26.03.2014 Дин
Әүлия зина кыламы?
Кая барып бәрелергә белмәгәндә, элек мин театрларга йөри идем. Сөйләшергә кеше тапмаганда, дин, иман, дөньяның яратылышы, пәйгамбәрләр турында теләсә кем белән сөйләшеп булмый. Яшәү көчем калмаганда, җаным бушап, рухи азык эзләгәндә, намаз укырга гына түгел, вәгазь тыңларга – яшәү көче, рухи азык алырга мәчетләргә йөри идем.
Казан шәһәренең Борнай мәчетенең сәндерәсендә Гарәбстан кызулары бер якта торсын, янып-пешеп, шабыр тиргә батып, көне буе ураза тотып, кич, төн буена вәгазь тыңлый, Коръән чыга, тәравих намазлары укый идек. Ару-талуны белмәс, авызлар кипмәс, ашыйсы килмәс, көч китмәс, көчебез, дәрт-дәрманыбыз көчле иде. Гел елмаеп йөрисе, яхшылыклар эшлисе генә килеп тора иде. Аннан соң Кол Шәриф мәчетенә күчендек. Ул төзелеп беткәнче безнеке, безнеке генә иде. Тапкан акчабыз шунда керә торды. Аллаһыма шөкерләр булсын, беркайчан да беркайдан да бер генә квитанция алмадым. Хәер, әҗерен бетереп ник сөйлим соң әле. Сез дә ул елларны онытмагансыздыр? Ике ел рәттән Татарстан кырларында, ул кырлар безнеке иде әле, гомер күренмәгән иген үсте. Мәчеткә саллы өлеш чыкты.
Җомга, тәравих намазларында Кол Шәрифтә алма төшәр урын булмас иде. Рамил, Рөстәм хәзрәтләрнең җаннарыбызга – май, йөзләребезгә нур булып ягыла торган вәгазьләреннән колаклар гына түгел, җаннар да рәхәтләнде.
Аллаһыдан илгә-көнгә игелек сорыйбыз. Күпләр хәтерлидер әле: ул елны җәй коры килде, бер көнне тәравих намазында Аллаһыдан яңгыр сорадык. Төнге бер тулганда мәчеттән чыксам, шулкадәр матур, мул, бәрәкәтле яңгыр явып үткән. Мәчет янында өйләребезгә кайтырга машиналар көтә. Бер якка кайтучылар берләшә, юл уңаеннан өйләргә бушлай алып кайталар. Казан шәһәре җитәкчеләре 6-7 автобусны бушлай бирә. Рамил, Рөстәм хәзрәтләр халыкны шуңа урнаштыралар. Хәерле юл теләп озатып калалар. Өйләргә кайтабыз, сәхәргә дә ерак түгел, әзерләнеп сәхәр ашыйбыз, иртәнге намаз җитә. Булган бит, без бит аны күрдек, бәрәкәтне, муллыкны, җан рәхәтен татыдык. Сагындыра, күзгә яшь килә. Бик сагындыра.
Шул рәхмәтле, бәхетле, бәрәкәтле чакларны сагынып, тагын кабатлануын теләп, рухи азык, җан тынычлыгы эзләп мәчетләргә киләбез. Ә үзебез көннән-көн азаябыз. Кызык түгел, мәчеткә кызык эзләп килмиләр, киресенчә, кызганыч. Бүген мәчетләрдә кызыкмы, кызганычмы? Кызык сорау бу. “Әүлия зина кыламы?“ дигәнрәк. Әй, җүләр шундый сорау буламыни? Безгәме инде, кем булдык соң әле без, әүлия кадәр әүлияларны тикшерергә?! 7 март көнне, бәйрәм алды, хатын-кызлар көне, яз, уяну, матурлык бәйрәме дип, барыннан да өстенрәк, ике гаеттән олырак җомга көн. Бөтен шартын китереп мәчеткә килдем. Рәхәтлек хөкем сөрә, елмаеп сәламләшәбез. Яшьләр, ирләр, ак чит ил машинасында килгән, тыйнак эшмәкәр хатын-кызлар күп. Атнадан-атнага халык арта. Тагын әле шунысы сөендерә: монда күбесенчә үз татарларыбыз йөри, вәгазьләр дә чын татарча укыла.
Ул көнне дә татарча укылды. Мин вәгазьләргә еш кына каләм, дәфтәр алып йөрим. Булдыра алган кадәр, лекция язган кебек язып барырга тырышам. Соңыннан алып караган, өйрәнгән, язмаларымда файдаланган чакларым була. Бу җомга вәгазе дә бик матур башланып китте.
Бер авылда бер әүлия яшәгән. Ул бик тәкъва булган. “Бисмилләһ” әйтмичә җиргә басмаган, “бисмилләһ” әйтмичә, авызына ризык капмаган. Тәһарәтсез йөрмәгән. Гел зикердә булган, туктаусыз салаватлар әйткән. Кәрамәтле булган, Аллаһ Тәгалә аның догаларын тоткарлыксыз кабул иткән. Кыскасы, изгеләрнең изгесе инде. Шул авылда өч бертуган ир-ат булган. Алар өчесе берьюлы сугышка китәргә тиеш икән. Менә шуларның 16-17 яшьлек сеңелләре булган. Шуны тәрбиягә, күзәтчелеккә кемгә калдырырга белмәгәннәр. Әүлияга калдырырга булганнар. Ул исә бер дә алып калырга теләмәгән. Уйлаша торгач, мәчетнең азан әйтелә торган урыны янына кыз балага бер бүлмә әмәлләгәннәр. Әүлия кызга ашарга китерә башлаган. Ашарга, эчәргә китергән, тәрбия кылган. Шул чакта бу изгелекне күреп, җен ияләшкән. Әүлияны котыртырга, юлдан яздырырга тотынган. Ул шундый көчле, акыллы булган ки... Чү, бу вәгазьче җенне ник шундый мактый? Әйтерсең лә, вәгазьченең авызына кереп утырган да, сөйләтә дә, сөйләтә. Җен үзе вәгазьче булып сөйли. Күрдегезме: ул нинди көчле һәм җиңүче. Ә әүлия иң түбән җанлы җан иясе. Ятим кыз бала белән зина кылуга барып җитә.
Бала туа. Аны үтерттерә. Мәчет йортына күмеп куйдыра. Ул гына да түгел, кызның абыйлары кайтасын белгәч, җен әүлияны, алар сине үтерер, дип куркытып, кызны да үтертә, мәчет ихатасына күмдерә. Шуннан соң җен әүлиядан: “Аллаһ юк”, – дип әйт ди, әүлия: “Аллаһ юк”, – ди. Шуннан соң инде җен: “Минем дә ул сүзне әйткәнем юк, син миннән дә кире икән”, – дип ташлап китә. Имансыз, динсез кешеләр янына җен килми, аларны бит юлдан яздырасы юк инде. Вәгазьче йомгак ясамакчы. Янәсе, җеннәр, шайтаннар бик көчле, хәтта әүлияларны да юлдан яздыра ала. Булгандырмы мондый хәл, булмагандырмы, мин барыбер мәчет мөнбәреннән сөйләнгән сүзгә ышанырга тиеш. Минем дә мондый вәгазьне “Тәнбиһүл гафилин” дигән үткән гасырларда чит илләрдә язылган, мавыктыргыч сюжетлы булган безгә безнең телдә килеп җиткән китапта күргәнем бар. Ләкин бу вәгазь минем кебек башын кая куярга, кайдан рухи азык алырга белмәгәннәргә бүген бик кирәкме?
Әле бит тагын шундый бер куркыныч бар. Татарстанның бөтен мәчетләрендә дә җомга вакытында бер төрле вәгазь сөйләнергә тиеш, имеш. Инде шулай итеп мәчетләребезгә дә вертикаль кердеме? Вәгазьне өстән төшерәләрме? Имамнарга нәрсә җибәрсәләр, халыкка шуны сөйләргә тиеш булалармы икән? Әгәр шулай булса, бөтен мәчетләрдә дә әүлияны хурлап, булдыклы, уңган җенне мактап вәгазь сөйләндеме икән?
Татар халкы: “Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә”, – ди. Әүлия турындагы бу оятсыз әкиятне һич аңлый алмыйм, шул кадәр күбәйтергә ник кирәк булды икән? Җенне мактау нигә кирәк? Ул үз эшен, үз миссиясен тырышып, җиренә җиткереп үти инде. Үзе әйткәндәй, ул бит көчләми, бала да ясамый, үтерми дә, өйрәтеп, котыртып кына тора. Минем яныма да килә ул: төнге намазга уянсам, торма, ди. “Бигрәк ардым инде”, – дисәм, “Ястүеңне иртәнге якта укы”, – ди. “Нинди матур мәҗлес, эчмәссең, бер кырыйда карап кына утырырсың”, – дип затлы банкетларга өнди. Менә бу вәгазьне тыңлап, бик борчылып кайткач, утырып бер мәкалә языйм дигәч тә, күңелемә кереп утырды теге җен. “Язып нәрсә үзгәртәсең инде, сине кем ишетә, нәрсәгә кирәк?” – ди. Талаша әле. “Сиңа гына ошамый инде, үзеңне болай да яратмыйлар, язма”, – ди. Әйтерсең лә, ул мәкаләләрне мин үземне яратсыннар өчен язам?
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка да соңгы арада җен ияләште бугай. Дөрес булмаган әйберләрне күрә, дәшми. Хәер, әйтеп-әйтеп карады бит. Башлап вәгазь яза башлаганнарга да, Риза Фәхретдинне хурлап язарга ярамый, патша шикәр камышы кисми, Хаҗга да җәяү бармый, дип карады. “Көнләшә”, – диделәр. Каршы сөйләмәү, башкалар гаебен күрмәү тыныч яшим дигән кешегә яхшыдыр инде. Ләкин үләсе, гүрләргә керәсе, Аллаһ каршына килеп басасы бар. Анда нишләрбез? Китапларда, дөньялыкта әүлияларга каршы сугышу Аллаһының Үзенә каршы сугышуга тиң, дигәннәр.
Бер-бер артлы афәтләр, бәла-казалар килә башласа, башлады бит инде, нишләрбез? Безнең күз алдында уза: татар исламы тарихында егерме ел алтын чор булып алды. Күпме гүзәл вәгазьләр сөйләнде, күпме дин галимнәре, коръәнхафизлар күрдек. Меңнән артык мәчет төзелде, алар тулып торды. Күпме китап, Коръән таралды. Мәдрәсә шәкертләребезнең 3-4 елда туплаган белемнәре дә саф төпсез чишмә кебек. Менә шул тупланган байлыгыбызны халкыбызга матур, йомшак, аһәңле, уңай мисаллар белән җиткерергә, мәчетләрне халык белән тутырырга, Аллаһының барлыгын, берлеген, бөеклеген аңлатырга иде бит. Кая барып бәрелергә белмәгән диндәшләремә вәгазьләр бик кирәк. Ләкин иске, кайдандыр килгән, кем язганы да билгеле булмаган һәм соңгы арада бик популярлашкан риваятьләргә, мәзәкләргә генә нигезләнгән вәгазьләр кирәкми. Әлбәттә, аларда матурлап, йокымсырап утырган кешеләрне уятып җибәрергә, тыңлаганнарын хәтердә калдырырга ярый. Бүгенге вәгазьләр күбрәк Коръәнгә (аятьләргә, сүрәләргә аңлатмалар), хәдисләргә, фарызларга, сөннәтләргә, пәйгамбәрләр тарихына нигезләнгән булырга тиеш. Ислам дине татар халкының яшәү рәвеше, аерылмас халәте икәнен төшендерергә кирәк.
Бүген күп кенә вәгазьләрдә, хәтта китапларда искә алына торган җенне шулкадәр көчле итеп күрсәтергә тырышу бара. Минем бабай әйткәндәй, җен ул сүгенеп бер кычкырсаң да куркып кача. Кычытканлы авылыннан бер надан карт белгәнне әүлиялар да, вәгазь сөйләүче хәзрәтләребез дә белә торгандыр, белергә тиештер бит инде.