Азнакай
Исәнмесез якташлар! Соңгы вакытта язарга мөмкинлек булмады. Япун АЭСы аркасында безнең эшкә дә тоткарлык булган иде. Кагыйдә буларак шуны куалыйбыз.Шуннан файдаланып туган якларда булып килдем.Әлмәт, Азнакай һәм КәкереЕлга сабан туйларында булдым.Кайбер кешеләр белән очраштым. Сабан туйлар эллә ничек ясалма кебек тоелды.Азнакай Сабан Туенда ошаганы, башта һәр авылның үз хезмәт батырлары белән атларда круг ясауы булды.Мин читкә чыгып киткәнче мондый әйбер күргән юк иде.Ә калганы ничектер кемнеңдер теләген үтәгән кебек кенә алып барылды. Әлмәт Сабан Туе бик матур кебек ләкин гел ясалмалык күренеп тора. КәкереЕлгада элекеге нәрсәдер бар кебек. Читтән кайтканнар очраша, халык ничектер бәйрәм рухында сыман.Ниндидер табигыйлек бар. әллә халкы шундый әллә оештыру шундый.
Тулы бер көнемне Азнакайга багышладым.Көне буе Азнакай юлларында дырылтадым.Аралашкан кешеләрнең сүзләреннән соң күңел болгана башлады.Ютазы почмагыннан миллорация конторына кадәр булган юлда аларның һәр әйткән сүзенә тәгәрмәч чокырга төшкән саен инанырга туры килде. Кайчандыр юллары белән дан тоткан Азнакай юк икән инде. Сакланып кына чиновникларны да тәнкыйтләүче Нәфис Әх... кебекләр белән очрашасы килү теләге дә шул юлларда дырылтап коелып бетте.
Онытып торам икән, Якташлар сезне 30 августа булып үткән 80 еллык район юбилее белән. Ничек үтте? Сезнең язмаларны көтеп калам.
Шөкер, Азнакаебызда тормыш җайланып килә күрәсең. Йөзү бассейны яныдагы машина кую паркының хуҗасы алышынды. Шоферының исемен Ирекне сызып,Исхаков үзенекен язып китте. Машина куюга хак артырмы, әллә киресенчә булырмы? Аның тагын кеше исемендәге юнҗ хакка прихватизироватҗ иткән нәрсәләре барлыгын тиздән белербез.
Зэй районынын "хормэт" белэн озату йолалары турында.
ни турында сөйләп бир инде башлгач.
Минем иске генэ бер санымда анын турында бер мэкалэ бар шуна сорауым.Укый алса кабат исенэ тошереп укыр иде. Бэлки ботен район белэн бергэ укырга язгандыр.
Ә нигә аңа укырга? Гәҗитне хәзер беркем дә укымый. Ә аның моңа кадәр дә фикер сөреше гәҗит укырга яраклашмаган, дөресерәге җитлекмәгән иде.Чапайга гәҗит кирәкми.
Тавышы кордер э менэ кузлэре саргайган газетны укый ала микэн?
Юк, без аны Зәйгә биреп кенә торган идек. Тиз туйдылар... Аннан башка хәзер ветераннар яши алмый. Йөзек кашы бит ул безнең. Тавышы гыа ни тора. Ветеранга тәрәзә аша гына әйтәсе сүзен кычкырып җиткерә ала. Көр тавышлы..
Районда ветераннар Советы председателеннэн башка берэр комиссия бар микэн.Эллэ Зэй районыннан аны махсус жибэрделэр микэн.
ЕРлар моңа кадәр бары халык өстендә баручы түрәләр өерен яклаучы партия генә булды. Чыгарган кануннары да халыкка каршы, аларны бөлдерү өчен чыгарды. Укыту системасын да үзгәртеп, халыкны надан итү өчен эшләде һәм эшли. Мәктәпләрне фашистлар да яптырмаган, бүген милләтнең иң нечкә җиренә балта тотып шул ЕРлар чыкты. Хәттә ТВдан президент та өч бала укыган мәктәпне тотып булмый бит инде дип утыра икән, алардан ни көтәсе? Финләндиядә өч татар баласы үз телендә уку өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Шулай булгач, сайлау алдыннан ЕРлар биргән вәгъдәләргә ышану мескен наданлык. Алар булганчы, булмаганы артык. Кануннар эшләргә тиеш халык өчен, партияләр түгел. Бүгенге ЕРлар бары алигархлар, байлар, взяточниклар,бандитлар җәмгыяте өчен генә тырышучы партия икәнен үзе үк күрсәтеп килә. Соңгы биш елда, халык тормышы бары тискәре якка гына үзгәрде. Яңа эш урыннары артмады, завод-фабрика төзелмәде, америка кебек илләрнең авызына карап торучы мескен көчек хәленә төште ил. Ә власть башында шушы ЕРлар партиясе тора.
берэу, Сайлаулар алдыннан мондый язмалар була башлый инде ул
Эхмэткэ! куркэ ашап узен куркэ булма! Чонки куркэ симергэн саен ургэ менэ, чамала аны кире тошэсенне!
Бу ЕР идэрэ иткэн ил,укы!!!!
Ник мантымыйбыз?
Күптән түгел генә интернетта ЮНЕСКО статистикасының Россиягә кагылышлы мәгълүматлары таралды. Саннар кызыклы. Кызыклы булудан бигрәк гыйбрәтле. Әйтик, милли байлыкның зурлыгы буенча Россия (абсолют зурлык буенча да, җан башына бүлеп исәпләгәндә дә) дөньяда беренче урында тора.
Моңа әллә ни гаҗәпләнергә кирәкми: табигый байлык-лар өстендә утырабыз. Нефть һәм газ чыгару, корыч һәм алюминий экспортлау, читкә алмаз, ашлама сату өлкәләрендә ил беренчелекне бирми, алтын һәм көмеш ятмаларының муллыгы ягыннан караганда да исемлектә иң алда. Шуларга өстәп, әле бездә ил җитәкчелегенең дә рейтингы һәрвакыт югары. Көтелмәгән фетнә килеп чыкмаса, якынлашып килүче сайлау безгә бик таныш идарәче партиягә һәм президентка җиңү вәгъдә итә. Сәяси планда да тотрыклылык хөкем сөрә ягъни. Мантыйк, үзеннән-үзе, мондый илдә тормыштан зарлануга урын булмаска тиеш, дип искәртә. Россия әле матди байлыклар буенча тагын бик күп позицияләрдә беренчелекне бирми. Сәяси тотрыклылык һәм байлыкның күплеге тормыш дәрәҗәсән билгели торган башка параметрларның да яхшы булуын автомат рәвештә тәэмин итәргә тиеш төсле. Ләкин... Ләкин статистика тормыш дәрәҗәсе буенча без яши торган Ватанга лидерлык таҗы киертергә ашыкмый. Хәтта ки призлы урынга да эләкмибез, беренче унлык турында да хыялланырга гына кала. Җан башына бүленгән керемнәр ягыннан Россиягә бары тик 97нче урын гына эләккән, тормыш дәрәҗәсе буенча да 67нче урын гына. Пьедесталдагы беренче урыннардан түбәнге баскычларга егылып төшүне бик яхшы аңлата торган тагын бер күрсәткеч бар: кеше башына тотыла торган чыгымнар буенча илгә бары тик 72нче урын гына биргәннәр. Бездә халык җитәкчелекне ярата, җитәкчелек кенә никтер халыкны өнәп бетерми булып чыга инде бу. Әллә яратканга күрә тәпәлиме?
ЮНЕСКО статистикасы россиялеләргә “куанырлык” тагын берничә лидерлык позициясе биргән. Доллар миллиардерларының үсү темпы буенча – беренче урын, ә аларның саны буенча АКШтан гына калышып, икенче урынны алганбыз. Икенче урын өчен төшенкелеккә бирелергә кирәкми, чөнки темплар сакланса, озакламый Американы куып җитеп узып та китәчәкбез.
Социаль өлкәгә карый торган башка күрсәткечләр дә сөендерми. Халык сәламәтлеге күрсәткечләре 127нче урынга туры килә, ирләрнең тормыш озынлыгы – 134кә.
Коррупция, ришвәтчелек, казна талау турында мәгълүматлар юк. Әмма җиңүчеләр арасында булачагыбызга шикләнмик. Болар мантый алмавыбызның сәбәбе дип уйларга да була.
Югарыдагы күрсәткечләр ил байлыгының бик җиңел генә олигархлар кулына күчеп баруы хакында да сөйли. Безгә, ягъни гади халыкка, шуңа күрә ил тагарагыннан бик әллә ни чәчелми. Финанс чишмәләре агып тормый, тамып кына тора. Шуңа күрә оптимальләштермичә, билләрне кысып бумыйча ярамый. Һич югында олигархлар күрсәткече буенча гына булса да беренчелекне алу хакына түзәргә туры килә. Аның каравы бу безгә уртача хезмәт хакының югары булуын тәэмин итә. Миллионлаган бонуслар алучы менеджер белән укытучы тиеннәрен кушасың да түгәрәк кенә сан килеп чыга.
Халыкның тоталь бөлгенлектә яшәве соңгы елларда гына түгел, бу инде ике дистә елдан артык дәвам итә. СССРны таркатуга китергән, Россиядә масштаблы геноцид башлап җибәргән һәм аны эзлекле рәвештә дәвам иткән реформаларның тукталачагына өмет юк. Шуңа да киләчәктә дә мантый алмабыз төсле.
Илнең модернизациясе өчен җаваплы түрәләрнең берсе бервакыт технологик үсеш ягыннан артта калуыбызның сәбәбе халыкта дип кыю рәвештә игълан иткән иде. Халык массаларының томаналыгы илгә алга барырга комачаулый дигән фикер салынган иде аның тел төбенә. Техноглогик үсеш ягыннан Россия, чынлап та, артта: Коста-Рика һәм Пакьстан арасына кысылып, 62 нче урында тора. Баштарак түрәнең белдерүе сәер тоелган иде, аны ишеткәч, бераз елмаясы да килде. Инде хәзер саннарга анализ ясап һәм илдәге сәяси хәлне чагыштырып карагач, түрәнең хаклыгына ышандым. Россиядә халык томана гына түгел, чирле дә. Кыйналудан ләззәт алу, җәза бирүчегә мөккибән китүгә бәйле чир бар. Рәсми психиатриядә аны мазохизм дип йөртәләр. Сүз уңаеннан, психик авырулар, картларның һәм балаларның үз-үзен үтерүе, хәтта кол сату кебек күрсәткечләре белән дә Россия лидерлык итә. Болар барысы да диагноз куюны җиңеләйтә. Ил халкы, чынлап та, кыйналуны, түбәнсетелүне, төрлечә хурлауларны үз итә, күрәсең. Ул әле тагын үз-үзен исертеп, тәмәке белән агулап, юл һәлакәтләренә юлыгып та беренчелекне яулый.
Соңгы вакытларда ил күгеннән көн саен диярлек кимендә бер очкыч мәтәлә. Монысының сәбәбе аңлашыла: авиапарк тузган, эштән чыккан, яңа очкычлар алырга беркем дә җыенмый. Шуңа күрә һава һәлакәтләре буенча Россия тагын беренче урында, мондый катастрофалар буенча дөньяның уртача күрсәткечләрен 13 тапкыр узып киткәнбез. Гаҗәп як шунда: кешеләр һаман да оча торган табутларга утырудан туктамый. Бу фактлар барысы да халыкның массакүләм чирле, психикасы сәер булуы турында сөйләмимени?
Ил җитәкчелегенең сайлаулардан-сайлауларга җиңү яулавының сере дә менә шунда. Болар һич кенә дә оста менеджерлар түгел. Табигый байлыклар өстендә утырган илне күтәрәмгә калдырган сәясәтчеләр хакында болай дип әйтеп булмый бит инде. Тик бер нәрсәне таныйк: ил дилбегәсен тотучылар тиңе булмаган нечкә психоаналитиклар. Халык кәефен болар бик оста сизә һәм шуңа нигезләнеп алыштыргысыз идарә итә. Халык исә үзен камчылаганны, кысканны, изгәнне сөя. Бу исә илгә әлегә сәяси тотрыклылык һәм ... дәвамлы матди бөлгенлек вәгъдә итә.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 158 | 24.08.2011
Халык өчен "Единая Россия" партиясе тырышмаса, халык мәнфәгатләрен алар якламаса, кем яклар..Алардан башка бүтән яклаучы юк..
Яшәсен"Единая Россия" партиясе!!
В Азнакаевком районе стартовал партийный проект «Единой России» «Народный контроль» , в рамках которого будет отслеживаться неоправданное повышение цен на рынке. Куратором проекта является Якупова И.М. руководитель аппарата Районного Совета. В состав комиссии вошли заместитель секретаря азнакаевского местного отделения партии «Единой России» Байтукалова Р. М., председательСовета ветеранов Каримов М.И., заместитель начальника территориального отдела управления Роспотребнадзора по РТ в Азнакаевском районе Хасаншина Р.Ф., заведующий стоматологического отделения МБУЗ «Азнакаевская ЦРБ» Фархуллин И.Н., член местного штаба ВОО «Молодая Гвардия» Тухватуллин Т.З.
- << Первая
- < Артка
- 141
- 142
- 143
- 144
- 145
- 146
- 147
- 148
- 149
- 150
- 151
- 152
- 153
- 154
- 155
- 156
- 157
- 158
- 159
- 160
- 161
- 162
- 163
- 164
- 165
- 166
- 167
- 168
- 169
- 170
- 171
- 172
- 173
- 174
- 175
- 176
- 177
- 178
- 179
- 180
- 181
- 182
- 183
- 184
- 185
- 186
- 187
- 188
- 189
- 190
- 191
- 192
- 193
- 194
- 195
- 196
- 197
- 198
- 199
- 200
- 201
- 202
- 203
- 204
- 205
- 206
- 207
- 208
- 209
- 210
- 211
- 212
- 213
- 214
- 215
- 216
- 217
- 218
- 219
- 220
- 221
- 222
- 223
- 224
- 225
- 226
- 227
- 228
- 229
- 230
- 231
- 232
- 233
- 234
- 235
- 236
- 237
- 238
- 239
- 240
- Алга >
- Последняя >>