26.02.2014 Җәмгыять
Эшкә урнашырга азаплануларым
Казанга килеп, журфак студенты булганга ярты елдан артык вакыт узган. Әнинең назлы тавышыннан башка да уянырга өйрәндек бугай инде, “общага”сына, кырыс укытучыларга да ияләштек, үзебезне үҗәтрәк, әрсезрәк тә тота башладык. Шәһәрләшәбез, бер сүз белән әйткәндә. Адым саен акча кирәк булуы да хәзер әллә ни гаҗәпкә салмый.
Акча дигәннән, Казанда эш тәкъдим итүчеләр адым саен. Ялкаулыгыңны җиңеп, укудан тыш буш вакыт таба алсаң, рәхим ит – эшкә урнаш та, көрәп-көрәп акча эшлә. Һәрхәлдә, зур шәһәр тормышына яңа аяк баскан беркатлы авыл баласына, ягъни миңа, бу шулай тоелды... Студентларга иң күп тәкъдим ителүче вакансияләр булып официант, офиста утыру, реклама тарату-элү кебек эшләр тора икән.
Эш №1. Реклама.
Белдерүдән адресын язып алдым да, икенче көнне үк дустым белән Космонавтлар урамына юнәлдек. Ләкин әлеге офисны таба алмыйча шактый иза чиктек. Рекламасы бик мавыктыргыч иде, башкаларныкына караганда затлырак тел белән дә язылган булгач, бик “текә” офис эзләргә керештек. Якын-тирәдә мәһабәт биналар шактый, тик берсенә дә безгә кирәкле йорт номеры сугылмаган. Эзли торгач күзгә чалынды тагын, әмма ул әллә нинди бер хәрабәгә генә ябыштырылган булып чыкты. Хәрабәнең капкасыннан эчкә үткәч, анда шактый иркен ишегалды сыман нәрсә барлыгы ачыкланды. Секретарь кыз фамилияләребезне дәфтәренә теркәп тә куйды. Менеджер дигәне эшне аңлатырга тотынды. Безгә А4 форматындагы рекламалы 500 бит, скотч һәм домофон ачкычы бирелә. Бер йортка кереп, әлеге битләрне аның һәр катына элеп чыгасың. Элеп бетерүгә менеджер апаның кесә телефонына хәбәр саласың. Аннары икенче, өченче йортка күчәсең. Эшне бер атна эчендә башкарып чыгасы. Менә шушы эш-гамәлләрне кылып бетергәннән соң, хезмәт хакы алырга килсәң дә була.
Яшь кешегә ние бар моның дия-дия, икенче көнне үк эшкә керештек. Тик эшебез алай ук гөрләп бармады шул. Домофон ачкычлары бик көйсез нәрсә булып чыкты, ачкан ишекне ача, ачмаганын юк. Ишегалдында утыручы әбиләр безнең төп дошманыбызга әверелде: “Ник керәсең безнең подъездга?”, “Кемгә кунакка киләсең?”, “Чүп-чар таратып йөрүчеләр бит сез!” дигән җөмләләр безнең өчен гадәти хәлгә әйләнде...
Бу эштә алга таба эшли алмаячагым көн кебек ачык иде. Барып хезмәт хакыбызны алып кайттык та, бүтән реклама ягына борылып та карамадык.
Эш №2. Офис.
Белдерүдә болай диелгән: “Компьютерда эшли белүче офис эшчеләре кирәк. Көненә 3-4 сәгать эшлисе. Хезмәт хакы: 500-900 сум. Көннеке көнгә биреп барыла”. Шалтыраттык. Мөлаем генә бер кыз шактый озак итеп компанияләре турында сөйләде, сөйләшүгә чакырды.
Монысының бинасы шәп булып чыкты. Кердек, каршы алу, итагатьле сөйләшү, исемемә әтиемнекен дә өстәп дәшү – бар да тиешенчә. Компаниягә эшкә керү өчен 4 дәрес алырга кирәк икән. Алар түләүле – 360 сум, әмма 4 дәресне алып бетергәч бу акча кире кайтарыла.
Беренче дәрескә 50гә якын кеше кил¬де. Лекторлар – әлеге дә баягы сөйлә¬шү үткәргән абый-апалар. Әмма әлеге дәрестән соң ук алдануыбызны аңлаган идек инде. Безнең эш телефоннан шалтыратулар кабул итү, компьютерда төрле документлар тутырудан гыйбарәт булырга тиеш иде. Тик моның турында бер генә сүз дә юк! Аның каравы, компаниянең нинди файдалы продукция җитештерүе турында тыңлап гарык булдык. Ничек оста уйланылган: бөтен дәресләрне дә укып бетермичә акча кире кайтарылмый. Икенче, өченче дәресләргә төркемебез шактый кечерәйде, нибары 10-15 кеше калдык. Инде компаниянең 90нчы еллар калдыгы “МММ” ише бер¬нәрсә генә булуы тәмам аңлашылып бет¬кән иде. Пенсионер әбиләр ачуларына түзә алмыйча, лекция барышында ук акчаны кайтаруларын таләп итеп, талаша башладылар. Лектор апаның гына артык исе китмәде. Ияләшкән, күрәсең. Дүртенче дәресне көтеп алдык. Ниһаять, акчаны кайтарырга тиешләр!
Әмма ул көнне тәки акчаны кайтарма¬дылар. Сез үҗәт, мин тагын да үҗәтрәк дип тагын килдем. Бу юлы теге кыз “Янә синмени?” дигән караш ташлады да, берсүзсез акчаны чыгарып бирде.
Эш №3. Официант.
Сынап каралмаган бер генә өлкә калды, ул да булса – официант эше. Универсиада Авылыннан ерак түгел бер кафега киттем. Шактый иркен, тыныч, уңайлы булып чыкты ул. Коллективы дус күренә, бары яшьләр, студентлар гына. Монда артык сораштырып, кыланып тормадылар. Хуҗаның сүзе бер булды: урлашсаң, алдашсаң, үз файдаңа гына йөрсәң – куам, эшне әйбәт башкарсаң – хөрмәт итәрмен, шәп итеп түләрмен, “маладис” диярмен дип көлде дә, кулыма булачак эш киемемне тоттырды.
Ике көн эшлисе, ике көн ял итәсең. Айлык хезмәт хакы –7500 сум. Мин кичке 6дан алып, кафе ябылганчы, ягъни 10нарга кадәр эшләргә тиешмен. Тик аннары җыештыру эшләренә сәгать ярымлап вакыт китә икән. Мин яшәгән Универсиада Авылына төнге 11дән соң кертмиләр. Вахтерша апаның ачуын китереп күп йөреп булмаячагы көн кебек ачык иде. Уку да артта кала башлады, зачетлары, имтиханнары борын төбендә. Нишләргә белми йөри торгач, хуҗа абзый хәлемне аңлап алды. “Сессияңне япкач килерсең” дип мине вакытлыча эшемнән азат итте.
Шушы өч маҗарамнан соң тормыш¬ның никадәрле катлаулы булуына чын мәгъ¬нәсендә ышандым. Эшкә урнашам дип кенә дә бихисап ялган һәм авырлык белән очраштым бит. Ә алдагылары күпмедер әле...