|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2012 Юмор
Кәримизимнар(Сатирик әсәрләр конкурсы) • Безнең капитализм — ул СССРдан калган розеткага Евроштепсель төртеп маташу кебегрәк... • Дәшми калу — үч алуның бер төре. • Этләр өрә торыр — барс йөри торыр. • Урысмы син — докажи, татармы син — покажи ...паспортыңны. • Мин-минле автор язудан туктаса донос жанрына күчә. • Ир кеше тәрәзә уя, хатын-кыз пәрдә кора. • Хатын-кыз тудыручы, ир-ат күмүче... • Яратмаган кеше белән яшәү — ялгызлыкның бер төре. • Рәхәт булган җирдә хәтәр бар. • Диагноз: хроник шымчы. • Бүгенге дантесларга пушкин җиткерер хәл юк. • Алманың хакын ашагач сорама. • Ялкау байдан ярлы туар. • «Туксан тугызлы» килеш тә йөзгә җитте. • Иманын укыттылар, укыттылар да имтихан алдылар. • Кәрлә патшага бил бөгүе кыен. • Яшь җитәкче үзе китә, олайганы — сугыш игълан итә. • Ак йортта таң атканда — Кремльдә караңгы төшә. • Көч беткәч уйнарга ярый. • Саулык артыннан куып бик күп авырулар «бахилла»шты. • Ауган агачка тукран да кунмый. • Хатыны әйтә: кунып кит, ди. • Нихәл, дип сорасаң — йөткерә башлый. • Күп белсәң — тиз картайтырсың. • Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала. • Чиратың якынайган саен дус-ишләр күбәя. • Ришвәт акчалары озынайгач конвертлар да зурайды. • Син гафу ит, мин икейөзле кешеләргә генә «Сез» дип дәшәм... • Залга тамашачы җыюлары авырлашты: ярлының акчасы юк, байлар өйдә мөлкәт саклап ята. • Йолдызлар фаразы кушканча кавышу: алтмыш яшьлек Сарык утыз биш яшьлек Бозауны йортка керткән. • Реклама: Батулланың егерме томлыгын укып чыккан кешегә Әмир Мәхмүдовның дүрт томлыгын бүләк итәбез! • Дөньяның фанилыгы — киткән кеше урынына яхшырагы килгәне юк әле... • Зур Хуҗа килгәч, кечкенә хуҗалар Хуҗа Насретдинга әверелә.
Камил КӘРИМОВ |
Иң күп укылган
|