поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.10.2008 Милләт

КЕМНЕҢ НӘСЕЛЕ КОРЫР?

Сүзем милләт язмышы турында. 22 октябрьдә узган ТР Дәүләт Советы утырышында депутат, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров милли-мәгариф системасындагы аяныч хәлләр турында чыгыш ясады. "Милли мәктәпләргә совет чорында да бу хәтле кизәнмәделәр", – диде ул һәм бүгенге мәгарифнең ни хәлдә икәнен дәлилләп мисаллар китерде.

Ә мисаллар күп. Район үзәкләрендә татар мәктәпләре бетә бара. Соңгы 15 ел эчендә Казанда татар мәктәбе өчен бер генә бина да төзелмәгән. Ни өчен әле ата-ана газиз баласын ташландык бинага илтсен! Аннан соң җаваплы түрәләр: "Ата-ана баласын татар мәктәбенә бирми", – дип зарлана. Башта шартлар тудыр син! Хәтеремдә, моннан берничә ел элек Казанда 16 нчы татар гимназиясе ачылды. Менә дигән яңа бина, заманча җиһазланган класс бүлмәләре, спорт залы, бассейннары бар. Һәм анда татар балалары конкурс аша гына эләгә ала иде. Ул гимназияне җае чыккан саен үрнәк итеп сөйләделәр. Класста балалар саны да 14-16 гына иде бугай. Мәгарифне җан башыннан финанслый башлагач, һәр сыйныфта укучылар санын 25 кә җиткерә башладылар. Татар баласы урыс балалары һәм ана телен белмәгән кардәшләре белән кушылды. Нәтиҗәдә, укытучы фәнне ике телдә алып барырга мәҗбүр. Ә дәрес вакыты бит шул ук кала һәм бу инде укыту сыйфатына бәрә дигән сүз.

 

Сыйфат дигәннән, татар-төрек лицейларында белем бирү дәрәҗәсе югары иде, инде аларның да тамырын корыта башладылар.

 

Әйе, милли мәгарифкә һөҗүм дәвам итә. Чит өлкәләрдәге милли мәктәпләрдә I сыйныфтан әлифба укытуны тыялар дигән сүзләр йөри. "ТР мәгариф һәм фән министрлыгында чит төбәкләрдәге милли мәктәпләр белән эшләүче аерым бүлек бар иде, хәзер ул да бетерелде", – диде Р.Закиров.

 

Бу мәсьәлә утырышта катнашкан Президентыбыз М.Шәймиевне дә борчымый калмый иде, әлбәттә. Ул ноябрь аенда Казанда РФ мәгариф һәм фән министры, Россия Дәүләт Думасының профильле комитетлары вәкилләре, Россиянең 22 төбәгеннән мәгариф һәм фән министрлары катнашында зур киңәшмә узачагын хәбәр итте. Анда милли мәгариф өлкәсендә бүген алып барылган сәясәткә бәя бирелер дип өметләнәбез.

 

Депутат Р.Закиров мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевтан бүген килеп туган вәзгыятькә аңлатма бирүен сорады. Министр, минем уемча, өстәп әллә ни әйтә алмады. Республикада ничә татар мәктәбе, ничә башка милли мәктәп барын санады. Укучыларның 47,6 проценты татар телен өйрәнә икән. Беренчедән, ни өчен 47,6 гына процент, дигән сорау туа, ни дисәң дә сүз дәүләт теле турында бара бит. Икенчедән, саннар артында нинди сыйфат ята соң?

 

Миңа министрның: "Ата-аналар балаларын татар мәктәбенә бирми, шуңа күрә мәктәпләр ябыла", – дип аклануы да ошамады. Саннар, рәсми мәгълүматлар – бер төрле, тормыш икенчерәк бит ул. Мәсәлән, кайбер мәктәпләрдә сыйныфтагы укучылар санын тиешле нормага җиткерү өчен, 100-120 хуҗалыклы татар авылында яшәүче балаларны 50-60 хуҗалыклы урыс авылындагы мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итүләрен ишеткәнем бар. Һәм моның "озынколак" ялган хәбәр түгел икәнен дә беләм. Кәгазь нинди саннар китерсәң дә түзә инде ул, ә эшнең асылы башкачарак бит. Министр чыгышыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин да бик канәгать түгел иде. "Инициатива сездән күбрәк кирәк. Балык башыннан чери бит ул", – дип әйтеп куйды.

 

ТР Дәүләт Советы утырышында күтәрелгән тагын бер мәсьәлә җир белән тигезләнгән "Болгар" кунакханәсенә кагыла. Мөхтәрәм әдибебез, депутат Туфан Миңнуллин: "Г.Тукай яшәгән әлеге бинаны тарихи һәйкәлләр исемлегеннән кем сыздырып ташлаган, аны кем кушуы буенча, кем җимергән һәм әлеге бина урынында нәрсә булачак?" – дип сорады. ТР Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры З.Вәлиева әлеге бинаның 2006 елда "НФК Ершовский" дигән оешманың устав капиталына кертелүен әйтте. Бина 20 ел эксплуатацияләнмәгән, тәмам хәрабә хәленә килеп, асылда шәһәр уртасындагы чүплеккә әйләнгән. "Кирпечләре генә түгел, хәтта тимерләре дә уала башлаган иде", – ди З.Вәлиева. Тукай яшәгән нигездә комплекс төзеләчәк, бөек шагыйребез яшәгән бүлмә элекке рәвешендә торгызылачак икән, шул исәптән "Печән базары" рәтләре дә. Димәк, бу комплекс дигәннәре берәр сәүдә үзәге булачактыр. "Болгар" кунакханәсенең элекке рәвеше бераз төсмерләнсен өчен, җимерү алдыннан фотога төшереп алганнар икән, рәхмәт төшкерләре.

 

Министрны гаепләп булмый, чөнки ул бу урында чагыштырмача яңа кеше. Ә менә олуг шагыйрьнең туган көннәрендә "без – Тукайлы халык" дип күкрәк суккан җитәкчеләр 20 ел буе ни турында уйландылар икән? "Болгар" кунакханәсе ике ятып бер төшләренә дә кермәгән, күрәсең.

 

Ни өчен Тукай яшәгән нигез чүплек хәленә килгән? Моңа кем гаепле? Татар тарихына кагылган мондый битарафлык, вәхшилек киләчәктә дә кабатланмасмы?

 

Туфан Миңнуллин "Болгар" кунакханәсе язмышын хастаханәдә үлгән авыру язмышы белән чагыштырды. "Ник үлде?" – дип сорагач, табиб: "Чөнки без аны карамадык, ул барыбер үләчәк иде", – дигән кебек була инде", – диде депутат. Әйе, бу бинаны да "бетсен!" дип 20 ел тоттылар булып чыга. Бинаның ачы язмышы Туфан абыйны бик тетрәндерде, әлбәттә. Трибунадан төшкәндә ул: "Беркемне дә аклап булмый. Инде "Шәрык" клубы җимерелгәнне көтәсе кала, чөнки хәзер хакимияткә җимерүчеләр килүен көтәбез. Тарихтан билгеле, заманында күпме мәчетләрне җимерделәр һәм халык белә: җимерүчеләрнең үз нәселләре корый", – диде. Инде уйланыр өчен ТР Дәүләт Советының Хокук идарәсе башлыгы Ш.Яһүдин имзасы белән Ф.Мөхәммәтшинга юлланган бер белешмә белән танышыйк.

 

1909 – 1913 елларда Г.Тукай яшәгән йорт, 1959 елда ТАССР Министрлар Советы карары (№ 591) белән, республика хакимияте органнары һәм җирле органнар тарафыннан сакланырга тиешле мәдәни-тарихи әһәмияте булган һәйкәлләр исемлегенә кертелә.

 

1994 елда ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 454) белән дәүләт саклавындагы мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелә. Дәүләт саклавына алу документының номеры – 591. Шул ук вакытта карарда "реконструкцияләргә" дигән искәрмә дә язылып куела.

 

2000 елда ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 300) белән әлеге йорт республикакүләм әһәмиятле тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелә. Әмма 2006 елның сентябрендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән (№ 474) Тукаебыз яшәгән әлеге йорт федераль, республика һәм җирле әһәмияткә ия булган тарихи-мәдәни һәйкәлләр исемлегеннән сызып ташлана. Әмма шунысы сәер: ул дәүләт саклавында булган тарихи һәйкәлләр исемлегендә кала. Алай гына да түгел, РФ мәдәният министрлыгының Россия халыклары тарихи-мәдәни һәйкәлләре каталогы рәсми интернет-сайты буенча бүгенгә хәтле мәдәни мирас объектларының Бердәм дәүләт реестрында 1600076000 номеры белән саклана. Кызганыч, утырышта әлеге документны нигәдер телгә алмадылар.

 

Коллаж: "Интертат.ру"

 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 223-224 | 24.10.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»