поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.06.2013 Экология

Авылларны кара елан баскан

Май аенда Кама Тамагы районының Кече Кариле авылында ун яшьлек малайны, урамга суга чыккан җиреннән, кара елан чаккан. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, аны Казандагы балалар республика клиника хастаханәсенә озатканнар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе баш белгеч-эксперты Татьяна Николаевна Токарева әйтүенчә, соңгы айларда Татарстанда елан чагу очраклары еш теркәлә башлаган. Аксубай, Әлмәт, Спас районнарында да шундый ук хәл кабатланган. Шунысы гаҗәп: еланнар үзләренең корбаннарын урманда да, кырда да түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә сагалап торган. Димәк, еланнар авыл җирләрендә дә күбәйгән булып чыга.

Кара елан аеруча көндезләрен бик актив, чөнки кояшта кызынып ятарга ярата икән. Агуы да яз көне көчлерәк ди. Елан чаккан урын исә кызарып чыга, чагылган урыннан өскә таба шеш тарала башлап, кул яки аяк шешеп зурая. Белгәнегезчә, кеше организмына эләккән агу нерв күзәнәкләрен җимерергә сәләтле.

Елан чаккан очракта үзеңне ничек тотарга, нинди ярдәм күрсәтергә? Болар хакында без Универсиада авылы медицина үзәге табиб-хирургы Айдар Раушан улы ИСКӘНДӘРЕВтән сораштык.

– Зыян күргән кеше елан чаккан урынны хәрәкәтләндермичә күләгәдә ятып торырга тиеш. Аякны тешләгән булса, аны бинт йә каеш ярдәмендә икенчесенә бәйләп куярга кирәк. Бу кан белән тәэмин ителеш көчәеп китмәсен өчен эшләнә, юкса агу канга эләгеп, таралып өлгерергә мөмкин. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Ул килгән арада, мөмкинлек булса, яраны сабынлап юып алыгыз да чиста бинт белән каплап куегыз. Аякны өскә күтәреп тору да комачауламый.

Организмнан агуны чыгару өчен күп итеп чиста су эчү яхшы, суны аз-азлап йотымлап кына эчегез.

– Жгут куярга ярыймы соң?

– Һич ярамый, ул зыян күрүченең хәлен тагын да кискенләштерәчәк.

– Айдар Раушанович, елан чаккан урыннан агуны авыз белән суырып чыгарырга кирәк, диләр. Сезнеңчә, бу дөресме?

– Бу ысул киңәш ителә, әмма мин аны хупламыйм. Бердән, аның нәтиҗәсе аз. Икенчедән, авызда бит төрле яралар, авыру тешләр булырга мөмкин. Агуны үзегез үк эләктерергә мөмкинсез. Шуңа да бу очракта ул чара тыела. Авыз белән түгел, кул белән кысып чыгарырга да мөмкин бит аны. Әмма моны бик сак башкарыгыз.

- Кара еланны ничек аерырга?

- Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, аны баш артыннан койрыгына кадәр сузылган кара төстәге зигзаг буенча аерып була. Еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның – 70 см, кайвакыт 80 см га кадәр җитәргә мөмкин. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»