• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 16 Декабрь Сәрия Хәбибуллина
  • 16 Декабрь Булат Фәйзуллин
  • 16 Декабрь Хәсби Фазлуллин (1909-1995)
  • 17 Декабрь Зыя Мансур (1916-1965)
  • 17 Декабрь Альберт Хәсәнов
  • 17 Декабрь Николай Колесов
  • 17 Декабрь Илсур Нәфыйков
  • 17 Декабрь Ләйсән Мәхмүтова
  • 19 Декабрь Илдар Закиров
  • 19 Декабрь Адель Хәмзин
  • Ярылган каен утыны сатыла ГАЗ-53.89375921940
  • 17 декабрьдә үгез ите сатыла. Яңа Әлем. тел:89503094229
  • Рус тетеннән татар теленә текстлар тәрҗемә итәм.Эшемне сыйфатлы башкарам,стиль саклана. 89655929160
  • "Татар Җыры" концертына (16 декабрь, Пирамида) ике билет сатам. Үз бәясенә. Урыннары яхшы, партерда. Үзебез кызганычка каршы бара алмыйбыз. Таһир 8-9172730326
  • Шәҗәрәләр төзим. Дәүләт архивлары документларына таянып. Барлык фактларны документның фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тэҗрибәм 5 ел. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин. Тел.:8–917–874–16–40 яки языгыз: Tongekuk@gmail.com
  • Продается 1к с мебелью, частично остается техника 31 кв м 15 этаж 17 эт дома очень хороший вариант для студентов от центра 5 мин, ост А Кутуя, заезжай и живи собств т 89274254498
  • Яхшы сыйфатлы угез ите сатыла 280 сум. 89375833258
  • Казанда пыялага ясалган бик матур шәмаилләр сатыла. 89179345358
  • Бәрәңге сатыла. кг 16 сум. китереп тә бирәбез. Бәрәңгебез бик тәмле. 89520347319
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139

 

 

 

 

 
Архив
 

               

01.02.2012 Дин

Пәйгамбәрнең кирәклеге (Мәүлидне бәйрәм итү ярыймы?)

Быел Мәүлид ае 24 гыйнварда башланып 22 февральга кадәр дәвам итәчәк. Шушы айда мөселман дөньясында гадәттә Пәйгамбәребез с.гә багышланган вәгазьләр сөйләнелә, аның тормыш юлы, үрнәге яктыртыла. Укучылар игътибарына мәрхүм Габделхак хәзрәт Саматовның язмасын тәкъдим итәбез.

Бөтен галәмне юктан бар кылып тәрбия кылучы Аллаһы тарафыннан бәндәләргә ирештерелә торган хөкемнәрне гади генә булган һәр кеше саен ирештерү лаек та түгел һәм һәр кешенең бу хөкемнәрне кабул итәргә кабулияте дә, мөмкинлеге дә юк, чөнки ул бөек затның хөкемнәрен ирештерүче фәрештә белән очрашырга, аның сүзләрне аңларга лаек булган зат кына бу кебек вазыйфага лаеклы булачагы да һәр гакыл иясенә мәгълүм булса кирәк.

 

Мәсәлән, чеп-чи надан кеше бөек дәрәҗәле галим, философ кешедән аның фәнни, сәяси сүзләреннән вә хикмәтләрене аңлый да, төшенә дә алмавы һәм аны икенче берәүләргә җиренә җиткереп ирештерә алмаячагы көн кебек ачык аңлашылса, галәмнәрне һәм анда булган җанлы һәм җансыз нәрсәләрне бар иткән, анда булган бөтен сер-хикмәтләрнең әүвәлен вә ахырын белүче Аллаһы тәгалә белән гади бәндәнең арасы ничек буласы шуңа карап аңлансын. Шуңа күрә дә ул Аллаһы тәгалә Үзенең камил хикмәте вә тәдбире буенча бәндәләренең үзләре арасыннан яхшы табигатьле, күркәм холыклы, пакь калебле, үзенең рәхмәт тәрбиясе белән тәрбияләнгән, һәм фәрештәгә юлыгырлык вә аннан сүз ишетерлек дәрәҗәгә ирешкән, анардан Аллаһының сүзләрен өйрәнеп, аны аңлап халыкларга да аңлатырлык итеп ирештерергә лаек булган бер кадерле, хөрмәтле, инсафлы затны сайлап халыклар арасына илче итеп җибәрмешдер. Менә шул илче Аллаһының кануннарын (динен) Аллаһы тәгалә теләгәнчә һичбер хыянәтсез итеп Аллаһыны танытучы вә аңа гыйбадәт кылу рәвешләрен өйрәтүче зат пәйгамбәр буладыр.

 

Менә шундый хөрмәтле булган пәйгамбәрләрнең иң соңгысы Мөхәммәд галәйһиссәлам ахырзаман пәйгамбәре, безнең пәйгамбәребездер. Шушы сәййидел мөрсәлин, пәйгамбәрләрнең дә пәйгамбәрен бөтен галәмгә рәхмәт өчен яратылган (Вә мә әрсәлнәкә иллә рахмәтән лил-гәләмин) дип Аллаһы тәгалә тарафыннан күп сыйфатлар белән макталган затның пәйгамбәрлеген танып иман китереп, мин синең өммәтеңмен дигән кешегә, ул рәсүлуллаһының нәсәб шәрифене Һашимгача 4 буынны белү ваҗиб, ә Гаднәнгәчә  белү мөстәхәб буладыр. Мөхәммәд ибне Габдулла бине Габделмоталлиб бине Һашим бине Габдемәннаф.

 

Бу мәүлид бәйрәмене бәйрәм итү ярыймы әллә бидгать эшме? дигән сүзләр халык арасында күп низаглар тудыра. Шуңа карата үзебез күргән китаплардан алып һәм махсус үз фикерләремнән дә йомгаклап ошбу мәкаләне язарга булдым.

 

Рәсүлуллаһның туган көнене аерым билгеләп гаед (бәйрәм) итү элекке 4–5 гасырда булуы ачык билгеле дәлилләр күрелмәгән. Алтынчы гасырда юмарт патшалардан булган Әрбәл падишаһы мөлек Мозаффар Әбү Сәгид Күкбүре бине Гали бин Биктәкин Рәсүлуллаһыга с.г.в. бик тә мәхәббәтле булганлыктан шушы Мәүлид кыйссасына олы аш-су хәзерләп, күп халыкны туйдырып садака кылуны чыгарган. Һәр елда Рәсүлуллаһның туган көнене хөрмәтләп фәкыйрьләргә һәм гыйлем әһленә мал белән садака кылып ярдәм итә торган булган.

 

Мәүлид бәйрәмене исбатлый торган менә мондый риваятьләр бар. Хафиз ибне Рәҗәб үзенең «Ләтаъифел мәгариф» дигән китабында Мөслимнең Әбү Катадәдән риваять кылган бер хәдисне китерә. Рәсүлуллаһтан дүшәнбә көн руза тотуының хикмәтен сораганда әйткән (заликә йәүмә вөлидтө вә өнзиләт гәләййә фиһиннөбүвәтө) дигән. Ягъни мин ул көндә тудым һәм ул көндә миңа пәйгамбәрлек килде, дигән.

 

Димәк Рәсүл галәйһис-сәлам үзенең туган көнене һәм пәйгамбәрлек килгән көнене тигез итеп аерым гыйбадәт белән олуглап Аллаһы тарафыннан олуг нигъмәт дип танырлык халыкларга да шөкеранасы тиешлекне аңлату өчен булса кирәк. Янә дә Хафиз Җәлаледдинел Сөютый (рахимәһуллаһ) Мәүлид бәйрәмене имам Бәйһакый исбат вә тәхрөҗ иткән хәдис шәрифтән дә аңлашыладыр. Хәдисне Әнәс бине Малик әйтә: «Рәсүлуллаһ г.с. үзе өчен гакыйка кыйлды» дип. Бәс, рәсүлуллаһының бу гакыйкасы үзе тарафыннан тәшәккөр булса, өммәтенә дә шулай тәшәккөр юлыны күрсәтер өчен булса түгелме? Бу хакта төпченергә теләгәннәр; Шәех Йосыф бине Исмәгыйль Нәбһәнинең «Хөҗҗәтуллаһи галәл гәләмин фи могҗизәти сәййидил мөрсәлин» дигән китабына карасын дип тәкъдим ителә.

 

Мәүлид бәйрәменең дөреслегендә безнең уебыз. Югарыда сөйләнгәнчә ихлас күңелдән фәкать Аллаһы ризалыгы өчен изге ният белән, мәҗлес төзепме яки мәсҗидләрдәме шушы сөекле пәйгамбәребезнең нәсел-нәсәбеннән алып та кыямәт көнендә без гасый (гөнаһлы) өммәтләренә шәфәгать кылыр өчен янган-көйгән минутларга кадәр булган хәлләрне гомум халыкка, бу вакытларда аның нинди зат ул? Ничек яшәгән? Ни эшләр башкарганлыгын түгел, хәтта кайда, кайчан туганын да белә алмаган гафләттә булган халкыбызга ирештерү, аның кыскача гына булса да тәрҗемәи хәлен белдерү тиешледер.

 

Мисал: депутат сайлаганда гына да ул син сайлый торган, аңа шәһадәт итеп тавыш биргәндә, аның кем икәнлегене белергә, аның тәрҗемәи хәлен белергә тиеш булгач, аның аркылы Аллаһының кануннарын кабул итә торган, Аллаһы белән без өммәтләре арасында вәсилә булачак һәм ул дәһшәтле кыямәт көнендә аның шәфәгатен өмид итә торган кеше аның туган көнен искә алып, аңа салаватлар укып, аның белән таныш булмаганнарга таныту, аны оныттырмаска, икенче буыннарга да тапшырырга кирәктер.

 

Тик шул мәҗлесләрдә озак-озак утырып вакыт кергән намазларның вакыты чыгып укымыйча калдырып Аллаһының фарыз кылган олуг бурычыны үтәмичә калдырып, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек олуг гөнаһка дучар булырлык булмаска тиеш.

Күп язарга мөмкин әллә шуның белән кыскарттым.

 

Әссәләмө гәлә мәниттәбәгәл һөдә.

 

Татарстан Җөмһүрияте

Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Баш казые

Габделхак хәзрәт САМАТОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№34 (804711) / 04.05.2012 12:27:30

Жэмэгать, монда бит хикмэт Мохэммэд с.г.с.не искэ алуда гына тугел. Игътибар белэн карасак, мэулидне яклаучылар болай ди: бу кон бик фазыйлэтле, ул конне кылынган догалар кабул була, гонахлар кичеоелэ, ул конне ил житэкчесе мэулид мэжлесендэ катнашса иленэ бэрэкэт килэ, тынычлык саклана дип. Ярый хуш, без белэбез жомга коне, ике гает, кадер кичэсе башка бэйрэмнэр исламда бар. Аларнын фазыйлэтлэрен дэ белэбез, хэм ул фазыйлэтлэрне безгэ Аллах Тэгалэ Коръэндэ ачык итеп анлатты, аны тулырак хэдислэрдэ Мохэммэд с.г.с анлатты. Ягъни бу бэйрэмнэргэ сорау юк, алар безнен очен хэлэл бэйрэмнэр, хэм файдасы да реаль.

Хэзер тикшереп карыйк. Нэкъ менэ мэулид кичэсендэ гонахлар хичшиксез кичерелэ, илгэ шундый бэрэкэт килэ дип хэбэр иткэн аять я булмаса хэдис бармы? Мин купме эзлэдем, таба алмадым. Шундый бэйрэм, ул бэйрэмнен фазыйлэтлэре бар дип уз белдеген белэн эйту бидагэтьнен узе бит инде, ник шуны анламыйсыз, мэулидне яклаучылар?

№33 (796944) / 28.02.2012 22:45:06

Р.Юныстанда "ваххабит" ясадылар. Озакламый болар Мәрҗәни, Фәхретдиннәнең китапларын да "ваххабитская литература" дип тыячаклар, болай барса. Аллаһка тапшырдык.

№32 (796374) / 21.02.2012 22:17:38

вахаби идеологиясендэге кеше бездэ мофти булырга тиеш тугел.однозначно!

№31 (796239) / 20.02.2012 09:02:54

чын татарга,гафу,ялгышлык миндә.Рамил хәзрәт Юныс. 

№30 (796235) / 20.02.2012 01:19:39

 чын татар, син Рамиль Юныс турында эйтмэкче иденме?----(.Анда чын мөфти дип әйтерлек бер генә адәм бар,ул да булса Азат хәзрәт Юныс! )

№29 (796234) / 20.02.2012 01:06:24

 чын татар,син хэзрэтлэрнен ботенесен дэ бердэй гаеплэмэ,алар арасында да гаделлэре,эхлаклылары бардыр. 

№28 (796233) / 19.02.2012 23:48:01

Гаделша, Идел буе халыклары да шушы программага кертелгән инде

Александра Дугин:

«Для сохранения контроля над Северным Кавказом и укрепления контроля над этой территорией со стороны России нам чрезвычайно выгодно развитие суфизма, этно-мифологии (язычества), возврата к этническим традициям местных народов, которые будут укреплять разрозненность кавказских народов, и будут усугублять их очень сложную мозаичную структуру и не позволят им сложиться воедино».http://vaysag.livejournal.com/4936.html

Максим Шевченко о Уастырджи
http://www.youtube.com/watch?v=pE94jVfdyYA

№27 (796232) / 19.02.2012 23:31:12


Шуларны аңлар өчен шул кадәр вакыт кирәк булдым-Татарин.

№26 (796228) / 19.02.2012 23:21:54

Гаделша дус,Илдус фәизләрне,Госман Исхакыйларны искә төшерсәләр валлаһи дип әйтәм косасы килә башлый минем,Аллаһым кичерсен инде үземне.Шулар да булдымы мөфтиләр,тфү,адәм көлкеләре.Анда чын мөфти дип әйтерлек бер генә адәм бар,ул да булса Азат хәзрәт Юныс! 

№25 (796222) / 19.02.2012 23:07:10

RIM,эгэр игътибарлырак итеп карасак, Пэйгамбэребез СГСнен туган конен билгелэп утэргэ телэучелэр дэ (лэкин ни очендер анын улгэн конендэ), Пэйгамбэребез СГС чорында булмаган башка шундый йолаларны утэргэ телэучелэр дэ купчелек очракта диннен асылын анлап бетермэгэн, лэкин ата-бабайлар шулай эшлэгэн дип диннэн йола ясаучы этник моселман-татар кардэшлэребез. Бу аларнын начар ният белэн гамэл кылулары тугел, дини гыйлемсезлеклэре сэбэпле узлэренчэ кулдан килгэн игелек кылырга тырышулары. Бу аларнын гаебе тугел, э трагедиясе. Фарызларны утэми торып бидгэт аша савапка омет итулэре. Безнен югарыда торучы дин эхеллэре аларга дин нигезлэрен ойрэнегез, Аллах кушканнарны утэгез, шэригать кушканча яшэгез димилэр. Чонки Хакикый дин алар бугенге кондэ алып бара торган моселманнарны Исламнан читлэштеру сэясэтенэ туры килми. Шуна курэ халыкны чын дингэ вэгазьлэгэнче, тышкы эффектка корылган шундый \"тамаша\"ларга тарту, димэк ки Хакикый Исламнан читлэштеру купкэ кулайрак хэм файдалырак алар очен. 40 мен кешене Болгарга жыеп, тэхарэтлэну очен шартлар тудырмый гына аларны намазга бастыру да, ачып укырга ярамый торган Коръэн китабы ясату очен миллионнар тоту да, театр сэхнэсендэ Диния нэзарэтенен артистлар катнашында Мэулид кичэлэре оештырулары да (мэчеттэ ойлэ яки жомга намазыннан сон Пэйгамбэребез СГС гэ салаватлар эйту бер нэрсэ, анын исеме белэн бэйлэп концерт оештыру икенче нэрсэ!), мэдрэсэ шэкертлэренен православие семинариясендэ укучы булачак поплар белэн \"дусларча\" спорт ярышлары уздырулары да яна житэкчелекнен Исламны \"янартуы\" бит инде, Аллах сакласын!  

№24 (794828) / 05.02.2012 19:18:10

اسماعيل! Утыз Имәни, Ш.Мәрҗәни, Р. Фәхретдиннәр дә //Ислам тарихын тиешле дәрәҗәдә белмәгәнгәнгә //чиле-пешле муслимнәр// мени синеңчә????

№23 (794737) / 05.02.2012 09:16:37

اسماعيل, 

сыннарга, рәсемнәргә табынырга ярамаганны, ничек әйбергә табынып булуны миң аңламыйм.Эш ярамауда гына түгел. Ни өчен ярамаганда. Аллаһыга гына табыну, мине мәсәлән, җирдәнеләргә табынудан азат итә. Ә теләүчеләр нинди күп. Шул исәптән Мөхәммәт исемен кушып башка бик күп бәндәләр.Ә кушмыйча турыдан туры теләүчеләр күпме.
Миңа хәттә кемдер язган хәдисләр дә кулланма түгел.

Ислам ул кешене җирдәге алалчыелардан ирекле итү.Әгәр Рамзанның бүтән мактаныр әйбере юк икән, ни кала инде))))А выпендриться надо.

№22 (794734) / 05.02.2012 07:57:14

нур-га,

-Татарстан җитәкчеләре Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап берәр автопробег оештырсалар и-и рәхмәт укыр идем дә инде үзләренә!

-Хәтерегездә булса, хәзергесе көндә Кол Шәриф мәчетендә вакытлыча саклана торган ДӘҮ КУРЪӘНне сәдиягә куеп, татарның 99 атаклы кешеләреннән күтәртеп Казаннан Болгарга күчерү тәгъдиме ясаган идем.
Аллаһы боерса 21 май җитә, нәкъ менә шул көнне бу тантанага керешеп булыр иде.
Моның ише йолаларны һәм якын туганнарның 3-сен, 7-сен, 20-сен, 40-ын, 51-ен, еллыкларын үткәрүләргә каршы төшүче чиле-пешле муслимнәр Ислам тарихын тиешле дәрәҗәдә белмәгәнгәнгә күрә генә тавыш күтәрәләр. Чөнки шәригатьтә хәдис яки Куръән аяте белән тыелмаган һәртөрле чараны да, мәрасим-бәйрәмне дә мөмкинлек чыккан саен үткәрү хупланмыймы әллә?

№21 (794731) / 04.02.2012 23:11:32

3;7;40 ка бәйләнгәнче, менә шушындый, төрле "мощи"ларга табынуны тәнкыйтләсәләр, аңлар идем әле...

№20 (794728) / 04.02.2012 22:54:40

Мансур. Оренбур, 

дөресен әйткәндә, тәлнкә апкайтканда да, хәзер дә шаккаттым. Исламда Аллаһыдан бүтән нәрсәгә таҗынуны белми идем.

Кушылам.

№19 (794726) / 04.02.2012 22:46:38

Радиодан "Чечнягя Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртекләрен бүләк иттеләр" дигән хәбәр үтте. Бу гамәл ничектер тәңречелек чоры күренешен хәтерләтеп куймыймы? Ул чәч бөртекләре иясе белән җирләнмәде микәнни?

№18 (794721) / 04.02.2012 22:35:47

№15 кә: Татарстан җитәкчеләре Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап берәр автопробег оештырсалар и-и рәхмәт укыр идем дә инде үзләренә!

№17 (794406) / 02.02.2012 21:13:45

ха!!!, Мин кайда бу гөнаһ дидем??????

Күрсәтә яки копировать итщ алмассызмы?

№16 (794399) / 02.02.2012 20:56:45

RIM,предуряешся? чего ты гонишь?

кем әйтә сиңа башка вакытта,корән мәҗелесләре үткәрелми дип?

әллә синең аң җитми,әллә мин аңлатып бетерә алмыйм?!

мин укыган тәфсирдә әйтелә,корән мәҗелесе җыеп,әрвәхларны искә алып дога кылуда,корән мәҗелесләрендә вәгәз сөйләп,туганнарыбызга,дусларыбызга,милләттәшләребезгә ислам динен аңлату-өйрәтү гонах саналмый, RIM!

көн саен 5 вакыт намаз!!!!

хәр көн корән ашы үздырып булмый.

үлгәннәрнең туган көнендә генә түгел,исән-сау булган туганнарыбызның туган көннәрендә дә,аракы эчү мәҗелесе түгел,корән мәҗелесе итеп үткәрәбез. шулай ук үлгән ата-бабаларыбызның туган көннәрен дә корән укытып искә алабыз.

ты, туфту не гоняй,ладно.

№15 (794393) / 02.02.2012 19:27:53

ВИЛАЯТ НОХЧИЙЧОЬ. Муртады готовятся ко дню рождения Пророка (мир ему и благословение Аллаха): устраивают автопробеги и разливают «святую воду»

В рамках подготовки к масштабному бидаа (нововведению) в виде празднования дня рождения Пророка Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует) кадыровские муртады устроили 31 января автопробег по маршруту Джохар—Урус-Мартан—Ачхой-Мартан.

В автопробеге приняли участие мушрики из издательского центра имени первого главаря чеченских муртадов Ахмата Кадырова, а также кадыровского клуба «Рамзан».



Во всех населённых пунктах по маршруту движения джахили-автомобилисты раздали специально выпущенные кадыровскими ДУМаками буклеты с жизнеописанием Пророка Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует).

«В республике подготовлен целый ряд крупных мероприятий, посвящённых предстоящему празднику», — рассказал «Кавказскому узлу» кадыровский ДУМак.



По его словам, рано утром 4 февраля в Джохаре мушрики дадут фейерверк, после чего в главной кадыровской мечети фитны будет совершён «коллективный утренний намаз».



В течение дня суфисты будут бегать и хлопать в ладоши, исполняя свои «мавлиды».


Нововведенческие обряды будут совершаться во всех кадыровских мечетях, а в районах и населённых пунктах мушрики устроят жертвоприношения.

№14 (794364) / 02.02.2012 15:47:06

ха!!!,Елның ,айның теләсә кайсы кәнендә дусларыңны, туганнарыңны җыярга кем комачаулый? Беркем бер сүз әйтми хуплыйлар гына. Минем әйтәсе килгәнне аңлап кына бетермәгәнсең, мәҗелес җыю өчен берәр кешенең үлүе кирәк түгел.

№13 (794363) / 02.02.2012 15:40:58

RIM,син әйткән көндәлек гыйбәдәтләрдән башка,туганнар,дуслар җыелып,корән уку,вәгәз тыңлау мәҗелесе турында!!!!!!!
ущучил????

аңлап,уйлап укырга тырыш!!!

№12 (794360) / 02.02.2012 15:13:43

ха!!! Көн саен укырга кирәк Коръәнне кеше үлгәч кенә түгел. Доганы да, пәйгәмбәребезгә(сгв) салаватларны да көн саен. Бер кем әйтми начар дип. Кеше үлгәч кенә кешегә акча биреп укытып кына түгел. Менә хөкүмәт тә картлар көне дип билгели дә, шул көнне подачка кебек әзрәк әйбер бирә дә елның башка көннәрендә уйлап та карамый. Аллаһны зикер итүебездә, Коръәнне укуыбызда, пәйгамбәребезне искә алуыбызда, бу дөнядан киткән һәм исән кешеләребезгә дога кылуыбыз да
аерым көннәр дә түгел көн саен булырга тиеш.

№11 (794358) / 02.02.2012 14:59:58

RIM,ялгыш аңлагансын яки минем язуда неточность булган.
туган көн үткәрмибез!!! туган көнендә искә алу мәҗелесе - корән укытабыз - туганнар белән җыелабыз.
нәселдәге борынгы әби-бабаларыбыз рухына дога кылабыз,теләкләр телибез.

начармыни,корән укыганны,вәгазләрне тыңлау яшьләргә?

№10 (794354) / 02.02.2012 14:23:42

ха!!!, ,безнең якларда үлгән кешенең туган көнен үткәрмиләр. Белмим инде төрле җирдә төрлечә бит.

№9 (794321) / 02.02.2012 12:05:55

Габдерәхим,дөрес әйткәнсең!!

туган көннәрне искә алу начар эшмени. әти-әниләрнең туган көннәрендә, корән ашы үткәрәбез бит.

№8 (794295) / 02.02.2012 08:57:00



Соңгы номер “Шура”да биографиясе язылган Фәдәкыйның остазы Салих
Йәмәни үзенең бер әсәрендә ошбу эчтәлекле сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә булган бидгатләрнең иң зурларыннан мәүлид бәйрәме ясаудыр. Пәйгамбәребезгә сәхабәләрнең ихлас вә мәхәббәтләре һәр кемнең ихлас вә мәхәббәтеннән артык иде үз араларында пәйгамбәребезнең булуы өчен әйтеп булмаслык дәрәҗәдә шатланалар иде ввә ләкин шәргат чикләрен саклау турысында кайгыртучанлыклары камил булу сәбәпле мондый бәйрәмнәр ясамадылар. Мондый бәйрәмнәр Тәүрат вә Инҗил әһелләре тарафыннан уйлап чыгарылды. Бу Мәккә халкы рәҗәп вә шәгъбән
айларында да бәйрәм ясыйлар. Монда торуыбызга өченче ел, һаман да яңа бәйрәмнәр чыгып торадыр”.

Риза Фәхретдин
“Шура” журналы, 1914 нче ел. 2 номер, 56 бит.
“Мурасәлә вә мухабәрә” бүлеге.

№7 (794293) / 02.02.2012 08:45:59

Корыч: Мәүлиден-нәбине (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзерге заманда
Русия мөселманнары да кылалар, мәүлид мөнәсәбәте илә мәдрәсәләрдә тәгътыйл дә
була. Бу сәнә галимнәр арасында бу тугрыда низаглар күренгәләде. Бәгзеләр өммел-
мөэминин Гайшәдән (разыяллаһу ганһа) риваят кылынган: “Мән әхдәсә фи әмринә
һәзә мә ләйсә минһү фәһүә раддун” (Безнең бу динебезгә аңа катышы булмаган
нәрсә уйлап чыгарса, ул эш кабул булмас) хәдисе илә дәлилләп мәүлид гамәлләре
мәрдүд диделәр. “Кырык хәдис”нең бишенче хәдис шәрхендә “Фәтхел-мөбин”
авторы Әбү Шәмә дигән заттан күчереп моны яхшы бидгаткә керткән. Безгә кирәк
нәрсә фәкат шул гына: мәүлид хакында сәхабәләр әсәре бармы? Әсәр сәхабә булса
нинди бидгаткә кергән? Искә алынган Әбү Шәмәнең кем икәнлеге мәгълүмме;
мәгълүм булса шуның хакында азгына булса да язсагыз иде. “Шура”да бастырып
безнең шигебезне таратуыгызга өметләнәбез.


Шура: Мәүлиден-нәби хакында 3 нче том 1910 елда “Шураның” 69 нчы
битендә ошбу җөмләләр бар: “Һиҗрәттән соң өч гасыр үтте вә шушы мөддәт эчендә
Ислам әһле мәүлид бәйрәмләре ясау түгел, хәтта аның исеме дә булмады. Хафиз ибн
Хәҗәр:
"Мәүлид уздыру нигездә бидгат эш, өч изге борынгы буыннан күчерелмәде. Ләкин
шулай булса да ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда
яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта
яхшы бидгат була, юк исә, булмый" димештер.
Хакыйкәттә сәхабәләр вә тәбигыйннар гасырында мәүлид бәйрәме ясау булса
иде, мәүлид көне Корбан вә Фитр гаетләренең көннәре кебек билгеләнеп калган
булыр, сира язучылар да мәүлид көне хакында бу дәрәҗәдә каршылык кылмаган
булырлар иде. Риваятләргә күрә иң элек мәүлид бәйрәме ясаучы Ислам хөкемдары
Ирбил падишаһы булган Күкбүре булды (630 елда вафат). 3 нче том “Шура”дан
күчергән сүзебез ошбудыр.
148

Соңгы номер “Шура”да биографиясе язылган Фәдәкыйның остазы Салих
Йәмәни үзенең бер әсәрендә ошбу эчтәлекле сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә
булган бидгатләрнең иң зурларыннан мәүлид бәйрәме ясаудыр. Пәйгамбәребезгә
сәхабәләрнең ихлас вә мәхәббәтләре һәр кемнең ихлас вә мәхәббәтеннән артык идеүз
араларында пәйгамбәребезнең булуы өчен әйтеп булмаслык дәрәҗәдә шатланалар
иде ввә ләкин шәргат чикләрен саклау турысында кайгыртучанлыклары камил булу дип үзләре әйтеп торганда, хәдиснең дөрес булуы мәзһәпнең нигезе, ә сүзләр вә
риваятләр, Китап-сөннәттән нигезе беленми торып, мәзһәп була алмый, бу һәр мөэмингә вә мөселманга билгеле).

Риза Фәхретдин
“Шура” журналы, 1914 нче ел. 2 номер, 56 бит.
“Мурасәлә вә мухабәрә” бүлеге.

№6 (794270) / 01.02.2012 23:30:08

Пәйгәмбәребезнең туган көне мөбәрәк булсын! Барчабыз да сау-сэламәт яшик!

№5 (794269) / 01.02.2012 23:27:35

Вәт тапканнар проблема! Рабигүл-әүвәл аеның 12 се безнең олуг пәйгамбәребезнең бу дөньяга туу көне дип искә алудан уттан шикелле куркалар. Сәер инде. Әгәр дин җитәкчеләреннән Мәүлидне Ураза һәм Корбан гаете кебек зурлап бәйрәм итегез дип кушылса, менә бу бидгать булыр иде. Ә бездә аны теләгән мәхәлләләр билгеләп үтә, билгеләп үтәмәүчеләргә беркем бер сүз әйтми. Шулай булгач, в чем проблема-то?
Барча галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән бөек пәйгамбәребезнең туган көне бүген, аның әти-әнисе шулар булган, ул барчабызга Җәннәт юлын күрсәтүче үрнәк шәхес һ.б. шундыйрак вәгазьләр белән бер-беребезгә искә төшереп алучылар булса, аларга:\"Бу тыелган гамәл!Хәрам!\"- дип ябышыйкмы инде хәзер?

№4 (794243) / 01.02.2012 21:31:47

Вохабит сектантлары идеологиясе буенча гына маулит уткэрелми.АЛЛАХуга шокер итэбез,без бу сектага кермэдек!!!

№3 (794220) / 01.02.2012 18:29:43

А вот что сказал по поводу маулида известный в свое время ученый из ханафитского мазхаба Мухаммад Анвар-шах аль-Кашмири (1352 г.х.) из Индии: «Упомянутый нами хафиз Ибн Дихья – это автор книги «Ат-Танвир…», написанной им в поддержку маулида. Но нужно сказать, что маулид распространился только около 600-го года в эпоху султана города Эрбиль. Однако этот маулид не имеет никакого основания в пречистом Шариате! Так что не гоже такому ученому, хафизу, знатоку хадисов писать книги об этом новшестве (бид’а)» (Аль-Урф аш-шазий шарх сунан ат-тирмизи, 2/37).

Обратите внимание, что ханафитский ученый оценил маулид как новшество (бид’а).

Кроме того, возвеличивать Пророка, мир ему и благословение Аллаха, и проявлять свою любовь к нему можно и другими способами, а именно – изучать его Сунну и жизненный путь, знать его религию, как он поклонялся, как жил и т.д. То же самое касается и произнесения салаватов для Пророка, мир ему и благословение Аллаха, не следует ограничиваться только одной ночью, а нужно ежедневно совершать все положенные намазы, ведь в каждом намазе мы читаем салават для Пророка. Поэтому все мы знаем, что Пророк, мир ему и благословение Аллаха, родился в месяце Раби аль-авваль, однако радоваться его рождению мы должны не лишь один день в году, а ежедневно. Очевидно, что последнее является более сильным доказательством нашей любви к Пророку Мухаммаду, мир ему и благословение Аллаха.http://muhajir.netai.net/otpravlennoe/mowlid.html

№2 (794188) / 01.02.2012 15:18:50

"Пәйгамбәрнең кирәклеге (Мәүлидне бәйрәм итү ярыймы?)"

Авторның шәхесенә кагылудан Аллаһка сыенам.
Әмма бөтен галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәрелгән, кешеләр - ирләр арасыннан сайлап алынган, бүген бөтен җир йөзендә иң күренекле, иң мәшһүр ир турында болай, мондый тема астында язуны Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмне түбәнсетү дип саныйм. Бу һич ярый торган эш түгел. Эчтәлеген укыйсы да килми.

Аның туган аен, көнен бәйрәм итәргә ярыймы дигәндә, юк, ярамый дим. Дәлил итеп, яраса, үзе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында аның туган көннәрен билгеләгән булырлар иде. Яки ул салла Аллаһу галәйһи вә сәллләм үзе шулай эшләгез дип әйтеп калдырган булыр иде. Безгә аның хәдисләрен, тормыш юлын өйрәнү һәм өйрәтү һәр көн тиешле. Ни өчен дисәгез, беребезне дә алда үлемнән башка берни дә көтми. Ә ул салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм безгә бишектән алып ләхеткә кадәрле гыйлем эстәргә кушты. Ни өчен, бәлки уйлап карарсыз?!

№1 (794178) / 01.02.2012 14:27:49

"кабул итәргә кабулияте" һәм "бу кебек вазыйфага", мондый тузга язмаган сүзләр Венерулла Якупов язмаларында еш очрый иде. Мәрхүм Габделхак хәзрәттә бу сүзләрне аңардан өйрәнгән күрәсең, юк исә ул үзе исән чакта мишәрчәрәк җибәрә иде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments