поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№35235 / 30.10.2011 19:50:00

ВТ гәҗитендәге Флера апа Гыйззәтуллина белән булган әңгәмәне берничә тапкыр, кабат-кабат укып чыктым. Кеше картайган саен күңеле нечкәрә, хәтере саега, анысы хак. Мин, шагыйрьләр Флера апа, Нур Әхмәдиев белән бер авылдан - Әсәйдән. Ни өчендер ул үз туган авылы урынына Азнакай дип искә ала. Гафу итсен, Флера апа, уналты яшеннән шахтага чыгып китеп, авылы белән ике арадагы күпергә үлән үстерүе, турында ни өчендер әйтергә кыенсына ахыры. Шагыйрь яки язучы кешене туган авылы,туган районы күтәрсә генә мәртәбәгә ирешә. Бу тарихта исбатланган. Туган авылымда сигезенче сыйныфны тәмамлаганда да шагыйрә Флера Гыйззәтуллина турында ишеткәнем булмады. Язуылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтә иде, анда да Флера апа күренмәде. Совет чорында каләм тибрәткән Казанда яшәп һәр иҗат иткән кеше туган ягы өчен ни дә булса эшли ала иде. Обкомнан районга бер телефон звоногы күп нәрсәне хәл итте ул чорда. Ул чагында ни өчендер Флера апаның, туган ягы, Әсәй авылы исенә дә кереп карамады. Үзегез туган ягыгызны, авылдашларыгызны ихътирам итмәгәч,бигәйбә. Кунак ашы, кара-каршы. Китапларыгызның сатылмый ятуы да шуннан килә дип беләм. Ихтирамлы кешенең китабы укылмаса да өй киштәсенә, хөрмәт йөзеннән сатып алып куела. Башка язучыларның китапларын үлеп укыйлар дип, уйлыйсыздыр Флера апа. Юк, шул ук хәл, аермалы буларак алар ешрак туган якларында булалар. Кешеләр белән ешрак очрашалар. Һәр күрешкән кеше горурланып, үз итеп, ихтирам итеп, укымаса да, таныш - белешләренә күрсәтеп мактаныр өчен аның китабын сатып алып куя. Икенче тапкыр очрашканда, тагын шул ук хәл кабатлана. Азнакайдан чыккан язучыларның Азнакайга кайтып, китабыбымны сатып алыгыз, дип йөргәннәреннән башка, башка эшләрен күргәнем дә ишеткәнем дә юк әле. Иң беренче эшләре, күрешкәндә үк, китапларны алыгыз, дип башлана.
Балтач авылының 17 елгы түнтәрешкә кадәрге Габелислах мулла кызы Миннесырур оныгы буларак, Марсель Галиевнең дә Балтачлылар өчен дә, Азнакай өчен дә, бармак та селкетеп караганы булмады. Ул да китапларын сатар өчен генә туган ягын исенә төшереп китә иде. Дүрт томнигын егерме биш тәңкәгә дә алмагач, башка кайтып күренми кебек. Марсел әфәнде Галив тә, Флера апа кебек Азнакайны сүгүдән башка эш майтарганы юк. Икегез дә авылдашлар буларак шуны гына әйтәсем килә. Китапларыгызны көтеп алсыннар өчен, иң элек үзегезне көтеп алырлык эшләр кылыгыз. Күркә кебек, мин мин микән, мин кем микән дип, йөреп кенә дәрәҗә күтәрелми ул.

№35089 / 29.10.2011 20:30:56

Э принц хаман да экият илендэ...
башкача булуы момкин дэ тугел


Житэкче кремльга буйсынса - президентыбыз главабызны тэнкыйтьлэп интекмэс иде!!! (тынладыгызмы радиодан булган сойлэшуне?)

Н.Эхмэт белэн килешми момкин тугел бу очракта. Бездэге уткэрелгэн чаралар - ташка улчим. Сэхнэгэ чыгучы гына тугел, ойрэтеп торучылар да - ни телэгэнен белмэгэч,нишлэргэ икэнен анламагач - халык нишлэсен сон?

№35058 / 29.10.2011 11:06:39

Кино караучы үскәнем, балта урынынаа чөшле бирүеңә гаҗәпләнмим. Язуыңнан кем икәнеңне абайлыйм кебек.... фикер сөрешең эзлексез. Мәдәният өлкәсендә оештырылган чаралар галочка өчен, үттеме-үтте өчен генә. Бер генә чарада да тамашачы залда булса ахырына кадәр түзеп утыралмый, мәйданда булса, утыз-кырып кешедән артык кеше җыелмый. "Миңа кадәр эшләүче булмады, мин генә эшлим" дип сафсата сатып йөреп кенә оештырылган чараларга халык күпләп йөрмәячәк. Соңгы язучы белән оештырылган чарадан да мәнсезрәк итеп оештырып булалмый. (Кыенсынуымнан чакырылган банкетка да бармадым). Залда кеше калмады. Режиссура дигән фәнне бөтенләй белмиләр, ахыры. Сәхнә культурасы, сәхнәдәге хәрәкәт ташка үлчим.Алып баручыларның күзләрен алмый озаклап укып торуы,тамашачны туйдыра. Кәгазьдән уку үзе генә дә чиле-пошлы әзерлек дигән сүз. Алып баручы кәгазьдән укырга тиеш түгел, ятлап чыгарга, кыса сөйләргә тиеш. Төп герой өчен оялдым, аңа хәттә кайчан һәм ни эшләргә кирәклеген аңлатмаганар күрәсең, үзен кая куярга белми, бер кереп, бер чыгып йөрде. Прогон, техник репетециясез сәхнәгә чыгырга кирәк булмавы турында, һәм аныд нәрсә икәнен белмиләр ахыр. Бүгенге Мәдәниятне җитәкләүче башлыкка клуб эшенең "А"зын булса да белергә кирәк. Киләчәктә дә мәдәни өлкәдә үз фикеремне әйтәчәкмен. Ә бүгенгә, минемчә, мәдәният районда ни үле, ни тере түгел. Менә монысы - балык башыннан чери.
Ә бүгенге район җитәкчесенә өйрәтүче, тылмач кирәк түгел. Аңа бары аяк чалмаска да,эшенә кысылмаска гына кирәк. Ярдәм кирәк булса, мин үз фикерем белән һәм хәлдән килгәнчә аңа ярдәм иткәргә әзер. Ни дисәң дә үзебезнең район кешеләре, килмешәкләр түгелләр. Килмешәк ул - утыртылган кадык кебек, тамыры булмый. Бүген умыра алган кебек умырачак та, вакыты җиткәч, шома гына урыныннан шуып чыгып, үз җаена таячак.

№34934 / 28.10.2011 08:14:33

Ватаным Татарстан, 28.10.2011:
– Флера ханым, Азнакай районы сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте, сезгә дә нәкъ шул кадәр яшь тулды. Әллә әтиегез бу районга нигез салучыларның берсе идеме? Әмма ни өчен аның исеме район тантанасында телгә алынмады, сез исә сәхнә түрендә булмадыгыз?
– Мин Азнакай районына нигез салынган 1931 елда туганмын. Әтием Гыйззәтуллин Сабирҗан Гыйззәтулла улы, авылның иң актив хезмәткәре буларак, район үзәген оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган. Ил өчен янган әтием гаиләсен Азнакайдагы бер бай йортының подвалына урнаштырган. Миңа биш яшь тулгач, без әнием белән икебез дә, тиф авыруын йоктырып, озак вакыт хастаханәдә ятканбыз. Әнием көчле температурадан айный алмыйча 32 яшендә вафат булган. Мине дә бөтен тән тирем пешеп, тишелеп, чәч-тырнакларым коелып, 18 көн телсез-аңсыз ятканнан соң, үлде, дип моргка төшергәннәр. Әле миннән башка да ике ятимә кызы булуга карамастан, әти, ул үләргә тиеш түгел иде, дип үксегән. Шунда аңа кемдер, бәлки мәрткә генә киткәндер, култык астына кулыңны куеп кара әле, дип киңәш биргән. Мин чыннан да мәрткә киткән булганмын икән. "Теге дөньяда" булып кайту эчке дөньямны гына түгел, тышкы кыяфәтемне дә үзгәртте. Кара чәчем урынына алтынсу чәч үсте, биткә сипкелләр чыкты. Әти көннәр буе рәислек белән мәшгуль, төннәрен үзе җитәкләгән авыл халкына итек баса иде. Ләкин изгелек хакына күпме тырышма, барыбер кешегә ярап бетеп булмый. Мине дә шигърияткә килү дәверемдә халыкчан, ихлас дип мактап аптыратучылар, хәзер кайчандыр алтын бәһасенә торган хезмәтемне юкка чыгарып йөз чөерә. Сугышка киткәндә, әтиемне барча авыл халкы елап озатып калды. Ләкин вакыт үтү бе­лән аның игелекләрен авыл халкы, сугыштан исән кайткан иптәшләре оныткан, күрәсең. Үзем Азнакайга кайта алган дәвердә дә аның хезмәтен рәсми төстә искә алучыны хәтерләмим. Моңа Наилә апам белән яшьли авылдан китүебез, туган-тумачаның юашлыгы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә юбилей бәйрәмнәрем Азнакайныкы белән туры килсә дә, мин беркайчан да түргә үткәрүләрен өмет итмәдем, китабымны чыгаруда ярдәм сорамадым. Әмма бер кайтканда хакимият башлыгы Мансур Хәйретдинов ничә китап алып кайтуым белән кызыксынды. Бүләк итеп берне генә алып кайтуымны белгәч, Наил исемле ярдәмчесенә өйдә калган мең данәне алып кайтырга кушты. Мин күп бәлаләрне башымнан кичереп ныгыган идем инде, әмма шатлыкны күтәрә алмадым. Китапларымны машина белән Азнакайга алып киткәндә, инфаркт белән егылып калдым. Ул арада җитәкчелек алышынды. Китапларның хәлен белешкән саен, хәзер китап күп бит, алучы юк, дигән җавап ишетү миңа мыскыллау кебек тоела башлады. Менә дүртенче ел китте. Ә нәшриятның иң мәрхәмәтле, намуслы шагыйре Харрас Әюп редакцияләп чыгарган "Башкаемда дөнья исәпләре" дигән китабым, Азнакай подвалларында яртылаш тоткарланып ятуына карамастан, үзәк китапханә тарафыннан укылышлы китап дип табылып, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Туган ягымның шушындый мөнәсәбәте исә мине чарасыз калдырды. Мин ак таулы Азнакаемны югалттым.

№34928 / 27.10.2011 23:49:35

хәхәәәй!!! исәнмесез! кабат ботка кайнатасыз җәмәгать))))сез монда сүз көрәштереп кенә җитәкче үзгәрми ул. яхшы дисәгез дә, начар дисәгез дә. балык баштан чери!!Медведев килгәндә, аннан соң килгән президенты һәммәбез белә иде! һәм шулай булачак та!!!"акыллы" фикерләрегез компьютерыгыздан ерак китми шуууул!!!фетнә кубарып ятасыз! нинди яңа җитәкче килә - шундук фетнә туа! нинди хәлдер...Нәфис абый, булган бер чараны үзегез тәнкыйтьләдегез түгелме соң??? ни өчен дөрес итеп ничек эшләргә икәнен күрсәтмәдегез??? элек... диярсез! элеккесен без белмибез шул. замана бүгенгесен таләп итә!!!

№34871 / 27.10.2011 18:08:52

Н.АХМАТ ДЭРЕС ЯЗАСЫН. ЖОЛОБА ЯЗАРГА КЕШЕ ЯМАНЛАРГА БАРДА ОСТА. ШУЛ КЕШЕЛАРГА ЖИТАКЧЕ ЭШЕН БИРСАН БЕРСЕДА ЭШЛАМАС ИДЕ. ШУНЫН ЭЧЕН АЗНАКАЙЛЫЛЫР ОПТИМИСТ БУЛЫЙК. АЛЛАГА ШЭКЕР ТОРМЫШ МАТУР. ИСАНЛЕК БАР ДИП АЛЛАГА ШЭКЕР ДИП МАТУР ЯШИК. МОНДА ЭЛЕКЕ ГЛАВАЛАР ДА ХАЗЕРГЕСЕ ДА ГАЕПЛЕ ТУГЕЛ. БУ СИСТЕМА. АЛАР КАЗАНГА КРЕМЕЛЬ ГА БУЙСЫНА БИТ.

№34820 / 26.10.2011 20:07:06

\"Өметсез шайтан гына\", диюегезне Н.Әхмәт, дөрес фикерләмисез, дияр идем! Нишләп шайтан өметсез булсын ди??? Ничек кенә өметле әле ул - берәрсен булса да юлдан яздырам, дип мәш килеп, хз эшен тик эшләп йөри ул!!!

Ә һәркем үз кандидатурасын тәкъдим итсен,үзегезне алар урынына куеп карагыз, дигән сүзләрегезгә - Ә ник соң алар үз заманында атлыгып бу урынга килгәннәр? Ник эшләнгән кадәр эшне - ЮК дәрәҗәсенә җиткерделәр, дияр идем!
Бу урынга һәр эшне, һәр хәрәкәтне төптән уйлап эш итүче килергә тиеш... тик, бакада да койрык булырга тиеш бит... ә юк...

№34767 / 25.10.2011 19:43:50

Егетләр, гел начарга гына юрамыйк әле. Бәлки чыннан да заманалар үзгәрүен исәпкә алып, берничә ел башка эштә эшләгәндә уйланып йөреп, сүзендә тора, "әйткән сүз аткан ук" дип, җиң сызганып эшли башлар. Өметсез шайтан гына була. Бер авыз пешкәч, өреп кабасың бит. Хатадан беребез дә хали түгел. Шәкүров та, Марсель Галиев язганча ук (язучы халкы чүпрә кушмый булдыра алмый, кабармаган күмәч табынга гына түгел, кулда тотарга да матур булмый)Алдаретдин түгел лә инде. Эшләгән кешегә урыны җылы булса да, эше җиңелләрдән түгел. Дөрес булса, берәү дә ул урынга кандидатурасын куймаган. Халык та, моннан ун-егерме ел элек булган кебек түгел. Кануннарны белә, башлыклардан сорау башка, Азнакай моношәһәр, бюджет чиксез түгел, барысының да бай, матур яшисе килә.... Көтик бераз. Бүгенге главаны сүгүчеләргә бер генә сүз белән, мин шәһәр өчен үзем ни эшләдем, минем ярдәм кирәк түгелме икән, дип үз-үзенә сорау биреп карарга гына киңәш итәр идем. Тәнкыйтьләргә була, тәнкыйть урынына үзеңнән ни булса да аның урынына тәкъдим итәргә кирәк.

№34665 / 23.10.2011 19:21:25

Дорес эйтэсен татарин.

№34654 / 23.10.2011 18:39:39

Азнакай нэчэльниклэренен кайчан дорес сойлэгэне бар.

№34633 / 22.10.2011 22:49:28

АЛДАРЕТДИН
Мин еш кайтып-килеп йөри торган район үзәге Пекин белән Париж арасында урнашкан. Казаннан өч йөз чакрым ераклыкта гына.
Кайтып төшәм дә... Аяклар үзеннән-үзе поселокның кыл уртасында кукраеп торган администрация бинасына таба тартыла. Анда мине бәхетле елмаеп, сагынып каршы ала торган хикмәтле кеше бар. Кеше дию генә аз, район башлыгының төп урынбасары – иптәш Кәшүров үзе!
Чибәр кыяфәтле. Зәвык белән, шәп киенә. Җитез-хәрәкәтчән. Һәр сүзне җеген-җеккә китереп сөйли белә. Очраклы гына кулына эләккән китаптан кызыклы цитаталар китереп, олыдан кубып, ярымурысча сөйли башласа – акыллылыгына шаккатасың. Мондый чакта бигрәк тә чибәр хатын-кызлар тәкатьсез каладыр...
Район башлыгы янәшәсендә булмаган чакта, ул шунда ук үзен хуҗа итеп тоя, күкрәк киерелә, тавышы бөер тирәнлегеннән күтәрелә башлый. “Мин төзедем, мин эшләдем!” дигән рәвештә “мин” алмашлыгын сибә генә. Белмәгән чит кеше: “Кара әле, язмышыбыз шушы чибәр егет иңендә ята икән ләбаса!” – дип уйларга да мөмкин.
Үзенә бертөрле шәхесләр була: кайчан күрмә – гел хәрәкәттә, әле анда сугыла, әле монда; җаны белән тәне аерылган да бер-берсен куышып йөриләр шикелле... Андыйларның, җаны очып киткән чакта, тән кабыгы синең каршыда басып тора: сүзеңне тыңлаган кебек була – тыңламый, күргән кебек була – күрми, эшләгән кебек була – эшләми... Ә инде җаны тәненә кайтып кунаклаган кыска гына мизгелдә андый шәхесләр, каударланып, тау күчереп куярга да мөмкиннәр. Әмма... андый мизгелләре сирәк була шул.
Заманында аның кабинет ишеге янында ходоклар, ягъни гозер белән килүчеләр гөж килеп тора иде. Аның тәмле теленнән, күңеле тулып, башы әйләнеп, чыгу ишеген таба алмыйча дулкынланып йөрерләр иде. “Була, абзый, бер дә борчылма, нәкъ бер айдан фатирга ордер аласың!”, “И-и, апа җаным, эшлибез аны, иртәгә үк бригада китертәм, түбәңне көзге кебек калай белән ябачаклар!”, “Өч көн генә түзегез инде, зинһар, сезнең урамда да кап-кайнар асфальт җәя башлыйбыз. Өч көн!”
Әнә шулай, юмалап, Кубрат хан кебек сүзен: “Мин әйттем!” – дип тә бастырыклап куйгач, кем инде ышанмаска җөрьәт итсен. Өлкән агай-апалар аның исәнлегенә эчтән дога кылып, канәгатьләнеп кайтып китәләр иде.
Аның шулкадәр сәнгатьле, матур итеп ялганлавына минем ис-акылым китә, үзе бер талант! Комсомол-партия юлына китеп, җаваплы эштә җавапсызлыкка өйрәнмәгән булса, күчмә театрда менә дигән артист булыр иде бу! Билләһи, булыр иде: кыяфәт, рәвеш килгән, үз ягына башы эшли, тагын ни кирәк!
Шунысы гаҗәп: берәү дә аңа, кистереп, син, туган, теге вакытта алдадың бит мине, дип әйтә алмыйдыр шикелле. Беренчедән – аның ялганлавын үзенә исбатлый алмыйсың, ул синең сүзне ишетмәячәк. Икенчедән – ул сине тагын ягымлы елмаеп каршы ала, якын, үз итеп, районның ярты байлыгын иңеңә салып җибәрерлек дәрт-юмартлык белән сөйли башлый – күз алдында таралып китәсең. Шундый самими карашлы кешегә ничек инде: “Син теге вакытта алдадың бит мине”, – дип әйтә аласың. Шундый да кешене рәнҗетеп, зур гөнаһка тарымассың бит инде?
Мин дә аның ялганына кабам. Ничә еллар буена беләм бит югыйсә, барыбер, тагын алданасы килепме, аяклар үзеннән-үзе шуның кабинеты ягына тартыла.
Кочак җәеп каршы ала. Газлы су эчәсеңме яки чәй китертимме дип, өтәләнеп тора. Бераздан син аның алдану ятьмәсенә эләгеп, салмак кына тирбәлә башлыйсың. Үз ялганына үзе дә ышанып, тәм белән, иренмичә, хөрмәт итеп, яратып, кадереңне белеп, чын күңелдән алдаша бит! “Була! Эшлибез аны!” – дип, йодрыгы белән күкрәгенә сугып куюларын күр син – талант иясе! Шунысы кызык: син бу мизгелдә аның Алдаретдин икәнен онытып, гипнозланып, елан авызына сайрый-сайрый кереп барган кошчык хәленә каласың.
Алдаретдиннан тәмам өметне өзү өчен башта туксан тугыз мәртәбә алданып, ышану ләззәтен кичерергә кирәк. Йөзенче тапкыр алдавына капкач... ниһаять, айну килә. Бервакыт шулай холлда басып торам. Алдаретдин юмалый-юмалый бер агайны өске каттан төшереп куйды да котылдым моннан дигән куаныч белән йөгерә-атлый менеп тә китте.
Чыгып бара теге агай, үзалдына сөйләнеп... “Беләбез сине, кешегә яхшылык кыла торган адәм түгел син! Беләбез...”
Әһә, минәйтәм, гади халыкның да, ниһаять, күзе ачыла башлаган...
Алдаретдин исемен әйткәч, өметсез кул селкүчеләр бүгенге көндә бихисап икән, димәк, болар инде йөзенче алдау барьерын узганнар. Аның исеме чыкса, Хуҗа Насретдинга охшатып, берәр вакыйга сөйләп, көлешеп алалар. Бу инде зарланасы килмәүнең бер юлыдыр. Хуҗа Насретдин ялганында тормышны матурлаучы, беркемгә зыян китерми торган, хөсетсез – беркатлы мәзәк булса, җаваплы урында эшләгән Кәшүров ялганы исә – хәтәррәк. Монда күпме кешеләрнең ышанычы, акланмаган өмете, йөрәк тибеше, рухы сынган сәламәтлеге ята.
Дөнья алга бара. Алдаретдин һаман алдый, халык һаман ышана тора. Бөтен халык туксан тугыз тапкыр алданып бетеп, йөзенчегә чыкканчы барачак.
* * *
Еллар узып, район башлыгы пенсиягә чыккач, бер очраштык та үткән елларны искә төшереп, хатирәләргә бирелеп шактый утырдык. Шунда мин Кәшүровны искә төшереп : “Аның ялганына ничек түздегез?” – дип сорадым.
– Безнең эштә андый уникаль шәхесләр табу җиңел түгел. Ул бит – җитәкченең калканы, – дип башлады ул сүзен. – Алдакчы дию дә тупасрак булыр. Ул һәрдаим вәгъдә биреп, халыкны өмет белән яшәтә. Инде килеп, аның вәгъдәсенә тәмам ышанычы беткән кеше минем кабинетка килеп керә. Аннан соң: “Ул менә, Кәшүров, бер ел буе ышандырып йөрткән иде, глава бер секундта хәл итте”, – дип, мине мактап сөйләп йөри. Гади халыкны курку белән өмет арасында яшәтмичә булмый. Җитәкченең үзен дә алдарга мөмкин дисезме? Моның да үз кагыйдәсе бар: “Киткәндә урынымны, һичшиксез, сиңа калдырам”, – дип ышандырып йөртәсең аны. Әлбәттә, буйсынырга күнеккән урынбасар кеше беркайчан да баш була алмый. Әмма ул булалам дигән өмет белән яши. Гомумән, бу илдә яшәү системасы шундый бит: урынбасар миңа өмет белән карый, мин – өстәгеләргә. Өстәгеләр – тагын да өстәгеләргә.
* * *
Районга кайтсам, администрация бинасы яныннан үткәндә Кәшүров кабинеты тәрәзәсенә ямансулап карап үтәм (ул эшләми инде анда). Их, кереп бер Кәшүровта алданып чыгарга иде, рәхәтләнеп бөтен тән күзәнәкләрең йомшап, изрәп калыр идең. Юк шул инде. Андый шәхесләр, чынлап та, меңгә бер генә туадыр, мөгаен.
Марсель ГАЛИЕВ.

№34615 / 22.10.2011 19:33:17

Шулай инде, ел фасыллары да уз вакытында алмашып торуы - бик яхшы куренеш! Ул шулай булырга тиеш!
э менэ житэкчелэрнен сезон саен алышынуы гына гажэплэндерэ... (бу сонгысы гына куздэ тотылмый, билгеле)

Хэр яналыктан ниндидер узгэреш, яхшы якка узгэреш котэбез котуен, тик хыяллар гына кайчак акланмый... шуна хэр нэрсэ шом сала, шик уята шул

№34545 / 21.10.2011 20:10:16

OK!!!!

№34484 / 20.10.2011 18:33:56

Азнакайлар, бер атна буе йокларга ярыймы инде. Атна эчендә әллә нинди үзгәрешләр булды. Шәһәр көзгә әзерләнә, йортларга җылы бирелде.... Яңа зур җитәкче билгеләнде.... Шәһәр тормышы тагын да җанланып китүен көтәсе генә кала.... Тик минем моңа шигем бар.

№34483 / 20.10.2011 18:33:21

Азнакайлар, бер атна буе йокларга ярыймы инде. Атна эчендә әллә нинди үзгәрешләр булды. Шәһәр көзгә әзерләнә, йортларга җылы бирелде.... Яңа зур җитәкче билгеләнде.... Шәһәр тормышы тагын да җанланып китүен көтәсе генә кала.... Тик минем моңа шигем бар.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»