Азнакай
Буралы,
Хыял, ул язуларны кыш буе күрмәдең мени? Яз җиткәч, күзең ачылган
Оешма-предприятиеләрдә очны-очка ялгарлык кына хезмәт хакына эшләп йөргән азнакайлылар хисабына Казан артистлары кесәсен калынайту, йомшак кына итеп әйткәндә - мәгънәсезлекнең аргы ягы. Ә үзебезнекеләр өчен ул җәл булмас иде. Районда мәдәниятны шулай үстерермен дип уйласа, һай ялгыша, яңа "министр"
Сәлам, Нәфис әфәнде! Шул \\\"лох\\\"ларның берсе булам әле мин. Нәүрүз гүзәле кичәсенә бик шәп бәя биргәнсең, бер син генә шулай тәмләп тәнкыйтьли аласың. Теге 100 тәңкә җәл, үземнеке булмаса да...
Узган җомгада шәһәр Мәдәният йортында “Нәүрүз гүзәле - 2011” конкурсы булып узды. Авыллардан чакырылган мәктәп укучылары үзләренең ни дәрәҗә булганлыкларын күрсәтте. Мин дә, төрле игъланнар биреп, шактый гына шау-шу тудырып, тамашачы чакырылган Казаннан да Шәһри Казан гәҗите, ТЯГ "Яшьләр тукталышы" журналистлары да чакырылгач, чара югары әзерлекле, шаккатыргыч тамаша булыр дип уйлап конкурс карарга бардым. Бизәлгән сәхнәгә караганда, тамаша чыннан да яхшы булырга охшап торды. Әмма, сәхнәгә беренче карауга ук, саф татар телендә уза торган чара исемен, “НЭУРУЗ ГУЗЭЛЕ” дип, урыс хәрефләре белән язып куюлары, бал мичкәсенә дегет тамызу кебек тоелды. Хәер, май чүлмәгеннән билгеле... Мондый конкурсларның апогее – конкурсантларның визит карточкасы. Калганнарын карап тормыйча да, күптәннән тапталып килгән сценарий буенча төзелгән конкурсның ничек барышын чамалап була. Укучы кызлар үз көчләреннән килгән кадәр тырышканнар. Кайберләрендә үзләрен таныштыруның матур чишелешле юлын да тапканнар. Әмма монда да режиссура юк хәлендә, аксаклый. Турысын гына әйткәндә, бүгенге көндә, массовый чаралар белән шөгыльләнүче режиссёрларның булмавы яки булып та яңа чишелешләр таба алмавы, безнең районның “сулык авыруы” ул.
Нинди генә тырышып әзерләнмә, үз тырышлыгыңа профессиональләр кушылып, синең белән шөгыльләнеп, тамашачы каршына китереп бастырмаса, яхшы нәтиҗә көтмә. Бу конкурста да һәр конкурсант үз шулпасында кайнап азапланды. Шуларны бербөтен, театральләштергән тамаша итеп, тамашачы алдына чыгарырга кирәк иде. Тамашачы акчасын түләп кергән бит!
Халыкта бер матур мәкаль бар: “Иң авыр эшне, иң ялкауга куш, ул аның иң җидел вариантын уйлап таба”. Монда да Казаннан профессиональ җырчы, биючеләр чакырып, конкурска матур бизәк кертергә уйлаганнар, күрәсең. Бу очракта бу, иң затсыз вариант булып күренде. Конкурсантларның чыгышы, профессиональләрнең чыгышы арасында бөрешеп, югалып калды, конкурсант үз йөзен югалтты. Моны аз гына мәдәният арасында йөргән кеше дә белергә тиеш иде. Инде, андый артистлар чакырырга уйлагансың икән, халык җилкәсеннән, аның акчасына, (үз акчаңа бар көйсезлегең дә үтәләчәк!), конкурсантларны да укучылар арасында түгел, егерме-егерме биш яшьлекләр арасында оештырырга кирәк булгандыр. Чыгышлары да ачык, тигез яссылыкта күренер иде. Икенче ягы да бар, син А дигәнсең икән, Б диргә дә кирәктер, шәт. “Нәүрүз гүзәле” дип авыз ачкансың, Нәүрүзнең күпкырлы икәнен дә яктырт инде син. Аңа бәйләп, үреп барырга кирәк иде. Монда “Нәүрүз” аерым, “Гүзәле” аерым килеп чыкты. Миндә, мәсҗәлән, Нәүрүзнең, кызлар арасында оештырылган конкурска ни катнашы бар соң, дигән сорау туды.
“Сәйдәш” бию төркеме биючеләре, сүз дә юк, яхшы бииләр. Тик монда ни катнашлары бар соң аларның да Нәүрүзгә? Бу очракта, үзебезнең авыл-район үзешчәннәре көче белән чыгышканда конкурсантларның чыгышы бербашка югарырак үсәр иде. Җыр-биюләрне дә темага ятышлы сайларга кирәк. Мәдәният оешмасы районда мәдәният-сәнгатне үстерү өчен яши. Бюджет акчасы шуңа тотыла. Аның бар максаты, бурычы мәдәниятне алга җибәрү. Болай, читтән түләүле артистлар чакырып чара үткәргәндә, берничә елдан үлеп бара торган үзешчән сәнгать, бөтенләй җантәслим кылмас дигән шик бөтенләй калмый. Акчаң “кычытып торса”, үз артистларыңа түләгәндә берничә башка отышлы гына була. Азнакай үзешчәннәре арасында килгән артистлардан да яхшырак җырчылар бар. “Бабай үзебезнеке, гаеп итмәс”, сыманрак бу. Әмма кияүнең дә түземлеге бер бетә. Ә менә төрле район чаралары үткәргәндә, шул “бабайлар” чакырыла. Тик хәзер беркем дә бушка бармак селкетәсе килми. Сорау да, таләпләр дә, заман да башка.
Мин күргән кадәренә шундый бәя бирдем. Алга таба да карап бетерү өчен, корыч нервлар һәм мәдәниятне бөтенләй аңламый торган “лох” булуың кирәк. Шул ук бер сорау, Нәүрүзнең бу гүзәлләр конкурсына ни катнашы бар соң?
sm1:
Текмэле Ишкэй авылынын элеккеге исеме булган мени?
ПРивет
Нәрсә, Зимагур, админга тел күрсәтәсең? Тагын бозып ташлаганмы әллә язуыңны? Бу сайтка руслар сайты белән чагыштырганда сүз ирегенә үсәргә дә үсәргә әле
admin га
Ишкәй авылының үз исеме Текмәле ... хәтерем ялгышмаса. Яңасын белмим.
Ишкэй авылынын исемен алыштырганнар ди,нигэ кирэк булды икэн ул,акча эрэм итеп документларны узгэртергэ кирэк хэзер.Авылнын узгэртелгэн исеме ничек,языгыз эле белсэгез.
Депутат исеме кутэреп,акча алу очен генэдер ул депутатлар.
Хыял!Син бик акыллы сузлэр сойлисен,мин синен белэн килешэм.Урамда хэзер кубрэк пивоны егетлэргэ карый кызлар эчэ.Кая карама япь-яшь кызлар тэмэке тарта,бу узлэренчэ блатнойлык дип атала микэн,мин шуны анлый алмыйм.Без яшь чагында кызлардан тэмле ис килэ иде,хэзерге сыман тэмэке сасысы тугел.Ходай кызларга матурлык кына тугел,акыллылыкта биргэн югыйсэ.
Админ, сайтта, техник проблемаларны, шулай күбрәк ясап, язган язмаларны югалта торсаң, клиентларың югалып бетмәс микән соң? Беренче генә тапкыр югалтуың түгел бит. Гайрәт чигерү тиз ул...
Бүген урамда йөреп кердем әле,шуңа ихтибар иттем:кайчаннан бирле аракыга,тәмәкегә кыршы төрле чаралар күрелә;ә урамда бөтен җирдә кибет,кибет саен язу:водка,пиво.Эчәсе килгән кеше язып куймасаңда эзләп таба.Бу сүзләрне олы итеп бөтен җиргә язып тутыру тарар илендә булырга тиеш түгелдер дип фикер йөртәм мин үзем.Минем белән килешүче бар микән.?
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>