поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№34237 / 15.10.2011 19:47:16

Ботенесен бер калыпка салырга кирэк тугел... Уз эшен тогэл эшли белгэнне курэ ул халык... Э кирэген эшли белми, юк-барны "менэ бездэ ничек", диеп уз-узлэрен курсэтергэ телэучелэр эчне пошыра! Аллахы Тэгалэ халык эшэкелегеннэн яшен жибэрми ул, э менэ шул турэлэрнен ваемсызлыгыннан шулай итэ. (э наклап уйласан, хэзерге табигать тэ гел саташып тора)
Хаман кырда-басуда рэнжеп яткан игеннэр куз яшедер ул...

№34121 / 13.10.2011 20:51:18

Ыхы.Димэк ул теплоход батасыга булган.

№34120 / 13.10.2011 20:44:12

...көз көне яшен яшнәү гадәти күренешкә әйләнеп бара түгелме соң инде,үткән ел ноябрьдә Казанда яшенле яңгыр яуды,(анда кемне гаепләргәдер!?)

№34118 / 13.10.2011 20:24:32

ШАЙТАН ТАЯГЫ АЗНАКАЙ ХАЛКЫ УЗЕ ДА АШАКЕ БИТ. НИ ЖИТМИ????? КИЧА КУРДЕГЕЗМЕ НИНДИ АШАКЕ ЯШЕН БУЛДЫ. ОКТЯБРЬ АЕНДА ЯШЕН БУЛГАНЫ БАРМЫ. АЛЛАХЫТАГАЛА АЗНАКАЙ ХАЛКЫНА КИСАТУ ЯСАДЫ УЛ. БУТАН БЕР КАЯДА ЯШНАМАДЕ БИТ. СЕЗГА ИСХАКОВ ТА ХАЙРУТДИНОВТА ГАЛИВТА ОШАМАДЫ НИНДИ ГЛАВА КИРАКСЕН???? ЭШ БАР ЭШЛАРГА ГЕНА КИРАК. ЯЛКАУГА 65МЕН АКЧА БИРСАНДА ЗАРЛАНЫП ЯТАЧАК НУ ЭШЛАМИЯЧАК.

№33877 / 09.10.2011 12:39:24

Шулай инде "ПРИНЦ", әкият дөньясында яшәвең әллә каян күренә. Бар да яхшы, дөньяда рәхәт...
Ә ни өчен соң алайса башка җирдә яшәве яхшырак дигән фикер һәркемнең дә башында йөри. "Там хорошо, где нас нет", диярсең. Шулай да кеше төсле итеп эш йөртсәләр, эш рәтен белеп эшләсәләр, бар җынан биреп хезмәт куючылар йөзенә төкермәсәләр - беркем дә бу тормыштан зарланмас иде, шулаймы???!!!

№33858 / 08.10.2011 20:57:52

Якташлар, суз боткасы ясап тик ятасыз.Бер рэтле фикерегез юк.Синонимнар-омонимнар тикшереп утырганчы, эшлекле хэм мэгънеле суз эйтер идегез.

№33722 / 06.10.2011 18:48:28

Мин ул җыелышта бар идем. Ул торып, килеп туган хәлгә бәя генә бирде, ә беркемне дә тәнкыйтьләмәде Хәким син, үз дәрәҗәңне күтәрү өчен, әллә нинди уйдырмалар язасың, кайчакта кызганыч син. Үзең эшләргә яратмыйсың, ботарга мастак, мәктәптә эшләгәндә синең анонимкаларыңнан (белмиләр дип уйлап йөри идең ахыры) да гарык булган идек инде. Үгез сыман сөзеп йөреп кенә эш майтара торган түгел. Вәзгыять башка. Системага каршы чыккансың икән, суд та, чурт та сине яклап чыга торган чор түгел. Локомотив астында калып, өстеңнән состав үтә торган чор шул. Син санаган медальләрне аны бөтен кешегә диярек таратып чыктылар. Сайлау алды трюгың икәнен дә аңлыйбыз, башка ышандырырдай алымны сайла.

№33692 / 05.10.2011 23:09:05

Эзәрлекләү. "БГ", 05.10.2011. №39.
Азнакай шәһәр Советы депутаты Рәшит САФИУЛЛИНның «Мин ник профсоюздан чыктым?» («БГ», 2011, №38 (28 сентябрь) исемле мәкаләсе бик гыйбрәтле һәм тирән эчтәлекле булуы белән күпләрне уйландырды. Анда мондый юллар бар:
Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Әйе, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый. Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакай УБРы профсоюз рәисе Әләм Хәнипов – шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук, Азнакай халкын яклап йөргән өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.
Әләм Хәмзә улы Хәниповны күптән белгәнгә күрә, минем дә аның турында азрак әйтәсем килә. Ул – «Татнефть» ААҖнең Мактаулы нефтьчесе. 1970нче елларда Совет Армиясе сафларында «Хәрби төзелеш отличнигы» исемен ала. 1975нче елдан «Татнефть» системасында эшли. 1991нче елдан – Азнакай УБРының (управление буровых работ) профком рәисе. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Россия профсоюзларына – 100 ел» медальләре, РФ Минтопэнерго Грамотасы белән бүләкләнгән. Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Мактаулы әгъзасы. «Татнефть» профсоюзының Мактаулы алтын билгесе, «Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең профсоюз хәрәкәте алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе.
– Мине эзәрлекләүләр 2010 елның 12 февралендә район-шәһәр Советлары сессиясендә кыю чыгышымнан соң башланды, – ди Әләм Хәмзә улы. – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдында Азнакайда эшсезлекнең артуын тәнкыйтьләдем. Президиумда «Татнефть» җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә бар иде. Моны телевидениедән бөтен республикага күрсәттеләр. Аннары мине тагын ярамаган сүз ычкындырыр дипме, Рөстәм Миңнеханов килгән бер чарага китермәү җаен эзләделәр. Бер атна алдан ук җитәкчеләр: «Анда барып торма, балыкка кит», – дип үгетләп маташты, ышанасызмы? Ләкин төп көрәш сайлаулар вакытында башланды. Кандидатурам район башлыгы белән бер округка туры килде… Мине эзәрлекләделәр, басым ясадылар, ахыр чиктә эшемнән кыскарттылар!
Телевидение аша чыгыш ясаганнан соң, Әлмәткә йөреп эшләүче нефтьчеләрне Азнакайдагы эш урыннарына кире кайтардылар. Хәзер иртәнге 4тә торып, 60 чакрым ераклыктагы шәһәргә чыгып китәселәре юк. Ләкин көн саен Азнакай-Актүбә юлын таптаучы 75 кеше өчен дә эчем поша. Хаклык даулый торгач, үз язмышым кыл өстендә калды, – ди Әләм Ханипов.
Әләм Хәнипов, май аенда Татарстан прокуроры Кафил Әмиров Азнакайга килгәч, аңа гариза белән мөрәҗәгать итә. Июнь аенда Азнакай шәһәр һәм Татарстан Югары судларына яклау сорап гариза бирә. Барысы да Ә. Хәниповның хаклы булуын таный һәм аны эшендә калдырырга дигән карарлар чыгара. Әмма «Татнефть» түрәләренең прокуратура һәм суд карарларына әллә ни исләре китми, дөреслек өчен көрәшүче Ә.Хәниповны эш урынына кертмиләр, гомерен хезмәт кешесен яклауга багышлаган мөхтәрәм зат урамда тилмереп йөри. Шундый абруйлы гигант предприятиеләрнең дә гаделсез эшләре була икән.
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, Русия журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Алтын йөрәкле журналист» дипломы иясе, хезмәт ветераны.

№33654 / 05.10.2011 11:54:24

САЛАМ ДУСЛАР.ХАЛЛАРЕГЕЗ.НИЧЕК. ИПТАШЛАР СЕЗ АЗ ГЕНА ОПТИМИСТ БУЛЫГЫЗ ИНДЕ. ГЕЛ ЗАРЛАНЫП ГАЙБАТ ЯЗЫП ЯТМАГЫЗ ИНДЕ. АЛЛАГА ШЭКЕР БАРЫБЫЗ ДА ИСАН.ТОРМЫШ МАТУР. ШАТЛАНЫП ЯШАГЕЗ. ГЛАВА КЭН ТЭН ЭШЛИ БЕЗНЕН ЯШАУЛАР МАТУР БУЛСЫН ДИП ТОРЫША. ЮЛЛАР АЙБАТ ТРОТУАРЛАР ЖАЕЛА. ЙОРТЛАР РЕМОНТЛАНА.ЭШЛАГАН КЕШЕГА ЭШ БАР ЛАКИН ХАЗНР ХАЛЫК ЯЛКАУ ЭШЛАМИЧА ЗАРЕЛАП ЯТЫРГА ГЫНА. БЕРНИ ЭШЛАМИЧА 15-20 МЕН ЗАРПЛАТА КИРАК БАРСЫНА ДА. 5-6 МЕН ТОЖЕ АКЧА УЛ ДУСЛАР.

№33617 / 04.10.2011 18:25:33

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге,1977, Татар телендә синонимнар, 2004: Гыйбрәт, сабак, үрнәк, өлге шул ук бер мәгънәдә, җөмләдә кайда, ничек килүенә карап кулланыла....

№33599 / 03.10.2011 21:13:03

Гыйбрәт сабак дигән сүз. Үрнәк - өлге.

№33597 / 03.10.2011 19:11:02

Гыйбрәт тә шул ук үрнәк дигән сүз инде ул. Синонимнр гына. "Бүген" гә, шул уңайдан бер мәзәк искә төште. Бер чүлмәкче, каеш белән кычкыртып малаеның сыртын саный икән. Узып баручы эшнең нидә икәнен аңлап алгач,"Соң ватмаган бит әле", ди икән малайны кызганып, ,"Ваткач кына соң була инде ул",-ди икән ата кеше кыйнавын дәвам итеп. Шул юл белән алдан ук нәрсә буласын искәртеп куеп азаплануы икән. Бер башлаган кеше,психик яктан җиңелрәк тә булса, эшнең ахырына җитмәс дип кем әйтә ала?

Банкирның акчасы күп.
РФ Саклык банкының Азнакай шәһәрендәге өстәмә офисы мөдире Раил Гафуров клиентлары счетыннан 9 миллион сумнан артык акча урлаган. Ул яшерен генә чыгым ордерларын ялганлап ясаган һәм банктан купюраларны пакетлап кына алып чыккан. Шунысы кызык, банкир акчаны үзе яхшы белгән иң бай клиентлардан гына урлаган. Бу көннәрдә Раил Гафуровның җинаять эше Азнакай шәһәр судында тыңланылачак.
Гаепләү материалларыннан күренгәнчә, узган елның ноябрь аенда Саклык банкының Азнакай офисына вклад салган хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм үз счетыннан берничә йөз мең акча бирүләрен сорый. Тик офис хезмәткәрләре аның счетының буш булуын әйтә. Хатын бик нык гаҗәпләнә һәм шул ук офиста ачылган икенче банк счетын тикшерүләрен үтенә. Вкладчы сүзләренчә, анда да зур суммада акчасы булган.
Икенче счет та буш булып чыга һәм клиент ханым аңлату таләбе белђн офис мөдире Раил Гафуровка мөрәҗәгать итә. Соңгысы аны югалган акчаларыгыз ике көн дәвамында табылачак, дип ышандыра, тик алар табылмый. Вкладчы ханым акчасы югалу турында иренә сөйләп бирә, аның да Саклык банкының Азнакай офисында зур суммадагы акчасы була. Ир дә үзенең счетына тикшерергә карар итә, мәгәр анда да җилләр уйный... Ир белән хатын ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә һәм Саклык банкы офисында тикшерү башлана. Мөдирне сорау алуга чакыргыч, ул инкарь итеп тормый һәм акча урлавын таный. Ул гына да түгел, Раил Гафуров әлеге ир белән хатыннан тыш, банкның счетларында берничә миллион сум саклаган тагын берничә вкладчының акчасын үзләштерүен таный.
Тикшерү барышында ачыкланганча, офис мөдире клиентларының акчасын урлау белән 2007 елда ук шөгыльләнә башлаган. Банкның хәлле клиентларын Гафуров үзе яхшы белгән, шуңа да мөдир үз кабинетына әзер чыгым ордерлары белән зур суммадагы акчаларны китерүен үтенгәч, банк хезмәткәрләрендә шик тумаган. Аның кул астында эшләүчеләр Раил
Гафуров вкладчылар белән шәхси очрашып, аларга акчаны тапшырыр һәм касса документларын тутырыр, дип уйлый алар. Тик мөдир клиентлар өчен үзе кул куеп, акчаларны капчыклап диярлек өенә алып кайтып киткән. 2007 елның ноябреннән 2010 елның 24 августына кадәр 9 миллион сумнан артык акча урлаган. Тикшерүче кабинетында Гафуров клиентлары счетыннан акча алуга дуслары күндерүне әйтә. Янәсе, бизнес-проектта катнашырга тәкъдим иткәннәр, яхшы табыш ышандырганнар. Тик салган акчалар үзләрен акламаган...
Азнакай районы прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Раил Гафуровка аеруча зур күләмдә мошенниклык һәм ялган документлар ясау маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. Җинаять эше Азнакай шәһәре судына җибәрелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Гафуров гаебен генә танып калмаган, судны да көтеп тормыйча, зыян күрүчеләргә акча түли башлаган. Үзенең йортын һәм мал-мөлкәтен сатып, ул аларга 5 миллионга якын акчаны кире кайтарган инде.

№33533 / 01.10.2011 21:13:27

Арттырмагыз инде, кочлэмэгэн, кочлэргэ жыенган, кыз баланы авыр хэлдэ калдырасыз бит кочлэгэн дип.Ярый вакытында куреп ярдэм иткэннэр, ходай саклаган.

№33526 / 01.10.2011 19:29:55

Согласны!
Только урнэк тугел,гыйбрэт булып.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»