04.01.2014 Җәмгыять
2013 елда Нижгар татарлары тормышында истәлекле вакыйгалар
Нижгар татарлары тормышында 2013 елда истәлекле вакыйгалар шактый булды, әмма без иң мөһимнәрен генә билгеләп үтәбез.
Мәсәлән, январьда Спаска хәйрия акциясе белән чаңгыда шуу буенча күп тапкыр дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Елена Вяльбе килгән иде.
Февральда Уразавылда районара хоккей турниры үткәрелде. Петрякс, Сафаҗай, Семочки һәм Салган авылларыннан яшүсмерләр командалары бөек хоккейчы Валерий Харламов кубогы өчен ярыштылар.
Мартта Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән Сафаҗайда БТК Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы узды һәм Казанда II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Пильна районы фермерлары сафаҗайлы Хасил Камалетдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәм мочалилы Зөфәр Зайров БТК Башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Апрельда “Туган як” газетасы редакциясе Сергач районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә, Тәнзилә Паламарчук җитәкчелегендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган балалар фольклор коллективлары фестивален оештырды. Шулай ук бу айда “Нижгар татарлары конгрессы”ның Уразавылда беренче конференциясе үтте.
Майда Финляндиядә яшәүче мөселман кардәшләребез әби-бабаларының туган якларына - Түбән Новгород өлкәсе татар авылларына сәфәр кылдылар һәм Уразавылда Рәшит Ваһаповның 105 еллыгы уңаеннан уздырылган фестивальнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Июньдә Түбән Новгородта, Дзержинскта, Уразавылда, Пашатта, Петрякста, Ишавылда, Бозлауда, Тукайда, Татар Моклокасында, Ыргуда һәм Мөтеравылда сабантуйлар гөрләде.
Июльдә бөтен игътибар Татарстан башкаласы Казанга юнәл-телгән иде. Анда югары дәрәҗәдә XXVII җәйге Универсиада уеннары узды. Безнең якташлар да бу тарихи вакыйгага үз өлешләрен кертте. Кызыл Октябрь районының Яшьләр палатасы әгъзасы Рауф Ваһапов Универсиада уты эстафетасында катнашты, Зур Рбишчадан булган популяр спортчы, өлкә билбаулар белән көрәш федерациясе вице-президенты Зәки Валемеев көрәш ярышларында судьялар коллегиясендә утырды, ә аның якташы Алия Мустафинага спорт гимнастикасында бу Универсиадада тиңнәр булмады.
Августта барлык мөселман дөньясы Ураза гаетен олылап каршы алды. Бәйрәм уңаеннан Уразавылда хәйрия концерты оештырылды, ә Кече Рбишча тарихында беренче тапкыр Сабан туе үткәрелде.
Сентябрьдә губернатор Валерий Шанцев Кремльдә өлкә имамнарын кабул итте һәм Бозлау авылы мәдәният йортында “Милли көй” өлкә фестиваленең сайлап алу туры узды.
Октябрьдә өлкә социаль сәясәт министры Ольга Носкова катнашында Уразавыл социаль яклау бүлеге бинасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге ял итү үзәге ачылды һәм Түбән Новгородта күренекле якташларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның якты истәлекләренә багышланган II ачык өлкә татар мәдәнияте фестивале узды.
Ноябрьдә Түбән Новгород Кремлендә өлкә мөселманнарының съезды булып үтте. Анда Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнутдин һәм губернатор урынбасары Сергей Потапов катнаштылар. Өлкә Диния нәзарәте рәисе итеп икенче срокка Гаяз хәзрәт Закиров сайланды. Шул ук көннәрдә Түбән Новгород өлкәсе татарлары делегациясе өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җи-тәкчелегендә Финляндиягә беренче мәртәбә рәсми рәвештә визит ясады, фин кардәшләребезнең тормышлары белән танышып кайтты. Кызганычка каршы, озак еллар “Туган як”та редакторлык иткән Рауф абый Абдуллинны да 11 ноябрьдә соңгы юлга озаттык.
Декабрь башы белән айга бер тапкыр чыгып килгән “Атна вакыйгалары” газетасының яңа елдан яңа исем белән чыгуы билгеле булды. Уразавылда өлкә имамнарының киңәйтелгән җыелышы узды һәм “Туган як” үзенең 23нче туган көнен билгеләп үтте.