поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№33516 / 01.10.2011 15:32:44

Ә бу хакта ни өчен безнең район газетасы, телевидениесы сөйләми икән?

Полиция хезмәткәрләре дә бик ашкынып тормый ахры... Бар халыкка күрсәтеп, сөйләсеннәр, сабак булыр.

№33515 / 01.10.2011 15:32:17

Ә бу хакта ни өчен безнең район газетасы, телевидениесы сөйләми икән?

Полиция хезмәткәрләре дә бик ашкынып тормый ахры... Бар халыкка күрсәтеп, сөйләсеннәр, сабак булыр.

№33493 / 30.09.2011 21:10:33

Асарга анаы дарга кайсыдыр урыныннан. Торсын асылынып башкаларга үрнәк булыр.

№33447 / 29.09.2011 21:13:57

Азнакайда 7 яшьлек кызны көчләгәннәр.
Бу җинаятьтә 49 яшьлек, моңа кадәр дә утырып чыккан кешене гаеплиләр.
Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, коточкыч хәл көпә-көндез булган. Ир-атның кечкенә кызны мыскыл итүен шул тирәдән узып баручы хатын-кыз күреп ала һәм кычкыра башлый. Шуннан соң җинаятьче вакыйга урыныннан качып китә. Полициягә исә 7 яшьлек кызчыкның әтисе мөрәҗәгать иткән. Алар бергәләп һөҗүм иткән кешене төсмерләп бирә һәм җинаятьчене икенче көнне өендә эләктерәләр. "ВТ", 28.09.2011.

№33400 / 29.09.2011 12:04:51

монда әти-әниләр бармы???

№33382 / 28.09.2011 21:05:15

Рәшитнең язмасында хаклык бар. Тик беткә ачу итәм дип, тунны утка ягу кемгә кирәк соң, кемне куркытасың? Киресенчә, синнән колтылганнар, вәссәлам. Хәзер син коллектив эшенә дә,профкомда да анда барган сиңа ошамаган хәлләргә дә тәэсир итә алмыйсың. Син беркем дә түгел хәзер. Җыелышларда чыгып үз фикереңне әйтә алмыйсың, эштән куарга уйласалар, профком сине яклап кала алмый. Профсоз рәисе бер үзе генә "в поле не воин" профком әгъзаләре дә бар әле.Санаторийларга путевканы да тулы бәясенә алырга тиеш буласың, пионер лагерьларына да балаңны җибәрү проблемага әйләнә. Ә синең елына 700-800 сумлык взносың югалды дип берәүнең дә керфеге селкенмәячәк. Зур югалту түгел. Дөресерәге, син үзеңнең акылсызлыгыңны тагын бер тапкыр раслагансың гына, шул. Дөрес, бер урында озак утырган профком рәисләреннән толк аз. Аларны ике сроктан артык сайлага кирәк түгел. Аннан артыгын алар халык турында уйламый башлый. Безнең УБР рәисе дә астына су кергәч кенә халык дип кычкыра башлады. Моңа кадәр безне бар дип тә белмәде, беләбез, с чем едят арбуз... Кыскасы, син туган Рәшит, акыллырак булсаң, цивильный юл белән көрәшер идең дөреслек өчен, ә болай, холостой выстрел.

№33373 / 28.09.2011 18:49:17

Мин ник профсоюздан чыктым?
28.09.2011.
Халык байлыгына кызыгып күзләре кызарган түрәләр, илебездәге социалистик системаны җимереп, капитализм төзергә тотынды. Ләкин совет системасын ничек кенә яманласалар да, аның үзләренә файдалы якларын саклап калырга тырыштылар. Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Әйе, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый. Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакай УБРы профсоюз рәисе Әлам Хәнипов – шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук, Азнакай халкын яклап йөргән өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.
Ләкин мондый үз эшенә бирелгән, чын профсоюз лидеры булу – бүген сирәк күренеш. Күп кенә предприятиеләрдә бу оешма эшче хокукларының бозылу очракларын яшереп калдыру өчен кирәк. Җитәкчеләр, профсоюз рәисе имзасы булган кәгазь кисәген күрсәтеп, эшче хокукы бозылмавын исбатларга омтыла. Ләкин бу күп очракта дөреслеккә туры килми. Мин моны үзем эшләгән нефтьчеләр предприятиесе мисалында бик яхшы беләм.
Азнакай УТТсы (технологик транспорт идарәсе) февраль, март айларында байтак кына шоферларга хезмәт хакының бер сәгатьлек тарифын киметеп түләде. Ә Русия хезмәт законнары буенча моның өчен эшчене ике ай алдан имза куйдыртып, кисәтергә тиеш иде. Бозылган хокукыбызны яклауны сорап, мин УТТ профсоюз рәисе Атлас Ганиевка мөрәҗәгать иттем. Апрель аеның хезмәт хакы дөрес тариф белән түләнде. Ләкин ике айлык түләнеп җитмәгән акчаларның кем кесәсенә кергәне аңлаешсыз калды. Русия законын, эшче хокукларын бозган өчен җавап тотучы да булмады. Бездә, эшчеләрне куркытып, «Хәзинә» газетасына яздыру гадәте бар. Һичьюгы, шул газетада хокуклары бозылган эшчеләрдән гафу үтенеп язган язма да күренмәде.
Ә бит профсоюзларның төп вазыйфасы – үз әгъзаларының хокукларын яклап чыгу. Ләкин бездәге профсоюз, предприятие өчен җыелыш алып бару, мәдәни яки спорт чаралары оештыру, бәйрәмнәрдә түрәләр күңелен күрү белән мәшгуль. Әйе, бүгенге профсоюзны эшче хокукларын яклаучы дип әйтеп булмый. Ул фәкать түрәләрнең кытыршы эшләрен шомартучы ролен генә үти.
Шулай булгач, нигә соң без аңа ай саен бер процент хезмәт хакыбызны биреп барабыз? Без түләгән акчага нигә түрәләр каядыр барып, балалары белән «качышлы уйнап» йөрергә тиеш? Капитализм чорында мондый профсоюзга таянып буламы, әллә безгә башка «хокук ярдәмчесе» оештырыргамы? Менә шундый уйлар мине бу союздан гариза язып чыгарга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә мондый профсоюздан чыгарга теләүчеләр байтак. Ләкин, күбесен ипотека, кредит, ссуда кебек капитализм богаулары бәйләп тора. Чөнки бу адымың белән түрәләр күңеленә ярап бетмәвең бар.
Шул ук сәбәп безнең предприятиедә күп кенә шоферларны төзек булмаган техника белән, «Булгария» теплоходы капитаны кебек, көн саен линиягә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Запчасть янга калдырып, җитәкчеләрнең премия алуы бәрабәренә, күпләр тормышын куркыныч астына куеп, айлар буе ярык, яисә шомарган тәгәрмәч белән йөрергә мәҗбүр. Шоферларның хокукын бозып, шәхси машиналарында һәм гаражларында законсыз тентү оештырырга сәләтле булган УТТ хакимияте үзенең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләренә, база территориясенә кертеп шәхси машиналарын куярга рөхсәт итә. Алар сак хезмәте тарафыннан да тикшерелми. Капкадан чыкканда нинди материал байлыклар алып чыкканнары да билгесез. Безнең профсоюз башлыгыбыз да шулар белән тиңләштерелгән. Бәлки, шул да эшче белән профсоюз арасын ерагайтуда күпмедер өлеш кертә торгандыр.
Хезмәт хакының торакка түләү, товар хакларыннан көннән көн ераклашуы да бүгенге профсоюзларның безнең өчен түгел икәнен раслый. Әйе, моны халык та аңлый, әйтик, үткән октябрь сайлаулары моны бик яхшы күрсәтте. Азнакайның иң эре нефть предприятиесе булган НГДУ профсоюзы рәисе моңа чаклы билгесез булган үз-үзен тәкъдим итүчегә оттырды. Ә бит ул, вакытында эшче хокукларын якларга тырышып йөрсә, халык аны сайламый калмас иде. Болай барса, алдагы сайлауларда да мондый сюрпризлар булырга мөмкин әле.
Сайлаулар якынлашкан бу көннәрдә ил, республика җитәкчеләре зирәклек күрсәтерләр, профсоюзлар эшчәнлегенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңа таләпләр куярлар, кискен чаралар күрерләр, дип өметләнәм.
Рәшит САФИУЛЛИН,
Азнакай шәһәр Советы депутаты.

№33239 / 25.09.2011 20:39:03

Муллина Римма Ринатовнаны эзлим.

№33234 / 25.09.2011 20:18:54

Укытучы акчасын купсенучелэргэ тагын бер тэкъдим: Укытучы кесэсен тикшергэнче, анын урынында бераз эшлэп карыйсын килмиме? Булдыра алсан инде, элбэттэ! Тик мондый купченучелэргэ андый эш - не по зубам шул ул... :

№33185 / 23.09.2011 22:08:12

Ризәлә, Зиләрәләр 4 кыз,авылда әниләре яши.

№33136 / 23.09.2011 10:24:28

Рәхмәт. Алар 3 кыз-туган иде. Бер апасы Хөмәйрә исемле.

№33122 / 22.09.2011 22:37:01

Исхакова Зиләрә Чубар-Абдулдан түгелме икән.Әнисе Наҗия апа.

№33035 / 22.09.2011 13:29:24

Кыз фамилиясе - Исхакова Зилөрөне эзлим. Белсөгез туган авылын яки телефонын языгыз өле!!! Хөзер Казанда яшөргө тиеш.

№33006 / 21.09.2011 20:24:57

Көзгенең дә төрлечә күрсәткәне була.... "Ирек мәйданы, Честное слово, Безнең гәҗитләрдә язылган Азнакай ришвәтчеләре ни эшләргә белмиләр, эчтә буклары кайный". Чиста күңелгә беркайчан да кер кунмый. Ә буклары киресенчә, Азнакайда тормыш алга киткәненә эчләре пошып, казна акчасына якын торган кайбер түрәләрне "кормушкадан" аерганга, нәфселәрен кислородтан аерганга үч итеп, акча түләп шушы гәҗитләргә сасыган ис килеп торган материалларын бастыра. Алар тормышны бөтенләй кәкре ягын гына яктыртучы һәм акчага ялланып язучылар икәнен яшермичә дә язалар. Шуңа күрә монда язылганнарны барысын да чиста күңел белән кабул итәргә беркем дә тырышмый, беркатлылар, гайбәт яратучылар өчен бер азык кына. Яздылар ни дә язмадылар ни ул "ямаулы" капчыклар, аны кем укый да, кем чынга ала... Түксеннәр акчаларын кая куярга белмәсәләр. Син Гыйлаҗев иптәш үзеңне шул кадәр чиста, тормышта гел дөреслеккә генә омтылып яшәүче дип күрсәтәсең киләдер дә, тарих синең кемлегеңне киресен исбат итә. Чын йөзеңне ачар өчен Сарлы, Сукаеш авылларында мәктәптә эшләгән чагыңны казып чыгарырга гына кирәк. Прокуратура архивыннан әле бер кәгазьнең дә югалганы юк. Бәлки, исеңә төшерергәдер, ни өчен мәктәптән эштән, директорлыктан алынганыңны?

№32968 / 20.09.2011 23:31:45

Ирек мәйданы, Честное слово, Безнең гәҗитләрдә язылган Азнакай ришвәтчеләре ни эшләргә белмиләр, эчтә буклары кайный. Исхак, гәҗиткә үпкәлисе юк, синең кәкре борыныңны туры итеп күрсәтмәгәнгә көзге гаепле түгел.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»