|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2013 Матбугат
Римма Бикмөхәммәтова “Ватаным Татарстан”да дисциплинага өйрәнмәкче
“Атна”, “Азатлык”, “Кара-каршы”, “Ирек мәйданы” аша танылган журналист Римма Бикмөхәммәтова “Ватаным Татарстан”да Яңалыклар бүлеге мөдире булып эшли башлаган. Моңарчы ул урында Илнар Хөснуллин иде. Илнар “повышение”гә китте. “Җәй көнне ике урынга кызыклы тәкъдим булды, эшкә чакырдылар, икесе дә кызыктыра торган иде. Озак уйладым, ләкин ахырда үземә хәерле булганын сайладым. “Ватаным Татарстан”да кайчан да булса эшләрмен дип күз алдыма да китермәгән идем, ләкин бүген мин монда эшлим, - диде Римма “Матбугат.ру” хәбәрчесенә, - “В.Т.” мөхәррире Миңназыйм абый Сәфәров демократичный мөхәррирләрнең берсе. Алдан күрү, дөрес юнәлеш бирү осталыгы бар, милли җанлы кеше, шуңа артык курыкмадым. Минем өчен ят өлкә, күнегү авыр. Көн саен эшкә йөрү дә минем өчен зур бәла, ләкин бу мине дисциплинага өйрәтер дип өметләнәм”.
--- |
Иң күп укылган
|