поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.11.2012 Мәдәният

Самарага сәяхәт

Сәяхәт биш көнгә сузылды. Җиңел булмады безгә. Аеруча сәгатьләр буе автобуста чайкалуларны авыр кичердек. Мәсәлән, Казан белән Самара арасы 7 сәгатьлек юл. Гел утырып бара-бара бөтен тән ойый, башың авырта, күңелләр болгана... Ә сәхнәгә чыгар алдыннан күпме дулкынланулар кичерергә туры килә.

Әмма ләкин болар барысы да онытылды инде хәзер. Сөйләсәң – сөйләп, язсаң – язып бетермәслек зур тәэсирләрнең нәтиҗәсе булган якты нур, шатлык кына калды.

 Ничек сурәтләп бирим икән дип җәфаланып утырам әле. Күз алдымда берсеннән-берсе матур милли киемнәр; колагымда гармун, курай тавышлары, моңлы җырлар; сулышымда торган җиребезнең тәмле шифалы һавасы.

 Кемнәр, кай җирләрдә йөрдек соң без? “Түгәрәк уен” дип аталган Бөтенроссия татар фольклорына бардык. Быел ул V тапкыр уздырылды. Без дигәнем – мин үзем, Мөтеравыл егете, хәзер Мәскәүдә яшәүче Ринат Закеров һәм Камка мәктәбенең Гөлнур Тимергали кызы Мангушева җитәкләгән балалар төркеме. Кызганычка каршы, Гөлнур ханым үзе баралмады, аның урынына сәяхәткә “Йомырка бәйрәме”ндә Әни ролен уйнаган мәктәп хезмәткәре Зөлфия ханым Мангушева кушылды.

 Самара илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган татарларны бик җылы, ихлас каршылады. Дүрт көн башларын күккә чөйгән мәһабәт наратлар арасында урнашкан “Циолковский” ял йортында яшәдек. Бүлмәләр чиста, җылы; зур-зур тәрәзәләренә төрле агач-куаклар карап торган ашханәдә алдыбызга нинди генә ризыклар куелмады. Һәр этажда яныбызда елмаеп кына сөйләшүче волонтёрлар – игътибарлы, ихтирамлы егетләр, кызлар. Фестивальдә катнашучылар, оештыручылар тарафыннан бөтен уңайлыклар тудырылды.

 Моңа кадәр “Түгәрәк уен” турында “Сөембикә” журналыннан гына укып белә идем. Аллы-гөлле киемнәрне дә шул басмадагы фотографияләрдә күреп кенә соклана идем. Ниһаять, Самарада бу зур хәзинәне үз күзем белән күрү, төрле төбәк вәкилләренең үзен-чәлекле моң-аһәңнәрен ишетү бәхетенә ирештем. Биш көн буе гаҗәпләнеп-шаккатып йөрдем. Шаккатмаслыкмыни: 17 регионнан 600 кеше катнашты бит! 8 яшьтән алып 88 яшькә кадәр. Бииләр дә, җырлыйлар да, рольләрен дә чын артистларча башкаралар. Менә безнең халыкның көче кайда – тамырларында! Ә ул тамырлар еракка – тирәнгә тартылганнар. Бүген ул тамырларны корытмас өчен “сулар сибеп, ашлап” торучылар бар, шөкер! V түгәрәк уен сәхнәсенә күпме борынгы йолалар, җырлар, әйтемнәр чыкты. Ансамбльләр, төркемнәр артистлары, аларның җитәкчеләре, аерым башкаручылар “корыган чәчәкләрне дә чәчәк аттырдылар” дияргә була. Сабан туе алдыннан сөрән салу, боз озату, җыр белән бәбәйләргә теләкләр теләү, туй йолалары, балаларыбызның онытылган уеннары, бүген биелми торган биюләребәз шул фидакарь кешеләрнең тырышлыгы белән яши. Кызганычка каршы, бүгенге тормышта алар юк инде. Нинди генә йола-бәйрәмне алма, барысы да дискотека рәвешендә.

 Фестивальдә безнең 12 кешедән торган төркемебез дә югалып калмады. Балалар Гөлнара Курмаева, Айрат Мангушев, Румия Царбаева, Гөлнара Тараканова, Румия Вәлитова, Хания Мангушева, Гүзәл Вәлитова, Динара Аблязова, Надия Аблязова күрсәткән иске уеннарыбыз халыкта кызыксыну уятты. Тамашачылар көлештеләр дә, яхшырак күрер өчен урыннарыннан да торып-торып бастылар. Иске түбәтәй-ләрдән кушып тегелгән “туп” белән йомырка тәгәрәтүләр – Камка боулингы беркемне дә битараф калдырмады. Ә “Зимцәцәк” төркеме “Түгәрәк уен”ның дипломына лаек булды.

 Ринат Закеровның чын ирләрчә тавышына матур бәя бирелде. Ул “Олы юлның тузаны”н җырлап дипломант булды һәм дипломантлар концертында катнашты. Вокал буенча белгечләр аңа бу тавышны югалтмаска киңәш иттеләр.

 Мине махсус приз – фотоаппарат белән бүләкләделәр. “Татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен” дип язылган диплом бирелде.

 Гадәттәгечә, “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашучылар татар авылларында концертлар куялар. Ринат Камышлы авылындагы чарада катнашты. Аны берничә кат чакырып чыгардылар. Рөстәм Закировның улы түгелме, дип тә кызыксындылар.

 Мин Самара шәһәренең “Чайка” мәдәният йортында чыгыш ясадым. Һәм Самара опера һәм балет театрында гала-концертта катнаштым. Ике сәхнәгә дә “Кузырлыкаем” белән чыктым. Бу җыр минем талисманыма әверелде ахрысы, инде. Гел уңыш китерә ул миңа. (Халык җыры санала ул, тик кемдер беренче булып җырлаган бит аны, шул кешегә “Кузырлыкаем” өчен һәрвакыт рәхмәтләр укыйм, Ходай Тәгаләдән җәннәтен сорыйм мин).

 Опера һәм балет театрының сәхнәсе бик зур, тамашачының игътибарын үзеңә җәлеп итәр һәм чыгышың барышында саклап калыр өчен күп көч, сәләт кирәк. Үзешчән артистлар булдырдылар. Концерт барышында алкышлар, соклану хисләрен белдергән авазлар тынып та тормады.

 Менә шул сәхнәгә аяк басып үз-үзебезне күрсәтергә, җыр-биюләребез, уен-йолаларыбыз аша халкыбызның акыл-фигылен, киң күңелен, кояшлы җанын ачып салырга безгә Самара җирендә яшәүче асыл егетләребез ярдәм иттеләр. “Түгәрәк уен”да катнашучыларны шушы сәхнәгә чыгарлык дип санадылар, димәк югары бәя бирделәр. Рәхмәт яусын үзләренә. Бәхетле булсыннар. Тырышып башкарган эшләренең рәхмәтән күрергә язсын.

Шулай ук олы хөрмәт хисе белән сугарылган рәхмәтләрне Татарстанның Фәнзилә ханым җитәкләгән фольклор үзәге хезмәткәрләренә җиткерәсе килә. Шундый матур, төрле төбәкләр халыкларын берләштереп торучы рухи көч ул “Түгәрәк уен”. Шушы 4-5 көн эчендә бер-беребезгә җаннарыбыз белән сыенышып, уңышларыбызга сөенеп, якты нурларга күмелеп яшәдек. Бу хисләрне үзебез белән алып киттек. Ә күпме өметләр, уй-хыяллар уятты фестиваль! Әлбәттә, җиңүчеләр арасында буласы килә ул, тик эш бит анда түгел. Иң мөһиме – менә югала, менә югала дип торган гадәт-йолалар, җыр-биюләр исән. Инде югалды, дигәннәре дә таң йолдызыдай калкып чыга. Ә “Түгәрәк уен” шушы ук исем белән чыга башлаган басмаларның берсендә язганча: “татар җаны булган җирләрдән тамчы-тамчы акыл, моң-рух җыя”. Афәрин!

P.S. Мең рәхмәтләребезне тамырлары белән безнең яклардан булган, Казанда яшәүче якташыбыз Земфира апага һәм аның кызы Рушания ханымга (Зөлфия ханымның туганнары) да җиткерәсе килә. Иртәнге поездыбызга өлгермәгәч, алар йортына 12 кеше килеп төштек. Эх тә итмичә каршы алдылар. Мунчаларга кереп, бәлешләр, итле бәрәңгеләр ашап, чәйләр эчеп ял иттек. Бу яхшылыклары үзләренә дә мең яхшылык булып кайтсын.

Сергач-Казан-Самара-Казан-Сергач. 


Т.НУРУЛЛА
Туган як
№ 44 | 12.11.2012
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»