|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2012 Интернет
Татарча демотиваторлар татарныкы түгел (ФОТО)Демотиваторлар Интернетта утыручылары арасында күптән инде популяр. Ә менә татар телендә мондый “иҗат җимешләре” чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Ник дигәндә, аларны социаль челтәрләрдә табуы авыр, булганнары да кулланучылар арасында артык популяр булмаган сайтлар һәм виртуаль төркемнәрдә генә очрый.
Әлеге демотиваторларның эчтәлегенә килгәндә, ул төрле. Милли, сәяси, иҗтимагый темаларга кагылышлы, төрле кешелеклелек сыйфатлары турындагы рәсемнәр иң таралганнарыдыр, мөгаен.
Бактың исә, демотиваторларга охшаш рәсем һәм комментарийлар Тукай заманында ук булган. Аларның күбесе юмористик рухта, сатирик формада кулланылган һәм җәмгыять тудырган ризасызлыкларны ачып бирү өчен ярдәм иткән. Әлеге рәсем һәм язулар милли рухта булулары белән үзенчәлекле.
Интернет челтәрендәге татарча демотиваторлар арасында да саф татар телендәге, игътибарга лаек комментарийлар очрый. Алар татар рухы белән сугарылган, милләтебезнең кызыклы һәм үзенчәлекле якларын ачып бирүдә зур роль уйный.
Тик ничек кенә булмасын, демотиваторларның шактый өлешен татарның үзенеке дип атап булмый. Күбесе күчерелмә формада. Тел мәсьәләсенә килгәндә дә, рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә ителгән аңлатмаларның күп булуы күзгә ташлана. Аларны татар телен начар белгән авторлар тарафыннан әзерләнгәне бер караудан аңлашыла.
Татарча демотиваторларның кайберләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
Рәмзия ЗАКИРОВА әзерләде |
Иң күп укылган
|