Азнакай
кайда сез Азнакайлылар
хэллэреге Азнакайлылар!
Шаехов Риф Чалпыныкымы кем белэ?
Казаннан Чалпыга куп сэлам.
Эй,Зимагур!
Куэтле Елга авылы бик куптэннэн юк инде.Аларнын берничэ хужалыгы Кэкре-Елга авылына кучте.Син кемнэрнен туганы,нэселе сон?
Куэтледэн ерак булмаган Урнэк авылы да юк.Анда Азнакайлыларнын дачный поселогы.Шундый матур ,кечкенэ ,урман эченэ урнашкан авыллардан ул тирэдэ бары тик Якты Юл авылы гына калды.
КУэтле янында Илхам чишмэсе генэ бар.Эгэр белсэн- С.Илхам хормэтенэ...
Безнең якта икенче язучылар да бар.
Бүген кар явды, шуңа кар турында шигырьне язам.
Марсель Галиев
Беренче кар
Карлар төшә, таҗлы-таҗлы карлар,
ач син учларыңны бу дөньяга!
Йолдыз исе килгән беренче кар
тамчы булып чәчләреңдә яна.
Мин яшерәм кинәт күзләремне,
аклыгыңа синең, сафлыгыңа
карыйм әле күңел күзе белән,
ара калсын керсез шатлыгыңа.
Рәнҗетермен кебек тынлыгыңны,
алдан әйтсәм ниләр юраганны,
түгелсен лә икеләнү-шикләр,
уят артта калган бураннарны!
Нинди сусаганбыз тиң язмышка...
Гадел сорау тулы җанны ачыйк
ак фәрештә булып килгән кышка.
Илдус Гыйләҗев
Ятим зиратлар
Басу уртасында – яшел утрау,
Учма-учма каен, наратлар.
Яшел сагыш булып сибелгәннәр
Авылларсыз калган зиратлар.
Ялгызлыктан арган агачкайлар
Басар төсле чыгып каршыга.
Ник кешелек атлап килгән юлын
Бетерергә болай ашыга.
Үз тарихын үзе онытканнар
Таба микән җирдә кадерне?
Йөрәк өши, күрсәң, онытылган,
Чүп үләне баскан каберне.
Авып-түнеп беткән коймаларын
Ямарга соң юкмы ир-атлар.
Ятим бала төсле, дәшми генә,
Еламсырый ятим зиратлар.
Күәтле Елга авылы ничек микән? Матур авыл иде халык аны ташламагандыр?
Ярдәм тагын бер тапкыр рәхмәт. Күздән яшләр килде. Бар икән бит Азнакайда да үз сүзен әйтә белүчеләр. Кадерләрен белегез.
Мүкләкләр илендә
Кәеф-сафа корып яши торгач,
Кимеп куйса казна акчалары;
Бәрәкәтле Казан якларына
Килеп чыга Мәскәү патшалары.
"Ничек болар? Тиеш ясакларын
Вакытында түләп баралармы?
Бик тә сөзгәк иде бабалары...
Үзгәрмәде микән балалары?"
Ә балалар... күптән мүкләк сыер,
Мөгез урыннары яндырылган.
Карашыңнан куркып дер калтырап
Тора торган итеп калдырылган.
Кирәк дисәң, илтеп бирәчәкләр
Үзен, кызын, улын, туганнарын.
Агызалар алып байлыкларның
Җир астында, хәтта, булганнарын.
Тынычланып китә "атакайлар":
"Килер җире иркен мөлкәтләрнең".
...Исәнлеген бирсен илен сатып
Көн күрүче өркәк мүкләкләрнең...
Илдус Гыйләҗев иҗаты. "Чатыртау тылсымы" китабыннан шигырь.
Ярдәм, рәхмәт сиңа. Исемнәре булгач интернеттан эзләп карыйм инде. Әгәр булсалар. Яшем генә интернетта яхшы йөзәрлек түгел.
Азнакай төбәгеннән чыккан язучылар: Нур Әхмәдиев, Флера Гыйззәтуллина, Мәхмүт Хәсәнев ("Язгы аҗаган" романы авторы), Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиев, Фирүзә Исмәгыйлева, Сәрия Вилданова... Рөстәм Закуан да сезнеке бугай.
кар кешесе, рәхмәт точно шул Мәхмүт Хәсәнов. Болай булса Сабан Туйга чаклы барсын да искә төшерәм. Күрешкәндә исемнәрен белмәсәң кыен хәлдә калырга можеш бит.
мэхмут Хэсэновны белмэскэ инде
Бер олы гына Мәхмут исемле язучы абый да бар иде әле. Азнакайга алып килгәч укытучылар бармак белән генә урамда күрсәткәннәр иде. Фамилиясен әйтергә кыенсынам. Әллә Н га әллә Х га башлана. Но 70 елларда яшәгән кеше аны белергә тиеш.
Бәй мин Марсель Галиевны да хәтерлим икән бит. Зур рәхмәт сиңа Н..
Н.Әхмәт, мин эт түгел. Но армиягә чакырдылар, дәртләнеп чыгып чаптым. Армия беткәндә БАМга чакырдылар, көч бар, яшьлек дәрте бар чыгып киттек. Шулай еллар үтә торды. Ил үзгәрде, безнең кадер калмады. Минем дә баш бар. Ләкин илгә кем күберәк файда китергәндер. Минме, әлә туган җирендә калып бүген берберсе белән районны бүлешеп ятучы минем классташлармы?
Нур Әхмәдиевкә килгәндә искә төште, рәхмәт.
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>