поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2012 Җәмгыять

Сәерләр

Насыйп мал кесәне тишеп керә диләрме әле? Менә тамаша, ичмасам! Үзе насыйп, димәк, хәләл, ә үзе әрсезләнеп кесәгә үрмәли диген...

Беркөн: “Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!” – дип сөйләнә-сөйләнә, җирдә ялтырап яткан тимер унлыкны иелеп алдым. Бөтен шартын китереп, Хуҗа Насретдин сыман пышылдап, як-ягыма карап, өч тапкыр: “Акча таптым – кемнеке?” – дияргә дә онытмадым. Хуҗасы күренмәде, чөнки табылдык үз ишегем төбендә иде, тәгаен, кесәдән бияләйне алганда ияреп чыгып үземнеке төшеп калгандыр. Әмма шушы кечтеки генә табылдык та кесәмдә озак ятмады. Көтеп-көтеп тә эшемә кадәр баручы автобус күренмәгәч, таксига утырып барырга туры килде. Ә таксидагы елгыр егетләр бәйрәм вакытындагы транспорт кытлыгыннан бик оста файдаланалар, тариф-бәяләрне икеләтә күтәреп тә куйганнар. Шулай итеп, яңа елдагы беренче эш көнем керемнән башланды, димәк, елы да уңышлы булачак дип куануым бик тиз “җилләде”. “Кесәне тишеп кергән “байлык” шул тишектән төшеп тә калды...

 

Ничек килде – шулай китте дигәннән. Бер ир белән хатын машинада кайтып киләләр икән. Юлда ирләр бүреге ятканын күреп туктаганнар. Хатын машинадан төшеп бүрекне алган һәм юлларын дәвам иткәннәр. Бүрек өр-яңа түгел, әмма кыйммәтле мехтан булганлыктан и-и куанганнар болар! “Үзеңнекен – кешелеккә, монысын эшкә киярсең”, – дип тәгаенләп куйган хатыны. Өйләренә кайтып җитүгә ире хатыны алдына салып куйган үз бү-реген сорагач, хатыны: “Бәррәч! Мин теге бүрекне алырга дип машинадан чыкканда, шунда төшеп калган инде ул!” – дигән ди...

 

Күптән түгел җиңел кергән акчалар турында бер телетапшыру караган идем. Шоу-бизнеста зур акчалар эшләп, шулардан колак каккан кешеләр белән беррәттән безнең җәмгыятьтә хупланмаган гамәлләргә барган “сәер” кешеләр хакында да сөйләнде әлеге тапшыруда. Әйтик, поездда проводник булып эшләүче бер хатын вагонда онытылып калган миллионнарга юлыккан һәм шуны иясенә тапшырган. Акча хуҗасын полиция аша көчкә эзләп тапканнар. Җитмәсә, табылдыкның тиененә дә кагылмаган хатынга әлеге бәндә хәтта рәхмәт тә әйтмәгән. Аннан, өлкән яшьтәге тагын бер “сәер” абзый юлдан тапкан капчык-капчык акчаларны хөкүмәткә тапшырып “адәм хурлыгы”на калган. Ник дисәң, мондый батырлык эшләгән кешеләрне намуслы дип атаудан ерак торган җәмгыятьтә яшибез шул әлегә.

 

Адәм баласының нәфес дигән мәңге үлмәс бер алама сыйфаты җиңел кергән, табылган, урланган табыш турында сүз чыгуга кичекмәстән кыймылдап ала: “И-и-х, менә мин тапсаммы!..” – дигән фикер йөгереп узадыр күпләрнең башыннан.

 

Яшь кенә хезмәттәшем бик дулкынланып-әсәрләнеп килеп керде эшкә беркөнне. Кичтән бер курсташ кызы белән очрашканнар икән. Ахирәтенең бармагында саллы гына, бриллиант кашлы йөзек күреп бик гаҗәпләнгән. Чөнки ире белән аерылышканнан соң сабые белән кеше почмагында акча түләп яшәүче дустының бик авырлык белән, очын-очка ялгап җәфаланганын белеп-күреп йөргән. Сораулы карашка җавап итеп, дусты Алинә шушы көннәрдә кичергәннәрен бәян иткән.

 

Кызын бакчадан алып кайтып килгәндә карга яртылаш күмелгән барсетка дип аталган ирләр сумкасына юлыккан Алинә. Якын-тирәдә берәү дә күренмәгәч, иелеп алган. Өенә кергәч ачып караса, сумкадагы төргәк-төргәк акчаларны күреп, авып китә язган. 28 яшенә җитеп мондый акчаларны кулына тотып караганың булмагач аварсың да! Сумкадан документлар һәм адрес-телефоннар теркәлгән блокнот та табып алган хатын. Паспорт иясе үзеннән чак кына олырак ир кеше икән. Алинә блокноттагы телефон номерларының берсен җыеп: “Әлеге кешене беләсезме? Белсәгез әйтегез үзенә, минем белән элемтәгә керсен”, – дип үтенгән. Җавап озак көттермәгән. Калтыранган тавышлы ир кешедән Алинә, әлбәттә, “сорау алырга” да онытмаган. Паспортның тулы эчтәлеген, сумканың кыяфәтен, блокнот тышының төсен, акчаларның төгәл суммасын һәм купюраларның ниндилеген тәфсилләп сораштырганнан соң гына үз адресын әйткән. Яшь ирнең халәтен күргәч, Алинә үзе дә күз яшьләрен көчкә тыеп калган. Акчаларын югалтканнан соң кичергәннәре бөтен йөз-кыяфәтендә чагылган егетнең: хисләре ташудан бер елаган, бер көлгән, Алинәне бер кочып алырга омтылган, тыелып калып, битен куллары белән каплаган. Акча төргәген тапшыргач та, шундук бер өлешен санап та тормыйча бүлеп алган да Алинәгә сузган. Әмма хатын катгый рәвештә баш тарткан. Ир-егет үзенең Казанга күченеп йөрүен, алдагы көнне генә Түбән Камадагы фатирын сатуын (фатир бәяләренең кайсы тирәдә тирбәлүен белгән кешегә сумкада күпме акча булуын чамалавы да кыен түгелдер) һәм шушы акчага башкалада икенче фатир алырга җыенуы хакында сөйләгән, Алинәнең “вознаграждение”дән баш тартуын да һич кенә дә башына сыйдыра алмавын әйткән: “Мин бөтенләй берни аңламыйм икән ләбаса! Дөньяда мондый кешеләр калды мыни әле ул!” – дигән.

 

Икенче көнне иртүк ишектә кыңгырау чылтырагач Алинә ишекне ачып җибәрсә – тагын теге егет килгән. Бик ялварып, Алинәдән шушы изге гамәленең истәлеге итеп бриллиант кашлы алтын йөзекне кабул итүен үтенгән.

 

Хезмәттәшем гыйбрәтле хәлне сөйләгәнне авызларны ачып тыңладык. Бер егетебез исә Алинәнең акча хуҗасын эзли башлавы турына җиткәч: “Биргәнме кире?!” – дип кычкырып җибәрде. Алга таба һәр сөйләнгән җөмлә ахырына моның: “Вәйт, дивана!”, “Вәйт, җүләр!” һ.б. ише бәяләмәсе өстәлә торды. Менә шул рәвешле, тормышы бар яклап җитеш, фатирлы-машиналы, авылда шәхси йортлы ир кеше мохтаҗлыкта ялгызы бала үстергән хатынның гамәлен ахмаклыкка тиңләде. Без исә, кеше күз яшьләре бәрабәренә үз проблемаларыңны чишүнең әхлаксызлык икәнен, кеше бәхете өстендә үз бәхетеңне төзеп булмаганын моңа аңлатып тормадык. Мондый ситуациядә мин нишләр идем микән дигән сорауга җавап эзләгәндәй барыбыз да бер мәлгә тынып калдык...

 

Кечкенә чагымдагы бәгырьләргә уелып калган бер вакыйга да хәтердә яңарды менә. Амбарчы булып эшләгән әни колхоз акчасын югалтып кайтты. 5 бала тәрбияләнгән гаилә өчен коточкыч зур сумма иде бу. Әни акчаны кай тирәдә төшерүен дә чамалый, авыл кешеләрен дә сораштырып чыктылар – табучы гына дәшми... Әни урын өстенә егылды. Гаиләне туйдырып торган сыерны, хәер, бөтен мал-туарны сатып бетерсәң дә түләп бетерә алмыйбыз бит дип өзгәләнделәр өлкәннәр. Өйдәге күз яшен, мәхшәрне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде ул көннәрдә. Ниһаять, атна-ун көннән нәфесне намус җиңде – акчаны китерделәр.

 

Кайчандыр үзем дә Түбән Кама автовокзалыннан акча, документлар тулы сумка табып, паспортттагы адресы буенча Чаллы шәһәренә, хуҗасына илтеп биреп йөреп, таныш-белешләрдән чигә бораулап күрсәтүгә лаек булган идем. Әмма “сәерләр” исемлегендә булуыма бүгенгәчә үкенгәнем юк.

 

Бер шешә аракы өчен дус дусны чәнчегәнен, пенсионер әбиләрнең сумкаларын кисеп ипилек-сөтлек тиеннәренә үрелгәннәрен, студент егетне кыйнап, телефонын талап алганнарын ишетеп сәерсенмибез, ә кеше хакын иясенә кайтаручыларны акылсызлыкта гаеплибез. Ә “сәерләр” исемлеге тулылана бара: озын толымлы кызлар, татарча сөйләшүче яшьләр, китап укучылар, “бүләк”тән баш тартучы табиблар, аракы эчмәүчеләр һ.б... Хәтта халык әйтемнәрен дә бүгенге яшәешебезгә туры китерәм дисәң кирегә әйләндерергә кирәк. Менә болайрак: “Кем эшләми – шул ашый”. Очсызланды, сәерләнде, вакланды дөнья...


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 9 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»