|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2014 Җәмгыять
Миргазиян Юнысның кызы: "Әти операциягә әзерләнә"Мәскәүдә гомер итүче татар халык язучысы 86 яшьлек Миргазиян Юнысның авыр хәлдә булуын, тора алмый урын өстендә ятуын язган идек. Аның өчен борчылып, редакциягә шалтыратучылар да күп булды. Миргазиян абыйның бүген хәле, сәламәтлеге ничек? Кызы Камилә апа белән элемтәгә кердек. — Әтинең хәле әйбәтләрдән түгел шул, — ди Камилә апа. — Ничекләр аякка басар?! Бик борчылабыз. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз. Әтине хастаханәгә салдык. Янына барган идем, әле шуннан кайтып килешем. Урын өстеннән тора да алмый. Бик сөйләшми дә. Билгеле, кәефе дә, хәле дә юк. Операциягә әзерләнә. Барыбыз да куркып торабыз. Операцияне умыртка сөягенә ясаячаклар. Табиблардан һәм Аллаһы Тәгаләдән тора. “Кулыгыздан килгәннең барысын да эшләгез инде, зинһар”, — дип сорадык табиблардан.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|