|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2009 Шоу-бизнес
ИЛНАЗНЫҢ ЯҢА АЛЬБОМЫИлназ Сафиуллинның ике елдан артык көтелгән икенче альбомы СD форматта дөнья күрде. "Юксыну" дип атала. Анда барлыгы 16 җыр, шуларның яртысы диярлек дуэтлар: Эльнара Нурмөхәммәтова, Шакур, әле танылып кына килүче Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, Гүзәл Минакова белән. Җәй көне "Сәләт" яшьләре белән төшергән "Яңа гасыр татар яшьләре" җыры да үз урынын алган. Клибы исә, Илназ үзе әйтүенчә, февральнең ахырында халыкка чыгачак. "Мин яратам сине" дип аталган беренче альбомында ук традициягә кергән берәр рус телендә язылган җырын да кертми булдыра алмаган ул: "Малыш" җыры альбомны тәмамлый. Үзенең шәхси ilnaz.ru сайтында соңгы альбомы белән беррәтән, бүгенге көндә алып барган проектлары, башка җырчыларга төшергән клиплары белән дә танышып була.
Динара КӘРИМОВА |
Иң күп укылган
|