Азнакай
Азнакай р-ны Урманай авылыннан Шэмсиева Рузалияне(кыз фам)белучелэр юкмы?
Җәмәгать, комментарий язганда сак булыгыз. Аның өчен СЕЗ җаваплы. Язманың авторын табу бик җиңел. Әгәр дә теге яки бу кеше үзенә яла якканнар дип саный икән, хокук саклау органнарына гариза бирә. Бу очракта сайт администрациясеннән IP-адресны соратып алалар. Бу – закон таләбе. Кешегә карата яла ягасыз, шәхесен кимсетәсез икән – судка повестка килгәнен көтегез. Шуңа күрә, нәрсә язганыгызны уйлап язсагыз иде. Һәм кайбер комментарийларның сөртелүенә үпкәләмәгез. Юридик кысаларга сыймаган язмаларны бетереп, сайт администрациясе Сезне суд юлында йөрүдән саклый. Ә комментарий өчен хөкем итү очраклары Россиядә дә, Татарстанда да шактый.
Азнакай районы Ильбэк авылында туган Хазиева Разилэне(хэзерге ир фамилиясен белмим)белучелэр булса язып жибэрегез эле,кайда микэн ул хэзер.
азнакайдан Гайсин Энэсне эзлим.
"нәүрүз гүзәле!"
http://www.matbugat.ru/smiles/sm35.gifБуген ял!!!
чалпылы, узегез ук курше як капка астыннан мна ореп ятатсыз тугелме???яза белучелэр аз тугелдер. вакытын хэм урынын белеп объектив караш йортергэ кирэктер...блогны суз чуплегенэ эйлэндермик...
Сэлам Азнакай!мина ярдэм итегезче,мин азнакайнын Тымытык дигэн авылдан Шигапов Айдарнын хэллэрен бик белэсем килгэн иде,
Н. ӘХМӘТ синең язмаларыңны укыштыргалыйм. Әйбәт язасың молодец
журналист икәнең сизелеп тора.
Ләкин кайчакта вакланып китәсең .Ул кино караучыга нигә акланасың инде,. Урамнан үтеп барганда өреп калалар бит капка астыннан ,ә үзләре күренми.
Аннан язу синең масштаб түгел инде .
Инеш бит бу. Диңгез океаннарда йөзәргә сезгә. Ирек Мортазин кебек
Нәфис әфәнде! Бик матур язасың, Азнакай спорты турында да укыйсы килә бит. Анда һаман сугыш та талаш, судлаш та тегенди-мондый хәлләр микән? ПМК спортзалын кемгә саттылар микән?
Ел да була торган үзешчән-сәнгать смотры февраль аеннан ук Азнакай Мәдәният йортында бара. Башта авыллар, хәзер шәһәрнең барлык предприятие, оешмалары катнашында. Әлеге чарага район башкарма комитетының № 100 нче боерыгы бар һәм ул Азнакай районы төзелүнең 80 еллыгына багышлана. “Гүзәл җирем-туган йортым” дип атала. Стоп! Азнакай районына сиксән ел икән, шушы шәһәрне барлыкка китергән “Азнакайнефть” идарәсенә 55 ел бит! Ул турда ләммим. Бөтен төрки дөнья бу елны “Г.Тукай елы” дип игълан итте, соңыннан булса да моны Татарстан да игълан итәргә мәҗбүр булдылар. Татарстанда да быел Г. Тукай елы! Ул турда да ләммим!?
Смотр-конкурсның максаты елдагыча, яңа талантлар эзләү, мәдәниятне үстерү, аны пропогандалау һәм башкалар. Бу положениенең эчтәлеге миңа шул кадәр таныш ки, күз салу белән “Бәй, абзый, бу былтыргы А бит” дип әйтәсе килә. Минемчә, ул хәрефе дә үзгәрмичә елын елына күчеп кенә бара. Шуңа күрә дә халык теленә бу күркәм смотр соңгы елларда “худая самодеятельность” булып кереп урнашты.
Миңа калса, быел бу конкурсны классик критерийларга нигезләнеп түгел, яңача, җирле материалларга таянып оештырырга кирәк булгандыр. Положениедә күрсәтелгән 30-40 минут булмасын, булсын 25-30 минут, әмма бар номерлар да үзебезнең җирлектән чыккан һәм читтә иҗат итеп ятучы, Азнакайда һәм районда яшәп иҗат итүче кешеләр булган җирле язучылар, шагыйрьләр, композитрларның әсәрләрен сәхнәдән яктырту максатыннан чыгып эшләнгәндә отышлы да “Гүзәл җирем-туган йортыма” туры да килер иде. Шул ук нәфис сүз осталары Азнакай шагыйрьләренең яки үз иҗатларын укыганда, җырчылар җирле композиторларның әсәрләрен башкарганда, аларның өзекләрен сәхнәләштергәндә, ... кыскасы, үзебезнең талантларыбызны барларга, ачарга, аларны пропогандаларга, үстерергә, яшәтергә этәреш булыр иде. Азнакай районында иҗат итеп ятучы күпме композиорның җыры дөньяга чыкмый ята. Бер Сафуан Хәбиров кына да 150 ләп җырым бар, ди... Күпме язучының соңгы елларда шигырь китаплары дөнья күрде, аларның иҗатына җырлар язылды - тузан җыеп яталар, күрсәтсеннәр сәхнәдән... АПТС үзешчәннәре җирле талантларның иҗатын күрсәтеп, яхшы гына алкыш җыйдылар, миңа да ошады. Бүгенгечә үткәрү-үзешчән сәнгатьне үстереп булмый, заманына карап ярашырга кирәктер. Берничә ел рәттән катнаштыңмы-катнаштым өчен генә үткәрелә. Киләсе елга ишетүемчә, кайбер зур предприятиеләр официаль рәвештә катнашудан баш тартырга җыена...
Акча алдан йөргәнга заманда, бигрәк тә, минутын санап эшләтә торган нефть сәнәгате кебек ябык оешмаларда, атна буе кешене эштән азат итеп репетецияләргә йөртү , ныклы әзерләнүне кыенлаштыра.Мондый шартларда теләге булган кешеләр дә катнаша алмый, яки аннан моннан гына әзерләнеп, теләмичә генә катнашырга мәҗбүрләр. Мәдәният хезмәткәрләренә - үткәрмичә ярамый, кушалар. Мондый шартларда ике якка да җайсыз. Димәк, ике як өчен дә уңай вариантны эзләргә кирәк.
Елына карап, жанр буенча уздыру минемчә, отышлы. Быелгы ел кебек Тукай елы- үзе үк нәфис сүз осталарын, Тукай иҗатына язылган шигыръ - җырларны яңгыратуны сорап тора. Кретериеләрендә массовостка түгел, иҗади эзләнүгә басым ясаргадыр..
Бары тик уйланырга, иҗади эзләнергә генә кирәк...
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>