|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
16.01.2013 Җәмгыять
![]() Язучы Адлер Тимергалин вафатКүренекле татар язучысы Адлер Тимергалинның йөрәге тибүдән туктады. 1 гыйнвар көнне ул 82 яшен тутырган иде. Язучы белән хушлашу 17 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8дә Казанның Зорге урамында булачак (23 йорт, 90 фатир). Адлер Тимергалин туган ягы Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында җирләнәчәк. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Адлер Камил улы Тимергалин – татар язучысы, тәрҗемәче. 1931 елның 1 гыйнварында Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970-1978 елларда ул – язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның январеннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли.
--- Фикерләр№106 (826023) / 18.01.2013 21:35:08
Фантастикасы юк әдәбиятның, әдәбиятында андый жанры юк халыкның киләчәге юк, дип язган узган гасырның бер акыл иясе. Теле юкның иле юк, дигәне халкыбыз җәүһәре.Адлер ага шушы ике юнәлешне кайгыртты.Аның титаник хезмәтләрен күрүчеләр җитәрлек, әмма хөкүмәт дәрәҗәсендә тиешенчә бәяләнде дип булмый. Бәлкем язучылар берлеге җитәкчелеге тәкъдим итмәгәнгәдер. Мөгътәсим фикеренчә лилипутларның Гулливерга карата үзенчәлекле мөнәсәбәте хәлиткеч роль уйнагандыр, ә бәлки сәбәп тирәндәрәктер, Система әлеге агайның яшь чагында, Сталин чорында "Смерть Сталину" исемле листовка таратуын гафу итмәгәндер? Адлер ага белән соңгы тапкыр, узган ел телефоннан сөйләшкәндә аны бокс грушасы роленә куярга маташкан әдип тә телгә алынды. Ул инде язмаларны укый алмавын, алай да ул телгә алынган мәкаләләрдән хәбәрдар булуын белдерде.Адлер -немецчә бөркет . Авыр туфрагы җиңел, гүре нур булсын, затлы нәсел тумасы , талантлы , чын хезмәтләр калдырган милләт бөркетенең. №105 (826016) / 18.01.2013 21:16:55
Вероника! №104 (826015) / 18.01.2013 21:07:19
"Маточная трубкалар"ны яратмагач,нигә астагыларын,Иркә язганнаррын да сөртеп атмыйсыз? Әллә сездә дә кода-кодагыйлык бармы? Әллә Иркә штатный корреспондентмы? №103 (825994) / 18.01.2013 19:15:13
Рэхмет сезнен комментарияларгэ. Мин Адлер Тимергалиннын оныгы. Без группа Вконтакте ачтык анын турында http://vk.com/adlertimergalin №102 (825938) / 18.01.2013 15:04:52
№101 (825937) / 18.01.2013 14:52:17
Иркәдән котылуның бердәнбер юлы — аның постларын укымаска, аның белән полемикага кермәскә. Алайса, акыллы гына фикерләр яза башлыйсыз да, үзегез дә сизмәстән шуның белән тарткалашуга күчеп, гайбәт дәрәҗәсенә төшәсез дә китәсез. Кемлеген, үзенең асылын-дәрәҗәсен 200 процент күрсәтте бит инде! Бу очракта, мәсәлән, Адлер абый алдында оят. №100 (825918) / 18.01.2013 13:43:43
Бу Иркәдән котылу юлы бар микән, ә, җәмәгать!! Туйдыруның арт якларына китте бит инде, билләһи! Бу кадәр дә мәгънәсез, надан, тәрбиясез кеше бар микән тагын бу дөньяда?! Шуны бераз чамалап, үзе дә туктамый бит ичмасам... №99 (825883) / 17.01.2013 22:16:31
Аның күп фантастик әсәрләрен балачакта журналлар аша укып беләм. Ә миллият сүзлеге... Искиткеч! тулы бер фәнни интститут хезмәте кебек бит ул! №98 (825882) / 17.01.2013 22:08:08
obstruction - томалану дип беләм, атнакы. Тик биредә бу турыда язмасак иде. №97 (825881) / 17.01.2013 22:05:15
№94.- эстафетаны сиңа тапшырам.Иркә №96 (825880) / 17.01.2013 22:04:39
Иркә: Адлер Тимергалинның китаплары мәктәп программасына кертелмәгән №95 (825879) / 17.01.2013 22:00:18
Инглизчә ул обструкция дигән термин белән аңлатыла. Загромождения, преграда мәгънәсендә. №94 (825876) / 17.01.2013 21:57:06
Адлердан узды бу,Иркэ сайтына эйлэнде,бездэ тоже уткэрмэучэнлек башланды,только баш миендэ №93 (825875) / 17.01.2013 21:54:07
Адлер Тимергалинга тиешле Тукай бүләген 2012 елда әллә кемнәргә шунда бирделәр, ләкин алар язучылардан булмады. №92 (825874) / 17.01.2013 21:53:36
үткәрмәүчәнлек минемчә татарча түгел. монда бүтән сүз булырга тиеш. Бу формаль тәрҗемә. Үткәрмәүчәнлек татарча бик ямьсез яңгырый. №91 (825873) / 17.01.2013 21:50:26
"Непроходимость маточных труб" = аналык көпшәләренең (юлларының) үткәрмәүчәнлеге. №90 (825871) / 17.01.2013 21:45:37
Адлер аганың кулыннан узган бер генә китап та начар сүз күтәрә алмый. "Миллият сүзлеге" өчен генә дә аңа әллә кайчан Тукай премиясен бирергә иде.Күрәсең премия бирүчеләр ул сүзлекне ачып та карамаганнар.Урыны оҗмах түрендә булсын иде. №89 (825869) / 17.01.2013 21:45:09
Татар, №88 (825862) / 17.01.2013 21:35:19
Аллага шөкер, 51 яшендә булсада Атказанган культура работнигы исеме бирелгэн булган икэн.. Мактаулы исем ала алмыйча ахирәт сәфәренә кузгалучылар байтак булды бит №87 (825861) / 17.01.2013 21:34:13
Без Кантны татар телендә дә өйрәнеп аңлый алырлык булуыбыз өчен Тимергалин тырышты да инде. Ул менә дигән сүзлекләр төзеде, шул исәптән "Миллият сүзлеген". Инде шушы сүзлеге белән дә үзенә һәйкәл куеп калдырды. №86 (825858) / 17.01.2013 21:31:23
Иркә, " Кант турында сөйләшкәндә мин татарча сөйләшә алмыйм, кызганычка каршы. Ул әйберләрне мин урыс телендә алдым, улым да урысча укый" - синен сузлэр. Шушы синен татар телен белмэунне, хэм белергэдэ телэмэуенне анлата. Но акыл сатырга яратасын. Татар телен торгызырга телэсэн, татарча аралашудан башларга кирэк, жайсыз дип башка телдэ сойлэшеп ничек телне устермэкче буласын? Кантны немецча анлат малаена, татарча белмэгэч, нигэ урысча анлатасын.Или оргиналына караганда урысчасы утемлерэк переводлаштырылганмы? №85 (825855) / 17.01.2013 21:28:25
Бу абыйның урыны җәннәттә булсын! Әйбәт кеше булганы йөзенә чыккан. Талантларны, кызганыч, вакытында күреп бәяләмиләр. Әрсез чүп үләннәре бөтен яклап баш калкыталар да культуралы уңышны каплап китәләр. Вакытында чүп-чардан арындыру механизмы эшләми бездә. Кызганыч шул. Ләкин алар югалмаслар, вакытлар үтү белән кабат калкып чыгарлар, халык үзенең чын геройларын таныр һәм тиешенчә бәяләр. №84 (825852) / 17.01.2013 21:17:54
ни үлгән кешегә,ни тере кешегә ихтирам юк!!! №83 (825851) / 17.01.2013 21:13:26
Татар, №82 (825847) / 17.01.2013 21:06:59
Иркә, бу битэ №71коменткына минеке, калганы минем исемнэн язучы башканыкы. Балан укыганда булмаса, узен укыганда бар иде ул китаплар. "Татар теле - бүгенге материаль һәм материаль булмаган кыйммәтләр һәм тулы хокуклы гомумаралашу теле булырга тулы хакы бар" дип дорес эйтэсен, но узен шул телне мыскыл итеп Кантны анлау очен яраксыз тел дисен. Кайда монда логика? №81 (825845) / 17.01.2013 21:00:57
Әйе, Адлер тимергалин иҗаты бәяләнмәде, китаплары басылмады, аның китапларын укучысы көтә, №80 (825843) / 17.01.2013 20:54:32
Иркәгә, №79 (825840) / 17.01.2013 20:48:13
көн буе мине оялтырга маташасыз.Җавабыгыз булмагач.... №78 (825839) / 17.01.2013 20:46:50
№5 кара әле татар! Шуңа хәтле миннән сүз чыккан идеме???? №77 (825837) / 17.01.2013 20:42:08
Татар, №76 (825835) / 17.01.2013 20:37:46
Бу Иркә дигән бәндәгә тәрбия дә,итәгать тә,оят та,әхлак та тәтемәгән бугай. Кайсы тәрбияле кешенең туфрагы да суынмаган кабер өстенә басып кычкырышканын,талашканын күргәнегез бар? Адлер агайның рухы ничек түзәр икән моңа? №75 (825833) / 17.01.2013 20:31:18
әйдәгез дуслар,бу биттән,ихтирам йөзеннән, китеп башка биттә кычкырышыйк әле.. №74 (825832) / 17.01.2013 20:27:47
татар га №73 (825831) / 17.01.2013 20:26:31
Татар, кабатлыйм, миңа кухня теле, гаилә теле генә булып калган татар теле кирәк түгел. №72 (825829) / 17.01.2013 20:20:28
Татар, )) ярар.))) №71 (825827) / 17.01.2013 20:08:37
Иркә,синен узкыйммэтен, бу биттэге коментларыннан сон, минем очен урыслар эйткэндэй "ниже плинтуса" тоште. Мэктэп программасына кертелмэгэн имеш, тфу, шулда булдымы сэбэп? Син ускэн вакытта идеологический совет режимына кергэн эсэрлэрне генэ кертэлэр иде программага. Телэге булган, кызыксынучан булган кешелэр узлэре табып укыдылар. Тимергалин абзыйнын китаплары ботен библиотекаларда да бар иде (кибеттэн алырга акчан жэл булса). Кантны татарча анлата алмый имеш. Белемен булса, татар телен белсэн, телергэ телэген булса татар телендэдэ бик эйбэт анлашып була. Белемен шул фармацевт белеменнэн ары кутэрелэ алмавы куренэ. Шушы кеше Кант турында баласы белэн сойлэшэм дип борчак чэчэ. Уз баласына татарча ойрэтэ алмаган килеш, татар теле турында акыл сата. №70 (825814) / 17.01.2013 19:29:46
Тимергалин: http://www.kitap.net.ru/timergalin.php №69 (825813) / 17.01.2013 19:24:59
Иркә 59, №68 (825812) / 17.01.2013 19:20:49
Иркә! № 51, 4 нче пункт: №67 (825811) / 17.01.2013 19:12:45
Ләйсән № 40. Адлер Тимергалин кебегрәк тагын бер кеше бар (сүзлекләр төзегән, фантастик әсәрләр язган, логик табышмаклар төзегән), ләкин ул да өлкән яшьтә инде. Ул да үлеп китмәсә ярый бу мур кыргыры чорда. №66 (825809) / 17.01.2013 19:03:32
/акыллы, белемле, уйлый белә торган, кызыксынучан яңа яшьләр үсеп чыкты. Аларга туфан ужастиклары да, равиль Фәйзуллин чыш-пышлары да кирәк түгел. Аларның уйлый белә торган кызыксынучан башларына Тимергалин кирәк! Ә аның исемен белүче дә сирәк!!!!/// №65 (825808) / 17.01.2013 19:00:41
Тимергалинны бүген интернеттан таба алабыз. № 2 комментарийда ссылкалар китерелгән. бу бер өлеше генә интернеттагының №64 (825795) / 17.01.2013 17:33:11
Тиешенчә бәяләүче без ул-укучылары,Рөстәм Мәһдиев. №63 (825792) / 17.01.2013 17:28:43
дөнья бәясе кеше иде, авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәтнең түрләрендә булсын! иннә иләйһи вә бинне лиләйһи раҗигүн! №62 (825778) / 17.01.2013 16:10:55
Адлер абый, мәрхүм, кеше вафаты турындагы хәбәр астында килде китте сөйләшеп утыручыларга тамак кырып куяр иде микән.... №61 (825777) / 17.01.2013 16:08:19
Монда да куелган икән... Кичә коймага язганнарымны кабатлыйм: №60 (825775) / 17.01.2013 15:57:36
шомбай, кеше шәхесе мыскыл итү сине бизәми, киресенчә синең акыл бәясен ачыкларга ярдәм итә. Ә миңа по барабану))))) нәрсә әйтсәң дә. №59 (825774) / 17.01.2013 15:55:58
Гуманитар өлкә булса, алар күп сөйләшә ала инде барыбер диясе идем. №58 (825773) / 17.01.2013 15:46:33
Юк, Ин-дизайнда түгел) №57 (825771) / 17.01.2013 15:44:39
Бөртек, Ин-дизайнда эшлисенме? №56 (825769) / 17.01.2013 15:33:55
1. Мин укыган специальность буенча эшләмим. Интернет өлкәсендә эшлим - реклама, сайтлар версткасы, һ.б. Минем кайда эшләвем нигә кирәк - Бөртек, синең бер файдаң юк диергәме?)) Ярый, диегез №55 (825767) / 17.01.2013 15:28:30
Мин генә дөрес, Иркә дә үсә, моны күрергә синең минминлегең генә комачауламый микән? №54 (825766) / 17.01.2013 15:25:52
иркэ,син бер бала анасы бит инде.Сина кайчан акыл керэ?Алтмышка житэсен,хаман акылын сай. №53 (825763) / 17.01.2013 15:17:53
Урны җәннәттә булсын, Адлер аганың. Повесть, хикәяләреннән өзекләр Ялкын журналында басыла иде дә, аларның китап булып чыгуын түземсезлек белән көтә идек. №52 (825762) / 17.01.2013 14:43:58
№48))) Бөтрек)))) №51 (825760) / 17.01.2013 14:42:43
1.Бөртек, синең профессияң ничек соң? №50 (825759) / 17.01.2013 14:35:17
Бар да үсә. Тик Иркә генә шул килеш. №49 (825758) / 17.01.2013 14:28:43
№36, укыдым мин Әхмәт Фәйзи китабын, тышлыгын әле дә хәтерлим)) №48 (825757) / 17.01.2013 14:27:49
Инде тәрбия дигәндә - гафу, интернетта "безнаказанность" чире булгандыр, элеккеге талашлар өчен гафу үтенәм. №47 (825756) / 17.01.2013 14:27:33
№42, Бөртек, менә әзерәк диалог алып бара белә башлагансың. Үсәсең, димәк. №46 (825755) / 17.01.2013 14:24:55
Кайберсен - формально, күпчелеген - йөрәк белән дисәм дә була. Барысын да аңлап бетереп булмагандыр инде мәктәптә дә. №45 (825754) / 17.01.2013 14:21:08
Иркә,Бөртеккә сылтама. №44 (825753) / 17.01.2013 14:19:10
Бөтрек бар язганнар синеке дип уйлый идем әле))))Стилистика синеке. Син бит татар телен гаилә теле итүчеләр ягында. №43 (825752) / 17.01.2013 14:18:33
вот именно Бөртек. №42 (825751) / 17.01.2013 14:15:28
Болай, кемнеңдер китап уку-укымау ул бит тышкы сәбәпләрдән генә тормый. Кемгәдер ул гмумән кызык түгел, чөнки ул "технарь", әдәбиятны хет теләсә нинди татарча китап булса да укымаячак. №41 (825749) / 17.01.2013 14:10:25
Шунысы да бар, мин тулы гаиләдә үстем. Әни безне бөтен җанын биреп тәрбияләде. Гаеп итеп әйтүем түгел, ләкин тулы булмаган гаиләдә балага игътибар әзрәк эләгә (объективно, эшләргә дә кирәк, бала карарга да, әби-бабасы да булмагач) №40 (825748) / 17.01.2013 14:04:11
"Энциклапудия" белеменә ия шәхес, үзе энциклопедия иде. Тагын кем бар шундый? №39 (825747) / 17.01.2013 14:03:37
Маладис Бөртек. №38 (825746) / 17.01.2013 14:03:25
Иркэ! Синме сон инде Туфаннарны тикшеруче ялгыз хатын? Иренне элек гаеплэучелэр синен чын йозенне таныганнардыр. №37 (825745) / 17.01.2013 14:02:39
Адлер абый, мәрхүм, интернетта иде! Барлык техник яңалыкны өйрәнеп барды. Даурскаядагы китап кибетенә, хәле бик авыр булганда да, чыга иде. Кулъязмаларын да электрон вариантта гына бирә иде. Иң алдынгы программаларны өйрәнеп, белеп тора иде. Янына утырып эшләү бәхете эләкте, Аллага шөкер. Физика, математика, тәрҗемә буенча теләсә нинди сорауга төпле җавап бирде, җавабы булмаса, каян эзлисен өйрәтте. Гаҗәеп киң күңелле кеше иде. №36 (825744) / 17.01.2013 14:01:55
Тукай турындагы ул романны хәтерлим, миңа да ошаган иде. №35 (825743) / 17.01.2013 14:01:16
№34 (825742) / 17.01.2013 13:56:39
Әхмәт Фәйзи бугай. Миңа бик ошаган иде. №33 (825741) / 17.01.2013 13:56:01
Белемле кешеләр, кайсыгыз искә төшерә "Тукай" романы авторын. Бу яктан сезгә караганда белемлерәк "Күке" бар иде. №32 (825739) / 17.01.2013 13:53:21
Юк, Ибраһим Нурауллинныкы түгел. Менә син белемле кеше, син дә әйтә алмыйсың Аның романнары күп түгел. Фәйзи түгелме??? №31 (825738) / 17.01.2013 13:48:28
Дак ул!!!! мәктәп программасында булган булса, мин аны кызысынаммы, юкмы, Тимергалин барлыгын белгән булыр идем. Улыма да эзләп тапкан булыр идем!!!!Сүз шул турыда!!!! Мәктәп программасы кызлар өчен генә түгел бит. Ник башка малайлар укый алмаган? Аннан туфан бәргәләнә имеш!!! эчәләр!!! Дак кирәк чакта рухи азык бирмәгәнсез бит, тиешле кешеләр. №30 (825734) / 17.01.2013 13:41:20
Тукай- Ибраһим Нуруллиныкы . №29 (825733) / 17.01.2013 13:39:32
Юк Иркә ханым,сез Бөек,сез Акыллы, Сез Талант. №28 (825732) / 17.01.2013 13:39:07
Мәктәп библиотекасында булган татарча классика барысы укылган.Аннан арысын, кызганыч, кызы режим миңа тәэмин итә алмады.Кызыллар таныган язучылар - Шәриф Камал, Фатих Әмирхан, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли, Фатих Хөсни, Әпсәләмов романнары барысы бар иде."Тукай " романы авторын онытып җибәрдем әле. №27 (825731) / 17.01.2013 13:35:20
мин кыз бала, фантастика белән кызыксынмыйм дигәнгә шул җавап буламы???? №26 (825730) / 17.01.2013 13:34:15
Төртке. Алай дияргә теләмәгән идем,ләкин килешергә туры килә.Үз малае русча сөйләшкәндә дә башкалар маргинал бит. №25 (825729) / 17.01.2013 13:32:24
Вот дөрес әйттең. Син инде формалашкансың. №24 (825728) / 17.01.2013 13:30:26
Монда нормаль бәхәс бара, әнә Риф истерика күчмәкче.. №23 (825727) / 17.01.2013 13:29:56
Иркә, ничә тапкыр язды бит инде, мин урысча, акцентсыз сөйләшәм, мин шәһәрләшкән хатын дип. Яштән үк шәһәрләшергә җыенган кыз, авыл гыйбатлары кебек, татарча китап укымагандыр инде. Мәктәп программасында булса, обязаловка буларак укыган булыр иде. Шуны да аңлый алмыйсыз, гыйбатлар. №22 (825726) / 17.01.2013 13:22:55
Кеше фикерен беләсеңме кайчан үзгәртеп була???? Формалашмаган очракта. Әйтик ниндидер мәсәләдә каршылыклы уйлар ди башымда. Адай уйласам да, болай уйласам да, үземә дөреслекне хәл итә алмыйм.Менә шул вакытта миңа башкалар фикере кирәк. Әгәр өйлгергән кеше икәнсез, сез моны белергә тиеш. №21 (825724) / 17.01.2013 13:15:20
Мин синең кебек белемле алга киткән түгел!!!!Мин артта калган!!!!))) №20 (825723) / 17.01.2013 13:14:57
Риф, сүзләреңне расла!!!! №19 (825719) / 17.01.2013 13:09:28
Иркә, син берэр вакыт калган кешелэр фикере белэн килешэсенме? Сине эшкэ алучылар начар,сине кияугэ алучы чуть не сволочь,куплэрнен хормэт иткэн язучысы Туфан-депутат,вамин-карак,еврей-жир талаучы,малаен -гений! Кызык, однако синен позиция. №18 (825716) / 17.01.2013 13:00:03
Мин синең кебек белемле алга киткән түгел!!!!Мин артта калган!!!! №17 (825712) / 17.01.2013 12:51:13
Үзеңне аклар өчен 40 сәбәп табарсың,билләхи. Бөтен татар дөньясы бинават,Иркә укымаганга,тик ул гына түгел! №16 (825707) / 17.01.2013 12:41:55
Миңа кабатларга кирәкми!!!! №15 (825696) / 17.01.2013 12:15:14
Мин язып алар мәктәп программасына керәме???? Мин Адлер Тимергалинны белмәү бу минем гаепме?????Белсәм, мин аның китапларын таба алган булыр идемме???)))) №14 (825690) / 17.01.2013 12:00:25
Ни кызганыч, кечкенәдән фантастик әсәрләр, әкиятләр яратсам да, мондый жанрда эшләүче язучыларны бик хөрмәт итсәм дә, Адлер ага белән кара-каршы утырып сөйләшә алмадым. Бик зур югалту. Әйе, бөтен татар халкы хөрмәтенә лаек бу шәхес үзе исән чакта әллә ни бүләкләргә дә ия була алмады бит, шунысы да җанны телгәли. Авыр туфрагы җиңел булсын! №13 (825686) / 17.01.2013 11:38:18
Авыр туфрагы җиңел булсын Язучының. №12 (825685) / 17.01.2013 11:34:14
Соңгы җөмләсен «ул дөньядан алдынгы клуб мөдирләренә бирелә торган ТАССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем белән китте» дип куярга кирәк иде. №11 (825681) / 17.01.2013 11:20:46
Татар күгендәге бер йолдыз атылды. №10 (825679) / 17.01.2013 10:54:45
№6, Мөгътәсим, №9 (825677) / 17.01.2013 10:47:38
Бу Мөгътәсим Тукай бүләге дип шаша башлады. №8 (825674) / 17.01.2013 08:35:48
Балачагымда иң яраткан язучым...авыр туфрагы җиңел булсын №7 (825673) / 17.01.2013 07:55:59
Иң яхшы язучыларыбыз китеп бара.Гомере беткәч нишлисең инде. Урыны оҗмахта булсын. №6 (825672) / 17.01.2013 07:06:44
Адлер ага лилипутлар арасында Гулливер иде, Лилипутлар хәзер и-и-и-их! дип куана, №5 (825670) / 17.01.2013 01:30:14
Ә кайберәүләр (җыен Иркәләр, Рөстәм Зариповлар, Мөгътәсимнәр) язучыларыбыз артык күп дип күпсенә. Китеп баралар шул, ни кызганыч! №4 (825668) / 17.01.2013 00:22:54
Адлер абый - Артур Кларк биеклегендәге бөек язучы-фантаст. Бары тик тиешле әйләндерү (раскрутка) гына җитеп бетмәде аңа. Аннан тыш аның терминология (Физика терминнары сүзлеге һ.б) һәм башка өлкәләрдә дә бик зур хезмәтләре бар. №3 (825663) / 16.01.2013 23:48:51
Админ,датаны төзәт әле, 17 декабрь түгел,гыйнвар ич №2 (825643) / 16.01.2013 22:38:47
авыр туфрагы җиңел булсын. Минем балачак язучы... Искитмәле фантастика... №1 (825638) / 16.01.2013 22:12:18
Нишлисең,яшьләре җиткәч китәләр инде... |
Иң күп укылган
|