поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.12.2013 Җәмгыять

Урам этләрен ничек киметергә? (Сораштыру)

Кичә социаль челтәрләрдә Чаллының Яр буе паркында билгесез кешеләрнең этләргә агу сибеп чыгулары хакында хәбәр язылды. “Челнинские известия” газетасы ике этнең агуланып үлүен хәбәр итте.

Соңгы вакытта этләрнең артуыннан зарланулар ешайды. Универсиада алдыннан ук кабыргасы белән куелган булса да, әле дә мәсьәләне хәл итүнең төгәл юллары ачыкланмаган. Татарстан депутатлары йорт хайваннары тотуның төп принциплары, аларны урамга алып чыгу шартлары, хуҗаларының бурычларын билгеләп, закон проекты әзерләде, билгеле. Әмма урамдагы этләр әле дә булса беркая да китмәде. Чаллыдагы хәлне халыкның проблеманы үзе хәл итәргә алынуы дип аңларга да мөмкин. Сезнеңчә, урам этләрен ничек киметергә?

Алсу ХӨСНУЛЛИНА, ике бала анасы:

– Безнең йорт урман буенда урнашкан, аулаграк урында. Йортның балконы астында, йорт тирәсендә унлап эт яши. Алар барысы бергә өрергә тотынса, куркыныч булып китә. Ә балаларның берсе мәктәпкә үзе генә йөри. Шундый хәлгә дә тап булганым бар: 10 яшьләр тирә­сендәге бала этләрдән куркыпмы, кар көртенә кереп баткан, билдән үк баткан, чыга алмый, кырыенда бишләп эт өреп тора, бала болардан куркып нишләргә дә белми, көрттән дә чыга алмый. Эт­ләрне атсыннар димим, әмма алар болай итеп йөрергә дә тиеш түгел бит. Йорт хайваннарын сатып алуны катгыйландыру гына да ярдәм итәр дип уйламыйм. Күбесе кыргый этләр, алар үрчи, арта тора. Махсус урыннар булдырып, шунда җыеп япсыннар иде. Әгәр дә моның өчен түләү кертелсә, мин аны тү­ләргә дә риза.

Лариса ШӘЙМӘРДАНОВА, Казан этләр приюты директоры:

– Безнең приют 130 эткә исәпләнгән, әмма хәзер монда 250 эт яши. Кешеләр шалтыратып йә балаларын алуны сорый, китереп тә бирәләр. Хәзер салкыннар җитте, шуңа күрә булдыра алган кадәр алдык инде. Безнең спонсорлар да, яр­дәм итеп торучы оешмалар да юк. Битараф булмаган кеше­ләр ярдәм итә, кемдер дарулар, ризык алып килә, акчалата да булышалар. Үзем әлеге приютка волонтер буларак кына килгән идем. Хәзер җитәкче булып калдым. Эшем ошый, чөнки хайваннарны яратам. Минем­чә, эт­ләр күбәймәсен өчен төп чара – стерильләш­терү. Шулай итеп кенә проблеманы хәл итеп булыр дип саныйм.

Айгөл БАРИЕВА, җырчы:

– Безнең күз алдында шундый хәл булган иде: кызым белән урамда йөргәндә ниндидер махсус хезмәтләр килеп урам этен атып киттеләр. Бала өчен бик зур травма булды ул. Үзем дә бик авыр кичердем. Әлбәттә, этләрнең артуы куркыныч хәл. Бала вакытта үзем­не дә этләр куркытканы бар. Минемчә, атарга кирәкми, ә махсус приютларга илтсен­нәр яки сте­риль­ләштерсеннәр иде.

Радик САБИРОВ, журналист:

– Чынлап та соңгы арада урам этләре арта башлады. Балалар курка, үзем дә шүр­лим. Үземне бала вакытта эт теш­ләгән иде, шуннан куркып калганмын. Бу мәсьәләне хәл итү озакка сузылды. Ферма булдырып, шунда барысын да җыю дөрес булыр иде. Һаман да кайсы оешма җаваплы булуын хәл итә алмыйлар. Бала вакытта безнең этне атып киттеләр. Бик авыр булган иде. Шуңа күрә атканчы этнең хуҗасы бармы, юкмы икәнен ачыкласыннар иде.

Асия ВӘГЫЙЗОВА, студент:

– Хайваннарны бик яратам, шуңа күрә аларны атып үтерүгә каршы. Алар кеше­ләрнең ярдәменә мохтаҗ бит инде. Этләрең шулкадәр артуына да кешеләр гаепле. Кызыгып, йорт хайваны сатып алалар да, берничә айдан, туеп, урамга чыгарып җибәрәләр аларны. Бу эш бит шулкадәр зур җаваплылык сорый. Аны вакытында ашатырга, юындырырга, урамга алып чыгарга да кирәк. Шуңа күрә йорт хайваннары тоту кагыйдә­ләрен бик нык катгыйландырырга кирәк дип саныйм. 



Ватаным Татарстан
№ 208 | 07.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»