19.06.2014 Җәмгыять
Бүгенге чыгарылыш кичәләре күпмегә төшә?
“Чыгарылыш кичәсе” дигәч, 11 нче сыйныф укучылары күз алдына килеп басса да, бу аларның гына бәйрәмнәре түгел бит. Хәзер балалар бакчасыннан киткәндә дә, 4 нче һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлагач та, зурдан кубып бәйрәм итәләр. Бу көн сабый күңелендә онытылмаслык булып узсын өчен, хәзерге ата-аналар көчен дә, акчасын да кызганмый. Бүгенге кичәләр күпмегә төшә һәм аны ничек кызыклы итәргә?
Министр котлавы
Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры:
– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм канәгатьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.
Үз укучыларына биргән белем, осталык, сабырлыклары өчен хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Әти-әниләрнең соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз өчен бүләк булсын. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты истәлекләр алып килсен. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә!
Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?
Кызларны киендерү:
Күлмәк – 4 мең сумнан
Туфли – 2,5 мең сумнан
Сумка – 1 мең сумнан
Бизәнү әйберләре – 2,5 мең сумнан
Макияж, маникюр һәм прическа – 3 меңнән
Малайларны киендерү:
Костюм-чалбар – 4 меңнән
Күлмәк – 800 сумнан
Аяк киеме – 2,5 мең сумнан
Банкет – кеше саен 4 мең сумнан
Альбом – 2,5 мең сумнан
Чәчәкләр, укытучыларга бүләкләр, фотограф – 10 мең сумнан
Бәйрәмне күңеллерәк итү өчен...
* Киләчәккә хат язып калдырырга мөмкин. Чыгарылыш кичәсендә фикереңне, ак кагәзьгә төшереп, бер урында яшереп калдырып, 20 елдан соң классташлар белән очрашкач ачып укысаңмы!..
* Сабакташларга: “Хәзер нәрсә турында уйлыйсың?” – кебек гади сораулар биреп, истәлек өчен кыска видеолар төшерергә була.
* Мәктәп логотипы төшерелгән тукымадан яки кәгазьдән махсус фон ясап кую да модада бүген. Аның янына басып, туйганчы фотога төшәргә мөмкин.
* Тактага акбур белән хыялыңны ясап (мәсәлән, Лондонда уку, президент кәнәфие, берәр бәйгедә җиңү), шуның янында фотога төшү – фотоальбом өчен менә дигән идея.
Бу кызык!
* 2014 елда Татарстан мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны 36 019 укучы, 11 не – 20 415 бала тәмамлый.
* Быелдан яхшы укучыларга көмеш медальләр бирелми.
“Әти-әниләрне чыгарылыш кичәсенә чакырмадык”
Хафиз МИРГАЛИМОВ, коммунистлар партиясе лидеры:
– Чирмешән районында мәктәп тәмамлавыма быел 43 ел була. Алмагач бакчасында, линейкага бастырып, аттестат тараттылар. Актив укучы булганым өчен, миңа мактау грамотасы да тәтегән иде. Ул елларда әти-әниләрне чыгарылыш кичәсенә чакыру гадәте юк, бәйрәмдә укучылар укытучылар гына. Булдыра алганча, концерт оештырып, җиңелчә табын әзерләп, вакытны күңелле уздырдык. Иртәгәсе көн борчуларын уртага салып, укытучылар белән серләшеп, фикер алышып утырган мизгелләр хәтердә уелып калган.
“Таңга кадәр җырладык”
Мөнир РАХМАЕВ, җырчы:
– Әлмәттә 2006да узган чыгарылыш кичәсендә кара чалбар, ак костюм, ак күлмәк һәм ал галстуктан идем. Әти-әниләр безгә йорт арендалады. Мәктәптә үткән чарадан соң шунда юл тоттык. Анда табын әзерләп, шау-гөр килдек, гитарага җырлап таңны каршы алдык, аннары егетләр белән балыкка киттек.
“Икенче көнне үк колхозга эшкә киттем”
Фоат САДРИЕВ, язучы:
– Мөслим районы Рус Шуган авылы урта мәктәбен 1958 елда тәмамладым. Тантаналы рәвештә аттестат тапшырдылар, кунаклар арасында район газетасы баш мөхәррире дә бар иде. “Бүгенге көннән сез – мөстәкыйль, алдыгыздагы барлык юллар да ачык”, – дигәне истә калган. Исерткеч эчемлекләр юк, термоска чәй ясап, болынга таң каршыларга киттек. Аннары мин туган авылга җәяүләп атладым (соңгы 3 елны күрше авылга йөреп укыдым). Ат юлыннан кайтып барам, ике яклап та чәчәкләр болыны... Хыяллар белән исергән вакыт. Чыклы үләнгә ятып, зәп-зәңгәр күк йөзенә карап яттым. Кайтып, йокладым микән, юкмы, истә түгел, шул ук көнне колхозга эшкә чыгып киттем...
“Елаганыбыз истә калган”
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:
– Сыйныфта алты бала гына булгач, бер гаиләдәй яши идек. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлау безнең өчен иң моңсу көннәрнең берсе булды. Елаганыбыз истә калган. 1998 елдагы чыгарылыш кичәбезгә Лениногорскидагы иң яхшы оркестрны чакырган идек, вальс өйрәндек. Кулга аттестат алганнан соң, урманга киттек. Төтен исләрен чыгарып, анда ике көн рәхәтләнеп ял иттек.