• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

25.04.2014 Мәдәният

Беренче артистка (Сәхипҗамал Волжская турында)

«Яңарыш» газетасының 15нче санында «Һәр чорның - үз йолдызлары» (Гыйм¬ран Сафин) дип исемләнгән язмада Сәхипҗамал Волжскаяның Ижауда булуы турында да мәгълүмат бар. Чыннан да, исеме татар дөньясында киң танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең беренче хатын-кыз артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны Ижау шәһәре белән бәйләп торучы җепләр була.

Удмуртия татарлары арасында исеме күпләргә таныш булган мәгърифәтче милләттәшебез Фәнүс Газизуллинның китапханәсендә бу хакта Гази Кашшафның “Беренче артистка” дип исемләнгән китабы сакланган. “Әлеге китапларны тарихи ядкәр буларак саклар өчен миңа исән чагында Гата Кутузов тапшырып калдырган иде. Ул олы тарихи кыйммәткә ия, югалта күрмәгез”, - дип бирде ул аны редакөияга. Әйе, дөрестән дә, бу турыда язылган башка бер чыганак та, Интернет челтәрендә мәгълүмат та табылмады. Бөек Тукаебыз үзе сокланып телгә алган, аңа багышлап шигырьләр иҗат иткән шәхес - Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая турындагы китаптан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

(…) Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж¬ская турында шулкадәр күп ишеттем мин, аның турында шулкадәр күп сөйләделәр, минем аның үзен күреп сөйләшәсем килде. Минем аны үзенең гади көндәлек тормышында да, сәхнәдә дә бервакытта да күргәнем юк иде. Аны сәхнәдә күргән кешеләр, аеруча аның белән еллар буе бергә уйнаган артистлар, гаҗәп бер соклану белән артистканың талантына хәйран калып, озын-озын истәлекләр сөйлиләр.

- Сәхнәдә уйнаганын караганда, бөтен дөньяңны онытасың, хәтта менә без - артистлар - сәхнә артында торганда да Сәхипҗамал уйнаганда, тетрәнеп тора идек,- ди татар театрының өлкән артисты Локман Аитов.

Волжская белән байтак еллар бергә хезмәт иткән талантлы артист Шакир Шамильский миңа бик күп истәлекләр сөйләгән иде. Бу вакытта инде мин Сәхипҗамал ханым белән хат языша башлаган идем, һәм шулай туры килде - без аның белән сәхнәдә түгел, гади тормышта да тиз генә очраша алмадык. Ике-өч ел хат белән хәбәрләшеп, инде очрашабыз дип торганда, сугыш башланып китте...
Еллар узды...

Артистларга минем хөрмәтем бик зур. Сәхипҗамал Волжскаяга хөрмәтем аеруча зур, чөнки ул һәм аның чордашлары - патша заманында, полиция таягы хөкем сөргәндә, дин әһелләренең кыргый эзәрлекләүләренә карамастан, төрле реакцион көчләрнең мыскыллы һөҗүмнәренә каршы үч итеп халыкка чын күңелдән хезмәт итәләр; халыкны яктылыкка, прогресска өндиләр. Бу - үзе бер героик тормыш, без ул кешеләрне тәкъдир итәбез, чөнки аларның гүзәл хезмәтләре - совет чорында шундый тизлек белән чәчәк аткан бай һәм күпкырлы культурабызга нигез әзерләде. Совет культурасының бер тармагында эшләүче булганга, минем күптән инде Волжскаяның үзен күреп, аның бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, кулын кысасым килә иде.

Әйе, хат аша бер-беребезне белсәк тә, әле очрашканыбыз, сөйләшкәнебез юк иде. Менә мин Ижевск шәһәренә барам. Татар халкының беренче артисткасы, татар хатын-кызларына сәхнә юлын, иҗтимагый хезмәт белән кызыксынып яшәү үрнәген күрсәткән Сәхипҗамал Волжская хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендә тора!

Тиздән булачак очрашуны күз алдына китереп дулкынланам. Бөек Тукай тарафыннан макталган, кояш белән тиңләнгән артистка ич ул. Барыбызга да билгеле, Тукай мактауга бик саран кеше. Аның үткен каләме күбрәк комсыз байларны, сатлык җаннарны, кара эчле кешеләрне, ерткычларны камчылауга юнәлә. Ул царизмга каршы кискен көрәшкә чыккан большевик Хөсәен Ямашевны һәм халыкка хезмәт итүче Сәхипҗамал Волжскаяны хаклы рәвештә мактый, аларның иҗтимагый хезмәтләренә гаять югары бәя бирә. Артистка Сәхипҗамал Волжская турында Тукай 1910 елда менә ничек язган:

Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,
Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бер тигез зур мәртәбә,
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Бөек Тукай Сәхипҗамал Волжскаяны күңелне нурландыра алырлык уен осталыгы күрсәткән артистка итеп таный. Тукайның бу сүзләренә тагын нәрсә өстәргә мөмкин?

Юк, ул артистка гына түгел әле, ул театр труппасы оештыручы, ул режиссер да. Аның галантлы оештыручы булуы турында да әйтергә кирәк.

Волжская Ижевск шәһәренең Пушкин урамындагы йортта тора икән. Кыюсыз гына ишек шакыйм, каршыма Сәхипҗамал апа чыкты. Беренче сүздән үк без бер-беребезне таныйбыз һәм түргә узабыз.

- Таныш булыгыз! - ди миңа Сәхипҗамал ханым.

- Русинов...

Мин Волжскаяның тормыш иптәше, карт коммунист Владимир Николаевич Русинов белән танышам һәм, ничектер, үзем дә сизмәстән, шушы беренче мәртәбә аяк баскан өйдә үземне иркен тота башлыйм. Шартлы официаль сөйләшүдән мин гади телгә күчәм.

- Сәхипҗамал апа!

Әйе, бу ул, татар сәхнәсенең кояшы! Инде шактый картайган, төрле китапларда, журналларда басылган фоторәсемнәренә аз охшый, ләкин күз карашлары һаман шул ук: акыллы, уйчан күзләр, сынаулы караш, һәм ул күзләрнең көчен беренче караштан ук сизәсең, һәм син аның карашыннан ук, беренче сүзләрдән үк шушы урта буйлы, хәзер инде авыру булуы сәбәпле, нык кына йончыган хатынның «Нур» труппасы оештыруына да, андагы артистларга чын мәгънәсендә ана булуына да, ихтыяр көченә ия булуына да шикләнмисең.

Ул ашыкмый гына, тирәннән уйлап сөйли. Минем сорауларга җавап бирергә ашыкмый, бу сорау ни өчен, нинди максат белән бирелә икән дигән шикелле, сынап карый, тыйнак, чамадан тыш тыйнак сөйләшә.

Миңа аның белән озак сөйләшергә туры килде. Дүрт-биш көн буе мин Волжская һәм Русинов белән гел бергә булдым, тау кадәр архив документлары актарып чыктым, өем-өем документлар укыдым, кайсы елда һәм нинди газетада басылганлыгы билгеле булмаган рецензия кисентеләрен дә күздән кичердем. Минем каршыма гаять кызыклы тормыш килеп басты. Билгеле, бу тормыш тулы килеш гәүдәләнсен өчен, миңа Сәхипҗамал ханым белән бер үк юлдан узган дистәләрчә артистларның тормышлары, биографияләре һәм шәхси архивлары белән дә танышып чыгарга кирәк иде. Бу кадәресен эшләргә минем мөмкинлегем булмады һәм моның өчен укучылардан гафу үтенергә туры килә.

***

Гыйззәтулла Хәмидуллин Казандагы трамвай паркында стрелочник булып эшли, аена унике сум хезмәт хакы ала. Хатыны көненә 20 тиен хезмәт хакына мех фабрикасында эшли, мех тегә. Аларның балалары күп була: берсе-берсеннән кече унике бала. Тормыш авыр, ашарга җиткереп булмый. Гыйззәтулла агайның дүрт баласы берсе артыннан икенчесе үлеп китәләр. Бу авыр тормышта аның хатыны да 45 яшькә җитәр-җитмәс кабергә керә. Тормыш авырлыгыннан аптыраган эшче семьясы «бер тамакны киметү» хисабына алты яшьлек Сәхипҗамалны (ул 1885 елның 14 маенда туа) Казанның эре байларыннан исәпләнгән Апанаевларга хезмәтчелеккә бирә.

Сәхипҗамалга иртән бер сынык икмәк тоттырып сыерлар, казлар көтәргә җибәрәләр Ул абзар да тазарта, кибеткә дә чабып барып кайта, байларның аяк киемнәрен дә чистарта, вак-төяк йомышка да йөгерә. Шул рәвешчә бер ел эшли. Кечкенә Сәхипҗамал үсә төшкән саен күбрәк җәфа чигә. Бигрәк тә аңа бикәнең кызы тынгылык бирми, һәрвакыт мыскыллый, җәберли, бер эш кушасы булса, иң элек сиздерми генә килеп, каты итеп чеметеп ала.

Нинди кимсетелүләр күрми бу йортта яшь кыз, ничек кенә аның җаны әрнеми, тик беркем дә аны якламый, аңа җылы сүз әйтми Ниһаять, чыдар әмәле калмагач, тагын бер елдан соң ул әтисенә кайта. Шуннан соң аны, тормыш авыр булуга карамастан, әтисе укырга бирә. Сәхипҗамал иртән русча укырга йөри, кичен татарча укый. Ул дүрт ел буе шулай русча да, татарча да укып йөри. Әтисе картая, тормыш тагын да авырлаша, җитмәсә Сәхипҗамалның күңелен күтәреп, рухландырып торган апасы да үлеп китә.

Сәхипҗамалны күршеләре тәрбия¬гә ала. Кәләпүшче-калфакчы Ша¬һимәрдәнова Маһирә исемле карчыкның әле генә кече кызы үлгән икән, икенче кызы Фатыймага иптәш булыр дип, Сәхипҗамалны ул үзенә кызлыкка ала.

Яшь кыз Сәхипҗамалның язмышы гаҗәп рәвештә үзгәреп китә. Нәкъ менә шул елларда ул Фатих Әмирхан белән якыннан таныша.

Дөрес, ул вакытта әле Фатих язучы түгел, ләкин инде 1905 ел җиле кагылган, гаять үткен, кыю һәм көрәшергә ярсып торган ачы телле, курыкмыйча һәркемне тәнкыйть итә торган яшь егет була. Зур күзле, калынрак иренле, һәрнәрсәдән көлке таба белә торган Фатих Маһирә карчыкларга килеп йөри. Карчык башта моңа һичбер мәгьнә бирми, тәрбия семьядан килгән тәүфикълы бала итеп карый. Ә бу «тәүфикълы мәхзүм» Маһирәнең кызы Фатыйманы һәм Сәхипжамалны үз түгәрәгенә әгъза итеп тарта.

Нинди түгәрәк соң бу? Билгеле, аның һичбер программасы да, уставы да булмый. Бу, гади генә итеп әйткәндә, яшьләр түгәрәге; алар барысы иркенлекне, яшьлекне күбрәк татып калырга омтылалар һәм, бер-берсенә ярдәм итешеп,театрларга,танцаларга йөрергә булалар. Шулай итеп,бишәр тиенләп акча салышып, яшьләр (түгәрәктә барлыгы алты кеше була) рус театрына йөриләр, танца кичәләрендә булалар. Фатих үзе биеми, узган-барганны иптәшләрчә «тешләп» тора, ачы-ачы сүзләр әйтә. Аның күзәтүе астында торган «членнар», дөнья рәхәтен татып, күңел ачалар, рус культурасына якыная баралар.

Көннәрдән бер көнне Фатихлар Сәхипҗамалны танца кичәсенә алырга киләләр, ләкин Маһирә карчык җибәрми.

- Юк, бүген беркая бармыйсың, җитте сикереп йөрергә! - ди.

Ялынып-ялварып та уңышка ирешмәгәч, яшьләр хәйләгә керешәләр. Фатих болай ди:

- Карчык йокларга яткач, син үз урыныңа кунак кызын яткыр да, үзең сәгать тугыз¬да тәрәзәдән төш, без сине көтәрбез!(…) Моны карчык сизә, Сәхипҗамалны кыйнамакчы була, әмма Фатихлар кыйнаттырмый.

Шушы вакыйгадан соң яшьләр түгәрәге танцага иркен йөри башлый һәм аларның кайберсе рус офицеры Зенцов хатынының бию мәктәбенә языла. Зенцова һәр җомга клубта вечерлар уздыра, анда аның шәкертләре осталыкларын күрсәтәләр.

Сәхипҗамал һәм аның иптәшләре бу мәктәптә сигез ай укып, бальный һәм европейский танецларны бик яхшы үзләштерәләр. Сәхипҗамал белән Идрис исемле егет мазурка белән лезгинканы башкарганда, бөтен халык залга җыелып, аларның танецларларына сокланып карап торалар һәм шашып кул чабалар.

Бу курсларны тәмам иткәч, Сәхипҗамал укучылар җыеп, үзе инде бию өйрәтә башлый.

Нәкъ менә шул вакытта Казанга Кудашев-Ашказарекий труппасы килә. Бу вакыйганы Фатих түгәрәге шатланып каршы ала. Алар барысы җыелып театрга китәләр.

- Син куркак булма, үз сүзендә торырга өйрән, максатыңа ирешергә тырыш, нинди генә авырлык булса да үзеңнекен эшлә!

Бу - Фатих Әмирхан сүзләре, ул Сәхипҗамалны шул рухта тәрбияли һәм аны чая булырга, алга куелган максатка ирешергә өйрәтә. Моңа кадәр, рус театрының даими тамашачылары булып йөргәндә, ни өчен бездә дә шундый театр юк, дигән сорауны алар бер-берсенә бик еш бирәләр. Театрга омтылу, аны булдырырга тырышу теләге бик көчле була аларда. Дөрес, бай йортларында мирза балалары йорт спектакльләре куялар, бу турыда яшьләр җанланып сөйлиләр, ләкин анда Сәхипҗамал кебек эшче кызларын аяк та бастырмыйлар, Менә бүген алар татарча спектакль карыйлар. Ләкин көтелгән тәэсир килеп чыкмый. Спектакль бик күңелсез була, актерларда рух күтәренкелеге җитми, хатын-кыз рольләрен дә ирләр башкаралар һәм тупас уйныйлар,

- Ник бездә дә рус театрларындагыча түгел, - ди Сәхипҗамал пошынып. Сәхнәдәге зәгыйфь уеннан гадәтенчә мыскыллап көлеп утырган Фатих Әмирхан Сәхипҗамалга карый. Зенцова мәктәбендә барлык халыкны сокландырып бии торган Сәхипҗамалга ул кинәт:

- Менә син уйнарга тиешсең анда! - ди.

Бу очраклы гына әйтелгән сүз булмый

Татар театры үзешчәнлек дәрәҗәсеннән күтәрелеп профес¬сиональ юлга бассын өчен, бер-ике кешенең тырышып йөрүе генә җитми. Хатын-кызлар хез¬мәте салынмаса - театр уены бер яклы була¬чак,Әмирханның, Сәхипҗамалга хезмәткә тәкъдим ясап әйткән сүзләрендә ялыну, үтенү авазы яңгырамый, көчле таләп итү ишете¬лә һәм бу сүзләр Сәхипҗамалны тетрәтеп җибәрә: ул сүзләр аның киләчәген һәм татар театрының, да юлың билгелиләр. Фатихның тәкъдименнән кабынып киткән Сәхипҗамал үзе дә бераздан инде сәхнә артына ук кереп китә һәм Кудашев белән сөйләшә башлый:

- Ник болай ирләр хатыннар ролендә уй¬ныйлар?— ди ул. Кудашев зарланып ала:

- Һичбер кыз таба алмыйбыз, туташ, тә¬мам аптырауда без!..

Әйе, әле татар кызы сәхнәгә аяк басканы юк, ләкин ул басарга тиеш! Ниһаять, кем дә булса бу эшне башлап алып китәргә тиеш бит инде!

-- Бер кызны да сәхнәгә чыгарга күндерә алганыгыз юкмы? Ә ул үзе теләсә?—ди Сә¬хипҗамал. - Үзе теләп сәхнәгә чыгып басса?

Ул арада Фатих Әмирхан килеп, кызны дәртләндереп, рухландырып тора:

-- Әйе, менә безнең Сәхипҗамал үзе тели, ул бу эшне булдыра,— ди ул.

Билгеле, Ашказарский һәм аның иптәшлә¬ре бик шатланалар. Күктән көтелгән фәреш¬тә үз аяклары белән каршыга килеп баса.

Сәхипҗамал ныклы карар белән кайта. Лә¬кин өйдә бу эшкә ничек карарлар? Маһирә әби риза булырмы? Әтисе нәрсә дияр?

Шуны да әйтергә кирәк, бу вакытта Маһи¬рә карчык инде Сәхипҗамалга кияү табып куйган була, яшь кыз азып-тузып киткәнче дип, аны Семипалатинскидагы бер бай малае¬на сатып җибәрергә уйлый.

Өйдә чыннан да җәнҗал куба. Маһирә кар¬чык авыз ачарга да ирек бирми, үтергәнче кыйнармын дип куркыта.

- Бер әйбереңне дә бирмим менә!- дип, ул сандык өстенә менеп утыра.
Шау-шу зур була, куркыту, янау чиксез-чамасыз була, ләкин Сәхипҗамалүз сүзендә тора:

- Минем бит әле әтием бар,- ди ул. - Кияүгә чыгу гынамыни тормышның макса¬ты?! Кияүгә кайчан да чыгып була ич! Миңа әле бары 13 яшь!

Гыйззәтулла абзый кызының теләгенә кар¬шы килми:

- Минем йөземә кызыллык китермәслек бул. Шул гына!- ди ул.

Мәсьәлә хәл ителә. Эшче кызы унөч яшь¬лек Сәхипҗамал, татар хатын-кызларыннан беренче булып сәхнәгә юл салырга карар итә.

Озак вакыт үтми, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская салган сукмактан баш¬ка хатын-кызлар да кыю гына сәхнәгә атлыйлар. Татар кызлары артыннан азербайҗан, үзбәк, казакъ, башкорт, төркмән халыкларының кызлары сәхнәгә менәләр. Шул рәвешчә Сәхипҗамал сәхнә өлкәсендә татар хатын-кызларының иҗади эше өчен революция ясый.

ТАРИХКА КАРАСАК

Эшне башлап җибәрү генә кыен, аннан соң үзеннән-үзе бара ул диләр кайчакта. Ләкин бу очракта алай булмый, Сәхипҗамал сәх¬нәгә килеп басу белән ал да гөл булып тор¬мый, киресенчә, гаять авыр, кимсетүле, җә¬берле тормыш башлана. Ачлы-туклы яшәү, карагруһлар, реакцион байлар, муллалар тарафыннан эзәрлекләнүләр китә.

Патша Россиясе заманында, һәртөрле мил¬ли азатлык чаткылары полиция тарафыннан эзәрлекләнгәндә, Россиядә яшәүче азчылык милләтләрнең милли культурага таба омты¬луларына каршы полиция балтасы һәм «үз»милләтеңнең кыргый фанатиклары күсәге күтәрелгәндә, театр тудыру, үзең теләгән шә¬һәрдә спектакльләр кую гаять читен эш була. Спектакльне куярга я полиция рөхсәт бирми, я фанатик муллалар, безнең динебездән көлү бу дип, каршы төшәләр. Хөкүмәткә каршы бертөрле зарарлы сүз тапмыйча, әсәрне сәх¬нәгә куярга рөхсәт биргәндә дә фанатиклар артистлар өстеннән донослар ясыйлар, яки урамда тотып кыйныйлар, погром оештырмакчы булалар, артистларны үтерергә җыеналар. Мәсәлән, Уральскида артист Кулалайны кыйныйлар. Сәхипҗамалга ташланалар, тота алмагач, аңа револьвердан аталар, бәхеткә каршы, пуля тими, колак яныннан гына чы¬жылдап очып китә. Бу күренешләрне аерым хулиганлык чыгышлары дип кенә карарга ярамый. Андый хулиганлыклар реакцион кечләр тарафыннан бик нык хәзерлек күреп оештырылганнар.(...)

- Татар халкы хезмәт ияләре безгә бик нык ярдәм итте, - ди Волжская, ул вакытлар¬ны искә төшереп,- типография эшчеләре, при¬казчиклар, студентлар, прогрессив карашлы интеллигенция, мөгаллимнәр безгә һәрвакыт булыштылар. Алар уенны башкарырга да, кием-салым табышырга да, тамашачыларны алып килергә дә бик зур ярдәм иттеләр. Мин инде Г. Тукай, Г. Камалларның ярдәме турында сөйләмим дә. Аларның театрга куйган хезмәтләре искиткеч зур... Ә байлар... байлар¬дан без һичбер ярдәм күрмәдек, киресенчә, татар буржуасы безне эзәрлекләүдән берва¬кытта да туктамады...

Халыкның ярдәме, әлбәттә, зур була. 1905нче ел белән уянган татар хезмәт-ияләре те¬атрны мәктәп, тәрбия учагы дип кабул итәләр.

Артистларның яклаучылары көннән-көн кү¬бәя бара. Шулай да бик авыр була аларның тормышы, тамашачы театрга бик акрын килә, өйдә аны да бит төрле шәригать законнары, фанатиклар сүзе богаулап тора. Уральскида, мәсәлән, беренче постановкаларда тамашачы ун кешедән артмый, башка җирләрдә дә шу¬лай була... Бу хәл артистларның материаль ягына бик каты суга, билгеле. Ләкин труппа икенче вакыт килгәндә, мәсьәлә башкачарак төс ала, башта чәчеп калдырган орлык үзенең җимешен бирә, театрга халык күбрәк килә башлый.

Шулай да революциягә чаклы яшәгән һәм бернигә карамый үз юлы белән барган татар артистының чыдамлылыгына, фидакарьлегенә, халыкны агартам дип чын күңелдән хезмәт итүенә, аның, изге омтылышына сокланмый мөмкин түгел. Алар зур художник каләменә лаеклы каһарманнар!

СӘХНӘДӘ

Нинди артистка соң ул Сәхипҗамал Волжская? Татар театр сәнгате өчен аның иҗатының традицияләре нинди?

Безгә бу сорауларга җавап табарга кирәк. Безнең карамакта дистәләрчә рецензияләр истәлекләр бар. Татар вакытлы матбугаты Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның һәрбер сәхнә адымын кыска-кыска гына булса да теркәп барган. Дөрес, бу рецензияләрнең күбесе фә¬лән рольне Волжская башкарды диюдән уз¬мый, анда иҗат методы, сәхнә алымнары ту¬рында фикер табуы кыен. Күп вакыт, бер үк артист, бер үк спектакльдә ике-өч рольдә уй¬ный. Сәхипҗамал да күбесенчә берничә роль¬не башкарган. 1910 елдан «Сәйяр» да, 1912 елдан башлап «Нур» труппасында «Бәхетсез егет» әсәрен бик яратып сәхнәгә куялар, «Нур» труппасында бары өч кенә артистка була. Ә әсәрдә хатын-кыз образлары күп: Җәмилә, Мәгъри, Биби карчык, Гайни, Мәрь¬ям һәм асраудан тыш гимназистка Гайшә дә бар.(...)

- Ә сез «Сәйяр»дан ни өчен киттегез? - дим мин Сәхипҗамал апага. Бу турыда артистлар арасында төрле сүз булуын да, бу фактны һәм уңай, һәм кире бәяләүчеләр булуын да аның исенә төшерәм. Хәер, ул аларны үзе миннән яхшырак белә.

- Төп сәбәп шул, - ди ул, - татарда бер генә труппа булырга тиеш түгел дип карадым мин. Үз көчемә ышанып, яңа труппа оештыра алырмын дип уйладым.

- Бары шул гынамы?

- Әйе, шул гына.

Мин бу вакыйганың тәфсиленә керешмим һәм аның ни әһәмияте бар?! Ике бөек артист ике труппада эшлиләр икән, аңардан ни зыян? Әйдә, эшли бирсеннәр! Аңардан һичкемгә зарар юк. Ләкин бу хәл бик күп гайбәтләр тудыра һәм обывательләргә сагыз чәйнәргә мөмкинлек бирә. Бу вакыйганы ямьсез итеп сөйләүчеләр дә, Кариев белән Волжская ачуланышканнар дип караучылар да табыла.

Билгеле, Кариевның Волжская кебек талантны «Сәйяр» труппасыннан җибәрәсе килмәгән, аны ничек тә труппада калдырырга тырышкан. Шуның өстенә ул, татарның бердәнбер труппасы көч-хәл белән яшәп килгәндә, икенче труппаны оештыру кирәксез бер эш дип, аның өчен әле җирлек өлгермәгән дип ышанган. Волжская икенче карашны яклаган.

Алар бу турыда озак сөйләшкәннәр. Мин Сәхипҗамал ападан Кариев белән нәрсә турында сөйләшүләрен исенә төшерүен үтенәм.

- Нәрсә турында сөйләштегез соң? - дигән сорауга

Сәхипҗамал апа:

- Татар театрының киләчәге турында, - диде кыска гына итеп.

Кариев, Волжскаяны Казанга чакырып, Уфага да килгән. Шамилскийның әйтүенә караганда, Волжская, Кариев белән күрешкәч, бик дулкынланып кайткан.

Бу - ике артистның бер-берсенә ихтирам белән яшәвен күрсәтмимени?! Һәм менә тагын бер документ, датасы куелмаган кечкенә бер запискадан мин түбәндәге юлларны укыйм:

«Сәхипҗамал туташ!

Сезнең егерменче гасырда кылган хезмәтегез... татар кызларына әсәр (тәэсир, йогынты) итү генә түгел, бөтен татар вә гайре милләтләргә әсәр итә. Минем үз тарафымнан күңелемнән тәкъдир кыйлып һәрвакыт хезмәтегездә тәйярмын (әзер).
Туташ!

Сезгә нинди генә кеше сүз әйткәндә дә, начар булса сүзе - начарлыктан итмәеңчә, яхшылык илә җавап бирдегез.

Мин сезнең гомерлеккә колыгыз.
Кариев».

Шул рәвешчә, 1912 елның көзендә Сәхипҗамал Волжская «Сәйяр»дан китә һәм яңа труппа оештырырга керешә. Бу вакытта аңа әле яңа 17 яшь тулып килә. Әнә шул яшь татар кызы, һичкемнән ярдәм көтмичә (патша заманында аңа нинди оешма ярдәм күрсәтә алсын!), яңа труппа оештыра. Моңа горурлык та, сәләт тә, кыюлык та, халыкка ныклы ышаныч та кирәк була.
Беренче булып җырчы Фәттах Латыйпов яңа труппада эшләргә ризалык бирә. Аннан Богданова, Сәмитовалар кушыла. Соңыннан Баязитский килә. Гастрольдә йөргәндә ярдәмче кече рольләрдә булышлык күрсәткән һәвәскәрләргә хат язалар. Шундый хатлар буенча Оренбургтан Әлмәшев, Пермьнан Шамилский киләләр.

Шул рәвешчә, яңа труппа оеша һәм аңа «Нур» дип исем бирәләр. Труппаның профес¬сиональ артистлар санын арттыру ягыннан да әһәмияте зур була.

-1912 елда Уфадан телеграмма алдым, - дип сөйли Шамильский: «Волжская, Сәмитова Уфада. Тизлек белән килегез», - дигәннәр, Икенче көнне Уфага киттем.

Шамильский беренче күргәндә Волжскаяның ничек репетиция уздыруына шаккаткан булса,Уфага килгәч, аның уенына таң кала,
Уфада «Нур» труппасы «Бәхетсез егет» белән эшен башлый.

Шуннан соң алар бик күп шәһәрләрдә гастрольдә булалар. Гыйззәтуллина үзенталантлы артист һәм режиссер итеп таныта. Һәркайда труппаның яхшы даны тарала,халык спектакльләрне яратып карый һәмартистларны хөрмәт итә. Волжская киң масштабка омтылучан оештыручы була. Спектакльләрне дә шәһәрдәге иң зур йортларда, рус театры биналарында куюга ирешә, аның постановкаларын меңнәрчә тамашачылар карый.

Үзе яшүсмер кыз булуына карамастан, Волжская труппада каты дисциплина урнаштыра.Кешегә таләпчән булу белән бергә, Волжская үзенә карата да бик таләпчән, һәркемгә үрнәк булырлык дәрәҗәдә мораль саф була.

Меңнәрчә тамашачыларны үзенең талантына табындырган Сәхипҗамалның йөрәген бик күп кешеләр яулап алырга тырышып каррый. Тәмле тел белән дә, янап, куркыт аны буйсындырырга теләүчеләр күп була. Кияүгә чыгарга риза булмасаң, баскан җиреңдә үләсең һәм үзем дә үләм,- дип, аңа берәү револьвер да төзи.

- Шаярмагыз!- ди Волжская андыйларга.(...)

(...)«Нур» труппасы 1918 елның җәенә кадәр эшли. 1918 елның 13 июнендә Уфа шәһәр коммунасы һәм Уфа артистлары союзы Сәхипҗа¬мал Волжскаяны Казанга театр костюмнары алырга командировкага җибәрә. Театр сәнга¬тен киңрәк җәелдереп, артистлар яшь Совет хөкүмәтенә армый-талмый эшләргә җиң сыз¬ганалар, революцион халык массасына тагын да күбрәк культура хезмәте күрсәтергә уйлый¬лар.

- Гражданнар сугышы вакытында без соң¬гы өч елны рәттән Уфада эшләдек. Бик борчулы вакыт иде... Мин Казанга килгәч, кире чы¬гып китә алмадым. Бер җиргә дә китәргә юл юк иде, бөтен якта сугыш башланды. Ул ара¬да мин авырып киттем. Миңа врачлар ял ки¬рәк, диделәр. Буби авылына барырга кушты¬лар. Артист Болгарский мине Бубига илтеп урнаштырды. Мин бер ай кымызда булдым.

Волжская Бубида тыныч кына яши алмый. Байлар аның Бубида спектакль куюын ярат¬мыйлар һәм акларга аны «кызыллар шпионы» дип чагалар. Мең (бәла белән үлемнән котылгач, Волжская легендарь Азин дивизиясенә ия¬реп, коммунистлар белән бергә Иж заводына китә.

Соңгарак Волжская көнчыгыш фронтның 2нче армиясе политотделы каршындагы 6 нчы фронт труппасында эшли башлый. Шул рә¬вешчә, Уфага «Нур» труппасына кайтырга ту¬ры килми. Бу вакытта инде аның артистлары да Кызыл Армия сафларында, фронт труп¬паларында хезмәт итәләр.

«Безнең труппа икенче эшелонда сугыштан бер-ике чакрым артта йөри иде. Кайчакта баш¬ланган спектакльне дә бетерергә туры килми... Фронт. Элек русча постановкалар бирдек. Сарапулда русча да, татарча да уйнадык. Шулай йөри торгач, 1920 елда Ижга кайттык. Биредә бик шәп коммунистлар клубы ачтылар. Ар¬тистлардан яхшырак көчләрне шунда алдылар. Мин дә шунда кердем», - дип яза Волжская үзенең истәлегендә. Совет хөкүмәте кушканча, Ленин партиясекушканча массаны тәрбия итү эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән Волжскаябу клубта җиде ел эшли. Башта алар ар¬мия өчен генә хезмәт итәләр, соңыннан эшче¬ләр өчен дә махсус постановкалар бирәләр.

Тамагына ике тапкыр операция булып,сәх¬нәдә эшләү тыелганнан соң да, Бөек Ватан, сугышы вакытында да Волжская эшчеләр кол¬лективыннан аерылмый, аларның үзешчән кол¬лективларына ярдәм итеп, киңәшләр биреп то¬ра. Шундый үзешчән коллективтан МарзияМиңлебаева кебек хәзерге көңдә танылган артисткалар да тәрбияләнеп чыгалар.

Бөтен энергиясен, ялкынлы талантын, бар¬лык сәламәтлеген татар театр сәнгатен үсте¬рүгә багышлаган Сәхипҗамал апаның тор¬мыш юлы әнә шундый.

- Балаларыгыз булмадымыни? - дим мин сак кына, Сәхипҗамал апага.

Уллары булган икән, яшьтән скарлатина бе¬лән авырып үлгән. Аннан соң үзләренә бер ятим малай алып үстергәннәр.

- Алексейны без яшьтән укытып, тәрбия¬ләп үстердек, Свердловскида Горный институт¬ны бетереп чыккан иде, 1942 елда сугышка китте һәм без аның 1943 елда 8 августта үлүе турында хәбәр алдык, - ди Сәхипҗамал апа тирән кайгы белән.

Татар халкы хезмәт ияләре Волжскаянын зур хезмәтләрен бервакытта да онытмыйлар. Аңа төрле җирләрдән хатлар килеп тора, эш¬челәр, укытучылар, язучылар килеп аның хәлен белеп китәләр... Хөкүмәт аңа персональный пенсия билгеләгән. 1926 елда ук аңа Та¬тарстанның атказанган артисткасы исеме би¬релгән. Ул яхшы, иркен, якты квартирада тора һәм Татарстанның культура үсешен, театр, әдәбият хәрәкәтен күзәтеп бара.
 

Гази КАШШАФ
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян