поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№28683 / 23.05.2011 19:24:56

Кем инде чит ил машинасы урынына урыс машинасы ала? Нинди запчасть кирәк булсын ул чит ил машинасына? Ул ПАЗикларың таралып беткәнче бернинди запас частьларсыз чаба ул. Ә менә ул Приораларга берничә атнадан тегесе кирәк, монысы кирәк була башлый. Алты ел йөрдем ике тишеген белдем мин ФИАТта. Берсе- бензин, икенчесе - тәрәзә юа торган сыеклык сала торган тишек. Үзегез укытучы, җитәкче кешеләр, шуны уйларлык акыл да юк сездә...

№28636 / 22.05.2011 09:15:52

Актубэ авыл тугел, поселок.....

№28630 / 21.05.2011 23:10:56

Азнакайнын Актубэ авылына 2004 нче елнын июль аенда кунакка барган идем шуннан бирле истэн чыкканы юк, бик матур бик охшады Азнакай мина табигате дэ искиткеч!!!!!!!!!!!!!!!

№28628 / 21.05.2011 22:58:16

Бу хатка чират җиткәнче, редакциябезгә шундый ук эчтәлекле тагын бер хат килеп төште. Биредә язылган проблемалар халыкның җелегенә үткән, күрәсең. Барыр юлда исә Азнакайның тагын бер проблемасы белән очраштык: ул – юллар! Казанга якын районнарда Президент еш булгалагач, анда коймалар да буялган, чүп тә тәгәрәп ятмый, асфальт та шоп-шома. Ә монда… Кайсы чокырга чумып, нинди тәгәрмәчебезне Азнакайга истәлеккә калдырырбыз икән, дип борчылып беттек.

№28627 / 21.05.2011 22:55:27

АКЧАСЫЗ – ТОРМЫШ ФАЙДАСЫЗ


Тыелган тема


Сезгә Азнакай районы Бүләк, Сөендек һәм Сарлы авылларында яшәүчеләр яза. Язуыбызның сәбәбе: түземлек дигән әйбер бетә башлады. Авыл халкына болай да авыр, инде бөтен яктан кысалар. Җыелган үпкәбез күп. Безнең авыл халкы электән үк иң түземле, эшчән, тату иде. Авылларыбыз ямьле Ык елгасы буенда Башкортстан республикасы белән янәшә. Элек тормышыбыз да табигатебез сыман иде, матур, шау-гөр килеп яшәп ята идек. Бүгенге белән узган еллардагы тормыш – җир белән күк аермасы.

Иң борчыганы – киләчәктә терәк булырга тиешле балалар. Урта белем бирүче мәктәп Сарлы авылында урнашкан. Сөендек авылыннан 2 чакрым арадан 15тән артык бала, Бүләк авылыннан 4 чакрымнан 25тән артык бала һәр көнне, елның нинди фасылы, нинди көне булуга карамастан – иртән дә, дәресләре беткәч тә, юл кырыеннан тезелешеп, җәяүләп кайталар. Ярый әле, Аллаһы саклый, әлегә кадәр юлда бәла-каза булганы юк. Быелгы кышны үзегез белеп торасыз (кар-бураннары, әче суыклары, чистартылмаган юллар) – кыскасы, балалар үзләре генә белә ни күргәннәрен. Ата-анасының шәхси машинасы һәм илтергә вакыты булганы бәхетле инде.

2010 елның декабрь аенда Казанда авыл җирлекләре белән үткәргән зур киңәшмәдә бөтен республикабыз алдында Президентыбыз Сарлы авыл Советы рәисен котлап, кулын кысып, автобус ачкычларын тапшырды. Без бу хәбәрне ишеткәч, бик сөенгән идек, бәлки, безнең балаларыбыз автобуста мәктәпкә йөрү бәхетенә ирешер дип уйладык. Ләкин инде ничә ай үтте, ул автобусны әле дә күргәнебез юк. Әллә бу хәбәр ялган булып чыкты, әллә автобус районда башкаларны йөртәме? Ни өчен шундый зур киңәшмәдә, республикабызның беренче кешесе, үзе әйтеп ачкычны тоттыргач, ул карар кемнәрдер тарафыннан үзгәртелә инде? Ни өчен Шәнәр мәктәбе каршында өчәр автобус саклап тора? Ни өчен безнең авыл балаларыннан көләләр? Ул машина тиккә бирелмәгәндер бит, ул безнең эшләребезгә нәтиҗә буларак бирелгәндер?

Президентыбыз бөтен үткәргән киңәшмәләрендә авылларыбызны күтәрергә кирәк, дип әйтә һәм бу өлкәдә бөтен яктан ярдәм итәргә дип күрсәтмәләр бирә. Ләкин ул күрсәтмәләр безнең районыбызда тормышка ашмый диярлек.

Авылда тормыш итү болай да җиңелләрдән түгел, инвестор («Татэнерго») килгәч ул тагын да авырайды. Элек өч авылга 700-800 баш савым сыер тәрбияләп сөт җитештергән фермаларда, инвестор килгәннән бирле җил уйный. Ике ел эчендә барысы 200ләп баш савым сыер калды. 3500 дуңгыз үстереп, районыбыз һәм республикада алдынгылылар рәтендә саналган дуңгыз фермасында бүген бер генә баш дуңгыз да юк. Тораклар ташландык хәлдә, җимерелеп бара. Элеккеге колхозныкы инде беткән, хәзер шәхси хуҗалыкларда да сыер, үгез, сарык асрарга мөмкинлек бетеп бара. Ни өчен диярсез? 2010 елның көзендә шәхси хуҗалыкларга җир пае хисабыннан килешү нигезендә бирелергә тиешле салам, печән бирелмәде. Бер җир паена ике капчык он биреп, шуның белән авызыбызны томаладылар. Инвестор файдалана торган безнең җир пайларына җир салымын да үзебезгә түләргә мәҗбүр иттеләр. Ни өчен соң инвестор кермәгән күрше Таллы-Бүләк авылында саламны түкләтеп халыкка кайтарып бирделәр? Ә безнең авылда көз көне халык басудан төшеп калган салам калдыкларын җыярга чыккач та аларны инвесторның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре басудан куып кайтарды?

Тагын бер борчуыбыз: халыкны изү, кимсетүләре – 2007-2008 еллар өчен колхоздан аласы калган хезмәт хакларын түләмәделәр. Районның нинди генә хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать итмәдек, дөреслекне табып булмады. Ул бит безнең иртә таңнан торып, соң кичкә хәтле эшләп алынган хезмәт хакларыбыз. Инвесторлар беренче үткәргән җыелышта түләнмәгән хезмәт хакларын каплыйбыз, дип вәгъдә иттеләр, шул ук җыелышта район башлыгы да катнашып, халыкны инвесторга кушылырга, аңа ышанырга күндерде. Әҗәтләребез генә түгел (бөтен халыкның алынмыйча калган хезмәт хакы 2-3 миллионнан артык дип элеккеге хуҗалык җитәкчеләребез әйтә), хәзер эшләгән өчен дә хезмәт хакларын вакытында алганыбыз юк. Инвестор кешеләренә сүз әйтеп булмый, җаваплары бер: «Ошамый икән, китәргә гариза языгыз!»

Район башлыгы булып билгеләнгән иптәш Галиев инде ничә еллар эшли, ләкин ел да үткәрелә торган отчет җыелышларында безнең якларда күренгәне дә юк. Элек район башлыгы үзе катнашып, тыңлап, вакытында ярдәм кулын сузарга тырыша иде. Ә безнең авылларда яшәүчеләрнең күбесе, Галиевны күргәннәре булмагач, танымыйлар да. Бәлкем, аның безнең сорауларга җавап бирерлек сүзе юктыр. Авыл хуҗалыгы районына авыл хуҗалыгында әзме-күпме эшләгән кешене куярга кирәктер бит, ә бу башлык фермага керергә дә җирәнеп тора. Авылларыбыз бөтенләй бетсә, ни буласын күз алдына китерә аласызмы?

Ихтирам белән Сарлы авылы урта мәктәбендә укучы балаларның әти-әниләре: Әхмәтгалиевлар, Садертдиновлар, Шәйхелисламовлар, Закирова, Ганиевлар, Миңнехановлар, Гәрәевлар, Мөхәммәтвәлиевлар.




Бу хатка чират җиткәнче, редакциябезгә шундый ук эчтәлекле тагын бер хат килеп төште. Биредә язылган проблемалар халыкның җелегенә үткән, күрәсең. Барыр юлда исә Азнакайның тагын бер проблемасы белән очраштык: ул – юллар! Казанга якын районнарда Президент еш булгалагач, анда коймалар да буялган, чүп тә тәгәрәп ятмый, асфальт та шоп-шома. Ә монда… Кайсы чокырга чумып, нинди тәгәрмәчебезне Азнакайга истәлеккә калдырырбыз икән, дип борчылып беттек.
«Автобус тотарлык акча юк!»

Иң беренче эш итеп мәктәп темасын ачыклап бетерергә кирәк иде. Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Рәис улы Шәрипов «Fiat» микроавтобусы ачкычлары тапшырылу фактын инкарь итмәде. Узган елны бу авыл җирлеге районда иң яхшысы булып танылган һәм бу автобус та шул нисбәттән бүләк ителгән икән.

– Ул машина бик чыгымлы булачак, дип уйладым, иномарка бит. Биш-алты кеше сыя бугай инде аңа. Запас частьләре кыйммәт. Кечкенә машиналарда да май алыштыру өчен мең ярым сум акча кирәк, ә моңа күбрәк. Бензин да күктән төшми. Кыскасы, бу машинаны тотарлык акча безнең авыл җирлеге бюджетында юк – дип таптык. Шуңа күрә, аның урынына район хакимияте «Лада-приора» бирде һәм мин шуңа бик канәгать булдым. Әнә, авыл җирлеге ишегалдында 3 еллык «Приора» тора, карагыз! Ул безнең авыл җирлеге машинасы!

– Шулай итеп, бу елның башында ул автобусны кире илтеп бирдегез инде алайса?

– Мин аны алып кайтып та маташмадым. Райондагылар барып алды да, мин аның урынына шушы «Приораны» гына районнан барып алдым.

– Ул машинадан баш тартканчы, мәктәп укучылары күрше авылдан җәяү йөреп укый дип уйлап та карамадыгызмы?

– Микроавтобуста укучылар йөрер дип уйлап сөенгән идем үзем дә. Иң беренче уем шул булды, ләкин ул автобуста аларны йөртү барыбер мөмкин түгел иде, чөнки үзегез уйлап карагыз: шоферга түләргә акча без бирә алмыйбыз, ягулык, запас частьләр… Аннары авыл җирлеге белән мәктәп – ул икесе ике өлкә. Мәктәп мәгариф системасына карый. Ә авыл җирлеге башкарма комитетка. Болай да инде җай килгән саен мәктәпкә ярдәм итү ягын карыйм. Бергә-бергә яшибез, бер-беребезгә бар эштә дә булышабыз.

– Иң яхшы авыл җирлеге булу өчен нишләргә кирәк?

– Авылның нинди чиста-пөхтә булуын күргәнсездер инде. Урам утлары белән проблема юк – аларга акча җитә. Сусызлык проблемасы юк – һәркемнең үз коесы бар, 10-11 метрдан су чыга бездә. Зиратларны чистарту өчен акча бирелде быел районнан. Һәйкәлләрне ремонтладык. Унлап крестьян-фермер хуҗалыгы оешты бездә быел. 58800 сумлык субсидия алып маллар үстерә башладылар. Район башлыгы үзе килеп, шул хуҗалыкларны карап йөрде, район семинары да бездә булды…

– Димәк, бу автобус – ул халык уңышы? Бәлки, аның язмышын хәл иткәнче шул халык фикерен сорарга кирәк булгандыр?

– Борчылмагыз, тиздән барыбер мәктәпкә автобус булачак, бу хакта сезгә мәктәп директоры сөйләр.


ЮХИДИга ничек ошарга?

Мәктәп директоры Мәүлитҗан Динмөхәммәт улы Әхмәтов бу сүзне раслады.

– Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә безгә автобус бирелергә тиеш. Инде аңа заказ бирелгән. Йә «Fiat» диделәр инде, йә «Пазик», – диде директор әфәнде. – Бу безнең тапталган проблема. Ата-аналар белән дә берничә тапкыр шушы хакта сөйләштек, хакимият тә белә бу проблеманы, мәгариф бүлеге дә… Хәзер сез дә беләсез! Сүзе күп булды. Быел 15 мәктәп реструктуризациягә эләгә һәм шуларның икесе нәкъ менә Сөендек һәм Бүләк мәктәпләре. Берсендә башлангыч сыйныфта – 7, икенчесендә 8 укучы укый. Менә шул үзгәртеп кору нәтиҗәсендә балалар автобуслы булачак, дип көтәбез.

Моңарчы җәяү йөреп укыганнармы дисәм, ел башында укучыларга маршрут автобусына проездной бирелә икән. Алар шуның белән йөриләр. Бераз соңга калып килсәләр дә дәрескә җитешәләр, имеш. Дөрес, автобуска яраклашып, аның расписаниесе белән йөрү кыен икәнен аңлыйм. Шулай да авыр хәлдән чыгу чарасын эзләмәгәннәр түгел. Әйтик, хәтта бер депутат үзенең «Уаз»игын балалар йөртергә дип мәктәпкә биргән булган. Йөртүчесенә хезмәт хакын мәгариф бүлеге түләргә дә ризалашкан, бензинын тегеннән-моннан теләнеп җыйганнар, тик… ЮХИДИ белән берничек тә килешә алмаганнар. Алай йөртү дөрес түгел икәнен директор гына түгел, һәркем аңлый, ләкин башка чара булмагач кая барасың. Күрәсең, ЮХИДИ хезмәткәрләренә балаларның кышкы салкында туңып, көзге пычракта лыгырдап йөрүе күбрәк ошыйдыр.


Ай-һай, акча…

Азнакай ХПК№4 «Алга» агрофирмасында идарәче вазифаларын башкаручы Винариз Гәрафетдин улы Мифтахов белән бергәләп хатны укыдык, сорауларга җавап та таптык кебек. Шуны гына аңламыйм: ник авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларын турыдан-туры Винариз Мифтаховның үзенә бирми һәм бергә-бергә чишелеш табарга тырышмый икән?

– Винариз абый, әйтегез әле, ни өчен пай җирләренә бер әйбер дә бирелмәде?

– Корылык булды бит, болай да бөртекләп җыйдык ашлыкны. 100 эш көне булган эшчеләргә хезмәт хакы хисабыннан печән бирдек. Сорап кергән беркемне дә кире бормадык. Силос, сенаж, салам бирелде. Кыш көне ачтан егылып үлгән мал булмады. Авырлык белән булса да, барысы да исән-имин чыкты кышны.

– Пай җирләре буенча килешү төзелгәнме авыл халкы белән?

– Төзелгән.

– Менә шуның нигезендә салымны кем түләргә тиеш: авыл халкы үземе, әллә җирне арендалаучы кешеме?

– Пайчы, ягъни авыл халкы үзе. 2009да шул килешүгә үзләре имза куйды.

– Шул ук килешү нигезендә күпме ашлык, печән бирелергә тиеш халыкка?

– 1200 сумлык әйбер бирергә тиеш без. Узган елгы ашлык та шул күләмдә булды.

Шулай ук кыш көне юлларны чистарту, яз көне бакчаларны сөрү кебек эшләр дә безнең өстә. Менә хәзер ашыга-ашыга «частниклар» бакча сөрә башлады инде, ләкин бераз көтсәләр, безнең техника да килер иде. Бакча юеш, дымлы, дип уйлап та тормыйлар.

– 2007-2008 еллар өчен хезмәт хакы буенча нәрсә әйтә аласыз?

– 2007 елның 10 июленнән мин монда эшли башладым. 2007нең июненнән алып хезмәт хакы бирелде. Ул вакытка бернинди бурычыбыз юк. Элеккеге колхозлардан бурыч бар, диләр үзе. Ул 1997 елдан бирле бар. Монда нинди генә колхоз булмады инде. Минем үземнең аласы калган акча да бар әле моңа кадәрле оешкан хуҗалыктан.

– Инвестор бу бурычларны барыбер капларга тиеш бит инде. Әгәр ул җирләрне, мондагы хуҗалыкны ала икән, димәк, ул аның бурычларын да үз өстенә ала дигән сүз. Закон буенча шулай. Элеккеге колхозлардан калган бурычлар күпме?

– Әйе шул, дөрес әйтәсез. Андый түләнмәгән бурычлар бар. Мәсәлән, 2000-2007 еллар өчен. Ул әле 4 миллион тәшкил итә иде, мин килгәч аның бер өлеше түләнде инде. Хәзер ул 1 млн 900 мең тирәсе калды бугай.

– Аларның түләнәчәгенә өмет бармы, дөресен әйтегез әле?

– Белмим, ай-һай… Хәлләр болай да авыр авылда, түләнер микән алар… Хәзерге хезмәт хакын өч ай эчендә түләп барабыз. Менә бүген февраль-март аена хезмәт хакы биреләчәк.

Район башлыгы да Сарлыда 10-15 көн элек кенә булып киткән икән.
Нәтиҗә.

Мәктәпкә автобус булачак дип ышандырдылар.

Пай җирләре белән проблема бер сездә генә түгел, күп районнарда булды. Ул проблеманың төп сәбәпчесе – узган елгы корылык яки нинди килешүгә имза куйганын карамаган пайчы үзе. Килешү үтәлми икән, судка барып үз өлешеңне даулап алу берни тормый инде, юкса.

Хезмәт хакы белән дә шулай ук. Алар түләргә тиеш һәм сез аны түләттерә аласыз. Суд аша! Ләкин һәркем индивидуаль барып, кайсы айларга хезмәт хакы аласы калганын тикшертеп, аерым гариза язарга тиеш. Бу гаризаларның барысын берләштереп, бер адвокат кулына тоттырсагыз, арзанрак та чыгачак һәм эш тиз хәл ителәчәк. Элек бик тату идек дигәнсез бит. Хәзер дә шулай тату гына җыелыгыз да, киңәшләшеп кәгазьләрегезне җыя башлагыз.

P.S. Нишлисең бит, хәзер шундый заман җитте. Үз хакыңны судлар, шикаятьләр, мәшәкатьләр аша гына хәл итә аласың.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Азнакай-Сарлы-Казан.

№28273 / 13.05.2011 19:10:18

Мин дэ Исламова Зэбирэне эзли идеи,Рушания,син Чистай районыннан мы?Мина да Актаныш сайтына чык.

№28177 / 11.05.2011 22:57:11

Мин Исламова Зэбирэне эзлим.Хэбэр бир, Дустым

№28141 / 10.05.2011 22:27:44

мэсэгут авылыннан тугелме сон ул хазиева рэзилэ хэзер жэлилдэяши

№28068 / 10.05.2011 09:50:50

Татарстан спорты турында яңа интернет-сәхифә ачылды http://www.tatpressa.ru/sport/

№28037 / 09.05.2011 16:31:11

Тат Шуган авылыннан Шавалеев Рустам турында язган Эльза син дорес яздынмы??? Шул турыда тулырак хабарне белу очен, телефон номеры бир эле. Мин анын классташы, бу халгэ берничек тэ ышанмыйм! Эгэр момкин булса, балаларыннын, яки хатынынын телефоны булса эйбэт булыр иде. Жавабынны котеп калам, алдан ук зур рэхмэтемне белдерэм!!!

№28020 / 09.05.2011 14:14:43

БЭЙРЭМ БЕЛЭН РАЙОНДАШЛАР!!!!

№28018 / 09.05.2011 14:09:13

Мин укытучы белэн тулысынча килешэм хэм анын язганын тагын укырга бастырам.Балаларыгыз районда,авылда узегез ,эби_бабалары,тирэ-куршелэре,укытучылары,авылдашлары янда шулай йоргэч шэхэргэ чыгып киткэч ничек йориячэклэре кон кебек ачык.Балагыз тэрбияле,акыллы,эдэпле,эхлаклы булсын очен аларны бишектэн ук тэрбиялэргэ кирэк шул.Эгэр балагыз кыек юлга кереп китсэ аларузегезгэук НИК ТЭРБИЯЛЭМЭДЕГЕЗ,ТЭРБИЯЛИСЕГЕЗ БАР ИДЕ_диячэклэр.Барыгызгада бала тэрбиялэудэ унышлар телим.БАЛАЛАРЫГЫЗ ТЭРБИЯЛЕ,ЭЙБЭТ БУЛСЫННАР.УКЫТУЧЫЛАР БЕЛЭН БЕР СУЗДЭ БУЛЫГЫЗ!БАЛАГЫЗНЫН ЭЙБЭТ БУЛУЫ ИН БЕРЕНЧЕ БАЛАГЫЗНЫН УЗЕНЭ,АННАН СОН СЕЗГЭ КИРЭК ХОРМЭТЛЕ АТА_АНАЛАР. --------\"Бер кызган баштан тагын языйм инде.
Монысы кыз балалы әти-әниләр корлагына:
Сез балаларыгызны мәктәпкә нинди киемнәр белән чыгып киткәнен карап, озатып каласызмы?

ИТӘК турында. Нигә бирәм бу сорауны мин, чөнки күп кыз балалар хәзер 20 см кадәр мәктәп формасын кечерәйтте. Я булмаса шундыйны сатып алалар.

ЧАЛБАР обязателҗно биле кысканы алалар. Озын биллене алсаң аларның хәзер стренинглары күренми!!! Кемнең стренингысы круче!!!Күрсәгез сез кыз баланың әнә шул кыска билле чалбардан (оят булса да әйтим инде) к.т я-ы күренеп торганны. Әдәпсезлекнең соңгы чиге.

КОФТА . Кофта аерым бер могҗиза. Глубокий деколҗте!!! урыс әйтмешли. Нигә күрсәтмәскә дип уйлыйлардыр инде болар.
Аякта 11 әр см шпилҗка. Бу мәктәп баласы. Ул көнозын шул босоноңкиларда йөрергә тиеш була. Аның аркасы кәкерәйми кемнеке кәкерәйсен! Сколиоз обеспечен. Варикоз обеспечен. Булачак аналар бит болар.

Бу киемнәрне бит АТА-АНА сатып ала. Укытучы күрсәтмәсе буенча түгел, ә бала теләге буенча. Димәк ата-ана кыз баласының шулай йөруенә риза.
Ә БИТ МӘКТӘП АНДЫЙ КИЕМНӘР КИЕП ЙӨРҮ УРЫНЫ ТҮГЕЛ!!!!\"

УЙЛАГЫЗ!!!!!!!!!УЙЛАГЫЗ!!!!!

№28000 / 09.05.2011 09:07:06

Жину бэйрэме белэн!!!

№27983 / 08.05.2011 20:27:07

Азнакайлылар!
Бэйрэм белэн сезнен барыгызны да!!

№27830 / 05.05.2011 17:36:39

онык,дорес эйтэсез....минем бер дэ начарлыйсым килми андагы халыкны.Тырыш,унган ,ярдэмчел халык.Минем рэхмэттэн кала башка суз юк ул авыл халкына.Нэжибэ апа Ихсанова,Эзхэр Шакировлар-шул тобэк кешелэре.Жырлы-монлы,матур табигатьле жирдэн генэ чыга шундый шэхеслэр...Э Чатыр тавы?!Укенечкэ калды,купме хыялланып,шунда менэ алмадым...Исэн-сау булыгыз,бай булыгыз,гел шулай кин кунелле булыгыз Чубар Абдул хэм Азнакайлылар!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»