поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.10.2008 Милләт

“ШӘРЫK”ТА ФЕЙС-KОНТРОЛЬ?

Казанның К.Маркс урамы 41 нче йортта Татар иҗтимагый үзәге урнашкан. Бер бүлмәдә рәсми рәвештә теркәлгән Тәлгать Бариев җитәкләгән оешма, икенчесендә – Юныс Камалетдинов тарафдарлары. Алар үзләрен М.Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге активистлары дип атый. Ләкин милләтче бабай һәм апалардан гайре бу бина “Шәрык” яшьләре җыелу белән билгеле. 1998 елдан бирле бинаның икенче катында татар егет-кызлары чәй өстәле артында кызыклы очрашулар үткәреп килде.

“Шәрык” – ун ел дәвамында неформаль рәвештә даими эшләүче бердәнбер татар оешмасы. Бернинди теркәлү узмыйча, ул әкрен генә үз эшен башкарып килде. Соңгы ярты елда шәрыкчылар атнасына ике тапкыр җыела башлады. Ә Рамазан аенда шушы бинада яшьләр көн саен “Ифтар-марафон” кичәләрендә очрашып аралашты. Көн дә күрешергә күнеккән егет-кызлар Ураза гаетеннән соң да “Шәрык”ка йөрергә сүз куешты. Чөнки моңа ихтыяҗ бар. КДУ һәм ТДГПУдагы кебек татар мохите булмаган КАИ, КИСИ, КХТИ кебек уку йортлары студентларына акыллы һәм тәүфыйклы татар яшьтәшләре белән аралашу бик кирәк.

 

Ләкин гаеттән соң нәкъ 1 октябрьдә яшьләр “Шәрык”ка эләгә алмады. Ишекләр бикле иде. “Бина “Астра” дип исемләнгән оешма тарафыннан саклана” дип язу эленгән. Сакчылар ишекне берсенә дә ачмый. Кертсәләр дә, кешеләрне бары тик махсус төзелгән аерым исемлек буенча уздыралар.  Әлегә анда нибары 8 кеше генә үтә ала. Ишек артындагы тавыш: “12 октябрьгә кадәр берсен дә кертмәскә куштылар. Кем тарафыннан фәрман булуын белмим, мин гади сакчы”, – дип аңлатты. “Шәрык”ка кичен килеп, бинага эләгә алмаган яшьләр клубны ябарга телиләр дип борчыла. Күптәннән ирекле рәвештә шушында җыелуыбызга теш кайрыйлар иде дип сөйләнделәр.

 

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Тәлгать Бариев, кешеләрне бинага кертмәү вакытлыча күренеш, ди.

 

– Биредә күптән тәртип урнаштырырга кирәк иде.  Монда шикле кешеләр җыела башлады. Бинага кемгә керергә рөхсәт ителә, ә кемгә юк – Хәтер көненнән соң билгеле булачак.

 

Үзен “Шәрык”ның рәисе дип санаган, Бөтендөнья татар конгрессында эшләүче  Мансур Кашапов яшьләр клубы эшләячәк, ләкин башка формада дип аңлатты.

 

– Бинага шәрыкчыларны кертәчәкләр. Ә сакчылар теләсә кем йөрмәсен өчен куелган. Ул бит хөкүмәт бинасы. Шәрыкчылар анда сыенучы кунаклар гына. Кунак булгач, тыйнак булсын. Шәрыкчыларга махсус пропусклар ясалачак, исемлек төзеләчәк. Сакчылар шуңа карап, халыкны бинага кертәчәк. Башта “Шәрык”ка эләгү уңайсызлыклар тудырыр, әлбәттә, ләкин бу вакытлыча күренеш, барысы да җайга салыначак. Биредә теркәлгән оешмалар җыелачак. Шәрык теркәлү үтәргә тиеш. Бу хөкүмәттән грантлар алып эш итәр өчен кирәк.

 

– Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросының үз бинасы юк, ул шушында бер бүлмәне билиячәк дип көтелә, – ди форум Бюросы рәисе Руслан Айсин. – Чит илдән килгән татар студентлары ассоциациясен оештырмакчылар, аларга да җыелышып үз эшләрен алып бару урыны кирәк. Мин ТИҮ урнашкан йортны татар яшьләре үзәге итеп күз алдыма китерәм. Һичшиксез, “Шәрык” кичәләре дә шунда узарга тиеш. 

 

Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина “Казан” милли-мәдәни үзәгенә карый. Аның хуҗасы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Һичшиксез, бинага кемне кертергә, ә кемне юк – хуҗа кеше карар чыгара. Шуңа да яшьләр арасында биредә бары тик рәсми рәвештә теркәлү узган оешмалар гына урнаша алачак дигән фаразлар бар. Ә “Шәрык” гомер-гомергә неформаль рәвештә эшләгән клуб булды.

 

– Мин “Шәрык”ка каршы түгел, – диде Ринат Закиров. – Ләкин анда инде хәзер өченче “Шәрык” барлыкка килгән дип әйттеләр. Күңелсез күренеш бу. Теләсә кем үзенең җыелышларын уздырыр өчен ул “бесхоз” бина түгел. Телиләр икән, конгресс бинасында көн саен җыелышып күңел ачсын яшьләр. “Шәрык” теркәлү узарга тиеш. Шуннан соң гына ул да шул бинада ниндидер урын били алачак.

 

– Мин ирекне яратучы практик кеше, – ди “Шәрык” өчен борчылучы Амил Нур. – Чынбарлык нәрсә күрсәтә? Теркәлгән дистәләгән милли оешманың кайсысы бүген эшли? “Шәрык” кебек елына 90 чара оештыру берсенең дә кулыннан килми. Әгәр дә кемнеңдер клубны җитәклисе килә икән, бу бер кеше оешмасына әвереләчәк. Җитәкче надан булса, клуб җыелышлары да тиле-миле чыгачак, оештыручысы акыллы икән, кичәләр йоклата торган лекцияләр кебек узачак. “Шәрык” җитәкчесе вазыйфасына клубны кесә оешмасына әйләндермәскә акылы җиткән, киң күңелле, кырыс икътисадый шартларда эшли алган, ихлас бер кеше кирәк. Ләкин каян аласың андый абсолют лидерны? Була алмый ул. Берничә кеше тандемы очрагында гына ниндидер камиллеккә омтылып була.

 

“Шәрык” – ул тарихи символ. Аңа аерым кеше башлык була алмый. Казан Кремле яисә Печән базарына хуҗа куелмаган кебек “Шәрык”ны да хосусыйлаштыру мөмкин түгел. “Шәрык”та беркайчан да җитәкчелек институты булмады. Биредә “Барысы да хуҗа, барысы да кунак” девизы яшәп килде. Бу – иҗтимагый мәхәллә принцибы. “Шәрык” үрнәгендә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оешты. Аларда да башлык юк. Шуның белән көчле дә ул. Алар да теркәү узмый.

 

Казанда бүген өч “Шәрык” эшли. Берсе – Сәүбән Закирныкы, икенчесе – Мансур Кашаповныкы, өченчесе – Милли музейдагы “Шәрык”. Булсын хет 15 “Шәрык”, аларның ярышып эшләвеннән татар ота гына! Казанда дистәләгән урыс яшүсмер клублары бар, кайсысы теркәлгән, ә кемдер юк. Ләкин аларны берсе дә тыймый. Бүген ирек сөюче “Шәрык”ның эшчәнлеге кемгәдер ошамый икән, бу Казан һәм Татарстан түрәләренең битарафлыгы яисә татарофобиянең бер күренеше.

 

“Шәрык” кайда сыена алыр? Теркәлеп, таркалып бетәрме? Түрәләр 12 октябрьдән соң шәрыкчыларга бинага керергә рөхсәт итәрме? Махсус фейс-контроль аша узып, ихлас кичәләр оештырып, күңел ачуларны дәвам иттерә алырлармы яшьләр? Карап карарбыз... 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 03.10.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»