поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.02.2012 Милләт

“Халкым минем” иҗат бәйгесе рухи кыйммәтләрне саклау юлында

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында “Халкым минем” IV иҗат фестивале узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Похвистнево районы “Туган тел”, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмалары, “ТНВ” телерадиокомпаниясе берлектә оештырды. Фестивальдә Самара өлкәсенең татар авыллары үзешчәннәре катнашты.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов һәм башкалар бар иде.

 

Быелгы “Халкым минем” IV иҗат төбәкара фестивале Мәүлет аена багышланган иде. Шуңа да алдагы еллардан аермалы буларак, программага яңа номинация өстәлеп, татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган мөнәҗәтләр жанры да кертелгән иде.

 

Вокал номинациясендә катнашучылар бер халык җыры һәм 70–80 елларда башкарылган бер композитор әсәрен башкарырга тиеш иделәр.

 

Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә татар авылларыннан 15 яшьтән – 50 яшькәчә булган конкурсантлар катнашты. Аларга Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.

 

Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр  жюри әгъзалары сайлап алу мәшәкатен башкардылар. Нәтиҗәле эшләреннән соң алар конкурсантларга гадел бәяләмәне җиткерделәр.

 

Сайлап алу туры узганнан соң тамашачы гала-концертка җыелды. Залда алма төшәргә дә урын юк иде. Тамаша  Гали авылында яшәүче олы яштәге хатын-кызларның изге догалары һәм хәер-фатихалары белән ачылды.  Соңрак  лаеклы урыннарны яулаган башкаручыларның исемнәре яңгырый торды – җиңүчеләр тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итә барды.

 

 Тамашачыларны сәламләп, Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы рәисе, фестивалнең идея авторы һәм спонсоры Рәсих Латыйпов та чыгыш ясады.

 

- Әлеге иҗат бәйгесе бүгенге көндә югала барган рухи кыйммәтләрне, халык җырларын һәм мөнәҗәтләрне заманча биеклеккә күтәреп, халыкка кайтаруны максат итеп куйды, – дип сөйләде ул.

 

- Халык җырларына һәм мөнәҗәтләргә искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Гомумән, мөнәҗәтләр – зур фәлсәфи, тәрбияви әсәрләр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла, – диде соңрак Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов та.

 

Оештыручылар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңа буын арасында  мөнәҗәтләрне башкаручылар бик аз икән. Ә бит аның тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Әнә бу гала-концертта яңгыраганнары да туып-үскән җирдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем турында иделәр.

 

Халык бәйрәменә җыелган конкурсантларга һәм тамашачыларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗаповның тәбрикләвен конгрессның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җиткерде.  Премия лауреатларын бүләкләргә Похвистнево районы хакимияте вәкилләре  Юрий Рябов, Наталья Шелкаева,  Камышлы район хакимияте вәкиле Раил Шәкүров,  региональ татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рафик Бадамшин, Самара шәһәре татарлары автономиясе рәисе Рифгат Хуҗин һәм башкалар чыктылар. Һәммәсе: “Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына ышанасы килә”, – дип белдерделәр, башкаручыларга иҗади уңышлар теләделәр.

 

Фестиваль бүләкләрне мулдан сипте: вокал номинациясенең өч урынының һәркайсында янә өчәр-дүртәр лауреат. Әле Гран-при да, махсус призлар да бар. Болар өстенә тиздән Казанда үтәчәк «Татар моңы» конкурсына чакырулар да каралган.

 

Вокал буенча беренче урынны “Сибелә чәчем”  җыры белән Яңа  Усман авылыннан Илгиз Хәсәншин,  “Озата барма” җыры белән Балыклы авылыннан Әлфия Рөстәмова, “Иң якты йолдыз” җыры белән Камышлы авылыннан  Наил Хәкимов яуладылар.

 

Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында “Ак чәчәкләр” җыры белән Гали авылыннан Зилә Кәлимуллина, “Син кайда идең?” җыры белән “Яктылык” мәктәбе укытучысы Алинә Шәмсетдинова, “Зәңгәр күлмәк” җыры белән Балыклы авылыннан Руфия Камилҗанова, “Кышкы романс” җыры белән  “Яктылык” мәктәбе укытучысы Линар Абсаттаров.

 

Өченче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә “Мин сине шундый сагындым” җыры белән Камышлы авылы кызы Гүзәл Исламова, “Эх, алмагачларым” җыры белән Иске Ярмәк авылы егете Динар Гарипов, “Яшьлегем тугае” җыры белән “Яктылык” мәктәбе укытучысы Рәмзия Зарипова, “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән Балыклы авылыннан Вәсимә Фәртдинова  лаек булдылар.

 

“Тамашачыларның күңелен яулаган өчен” дип аталган махсус бүләк “Гармун алыйк әле, дускай” җыры белән чыгыш ясаган Камышлы авылы кызы Гүзәл Сәлаховага тапшырылды. Аны региональ татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы әзерләгән иде. 10 мең сумны тәшкил иткән акчалата премияне оешманың вице-президенты Рафик Бадамшин тапшырды. Аның тарафыннан шулай ук бәйгедә катнашучы,  “Дуслык” оешмасының  талантлы, иҗат сөюче активистлары – Әлфия Кирасирова һәм Гүзәл Сәлахова нәтиҗәле хезмәт күрсәтүләре өчен Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнделәр.

 

Фердинанд Сәлахов тарафыннан “Дуслык” кызларының җырларына кушылып баянда уйнаган урыс егете Виктор Натаров та аеруча макталды һәм бүләкләнде.

 

Мөнәҗәтләр номинациясендә беренчелеккә Гали авылыннан Рузия Йосупова, икенче урынга Денис авылы кызы Алия Галимуллина, өченчегә – Гали авылыннан Ринат Латыйпов лаек булдылар.

 

Ниһаять, фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле – Гран-при бүләген тапшыру вакыты да килеп җитте. Аның иясе дип Гали авылы кызы  Зөлфия Миназова бәяләнде. Аңа Самара шәһәренең татар автономиясе рәисе Рифгать Хуҗин тарафыннан музыкаль үзәк тапшырылды.

 

Гомумән, бу бәйгедән беркем дә бүләксез китмәде.

 

Вокал номинициясендәге лауреат исеменә лаек булган бертөркем башкаручылар – Зөлфия Миназова, Гүзәл Исламова, Динар Гарипов, Линар Абсаттаров,  Илгиз Хәсәншин, Әлфия Рөстәмова – “Татар моңы -2012”Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең Казанда октябрь аенда үтәчәк II турына юллама да алдылар әле. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

 

Өч сәгать дәвам иткән йомгаклау концерты тамашачы алкышлавында барды. Башкарылган җырлар да тел-теш тидерерлек түгел иде. Әйтергә кирәк, катнашучыларны сайлап алганда зур таләпчәнлек куелганы да сизелә. Чөнки барчасының да башкару сәләте югары, дияргә була. Барлык җырларны да халыкка  һөнәрмәнд җырчылар биеклегендә җиткерделәр.

 

Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да булды. Камышлыдан Закия Башарова, Иске Ярмәк авылыннан Оркыя Галимуллина, Ырынбург өлкәсенең Әсәкәй авылыннан Таһир Манҗүков, Гали авылыннан нәни Фаил Абдуллов халык көйләрен башкарганда залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдады, аяклары тыпырдап торды.

 

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та  репертуарыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкарды. Тамашачы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

 

Фестиваль күтәренке рухта узды. Тамаша Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Фердинанд Сәлахов: “Татарлыгыбызны саклау үз кулыбызда”, – дип халыкны “канатландырып” озатты.

 

Менә шулай зур әзерлек таләп иткән һәм нәтиҗәдә бик матур булып үткән фестивальгә нокта куелды. Мөгаен, галилеләр әле һаман шул җыр-моң бәйгесе тәэсирендә яшидер.

 

Әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләребезне әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калабыз.

 

 

 

Мәртәбе кунакларга галилеләрдән бүләкләр.

 

 

“Дуслык” оешмасы вице-президенты Рафыйк Бадамшин Гүзәл Сәләхованы һәм Әлфия Кирасированы бүләкли.


Римма НУРЕТДИНОВА
Дуслык оешмасы
№ |
Дуслык оешмасы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»