поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№22789 / 04.03.2011 19:59:08

Борис Ельцин халык өчен нәрсә эшләде?

Б.Ельцин туган көне уңаеннан, мактап искә алынды, һәйкәл куелуы турында да хәбәр иттеләр. Сүз дә юк – үлгән кешене гел яхшы яктан гына искә алырга кирәк. Һәйкәлләр кую да кирәктер – әгәр ул аңа лаек булса. Әйдәгез, без дә Ельцинның хезмәтләренә бәя биреп карыйк бергәләп. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр, күз алдыннан уздырыйк әле 70-80нче еллардагы авылларны.

– халык тыныч тормышта тырышып эшләп яши, иртәгәсе көне өчен курыкмый;

– киләчәге өчен саклык банкына булдыра алган кадәр акча җыеп яшәде, аласы хезмәт хакының шактый өлешен ай саен шунда туплап барды;

– авылларда яшьләр өчен яңа урамнар барлыкка килде, яшьләргә, мохтаҗларга йортлар салынды. Үзләре теләгән кешеләргә төрлечә бушлай ярдәм күрсәтелде;

– урамнарда су колонкалары, йортларга сулар кертелде, урамнар асфальтланды, зур мәктәпләр, больницалар, мәдәният йортлары, балалар бакчалары төзелде. Болар барысы да халык өчен иде һәм файдаланган өчен бер тиен дә түләмәделәр, чөнки аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлап эшләделәр;

– балаларны укыту өчен түлисе юк, башы гына эшләсен, сәләте булса, теләгән уку йортына бер тиен түләмичә керә алды. 40-45 сум стипендиясе ашарына, тулай торагына түләргә җитеп барды;

– кем баласы булуына карамастан, бала тигез тормышта яшәде (чагыштырмача);

– больницаларга барсаң, елмаеп каршы алдылар, дәваланырга кирәк булса, бушлай дарулар, урын-җире, ашау-эчү белән тәэмин ителде;

– бушлай санаторийлар, механизаторлар, терлекчеләр группалап путевкалар белән чит илләрдә йөреп кайту, үзебезнең илдәге ял базаларында ял итү бар иде. Әле бирелгән путевкаларга ял итәргә баручыларны табып бетереп булмый иде.

Шулай тыныч тормышта, тырыш хезмәтен куеп иртәгәсе көн, балалары, туганнары өчен кайгырмыйча яшәп яткан халыкның тормышы челпәрәмә килгән өчен кемнәрне гаепләргә соң? Ельцинның демократиясе китерде түгелме соң бу куркыныч тормышны (кеше үтерүләр, коррупция, наркоманнар, алкоголизм һәм башкалар бүген чәчәк ата).

Сүз дә юк, боларны Ельцин берүзе генә эшләмәде – бу әзерлекле кешеләр белән эшләнде. Шул коммунистлар партиясендә лидерлар булып йөргәннәр арасында оешты, шулай булмаса, партия билетын болгап атып, икенче көнне үк капиталистка әйләнмәсләр иде. Алар илдәге байлыкны бүлгәләп алу өчен закон проектларын, кемнәргә бирергә икәнен алдан ук уйлап куйганнар иде.

Безнең илдә ничәмә-ничә гасырлардан бирле хакимияткә каршы килгән кешеләрдән герой ясап күрергә өйрәнгән халык яшәгәнен дә аңларга кирәк. Еллар үткәч – аннан гаеплеләрне эзлибез. Тарихка күз салыйк – патшаларны, Ленинны, Сталинны, Хрущевны, Брежневны һәм башкаларга нинди генә гаеп такмыйбыз, пычратабыз, яманлыйбыз.

Ә хәзер, әйдәгез, "герой" Ельцинга аның демократиясен татыган кешеләр күзлегеннән бәя биреп карыйк.

1. Саклык банкларындагы акча янды;

2. Ничә еллар буе бушка эшләтү;

3. Халык байлыгын юкка чыгару, тарату аерым кешеләргә бирү. Банкротлыкка чыгарып, “внешний” управляющийларга бирү. Алар берсе дә бу җирлек кешеләре түгел;

4. Илдә тәртип бетте;

5. Хакимияткә ялагайлар, куркаклар, караклар, җинаятьчеләр килде;

6. Законнар аерым кешеләр өчен генә чыгарыла;

7. Сайлаулар формаль рәвештә уза;

8. Планлы рәвештә авылларны бетерү, сөрелмәгән-чәчелмәгән җирләр, ташландык фермалар, мәктәпләр, медицина учреждениеләре, балалар бакчалары ябылу; эшсез халык кая барып бәрелергә белми йөри. Пенсионерлар инде онытылган "И Алла" арбаларына флягалар куеп, урам буйлап су эзләп йөри. Ялгыз ата-аналар балаларын тәрәзәдән карап көтеп утыра. Балалар авылларга юл юклыктан кайта алмый. Авылларда зиратларга юл ачарлык та техника юк (озакламый мәетне бәләкәй чанага салып алып барасы булмагае);

9. Мал асрау өчен мөмкинлекләр юк. Гаилә фермалары, күпләп кредитлар бирү турында сүз куерталар, алар берсе дә кеше файдасына түгел шул. Файдалы булса, авыл халкына тәкъдим итмәсләр иде.

Әле бу язганнар Ельцин демократиясенең "рәхәтләренең" беразы гына. Сүз да юк, халыкның 1-2%на бик рәхәттер. Алар коммунистлар вакытында да начар яшәмәде. Шул партия кешеләре уйлап тапкан демократия инде ул. Алар өчен эшли торган анархия ул. Шулай булмаса, 70-80 яшьтәгеләр дә күкрәк кагып, власть өчен көрәшеп, эш урыннарыннан китә алмыйча йөрмәс, яшьләргә урын бирер иде.

ЯКУБ

(Автор шулай гына имзаларга кушкан. Бу аноним хат түгел. Ред.иск.)
ЯКУБ | Әйтер сүзем бар | 04.03.2011

№22776 / 04.03.2011 18:56:33

Язулардан куренгэнчэ суз Шаехов Риф Ахатыч турында бара. Нишлэптер хэтерлэмим.

№22763 / 04.03.2011 17:23:26

Нинди гаеп эзләң? Мин гаеп эзләүче түгел! Мин белергә телим,нидә гаеплиләр..

№22759 / 04.03.2011 16:44:39

кешене купме чэйнэргэ була инде э?эллэ узегезнен бер гэебегез дэ юкмы? булмас !ышанмыйм.....

№22750 / 04.03.2011 12:35:10

Азнакайлар!Риф Ахатыч хәлләрен языгыз әле?

№22740 / 03.03.2011 23:07:50

Риф проблемалары турында тулырак языгыз әле!

№22736 / 03.03.2011 22:46:13

Интриганы сузасыз,дуслар. Тулырак язып булмыймы?

№22734 / 03.03.2011 22:43:23

Буралы, Татшуган, Элкэй авылларында аны хэтерлилэрдер? Бэлки "истэлеклэр" дэ калдырып киткэндер?

№22732 / 03.03.2011 22:34:52

Азнакайда заврано кем сон хэзер? Куптэн кайткан булмаса да нинди кеше икэнен белэсе килэ. Жэйгэ бэлки кайтып булыр.

№22731 / 03.03.2011 22:30:10

Эти данные ничего не говорят.

№22730 / 03.03.2011 22:26:45

После окончания физико-математического факультета Елабужского пединститута Шаехов работал в Буралинской, Татшуганской, Алькеевской школах, отделе образования. В 1992 году с открытием в городе гимназии был назначен ее директором.

№22701 / 03.03.2011 14:47:47

инде чират Укытучыларга мени...

№22689 / 03.03.2011 08:49:33

Шәеховның гаебе нидә диләр?

№22688 / 03.03.2011 08:09:13

Үзгәреш җилләре Шәеховны гына читләтеп уза алмый шул, бар главага да ярый белү өчен завроно кебек булырга кирәк.

№22658 / 02.03.2011 18:46:49

Теге гомер буе, балаларын гына укытып, аларга төрле "уңыш" казанганнары өчен дипломнар, грамоталар өләшеп торган, башка гимназия балаларына әлләни исе китмәгән директор турында сүз барамы монда?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»