поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№30464 / 13.07.2011 06:49:08

Абау, сеңлем! Ни булсын инде. Менә минем кебек барлы юклы гомереңнең 1 чиреге үтеп, икенчесен ваклап кара да, үзең дә белерсең.КАРТАЯБЫЗ бит!!!

№30463 / 13.07.2011 00:10:40

Эйe, Их-мa aбый, тeтрэндeргeч вaкыйгa... Сaбыйлaр... Куз яшьлэрeнэ урaлгaн коннэр... Ходaй кeшeлэргэ сaбырлык бирсeн.
Сeз 50дэ дигэн идeгeз, котлыйм... Аллa бэхeт нaсыйп итсeн.
Ни булды сeзгэ?..

№30462 / 12.07.2011 22:49:26

Кайгы кагылучыларга алла ярдэм бирсен!
Моны ходай тэгалэнен кисэтуе диеп анлыйм мин.Шунын кадэр безнен бозыклыкларга ничек тузеп тора инде ходай.Кеше кешене курэ алмый башлады бит.Туган,туган белэн сугыша,акча очен Эти-Энилэрен утерэлэр,нинди заманага килеп життек?

№30456 / 12.07.2011 17:25:13

Абау! Бүген сишәмбе, әйбәт көн түгел. Икенчедән батып үлгәннәр өчен җан әрни. Бигрәк тә балалар өчен. Абзыеңа бүген 26 тулды. Ә шулай да кәеф юк.

№30451 / 12.07.2011 12:39:24

3 тиенлек куян 5 тиенлек зыян!купме ял итуче шул фажигадэн куркып ял итудэн баш тартып торачак,шушы матур жэй конендэ ил буйлап купме халык кунел ачудан туктап тора.аларнын бит кубесе тулэуле.тиз генэ акчалы булу ниятеннэн купме зыян,купме куз яше,купме каргыш,купме сагыш...ходай сабырлыгын да шулай куп итеп бирсэ иде.шушы фажигага юнэлдерелгэн чыгымнарны исэплэсэн яна теплоход сатып алырлыктыр могаен;газиз жаннарга гына бер нинди акчаларда ярдэм итэ алмый,кайтара алмый.авыр хэл.

№30438 / 11.07.2011 21:05:54

Иртәгә илдә мәтәм көне игълан ителде. Ходай күрсәтмәсен мондый язмышка тарырга. Шул ук комсызлык, урлашу, мәнсезлек йөзәрләгән кешенең гомерен алып китте.

№30436 / 11.07.2011 16:51:07

Кызык та сез, Их-ма абзый!!! Узегез жавап бирмисез дэ, "Абау юкка чыкты" дигэн хэбэр таратасыз!

Кэгазъ астында ятам мин...
каян башыгызга килде эле мине Азнакай якларыннан эзлэргэ?!)))

Суз унаеннан, хэерле кон!!!

№30434 / 11.07.2011 15:59:43

Печәнне җиңдек!! Хәзер ныклап ял иткәндә дә ярый.Абау! Син кая юкка чыктың? Печән астында күмелеп калмадыңмы? \"ӘТБИЧӘЙ!

№30414 / 10.07.2011 21:48:15

Авылларны телэсэ кайдан жыелган илсез-жирсез-денсез кешелэр басып бара, балаларны урамга чыгарырга куркыныч кай вакытларда.Санта -барбара ясап яталар авылларда. ул килгэн кешелэрне авылга кертмэскэ дигэн закон юк микэнни.Шуна ияреп авыл исереклек доньясына чумып бара.

№30413 / 10.07.2011 21:21:28

Шулай Ханым, урыска ияреп ерак китеп булмый икәнен бүген сезнең як тауларыннан җиләк җыярга гомеремдә беренче тапкыр чыгып күреп кайттым....Беренче күзгә ташланганы авыл исемнәренең ник берсе язылсын, таралып-кыйшаеп беткән йорт янында утырган бер кешедән юл сорадым. Кем белгән аның урыс икәнен.... По-русски говори,-ди бу миңа, иренеп кенә. - А мы ягод не собирем, а машины в ту сторону много едут,- ди бу, тәмәкесен пыскыта пыскыта, түбәнсеткән караш ташлап. Ихатасында берничә техника, а койма, абзар кура авып төшкән. Тәмәке көйрәтеп капка төбендә утырганчы, шул койма тактасын турайтып кадакласа яхшырак булмас идеме икән, дип юл буе уйлап кайттым. Бөек дип үзен санаган халык, башка милләтләрне кашалот вак балыкларны йоткан кебек йотып бара....Үрнәк алырлык берниләрен күрмим. Минем уемча, моңа үз татарыбыз башында торучы вак, эре чиновниклар ныклап торып эш күрсәтә. Дөрес әйтәсең, вата җимерә урысча сөйләшкән булалар.... Үз телеңдә матур итеп тот та сөйлә, юк оялалар. Барысы да аңламас дип куркалар. Аңлыйсы килгәне аңлый аны. Матур сөйләмне урыслар да тыңлый шым калып. Мин дә синең фикердә. Президент һәм Дәүләт чиновниклары үз милләте телендә сөйләшә башламый икән, хәл уңайга үзгәрмәячәк.

№30397 / 10.07.2011 12:22:57

Кем уазик сата бортовой белучелэр юкмы?

№30375 / 09.07.2011 17:58:53

Исэнмесез. Мин кечкенэ чагымда энием белэн Азнакайга магазиннарга килэ идек. Анда сатучыларнын татарча сойлэшкэннэренэ сокланып, шак катып кайта идем(1980-1990 елларда).Безнен Бакалыга барсан белсэлэр дэ белмэсэлэр дэ русча сойлэшэлэр иде. Мин хэзер Азнакайда яшим. Э хэзер Азнакайда шулай. Ботенесе дэ русча вата жимерэ. Жыелышларга барсан ботен кеше татар,э лектор русча сойли. Житэкчелэр татарча сойлэшмэгэч, нишлэп татарча сойлэшсен инде гади халык......

№30350 / 08.07.2011 17:35:57

Бүген иртә таңнан телефон телгә килде: “ Кичәге “Маяк” гәҗитен укыдыңмы,- диде көр тавыш, тамак кырып, - укып шартларга җитеп утырам. ... Безнең шәһәр депуталары яңа урамнарага исем биргәннәр. Җиде урамның берсе генә татарча - “Тамчы”! Калганы урысча: Дальная , Лугавая, Парковая, Просторная, Светлая, Южная!!! Алып карадым. Чыннан да шулай. Туксан проценка якын татар гаиләсе яшәгән урамнарда кемгә дип бирелде икән ул урысча исемнәр? Белгәнебезгә исем татарчалашмый, шул ук вакытта татарча исем дә русчага тәрҗемә ителми. Сиксән яшьлек әби-апалар, (өлкән яшькә җиткәч үзебез дә) бу Прәстүр урамы улым, син Лүгәй урамындамы әле? Маһирә Дәлнәйдә бугай, Паркы урамын үткәч, Суветләйдәме шунда, Южнәйендәме син сораган кеше яши”, дип сөйләшү ишетергә туры килер мөгаен. Депутатлар шул кадәр “ күп” фикер әйткәннәр ки, ник берсенең без бит татарлар, Азнакай башка районнрадан аермалы буларак татар районы, үзебезчә булсын, матур яңгырашлы булсын! Дип, уена кереп карасын. Сайлау вакытында барысы да ике телдә платформаларын язып элгән булды. Һәм эләчәк!! Янәсе, милләт өчен, тел, киләчәге өчен көрәшәчәк!!!? Платформаларында аерым урын бирәләр! Кая ул, депутат булып сайлангач, исләренә дә кереп карамый. Шушы кешеләрнең күбесе суфыйланып, түбәтәен киеп, мәчет ачарга килгән була, пенсия яшенә җиткәч, түбәтәен кырын салып мәчеткә йөри башлар. Анда милләт, тел язмышын телгә алып кемнедер сүгеп азапланыр. Үз милләтеңә, динеңә бүген хыянәт иткәч, гонаһыңы юуу өчен ул вакытта соңрак булмас микән соң? Бүген өлкән яшьтәге кешеләр белән сөйләшкәндә сүз чыгып, милләт язмышын кузгаткач, чоры шул иде бит дип акланалар, бүгенгеләр ни дип акланыр икән соң? Картая барган саен, кеше җиргә, милләткә якыная бара. Үләр алдыннан бөтенләй үз җисеменә, милләтенә кайта. Урысча сөйләшеп йөргәннәр дә, тырышып тырышып Корьән - Кәримне кулына ала. Үз күзләрем белән күреп йөрим. Ничек үзеңне һәм милләтне хөрмәт итмәскә мөмкин? Шулай булгач, нинди патриотизм турында сүз булырга мөмкин? “Яңа юл” бистәсен төзегәндә исем сайлау өчен конкурс игълан ителде, гәҗит битендә кызу мәхәс алып барылды. Комиссия аннан соң заманга ятышлы дип табылганын сайлап алды, тәкъдим иткән кешесенә акчалата кызыксындыру бүләге бирелде. Бүген руслар да, башка милләт халкы да Яңа юлны берни кыенсызлыксыз матур итеп әйтә. Андагы татар исемнәре дә анда яшәүче бер милләткә дә кыен түгел, әйтәләр. Ә бүген кешеләр башка мыни? Ул турда ни өчен шәһәр халкы белми калды? Азнакай республикада татарлар яши һәм әдәби телдә сөйләшә торган районнар санында йөри. Мондый районнар бармак белән генә санарлык. Шушы матур әдәби телне үстерү өчен булмаса, үсмичә шушы хәлендә калу өчен генә дә, татарыңның татар булып калуы гына кирәк югыйсә.

№30300 / 06.07.2011 21:22:43

Убешу коненэ карата нинди фикерлэр булыр икэн??!!

№30267 / 05.07.2011 20:50:06

Бу илгә белемле кешеләр кирәкми, укытучы! Кирәк булса, илнең өчтәнбер иң мәртәбәле галиме бу илдән башка илгә китеп бармас иде. Ә безнең тормышта белемең булса да, артыңнан этүче кешең булмаса, беркая да күтәрелә алмыйсың!! Бүгенге кыргый капитализм чорында, кануннар да "кыргый" чиновниклар хокукын саклый торган итеп яраклашып чыга. Дәүләт Думасындагы хәлләр турында тапшырулар булып тора. Минемчә, ул-бу канунны уздыру өчен акча алда йөри икән, аннан яхшы гамәл көтмә инде син. Бөек Рим империясе ни өчен таралган дип уйлыйсың? Ил башында киләчәк өчен кайгыртучы булмаганга. Илдә уен-көлке, фәхеш,ришвәт, эчкечелек...., кебек башка тискәре күренешләр хөкем сөргәнгә. Минем фикеремчә, безнең ил инде башка илләр кабаласыннан бу гасырда чыгалмас кебек. Бер нефть энәсендә утырып кына алга таба үсеп булмый. Шул энщ яшщсен дип, Арктиканы чүп базына әйләндерү өчен нишлиләр, шаккатырсың.... Миллион еллар йоклап яткан без белмәгән микроб паразитлар чыгып кына да кешелек тормышына куркыныч янарга мөмкин дип уйлап караучы юк.
Бүгенге нефтькә пошлина турындагы канун Дума тарафыннан тикшерелеп, кабул ителсә, Түбән Камадагы төзелергә тиешле икенче чираттагы нефть эшкәртү заводын төзү файдасызга әйләнәчәк. Чөнки, серой нефть сату илгә файдалырак булган канун кабул ителә. Моны кемнәр эшли дисең, кемгә файдалы? Шул ук акча эшли, "белемле" депутатлар. Думада утыручыларның кайсыдыр фракциясенә акча бирелгән булырга мөмкин. Бу минем фикер. Үз иленең патриоты мондый кануннны кабул итү түгел, эшләргә дә алынмас иде. Бит бүген бер генә эре промышленность тармагы гына да Россиянең үзенеке түгел.Әгәр син башка илгә ул-бу әйбер белән бәйле икәнсең, син ирекле ил була алмыйсың инде.... Бәйле, колониаль илгә нигә кирәк белемле кеше? Шуңа да шул БДИләр, уку системасы кертелгән дә инде..

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»