, белем алу өчен иң уңышлы чор иде... анысына килешәм. Тик алган дипломың гына үз илеңдә генә санга сугылды. Башка илләр аны санга сукмады. Хәзерге сатып алган дипломнар белән шулай ук әллә кая китеп булмый... Россия!!! Акыл белән аңлый торган ил түгел!!!

№20597 / 03.02.2011 21:36:17

Совет чорын хурлап утыручы кеше бигрәк аңгра инде, әемегез. Шул чорда бушка фатир алып калдык, хәзер шуның хакын костыралар инде бүгенге түрәләр. Кемдер миңа кысылма диебрәк язган иде инде, глава кешеседер, мөгаен.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»