26.03.2013 Дин
Мин Аллаһтан сорадым. Ул миңа ярдәм итте
– Минем дингә басып, яулык яба башлавымны ирем кабул итә алмады. Сине бу килеш дуслар, туганнарга күрсәтергә оялам, шулай булгач, урамда, транспортта аерым йөриячәкбез, дип үз таләбен куйды. Туганнарга башта бер автобуска бала белән ул, аның артыннан мин утырып китә идем. Бер ел буе әнә шулай яшәдек, – дип искә ала Фәрдия ханым моннан тугыз ел элек дин юлына баскан көннәрен.
Шөкер, әлеге аңлашылмаучанлыклар артта калган инде. Бүген Азаты үзе дә дини кануннар буенча яши, биш вакыт намазын, уразасын калдырмый. Балаларын да үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Газизләре хәрам ризык ашарга ярамаганлыгын, Аллаһ кушканны үтәргә тиешлекне кечкенәдән аңлап үсәләр. Ә бит мөнәсәбәтләр җайга салынганчы икесеннән дә бик зур сабырлык соралган. Ирнең күңелен хатынын яулык яптырмаска үгетли алмавы, икесенең ике юлдан йөрүе борчыса, Фәрдиянең исә аның яулык бәйләвен кабул итә алмавы эчен пошыра.
– Дингә басарга сине нәрсә этәрде соң? – дим Фәрдиягә.
– Иремнең миңа карата көн-көннән игътибары кими баруын сизә башладым. Ул эштән кайтканда, матур итеп киенеп-ясанып, елмаеп аны каршы алам, ә ул миңа бер тамчы да игътибар итми. Җитмәсә, юкка-барга ваклана. Ә мин аның күзенә сөйкемле булып күренергә, тәмле ризыклар аша күңеленә ачкыч табарга тырышам. Берзаман аның кыланышларына ачуым чыга башлады. Менә шуның аркасында дингә килдем мин, – ди ул бүген, беренче чиратта бар эшне Аллаһ ризалыгы өчен дип башкаруын әйтеп.
Билгеле, дингә басу өчен сәбәп, вакыт кирәк. Хезмәттәше Коръән тәфсире биреп җибәрсә дә, башта ул аны укырга ашыкмый әле. Бер айдан соң гына андагы дога, сүрәләр белән кызыксынырга була. Мөселман иптәш хатыны янына баргач, ул аны үзе белән намаз укырга чакыра. Аңа ияреп намаз уку җанына тынычлык бирә, күрәсең. Өенә кайткач, догалар өйрәнеп, биш вакыт намаз укый башлый. Әлбәттә, аңа башта, син үзеңне күрсәтер өчен генә шулай киенәсең, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Бу эсседә шулай киенәләрмени, дип тәнкыйтьләүчеләр дә аз булмый. “Һәр намазым артыннан Аллаһы Тәгаләдән, иремнең күңеленә иман орлыклары салсаң, аны дин юлына бастырсаң иде, дип сорадым. Төннәрен тәхәҗҗүд, нәфел намазлары укыганда теләкләр тели идем. Бер ел узгач, хәләл җефетем дә исламча яши башлады. Мин аны һәрвакыт вәгазьли идем”, – ди иренә юл күрсәткән Фәрдия.
Бүген инде Азат өчен Фәрдиядән дә кадерлерәк, матуррак, акыллырак хатын юк. “Дингә Аллаһы Тәгалә китерсә дә, сәбәпчесе хатыным булды. Әгәр вакытында иманга килмәгән булсам, бер азгынга әйләнеп беткән булыр идем инде”, – ди Азат, сөйгәненә рәхмәт хисләрен белдереп. Ә бит баштарак урамдагы кыска итәкле, матур киенгән, бизәнгән-ясанган кызлар күзен бик яндырган аның. Бүген ялгыш юлга басмыйча, шайтан коткысына бирелми калуына сөенә ир. Тормышлары түгәрәкләнеп китүнең хикмәтен дә алар бары исламча яшәүдән күрә. “Ирем миңа кибеттән матур-матур яулыклар алып кайта. Арабыздан җил дә үтә алмый хәзер. Без бер-беребезне бик яратабыз. Мөселманча киенеп, гаурәтләрен каплап йөргән хатын-кызлар чит гаиләләрне дә саклап калырга ярдәм итә”, – ди Фәрдия.
Кемнәрдер, теләк телим, әмма чынга ашмый бит, дияр. Моның өчен сабыр итәргә, өметне өзмәскә генә кирәк, димәк. Әмма бу әле дини гаиләләргә сынау килми дигән сүз түгел. Андыйлар авырлыкларны җиңелрәк кичерә, чөнки тормышның ахирәттә дәвам итүенә ышаналар.