поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.10.2012 Җәмгыять

Мунчага печән кыстырып килегез

Мунчаны кем генә яратмый икән?! Дөрес итеп мунча керә белгәндә, ул ял иттереп кенә калмый, сәламәтлегеңне дә ныгыта, яшәртә дә. Боларның барысына да ирешү өчен мунча керү тәртибен белү кирәк. Ә аның турында без мунчачы Валентин ЧУБУКОВтан сораштык.

– Валентин, Сезнең мунча белән дуслыгыгыз кайчан башланды?

– Мин, медицина училищесын тәмамлаганнан соң, массажчы булып эшли башладым. Күп кенә клиентларым, мунча хезмәтләрен дә күрсәтмисезме, дип кызыксыналар иде. Мине массаж ясарга күбесенчә ял комплексларына чакыралар, ә анда кеше, гадәттә, туарылып ял итә. Мунчада парланып утыру һәм юынып чыгу белән генә чикләнмичә, алар мунча себеркесе белән массаж да ясаталар. Массаж нәкъ менә парлангач, тән җылынганнан соң яхшырак нәтиҗә бирә. Бу вакытта югары температура тәэсирендә мускуллар йомшара, тән тиресе сыгылмалы була. Кеше аркасын, билен яхшылап чаба алмый. Аннан соң без бит инде бер генә себерке белән чабынырга күнеккән. Ә бу очракта ике мунчачы икешәр себерке белән чаба.

– Мунчага керер алдыннан нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Иң беренче кагыйдә: мунчага тулы ашказаны белән бара күрмәгез. Юкса йөрәгегезгә авыр булачак. Хәлсезлек сизсәгез, шундук себеркене куеп торыгыз. Шул ук вакытта мунчага ач бару да дөрес булмас. Җиңелчә генә ашап алу хәерле. Күпләр үзләре белән мунчага сыра яки аракы алалар. Мунча бит ул эчеп утыру урыны түгел, ә сәламәтләнү, юыну-чистарыну урыны. Авырган яки бик нык арыган вакытта да мунчага бармый торыгыз.

– Икенче кагыйдәгә килсәк...

– Анысы – себеркене дөрес итеп әзерләү. Парланыр алдыннан кипкән себеркене суда чайкатып алабыз да җылы суга тыгабыз. Кайнар суга тыгарга ярамый. Югыйсә яфраклары коелырга мөмкин. Җылы судан соң гына кайнар суга тыгабыз. Өстен икенче бер таз белән каплыйбыз, себерке өчен үзенә күрә бер мунча була инде бу. Шул рәвешле төнәткәч, мунчага урман исе чыга. Авыл мунчасында инде кайнар судан соң аны әйләндерә-әйләндерә мунча ташында тоталар. Себеркене кулга алгач, чабынырга ашыкмагыз, иң элек аны иснәгез. Бу үзенә күрә бер ингаляция яки ароматерапия була.

– Ничек парланырга?

– Парлану бүлмәсендә югары менәргә ашыкмагыз. Мунча эссесенә ияләшер өчен биш минут утырып яки ятып торыгыз. Гомумән, пар бүлмәсендә иң яхшысы – ятып тору. Алай иткәндә, эссе тәнгә тигез тарала. Шулай итеп, аз гына җылынгач, чыгып, мунча алдында биш минут утырып торыгыз. Аннары инде себерке белән югарыга да менә аласыз. Себерке торган суны түкмәгез, аның белән башыгызны юып чыгыгыз. Чабындыручы булганда, ияк астына һәм баш өстенә каен себеркесе куеп ятыгыз. Баш өстендәгесе башка эссе булмасын өчен. Ә ияк астындагысы ингаляция яки ароматерапия ролен башкара. Себерке белән тәнегезне ышкыгыз. Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш дигәндәй, эсседә озак ятарга тырышмагыз. Тәнегез артык эсселәнгәндә, йөрәгегез ешрак тибә башлый, баш әйләнә, күңел болгана, колак шаулый.

– Патшаларча парлану дигәнне ишеткәнем бар. Анысы ничек була?

– Патшаларча парлану ул печән өстенә ятып парлану. Бу үзенә күрә бер рефлексотерапия була. Печәннең хуш исе югары температура белән берлектә һавадагы, тәндәге һәм югары сулыш юлларындагы микроб һәм бактерияләрне юк итә. Стресстан һәм арыганлыктан котылырга булыша.

– Мунчада нинди мунчала белән юыну дөрес?

– Бер мунчала да юкә мунчаласына җитми инде. Юынган вакытта ул микробларны юк итә торган фитонцидлар бүлеп чыгара. Тәнне яхшы чистарта.

– Мунчада күпләр тәннәренә тоз, бал сылап утыра. Бу артык булмыймы?

Скраб максатында бал белән тоз катнашмасы рөхсәт ителә. Әмма тәндә аны 15 минуттан да артык тотарга ярамый. Чөнки тәндәге пычракны үзенә сеңдергән бал, озакка киткәч, киресенчә, аны яңадан бүлеп чыгара башлый. Мунчадан соң тәмле итеп бал белән үлән чәе эчегез. 


Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»