|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2009 Бәйрәм
8 МАРТКА КЕМ НИНДИ БҮЛӘК ӘЗЕРЛӘГӘН?Табигатьтә яз, күңелләр күтәренке. Тиздән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Әлбәттә, бәйрәм бүләксез, сюрпризларсыз булмый. Гүзәл затларга, сөйгән ярларга нинди бүләк сайларга, аларны нәрсә белән шаккатырырга, ничек күңелләрен күрергә?! Ир-атларны бу көннәрдә шундыйрак сораулар “борчый”. Римзил ВӘЛИ: – Зиләне (Зилә Вәлиева – ТР Хөкүмәте вице-премьеры-Мәдәният министры – авт.) ничек шаккатырырга да белмим. Ел саен башкалар аңа, мин биргәнче үк, кочак-кочак чәчәк бәйләме бүләк итеп өлгергән булалар инде. Шулай да, моннан бер-ике ел элек “алдатмадым”. Үзем беренче булыйм әле дип, кич белән зур гына чәчәк бәйләме алып кайттым да, аны машинада калдырдым. Ул өшемәсен дип, төнлә өч-дүрт тапкыр тимер атымны җылыттым. Иртән иң беренче булып, сәгать җидедә Зиләгә бүләк иттем. Төнлә болай йөрүемә аптыраганнар. Кая чыга бу дип уйлаганнар икән.
Әмир ИСЛАМОВ: – Бу көннәрдә хатыным Флүзә авырып китте әле. 39,8 0С температура белән ята. Бәйрәмгә хәтле сәламәтләнсә, бу икебез өчен дә зур бүләк булыр иде. Бәйрәм көнне гадәттә улым Ислам белән иртән сәгать 7 дә торабыз да, икәүләшеп кибетләргә китәбез. Бер елны беләзек, икенче елны чүлмәктәге гөл алдык. Быел 8 Март якшәмбегә туры килгәнгә, эшкә барасы юк, өйдә булачакмын. Шуңа тормыш иптәшемне пылау пешереп сыйлармын дип торам. Ризыкларны яратып һәм оста әзерлим. Гаиләдә өч малай үстек, әни гел мәктәптә иде. Йомырка тәбәсеннән алып бәлешкә хәтле пешерәм. Үзбәк дусларым пылау әзерләргә өйрәткәннән бирле, елга бер-ике тапкыр булса да, кунакларны шуның белән сыйлыйм. Бик тәмле килеп чыга.
Радик ВӘЛИЕВ (“Казан утлары” журналының башкаручы мөхәррире): – Илдә кризис хөкем сөрә, әллә ни зур әйберләргә үрелеп булмас инде. Тормыш иптәшем Светлана белән кызым Нуриягә чәчәк бүләк итәчәкмен. Аннары, бу көнне ел да өч куянның койрыгын бергә тотам. Беренчедән, кызым белән хатыным өчен – гүзәл затлар көне; икенчедән, 8ендә үземнең туган көнем; өченчедән, бердәнбер һәм яраткан балдызым Резедәнең дөньяга килгән көне. Барыбыз өчен дә бәйрәм ясап, 8 Мартта үзебездән ерак түгел урнашкан чаңгы базасына ял итәргә барырга планлаштырдым. Анда кунып, рәхәтләнеп чаңгыда шуарбыз, мунча керербез, өс¬тәл корырбыз дип торам. Кызык, алар – миңа, мин алар¬га котлау сүзләре әйтә¬чәкбез. Гүзәл затлар көне булса да, игътибардан читтә калмаячакмын. Кү¬ңелле булыр дип ышанам.
Булат БӘЙРӘМОВ: – Җырчы халкына бәйрәмне өйдә үткәрү сирәк эләгә инде ул. Үземә дә быел 8 Мартта, график буенча, төнгә эшкә барасы була. Хатыным Ләйсәнгә (җырчы Ләйсән Гыймаева – авт.) чәчәк бәйләмен гел бирәм анысы. Аннары алтын эшләнмәсе бүләк итәрмен дип торам. Әлегә нәрсә икәнен әйтмим. Ләйсән газетаны укыса, алдан белсә, кызык булмаячак. Радиодан да ир-егетләргә: “Хатыныгызга, сөйгән ярыгызга гел чәчәк бирегез, кулдан ясап булса да берәр әйбер бүләк итегез, игътибарыгызны киметмәгез”, – дип “тукып” торам. Кризис бит, зур әйберләргә үрелү һәркемнең хәленнән килмәс. Әмма кечкенә бүләк тә чын күңелдән бирелә икән, зур мәгънәгә ия була ала. Аннары, ашыгыч эшләр килеп чыкмаса, берәр әйбер әзерләрмен дип торам. Пешерергә бик яратам. “Тәмлетамак”тан өйрәндем.
Җәвит ШАКИРОВ: – Без гаиләдә өч ир-егет: ике улым һәм үзем. Ә Зөлфия барыбыз өчен дә бер генә. Шуңа аны 8 Мартта бернәрсә дә эшләтмибез. Елга бер тапкыр инде бу. 364 көн ул ашатса, бер көн без – өч ир-егет аны алыштырабыз. Бәйрәм көнне иртүк торып табын әзерлибез. Кулдан килгәнчә пешерәбез. Бу безнең гаиләдә традициягә әйләнде. Кечкенә улым Искәндәр салат ясый, Илһам белән мин зуррак әйберләр, әйтик, аш пешерәбез. Зөлфия апагыз мактый инде безне, яратып ашаган була. Бәйрәм көнендә, сылтау белән, елга бер тапкыр ял итеп кала.
--- |
Иң күп укылган
|