поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2009 Җәмгыять

РИММА РАТНИКОВА РИЗА ФӘХРЕТДИННЕҢ ТУГАНЫ БУЛЫП ЧЫКТЫ

Бүген Мәскәүдәге Үзәк Журналистлар йортында "Россия журналистикасы тарихында Ризаэддин Фәхретдин. Фикер иясе һәм нәширнең 150 еллыгы уңаеннан" дигән Бөтенроссия конференциясе үткәреләчәк. Әлеге чараны Мөселман журналистлары лигасы оештыра. Конференциядә Мәскәү, Петербург, Оренбург, Казан, Уфа, Төмән галимнәре һәм журналистлар берләшмәләре вәкилләре, дәүләт һәм дин әһелләре катнашыр дип көтелә. Шул уңайдан хәбәрчебез Рәшит Минһаҗ җыелыш эшендә катнашачак ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе Римма Ратниковага, Сезнең шәҗәрәгез Ризаэддин хәзрәткә бәйле икән, дип мөрәҗәгать итте.

– Әйе, шулай булып чыкты. Бу хакта мин берничә ел элек кенә белдем. Ризаэддин хәзрәт минем өчен моңарчы бер тарихи шәхес кенә иде. 1990 елларда, "Молодежь Татарстана" газетасында эшләгән вакытта, без аның хакында берничә язма бастырдык. Ул вакытта да ерак тарих – шәҗәрәм миңа билгесез иде.

 

Нишләп без шулай аңсыз, хәтерсез икән? Ни өчен үз шәҗәрәбезне начар беләбез? Моңа җавап бар, билгеле. Бу хакта мәгълүм булгач, әниемнән күп нәрсә сорашып белдем. Ул 1937 елны Лениногорск районының Югары Чыршылы (Чәшеле) авылында әбием белән бабаемның бик күп кулъязмаларны, документларны, китапларны төне буе мунча миченә якканнарын сөйләде. Алар муллалар нәселеннән булган. Ул заманда, билгеле, мондый кешеләргә куркыныч янаган. Шуңа күрә алар фамилияләрен дә алыштырып, Чапаевларга әйләнгән. 90 нчы елларда, архивлардан эзлик әле, нәсел-нәсәбебез тамырын беләсе килә, дигәч, әни рөхсәт итмәгән иде. Ул-бу килеп чыкмагае дип курыкты инде. Илебез шундый бит... Репрессияләр шаукымы әнигә дә тигән, күрәсең. Фаҗигале мизгелләрне күңелдә яңарту да кыен бит.

 

Хәзер инде тормышымда яңа этап башланды дип уйлыйм. Күптән түгел генә Казанда Роза Абзалова-Сәлманованың "Иманлы төбәк җәүһәрләре" дигән китабы басылды. Ул шушы Югары Чыршылының фаҗигале дә, шанлы да сәхифәләренә, мәшһүр ул-кызларына багышланган. Роза ханым беренче тапкыр килеп Чәшеле тарихы, шәҗәрәбез турында сөйләп биргәч, мин әле аңа ышанмадым. Журналистлар мәгълүматны берничә бәйсез чыганактан тикшереп карарга тиеш бит. Шулай итеп, мин дә тикшерә, кызыксына башладым. Чынлап та, хак икән. Менә шәҗәрәмне ясаттым. Ризаэддин хәзрәтнең әнисе – Мәүхүбә, әбисе – Фәхриҗамал, Фәхриҗамалның әтисе – Гыйсмәтулла. Менә шушы Гыйсмәтулла бабайга мин әни ягыннан барып тоташам. Әнием Ленаның әтисе – Сабирҗан, Сабирҗанның әни­се – Мәсрүрә, Мәсрүрәнең әтисе – Сәлахетдин, Сәлахетдиннең әтисе – Габдулкаюм. Габдулкаюмның әтисе – әлеге Гыйсмәтулла бабабыз. Безнең шәҗәрәдә мәшһүр Фатих Кәрими, башка күренекле кешеләр дә шактый.

 

Бу татарлыгың әтиеңнән түгел, әниеңнәндер, эзләп кара әле, дип киңәш биргән иде миңа бервакыт бер журналист. Дөрес, ул вакытта мин эзләмәдем. Әмма вакытлар үтү белән бу факт үзе өскә калкып чыкты. Хәзер инде мин Ризаэддин хәзрәт тормышы һәм иҗаты белән ныклап кызыксына, аның хезмәтләрен укый башладым. 17 гыйнварда аның тууына 150 ел тулды. Бу датаны Казанда бик зурлап билгеләп үтмәсәләр дә, авылда – Югары Чыршылыда матур итеп билгеләп үтәргә җыеналар. Иң мөһиме – Мәскәүдәге менә шушы конференция. Мин хәзер хәтта үз тормышыма яңа күзлектән карый башладым. Журналистикага тартылуым канымда булган икән. 1906 елны, Уфада Үзәк Диния нәзарәтендә казый булып эшләгән җиреннән, бабабыз Оренбургка яңа журнал ачарга килгән. Ул вакытта Казан татарларының газета-журналлары булмаган бит. Милләтне үстерү өчен вакытлы матбугат кирәклеген бик яхшы аңлаганга килгән ул күченеп. 1908–1918 елларда аның мөхәррирлегендә нәшер ителгән "Шура" журналы милли-дини тормышыбызда зур роль уйнаган. Публицист, педагог буларак, әлеге журнал сәхифәләрендә ул бик еш чыгыш ясаган. Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләшеп, хәзер без аның публицистик язмаларын аерым китап итеп бастырып чыгарырга җыенабыз.

 

Галимнәр арасында да, дин әһелләре арасында да, яшь совет хакимияте каршында да мөфти Р.Фәхретдин зур абруй, ныклы терәк булган. Аның вафат булуын ишеткәч, Әстерхандагы бер мәшһүр милләттәшебезнең, гыйлем тавы ауды, дип әйтүе билгеле. Әле Әлмәттә, Уфада, Оренбургта да мәшһүр хәзрәткә багышланган конференцияләр үткәреләчәк.

 

P.S. Мәскәүдәге конференция хакында “Ватаным Татарстан”ның алдагы саннарында укый аласыз.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 15 | 28.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»