поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№24765 / 25.03.2011 09:16:25

исәнмесез! Миңа, Азнакай язучысыларның иң кызык шигырҗләрен язып бирә алмассз микән?? Сручно, кирәк, үтерәләр а то тапмасам)))

№24764 / 25.03.2011 09:15:05

мин хатын кызлар коллективында эшлэгэн егетлэргэбаш иэм,хэм медаль асар идем хатын кыз коллективында эшлэргэ авыр.

№24695 / 24.03.2011 16:29:18

Гимназияне язгалап торыгыз инде, якташлар. Риф ни майтара, аны кумадылармы, укытучылар калтырап торалармы?

№24685 / 24.03.2011 12:37:14

Күктау. Моңа кадәр тулысы белән әлеге фильмны карый алмаган идем. Мәдәният сараенда барган татар киносы фестивале бу бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Тик менә залның кино карарга яраклашкан булмавы, киң экран урынына шакмаклы кечкенә экран куелуы, аның да сәхнәнең эченә үк эленүе, проекторның атлаган саен туктап калуы, аны кузгатып җибәрүчене көтеп утыру, фильмны дикъкать белән бер тында карап чыгарга, фикер туплап бетерергә урын калдырмый. Фестивальне оештыргач, аңа яхшылап әзерләнергә кирәк булгандыр бит. Болай да Азнакайда, тулаем алганда, кинотеатрлардан аерылган халыкны чиле-пешле әзерлек белән, “КИНО СӘНГАТЕНӘ” тартып китерү җиңел булмаячак. Чөнки шәһәрдә бердән бер булган кинотеатр хәрәбә хәлендә дистәләгән еллар тора бирә. Шәһәрдә кино сәнгате югарылыгы утызынчы еллар ахырын хәтеләтә. Монда бер кино челтәре директоры С. Хәбировның янып йөрүе белән генә эш алга таба пешергә ошамый. Шәһәр башлыкларының бу сәнгатькә игътибарны юнәлтү һичшиксез кирәк һәм озакка сузмыйча.
Күктау. Бер сүз белән әйткәндә миңа фильм ошады. Артистларның уйнавы элекеге Мосфильм, Ленфильм артистлары югарылыгында, яһүд режиссерлары ача алмаган эчке кичерелешләрне үзебезчә, татарга аңлаешлы ача алуы белән режиссер һәм төп рольдә уйнаган Ф. Бикчәнтәев өстенерәк тә кебек. Татар киносы төшерү өчен артистлар юк дип, зарланасы юк. Алар бар. Артист буларак тиешле югарылыкта. Ә менә сценария язучылар табу, тема сайлау, финанс ягына килгәндә эшлисе эшләр зур кебек. Күктау фильмын язган М. Гыйлаҗевның ни өчен әлеге теманы сайлаганы аңлашыла да кебек. Заманга яраклашу, җиңел чишелешле булуы, типаж, аз финанс чыгымнары... аңлашыла кебек. Әмма актуальлелеге ягыннан сиксәненче елларда чыккан рус фильмнарынан ерак китмәгән. Кадрлар сайлыгы сизелә. Фильмда сюжитлар берничә кабатлана. Тавыш тигезләнеп бетмәгән (аппарат хилафлыгына сылтасаң гына инде). Бизәү өчен, режиссер бай табигать күренешле сюжетларны фильмга кертеп дөрес эшләгән. Караганда үз табигатең белән соклану, таныш төсмерләр эзләү дә өстәлә бит әле. Алар да булмаса, эчтәлек сай... Матур, бай татар өйләре күренеп ала. Дөрес, татар тырыш, үҗәт, бай яшәргә тиешле халык. “Бибинур” фильмындагы кебек, дала уртасындагы җимрекләрдә түгел.
Баш геройның бу дөньяда үз кыйбласы булмавы, алга таба нишләргә белмичә яшәве, күңеле тулы миһырбанлылык, намусы булып та, аны тормышта куллана алмавы белән тамашачының игътибарын үзенә тартса, икенчеләй, эчке протесты белән яшәп килгән системага каршы канәгатьсезлек уята. Милиция подполковнигының (Р. Таҗетдинов) позициясе дә каршылыклы. Авариядән соң, кырыс, явыз итеп күренгән подполковник фильм ахырында баш геройга мөгамәләсе йомшый. Хәтта, туганнарча кайгыртучан “атага” әйләнә. Тамашачыда кем соң ул, үлгән хатынының туганымы, әллә инде пенсия яшенә җиткән, теге чакта кырысырак хөкем чыгарттырган кешеме, авариядә хатыны үлеменә үзен гаепле санап өзгәләнүче ирне кызганучы кешеме? Югары чинлы милиция подполковнигы да миһырбанлы була ала икән дигән фикер күңелгә килә. Ни гаҗәп, күңелдә аңа карата ышаныч уятмый.
Тагын бер сюжет каршлыклы фикер уята. Ул да булса, төп геройның төрмәдән чыгып, үлгән хатынының төп фатирына, ана-анасы янына килүе. Төрле гаиләләр була. Кызының үлемен гафу итмәүчеләр дә, үлгән артыннан үлеп булмый дип, кыен йотучылар да. Монда хәл бит башка. Алар матур яшәгәннәр. Эштә гаиләсен мул тормышта яшәтергә хыялланып, ял күрми арып-талып эшләгән ир, озын юлда, гаиләсе белән кунакка барганда, бәлки, кайткандадыр, руль артында йөклап китә. Фаҗига сорап килми... Ана кеше каты бәгырълелек күрсәтә, ата кеше киресенчә хатын сүзеннән чыга алмаучы йомшак умырткалылыкны. Инде гомерләре тау башыннан тәгәрәп төшеп килә торган ата-анага, ятим үсә торган оныкларын әтисенә күрсәтмичә дә тупсадан боруы татарларга ят булган тар күңеллелекме, төптән уйлап бетермәүме? Ул-бу була калса, ул баланы кем тәрбияләп аяккка бастытырга тиеш булып чыга соң? Шул ук балалр йорты. Булат кебек, чит илгә сатылумы. Татар фаҗигасы.... тупик.
Фильмның үзенә карата мин позитив фикердә калсам да, эчтәлегенә, вакыйгаларның үсешенә карата бәхәсләр һәм сораулар күп, аларга җавапны бәлки алда булачак башка фильмнарны караганда табармын....

№24682 / 24.03.2011 12:09:45

Азнакайларга сэлам !!!

№24657 / 23.03.2011 22:28:39

Кино карап кайттым эле "Күктау",яшь чаклар искэ төшеп китте.Ул вакытта тасмалы филмнар карый идек,бер тасма бетә иде дә зал кап-караңгы булып кала иде икенчесен ялгап җибәргәнче.бүген дә шулайрак килеп чыкты.(Экран олырак булса әйбәтерәк булыр иде минемчә.)

№24655 / 23.03.2011 22:13:06

Сүз авыл мәктәпләре турында бара.кайбер авылларда кайбер елларда беренче класска бер бала да бармады бит.

№24649 / 23.03.2011 21:23:01

Булат, тыңлыйм сезне)

№24594 / 23.03.2011 09:44:07

Гөлназ, 

№24582 / 22.03.2011 23:38:51

Азнакай турыдна түгел!сез гомумән яңалыклардан хәбәрдар түгел мени. татар киноиндустриясе яңа баскычка күтәрелде. этәргеч булып "Бибинур" тора. хәрхэлдэ шулай диләр.
хыял. бераз аңлап бетермәдем, мәктәп ябылу дигән фикерегез гимназия турында чыккан шау-шудамы????

№24574 / 22.03.2011 23:03:34

Киноны төшерер өчен ташландык авылны озак эзләдек диделәр,минемчә берничә елдан ташландык авыл эзләп ерак барасы булмас.Мәктәп ябылу ул иң зур сәбәп авылның юкка чыгуына.

№24572 / 22.03.2011 22:22:43

Нинди кино, АЗНАКАЙ турында? Ни сойлисез? Анламадым!

№24569 / 22.03.2011 22:09:18

нәфис абый, бик каты бәрелгәнсез әле сез. бу шулай әлбәттә. ләкин эш бит нигезләнгән әсәрдә дә, һәркемнең кузаллавында да. татар киносынның артистларыннан башка бүтән татары юк. бусы - кызганыч әлбәттә

№24567 / 22.03.2011 22:03:41

принц, сез бер Азнакай кызын күргән дә, гайрәте чиккән кешене хәтерләтәсез. мондый сүзләр белән сак булыгыз. бер шәһәрне аерым кеше нигезендә күзаллау һәм нәтиҗә ясау, ахмаклык, минемчә.

№24494 / 22.03.2011 12:38:00

Азнакай тарихында татар киносы атналыгы узу яңалык һәм уникаль күренеш. Фестиваль 21 март көнне Мәдәният сараенда узды. Атна буе дәвам итәчәк. Кино геройларының да ачылганда катнашуы яхшы булды. Дәрәҗә өстәде. Тулаем алганда, татар киносына нигез салына башлаган дип әйтергә була. Фильмны караганнан соң, миндә каршылыклы фикерләр дә уянды. Шулай булмаса, аны төшереп, карап та торасы түгел. Димәк, фильмга уйланырдай оеткы салынган. Авыр, философик фильм. Залда утырган кешеләрнең күбесе аны кино буларак кына карады кебек. Мин үз каланчамнан торып фикер йөрттем. Килеп туган фикерне беркемгә дә көчләп табырга җыенмыйм. Шулай да әйтмичә дә кала алмыйм... Фильмның төп герое Бибинур (Фирдәвес Әхтәмова), сүз дә юк, танылган русс артистларыннан ким уйнамый. Мин шушы төп образ аша татар халкын күз алдына китердем. Тырышлык, ярарга тырышу, ярдәмчеллек, куштанлык, хәйләкәрлек, үзен корбан итү һәм башка бик күп этитетларны үзенә туплаган әлеге образны мин тулысы белән татар халкы итеп кабул иттем. Титрлар белән бирелгән атна көннәрен дистә елларга әйләндерем. Күз алдына халкымның фаҗигасы килеп басты. Кинода күрсәтелгән фактларны тормыш яссылыгына җәеп салганда, татар халкына милләт булып яшәргә 40-50 – ел вакыты калган?! Монды мин татар халкын кисәтү сыманрак та, аның фаҗигасы итеп тә кабул иттем. Арттан үсеп килә торган малай-шалай Шакирлардан өмет юк. Алар эш эшләү, ниндидер өметле фикер уятырдай гамәл кылу урынына рекитерлык юлын сайлаганнар. Яшь бандитларга әйләнеп баралар. Димәк, алмашкаүз кыйбласы булмаган буыны килә. Татар җирен чит ил байларына җирле башсыз түрә, барлык патрахасы белән сатып җибәрде. Күпме кан түгеп, немец фашистлардан азат ителгән Җир ана, сугышсыз нисез генә немецләшкән татар кулына күчеп куйды. Шул немецны юк итү өчен килгән киллерны да Бибинур беркатлы ахмаклыгы, үз гомере бәрәбәренә юк итте. Булачак алыпсатар малайны дин юлына бастырып, милләтне коткарырга азаплану да беркатлылык булып күренә.Ничә гасырлар, дини дәүләтләр булып яшәгән гарәп илләренең бүген канга батып сугышып ятканын искә төшерсәң, бу вариант та тормышчан, ышандырырлык түгел.
Киноны төшерү өчен Мамадыш районының ташландык бер авылын эзләп тапканнар. Бик озак эзләгәннәр, бичаралар, чөнки андый авылларны Татарстанда башка табып була торган түгел... Мамадышны хәзер чит илдәгеләргә коры дала уртасында, ком бураны эчендә утыручы бер җимерек утрау дип уйламый чарасы юк. Ул гына да түгел, кино декорациясез, ничек бар шулай табигый күренештә (типаж) төшерелгән. Фильм кассовый түгел, димәк фестивальләр, конкурслар өчен төшерелгән. Моны Франция, Германия Италия, Канада кебек илләрдә яшәүче элита караячак һәм татарның шушы җимерекләр арасында яшәп ятучы, надан, ярым кыргый халык дип күзаллавын дәвам итәчәк. Мин армиядә Ленинград хәрби округында хезмәттә чагында, шул тирәдә яшәүче халык һәм шул яклардан килгән солдатлар, мин татар, дигәч, ышанмыйча ышандырырдай документ күрсәтүне таләп иттеләр. Алар татарны, монголныкы кебек кысык күзле, кәкре аяклы, кара чәчле милләт итеп күз алдына китерәләр икән. Мин барыбер ышандыра алмадым. Телне дә, өйрәнгәнсең генә, диделәр... Ә монда Шәҗәрә агачыннан башка бернинди яшеллек юк. Фильм буена баткан фургонны җыелып этүче кешеләр, юлсызлык. Кыйшайган, түбәсе сәләмәтләнеп беткән йортлар, африка абориген- нарына ошатып, авызын ачып, кызык күзәтүче авыл халкы. Татарны плинтустан да түбәнрәк төшерергә тырышу кемгә һәм ни өчен кирәк булды икән соң?... Социаль заказмы? Шушы халык ике елдан яшьләр олимпиядасы уздырырга сәләтле булып чыгамы инде? Дөньяга танылган футбол, хоккей командалары тоталамы?
Татар киносын минемчә, татар минталитетын, тормышын, тарихын белмәгән, каяндыр чакырып китерелгән яһүд түгел, үз татарың яки татар милләтен яхшы өйрәнгән режиссер төшергәндә генә отышлы булачак. Бибинур фильмнда режиссерның да тормышны да бик үк яхшы белмәве күзгә ташлана. Әбинең киросинны алып чүмеч белән мичкә сипкәндә керосин янып китмичә берничә секунд тора. Чыннан да, ул бензин түгел. Кемне ышандырырга җыена...
Аны шартлау дәрәҗәсенә китерү өчен бик озак кыздырырга кирәк. Йорт янып беткәндә генә шартларга мөмкин, әле шартласа... Этне эһ дигәнче, үтереп аткан киллер, шул йорт янып беткәнче көтеп торсынмы? Йомгаклап әйткәндә, фильм әле эшләнеп бетмәгән кебек.... Юанычы шул, фильм бар. Тик ул татарныкымы соң?

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»