• 20.12-30.12 "Куян Эдвард сәяхәте". Балалар hәм ата-аналар өчен спектакль премьерасы. Г.Кариев исем.театр.
  • 20.12 "Агыйдел" дәүләт җыр hәм бию ансамбленен юбилей концерты. Филармония концертлар залы.
  • 20.12-22.12 Научный новый год от проекта "Умная Казань". Казань ул. Мартына Межлаука, 1 (здание Института психологии и образования КФУ)
  • 28.12 "Школа волшебников". Новогодний мультимедийный спектакль. КСК "Уникс". 15:00, 18:00.
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • Казанда Мега, Ашан, проспект Победы. Бигичева, Зорге. Глушко тирәэсендә бер бүлмәле квартира снимать итәр идем. Бәясе 13 меңнән артмасын иде. Вакытында түләүне гарантиялим. Риэлторлар борчымагыз. 89600541139
  • Казаннын Ибрагимов тукталышындагы 2 бүлмәле фатирга бер кыз эзлим. квартирда кызлар яши. 4500 сум. Риэлтор тугел. 89179361290 (ватсап)
  • Котлау текстлары язам. 89178706654
  • Кгт 22 м Ульяновской да сатыла. тел 89021258891
  • Казан. Яңа бик матур сандык сатыла. 89655808912
  • Казан. Чапаева урамында 2 бүлмәле яңа фатир сдавать итәм. 89655808912 (хозяйка)
  • Казан шәһәрендә Зур Урамда урнашкан коммуналь фатирда 16.5 кв.метрлы булмә сатыла. 89503134779
  • 10 декабрь көнне үгез суеп сатыла. Актаныш. Киров. тел:89534978995
  • Бәйрәм табыныны матур итеп пешерелгән үрдәкләр, бытбылдыклар пешерәм. 89600486412
  • Мутон тун сатыла. Размеры 50-52 Озынлыгы тездән узган. Тел. 89033133608

 

 

 

 

 
Архив
 

               

06.12.2011 Дин

Рафикъ хәзрәт Исламгалиев: «Безгә буйсыну җитми»

Мин 1968 елда Баулы районында туганмын. 1985 елда урта мәктәпне тәмамладым. Шул ук елны Казан авыл хуҗалыгы институтына кердем. Аны укып бетергәч, һөнәрем буенча сигез ел эшләдем. Эш барышында үземә кечкенә генә нәтиҗә ясадым: авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге өметле түгел икән. Дин булмаса, гомумән, авылның да киләчәге булмас. Безнең авыл-шәһәрләрнең киләчәген, аның эшчәнлеген, тулаем алганда, яшәешебезне фәкать дин генә саклап калачак, дип уйлап, үзем дә дингә килдем, – дип башлады үз сүзен хәзерге вакытта Түбән Кама мәдрәсәсе директоры вазифаларын башкаручы Рафикъ хәзрәт.

– Сез дингә кайчан кереп киттегез? Дин белән кызыксынуыгыз ни рәвешле башланды? Кыскача гына үзегезнең дини эшчәнлек белән таныштырып китә алмассызмы икән?

 

– 1998 елда Түбән Кама мәдрәсәсенә укырга кереп, аны 2000 елда тәмамладым. Аннан соң 2002 елга кадәр Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында имам-мөхтәсиб булып эшләдем. Шул дәвердә төрле чаралар үткәрү насыйп булды. Төзелеш эшләре алып бардык: Баулы Җәмигъ мәчете авария хәлендә иде, мәчетне торгызуда гаять зур активлык күрсәтергә туры килде. Мәчетнең фундаменты тиешле тәлапләргә җавап бирмәгәнлектән, мәчет берничә урыннан ярылып, җимерелергә тора иде. Гыйбадәтханәне төзекләндереп бетергәннән соң, мәчеттә укытулар алып барылды, төрле шәхесләр белән очрашулар оештырылды. Әйтергә дә онытып торам икән, 2001 елда Сириягә барып, гарәп теле буенча курсларда укыган идем. Шунда укыганда хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе белән якыннанрак таныштым һәм, һичшиксез, монда килеп укырга кирәк икән, дип уйлап куйдым. 2002 елда гаиләм белән Дамаскка күчтем. Барыбыз да гыйлем алырга тотындык. Бу согудия илләре түгел, Сирия – икътисади яктан алга китмәгән, анда эшләргә дә, яшәргә дә бик авыр. Шуңа күрә дә мин үз ватанымнан – Россиядән киткәндә барлык байлыгымны, хәтта өемне дә сатып киткән идем. Мал-мөлкәт акчалары Сириядә нибары ике ел яшәргә генә җитте. Акча бетә башлагач, товарлар алып, аны сату өчен туган илгә дә җибәрә башладым, сәүдә белән шөгыльләнергә туры килде. Яшисе бар бит. Ул ачлыктан саклап калды, укырга да ярдәм итте. III-IV курсларда укыганда бер фирмага эшкә кердем, алай да атнасына ике генә көн эшли ала идем, чөнки көндезге укуда укый идем бит. Балаларымны да карадым, алар да укуда артта калмады, гарәп телен үзләштерделәр. Кызым Сириянең дипломат балалары укый торган мәктәптә укыды. Барыннан да бигрәк, миңа бу илнең кешеләре ошады. Анда мөселманнар гади, бер-берсенә ярдәмчел, тәкәббер түгел. Галимнәре дә көчле, аларда да тәкәбберлек юк. Аллаһтан курку, суфыйчылык көчле. Әдәп-әхлак бар. Күңелне, акылны тәрбияләү яхшы куелган. Шәригатьне укыту көчле. Дамаскта иртә-кич дәресләр бара, шәехләр бертуктаусыз дәресләр бирә. Мин Дамаскта хәтта әүлияләр белән дә күрештем, алар белән тәэсирләнеп, рухланып кайттым. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Шам турында күп кенә хәдисләр әйтеп калдырган. Ул: “Шамга һәм Йәмәнгә бәрәкәт бир”, – дип Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләдән сорый. Шул вакытта сәхабәләр пәйгамбәребездән (сгв) Хиҗазга (хәзерге Әр-Рияд шәһәре урнашкан җирләр. – Р.И.) да бәрәкәт сорый. Пәйгамбәребез (сгв) ишетмәмешкә салышып, югарыда китерелгән сүзләрне янә кабатлый. Сәхабәләр: “Нәҗде өчен дә сора инде, дога кыл”, – дип мөрәҗәгать итә. Өченче тапкырында пәйгамбәребез (сгв): “Нәҗде җирләре – ул шайтан мөгезе, шушы җирләрдән фетнә чыгар”, – дип җавап бирә. Шам җирләрендә бәрәкәт бар, гыйлем бар. Пәйгамбәребез (сгв): “Шушы Шам җирләрендә Кыямәт көненең зур галәмәтләре башланыр, Мәһди үзенең гаскәрләрен шушы Шамда – Гута исемле җирдә җыяр, Гайсә (гс) Дамаскның көнчыгыш ягындагы мәчет манарасына төшәр”, – ди. Ягъни, рәсүлебез (сгв), диндар кешеләрнең шушы Шамда һәм Йәмәндә күп икәнлеген, Кыямәт алдыннан гыйлемле кешеләр фәкать шушы җирләргә җыелыр һәм алар күп булыр, дип искәртә. Алай гына да түгел, мондагы мөселманнарның иманнары көчле һәм күтәренке булыр, ди. Мин исә Дамасктан укып кайткач, билгеле бер сәбәпләр аркасында, 2009–2011 елларда эш таба алмыйча йөрдем. Илдус хәзрәт Фәиз мөфти булып сайлангач, ул кыерсытылган шәхесләрне дә кире какмады. Быел мин мөфтиятнең карары белән Түбән Кама мәдрәсәсе директоры итеп билгеләндем. Шушы мәдрәсәдә реформа (әл-ислах) эшләрен башлап җибәрдем: хәнәфи мәзһәбенә, матуриди гакыйдәсенә таянып, ата-бабаларыбызның гомер-гомергә килгән динебез юнәлешен таратырга, көчәйтергә дигән максат белән эшебезне алып бара башладым. Нинди генә авырлыклар булуга да карамастан, без үзебезнең Әбү Хәнифә юлын һәм матуриди гакыйдәсен киң таратып, юнәлешебезне аныклап, аны республикабыз, илебез киңлекләренә таратырга һәм милләтара татулыкны, бердәмлекне саклап калу юлын бары тик шунда гына күрергә тиешбез, дип уйлыйм. Һәм без дәүләтебезнең киләчәге дә бары тик шушы юнәлешләрдә икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Без Президент һәм мөфти куйган бурычларны үтәргә тырышабыз. Түбән Кама шәһәрендә шул юнәлештә эш алып барыла.

 

 – Ә Татарстаннан Сирия башкаласы Дамаскка сездән кала тагын укырга китүчеләр булдымы?

 

– Әйе, булды. Мәсәлән, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән Илнур исемле егет ныклап Коръән ятлап кайтты. Кызганыч, бүгенге көндә дини гыйлем артыннан йөрүчеләрнең күбесе үзләрен дин өлкәсендә таба алмый. Сәүдә, сату-алу эше белән көн күрә башлыйлар. Дингә хезмәт итмиләр. Бу бик тә кызганыч. Әлбәттә, бизнеста күп акча эшләп була, гаиләне тотуы да җиңел, яхшы “иномарка”ларда да чабып була. Әмма боларның барысы да вакытлыча. Дөнья – ул бары тик мизгел генә. Татарстаннан укырга чыгып китеп, аннан соң республикабызга кайтып, дингә хезмәт итмәүчеләр артканнан арта бара. Мәдрәсәләрдә кадрлар мәсьәләсе баш авыртуы булып кала бирә.

 

 – Кайсы гарәп илләре сез күрсәткән юнәлешләр буенча хезмәт куеп, зур уңышларга иреште?

 

 – Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Сез яратмаган әйбердә хәер бар. Яраткан әйберегездә исә начарлык, бозыклык бар”, – дип әйтә («Бакара (Сыер)» сүрәсе, 216 нчы аять). Сириядә хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләре урнашкан. Шулай ук Гыйракны алыйк. Ул Америка белән бәйләнешкә кергәнче, анда зур үсеш бара иде. Ә Согуд Гарәбстаны, Кувәйт кебек илләрдә байлык та җитәрлек кебек, ләкин анда яшәүче кешеләренең рухи халәтләре башкачарак. Шул ук Мисыр, Шам илләре (Сирия, Иордания, Фәләстыйн, Ливан) кешеләрен карасак, аларда үзенчәлек бар. Аларда ислам диненең асыл тамырлары калганга күрә, кешелеклелек зур, гадилек, ихласлык көчле. Ә Согуд Гарәбстаны кешеләре әллә каян аерылып тора. Аларның үз-үзләрен тотышы, башкаларга булган карашы, бүтәннәргә мөгамәләте безнең өчен гаҗәп тоела. Менә шушы мәзһәб-юнәлеш хәтта кешенең әдәбенә, аның үз-үзен тотышына, яшәешенә, әдәп-холкына да тәэсир итә. Череп баеганнарда кешелеклелек сыйфатлары, күп очракта, бик үк югары дәрәҗәдә түгел. Ә шамлыларда суфыйчылык көчле. Нәрсә соң ул суфыйчылык? Ул – кешенең үз әдәп-әхлагын, йөрәген сафландыру һәм тәрбияләү өстендә эшләве. Ләкин ул дөньявилыкны ташлау, байлыктан ваз кичү дигән сүз түгел. Суфый нәрсә эшли? Ул эчке дөньясын тәрбияли, ихласлылыгын үстерә, калебен чистарта. Һәм бу эшләр синең тышкы кыяфәтеңдә үз җимешләрен бирә. Мисалга Йәмәнне алыйк. Ни өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Шам белән Йәмәнгә дога кылды? Чынлыкта (моны бүгенге көн галимнәре дә әйтә), шушы як кешеләре үзләренә күрә аерылып тора. Бу як халкы үзгә. Мөселманнарга хас сыйфатлар аларда ярылып ята. Кимчелекләре дә бар, әмма аларның әдәбе, үз-үзләрен тотышы, бүтән гарәп мөселманнары белән чагыштырганда, әллә каян аерылып тора.

 

 – Ә бүгенге мөселман өммәтенә нинди сыйфатлар җитми дип саныйсыз?

 

 – Бүгенгесе көндә Коръәндәге аятькә таяну җитми: “Ий мөэминнәр! Аллаһка итагать итегез һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез! Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта рәсүлнең (гс) гамәленә кайтарыгыз! Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау Аллаһка һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр)”. (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 59 нчы аять). Мөфти куелган икән, без – бөтен мөселманнар, нинди генә мәзһәб, юнәлеш, карашта булмыйк, шушы әмиребезгә буйсынырга тиешбез. Хәзерге вакытта шул буйсыну җитми. Бөтен фетнә, ыгы-зыгылар килеп чыгуның төп сәбәбе – буйсына белмәүдә. Мөселманнарда төрле караш, төрле уй-фикер хөкем сөрә. Бүгенге көндә безнең бәхәсләшү әдәбебез дә коточкыч. Хәзерге мөселманнар интернетта бәхәсләшә. Ә карагыз – әдәп бармы анда? Коръәнгә, сөннәткә буйсыну булмагач, төп чиребез дә шунда: һәрбер дини юнәлеш үзен өстен куярга тырыша. Минеке генә дөрес, ди. Әмиргә буйсыну җитми. Син нинди генә карашта булсаң да, әмир куелган икән, буйсынырга тиешсең. Бабаларыбыз меңәр ел буе түкми-чәчми алып килгән ислам динен! Татарстан җиренә теләсә-нинди мәзһәб-юнәлеш кертмәгән бит алар! Аны алып керү өчен ул вакытта да мөмкинлекләр җитәрлек булган. Элек тә Мисырда, Шамда, Төркиядә укучылар булган бит. Урта Азиядә, Үзбәкстанда, Гарәбстанда укыган галимнәребез дә бар. Аларга да төрле юнәлешләр алып кайтырга мөмкинчелек булмаганмы? Әлбәттә, булган. Тик, нихәл итсәләр иткән, кертмәгәннәр бит. Ул вакытта да уй-фикерләр төрле булган, ләкин ыгы-зыгы, фетнәләр китереп чыгармаганнар. Тату, әдәпле итеп динне алып барганнар. Бер фикердә, бер юнәлештә булганнар. Дөрес, карашлар үзгәреп тора. Әмма мөфти бер бит. Бердәмлек булганга күрә, элек халкыбызның данлыклы галимнәре дә бихисап булган. Мисал өчен, Әхмәдһади Максуди, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевләр... Әгәр дә без буйсынмыйбыз, бердәм булмыйбыз икән, безнең эшебезнең дә нәтиҗәсе булмаячак. Татарстанда инде менә егерме елдан артык дин иреге. Ләкин бу чор эчендә кулга тотарлык галимнәребез үстеме соң? Галимнәрне утыз-кырык яшьтән түгел, биш-алты яшьтән тәрбияләргә кирәк. Безнең егерме ел эчендә галимнәр үстерергә мөмкинлек бар иде, әмма без моны эшли алмадык. Революциягә, хәтта 1936 нчы елларга хәтле безнең Казан, Татарстан нихәтле галимнәр биргән! Мисал өчен, дөньяви фәннәр – математика, физика, химияне генә алыйк. Лобачевский, Бутлеровлар... Казан бөтен дөньяга органик химияне бүләк итте. Мәрҗаниләрне бүген бөтен гарәп дөньясы белә. Ә без – шушы Татарстаныбызда яшәп, аларның хезмәтләрен шәкертләребезгә өйрәтергә кыенсынып торабыз. XIX–XX гасырларда безнең галимнәребез (Мәрҗани, Бигиев, Максудиләр һ.б.) Европа галимнәре белән хат язышты, фикерләр алышты. Европалылар да мөселман дөньясы белән ныклы элемтәдә торды (ул вакытта аларның мөселманнарга хөрмәте зур иде). Татар галимнәре үзләрен зур фикер ияләре итеп танытты, алар дөнья күләмендә дан-шөһрәт казанды һәм безнең көннәрдә дә аларның фикерләрен сәясәтчеләр, икътисадчылар, дин әһелләре үз хезмәтләрендә чагылдыра. Безгә бу дәрәҗәләргә ирешү өчен яшьләребездә дингә мәхәббәт уятырга кирәк, ник дисәң дә, бүгенге татар яшьләре арасында, Кавказ, Урта Азия төбәкләре белән чагыштырганда, дин гыйлемен үзләштерүчеләр аз санда бит. Фикеремне саннар белән ныгытам. Мин укыган елларда Россиядән Дамаскка бары илле кеше, Кавказдан – биш йөз, ә Урта Азиядән меңләгән кеше килеп укыды. Әгәр дә моны халкыбыз аңлап җиткермәсә, татарлар арасында ислам динен әйдәп баручылар булмаячак. Бу – бик тә кызганыч, аяныч хәл булыр. Моңа бармак аша гына карарга ярамый. Бу акылга, дөрес фикер йөртүгә һәм Татарстаныбызның киләчәк үсеше, аның чәчәк атуы белән нык бәйләнгән.

Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№22 (789179) / 13.12.2011 23:19:25

Соры-га,
Чыңгыз баба васыятен искә төшерегез: "җәмгыяттәге бозык канны агызмый торып, җәмгыяткә сихәтлек килми!"
Аллаһы тәгалә Коръәндә Өммәтебезне кисәтте ич: Диннәрен уенга әйләндергән һәм Аллаһ хөкемнәрен җиңелгә санаган һәм дөняга алданган кешеләрдән кисел, алардан саклан! Имансыз, динсез яшәп һәлак булмасыннар өчен аларны вәгазьлә! Чөнки газаптан котылу өчен Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа һәм шәфкатьче юк. Коръән белән гамәл кылмаган кеше дөньядагы бөтен байлыгын җәһәннәмнән котылу өчен бирсә дә, кабул булмас һәм газаптан котыла алмас. Әнә шундый кешеләр Коръән белән гамәл кылмыйча һәлакәтлекне кәсеп итүчеләр, исламга кәферлек кылганнары өчен аларга җәһәннәм газабы һәм эчәрләренә пычранган кайнар су булыр. (Коръән, Әнгам сүрәсе 70 аят).
P.S.: Динне кәсепкә әйләндереп бәлеш ашап йөрүе рәхәт булса да Аллаһының ачуы каты ул! Әле Аның җәзасыннан берәүнең дә котылып кала алганы юк, хәтта бөтен дөньяга баш булып торучыларның да... 

№21 (789174) / 13.12.2011 22:05:58

бәңхүрлектә))00 бусы ни тагы?

№20 (789173) / 13.12.2011 22:05:51

Усал Мөэмин
Күрүемчә, Сез чын динигә охшап торасыз, шулай булгач, мондагы кайберәүләр түбәнлегенә төшеп, үзара булган ызгышны киң катлауга чыгармасагыз иде. Ата-бабаны динсезлектә гаепләми генә, диннең уңай яклары турында сүз алып барсагыз яхшырак булыр иде...

№19 (789170) / 13.12.2011 21:56:05

1998 елны Госман мөфти булып алгач, Түбән Каманың бәлешкорсакларының тәмле телләренә алданып шушы мәдрәсә һәм мәчет-мәхәлләләрне төзүне оештыруны нул"дән башлаган команданы алыштырып бетерде. Әмма өч елдан соң шушы ук бәлешкорсаклылыр командасы, хәл белергә килгән Госман мөфтине дә абзар себеркесе белән мәчеттән себереп, куып чыгардылар. Шул елны ул шәһри Болгарга барып Түбән Кама мәчетенең элеккеге командасыннан гафу үтенде. Әмма поезд киткән иде инде, моннан ары, аны фәкат Дәү Абзый кадәри хәл генә тотып тора алды.
Мәчет муллаларын алыштыруда активлык күрсәткән бер "хаҗый абзый" халыктан җыйган тиеннәрдән передоз ясап тончыккан улын 2005 елда кеше күзеннән яшереп җирләде.
Ә икенче берсенең, мәчет акчасыннан бизнесын башлатучысының өч улы да бәңхүрлектән интегә... - Шушы да түгелме Аллаһының әче каргышы?

№18 (789162) / 13.12.2011 19:59:59

Мәрҗаниләрне бүген бөтен гарәп дөньясы белә. Ә без – шушы Татарстаныбызда яшәп, аларның хезмәтләрен шәкертләребезгә өйрәтергә кыенсынып торабыз.
Шиһабүд-дин Мәрҗәни, Муса Җар Уллаһ Бигиләрне бүгендә, биш-ун еллап элегрәк тә фәнни әйләнешкә кертә алырдай фән кешесе юк бездә. Шул ук Түбән Каманың шул ук мәдрәсәсеннән фән белән шогылләнердәй бәндәләрне бәлешкорсак муллалар 1995-2000-нче елларда урам себеркесе белән себереп куып бетерделәр. Чаллы, Казан һәм Татарстанның күп кенә мәсҗидләрендә дә фән белән шогылләнердәй имамны шунда ук ачкүзле татарлар михраптан сөреп чыгару әмәлен табалар. Чөнки аларның күбесе: "и, Ходаем бир акча, яшел акча - күп акча!"-дип дога кылучылар түгелме соң? -Үзегез күреп торасыз ич.

№17 (789157) / 13.12.2011 19:33:23

"Дамашк" түгел "Димәшкъ!"
Татарчасы "Шәм Шәриф".
Аның җыры да бар:
"Шәм Шәриф дикән ай шәһәрдә
Ахшам бетми капугъ япулмаз...
Безнең борынгы бабаларымыз шуйлә җыру җырлаганнар.

№16 (789152) / 13.12.2011 19:11:08

Дамашк ул безненчэ-татарча ничек атала икэн?

№15 (788604) / 07.12.2011 21:54:20

Кешегә бәйләнеп,нәрсәдә булса гаепләп-чәчрәп бәхәсләшергә чыкмаса,кактус үзенә хыянәт иткән булыр иде!исеме жисеменә туры килә-кадалырга гына тора.

№14 (788528) / 07.12.2011 19:11:21

Өлкән кешеләрме,яшь кешеләрме,яшьтиләр беләнме сөләшкәндә ихтирамлы булу кирәк. Бу сезнеңкультуралы-зыялы булуыгызның күрсәткече.
Кайбер чисталык яратучыларыбыз үз әйткәннәрен тотмый икән, бик кызганыч.

Татарлар зыялы халык иде узганда...

№13 (788523) / 07.12.2011 18:48:31

Кактус, Алинә Бәшированы карап ләззәтләндеңме? Анда иң кирәк җирләре ябык, эл. адресыңны җибәр, кәттәрәкләрен каян карарга икәнен әйтермен.

№12 (788519) / 07.12.2011 18:41:29

Кактус

№11 (788514) / 07.12.2011 18:31:22

//– Сез дингә кайчан кереп киттегез? Дин белән кызыксынуыгыз ни рәвешле башланды?//
Моннан да мәгънәсезрәк сорау булмый торгандыр инде. Динне нәрсә дип күз алдына китерәләр икән шундый мәгънәсез сорау биргәндә? Динне бер кереп чыгып йөри торган бина дип күз алдына китерәләрме? Аңламыйм?
Дин - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә КЕШЕ булып яшәр өчен күрсәтмә. Аллаһы Тәгалә кушканча яши башлаган кешегә: "Син кайчан шәригать кануны белән яшт башладың?", дип сорау биреп була.
Дин ул, әнә "Туйлар күчтәнәче"нә куйган Алинә Бәшировалар хәленә төшмәс өчен үз-үзеңне кешелек кысаларында тотар өчен бер туры юл.

№10 (788457) / 07.12.2011 11:38:49

Электән һәм соңгы вакытта әзме күпме дини гыйлем алган һәм татар телен яхшы белүче әфәнделәребез дә, мөмкинлекләре булмагач һәм берләшә алмаулары аркасында да, аерым -аерым брошюралар рәвешендә китапчыклар чыгаралар. Аларны да соңгы вакытта урысча бастыруны хуп күрәләр. Чөнки бу телдә укучылар күбрәк, шулай хәерлерәк дип уйлыйлар. Әмма Аллаһ Сүзен аз булса да үз милләтеңә, үз халкыңа үз ана телеңдә җиткерүнең барыбер хәерлерәк икәнлеге бары җитми ахрысы. Әйтерсең лә телеңнең дә, милләтеңнең торгызылуы һәм саклануы Аллаһ кулында икәнлегн белмиләр. Ярый инде бүген бу турыда һичьюгы интернетта сөйләшә алабыз, админ алып ташламаганда.

№9 (788454) / 07.12.2011 11:26:59

Татарча аңламаганнарга Коръәни-Кәримнең урысчадан да әйбәтрәк итеп башкортчага мәгънәви сүзгә-сүз дип әйтерлек тәрҗемәсе бар. Алай да аңлашылмаса, урысчасын укыйсыз инде.

Татарлар өчен иң кызганычы да шул: мөселман гаиләсендә туып, бүген үзенә нәрсә кирәген аңламавы. Урыс телендә шулкадәрле динебез ислам турында матур китаплар һәм гыйлем бирелә ки, шаккатарсың. Кеше ачып укымаслык бер Коръән ясату белән акланып булса икән ул. Бүген динебез ислам турында татар телендә китаплар рәвешендә, зәвыкълы, матур эчтәлекле, халыкка барып җитәрлек итеп иҗат ителгән, тәрҗемә ителгән хакыйки гыйлем җитми. Әйтерсең лә, Татарстанда шунлык кына байлык юк. Адәм мәсхәрәсе.

№8 (788452) / 07.12.2011 11:12:12

№3,\"...мөселманнар, библияне үзләренчә үзгәртеп, Куръән язганнар диюе дөрестер күрәсең. Шуңа да, төрле җирдә, төрлечә трактовать итәләр.\"
Балакай, мөселманнар Коръәнгә ышаналар һәм аның Аллаһ Сүзе икәнлеген беләләр. Имам Әхмәд ибн Хәнбәл дүрт мәзхәбнең берсенең имамы,җир йөзендә берзаман берүзе генә Коръәни Кәримнең Аллаһ Сүзе буларак халык кылынмаганлыгы турында әйтә. Аны шуның өчен төрмәгә ябалар һәм бу сүзеннән кире кайтырга кушалар. Ул вакытта мөселманнар барысы да дип сөйлиләр, Коръәнне халык кылынган диләр. Ә ул әйтә, юк халык кылынмаган ди, һәм шушы сүз өчен төрмәдә үтерелә. Ә бүген бу мәсьәләдә- Коръәни Кәримнең Аллаһ Сүзе буларак халык кылынмаганлыгы турында шикләнмиләр һәм бәхәс тә юк. Хәлләр шулайрак энекәш. Ләчтит бер хәл, Аллаһ Сүзен өскә чыгару өчен көрәшү бөтенләй икенче нәрсә.

№7 (788423) / 06.12.2011 22:19:35

Гафу, автор түгел, Рафикъ Исламгалиев әйткән.Гаделша

№6 (788417) / 06.12.2011 21:05:27

Автор язмасында болай ди:"Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Сез яратмаган әйбердә хәер бар. Яраткан әйберегездә исә начарлык, бозыклык бар”, – дип әйтә («Бакара (Сыер)» сүрәсе, 216 нчы аять)". Ләкин аятьне тулысынча бирми, ә бер өлешен генә өзеп, аерып бирә, контексттан аерып. Ә бит Ногмани тәфсирендә бу аять түбәндәгечә бирелә: "216. Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез". Ягъни сүз мөселманнарга һәм Ислам диненә каршы килгән кәферләргә каршы сугышны начар дип, ә алар белән дуслашуны, аларга каршы кйрәшмәүне яхшы дип санаучылар турында бара. Коръәннең конкрет темага әйтелгән аятеннән бер өлешен кисеп алып, башка максатта файдалану дөрес микән? Гомумән, бу аятьне мисал итеп китерүнең асыл мәгънәсен тапмадым бу абзацта...

№5 (788373) / 06.12.2011 14:05:13

Бик дөрес һәм конкрет мәкалә бу.Мәзһәбсез,тәртипсез,ахләкъсезләрне яхшы гына кисәтү!

№4 (788372) / 06.12.2011 13:46:51

Бик топле, нык Иманлы, тэуэкэл кешегэ ошый. Амин, Ислам динендэ коч-куэт остэп, динебезне алга жибэрудэ сэбэпчелэрдэн булсын иде. Бер кемне дэ гаеплэми, сукми, тэнкыйтьлэми. Барын да ныгытып халыкка анлата.
Ул укыткан шэкертлэре дэ менэ шундый ышанычлы булып , Ислам динен дорес, туры юлдан алып барырдай Имамнар булсын иде.
Хормэтле админ, менэ шундый хэзерэтлэр, вэгазьлэр ешырак булсын иде.

№3 (788370) / 06.12.2011 12:10:49

Админ сөрткән инде. Нурислам, Куръәннән, бар мөселман булмаганнарны юк итәргә кирәк, дигән аят китергән иде. Аллаһы тәгалә, бөек булганга, андый указание бирмәс иде. Христьяннарның, милитарик политиканы оправдать итү өчен, мөселманнар, библияне үзләренчә үзгәртеп, Куръән язганнар диюе дөрестер күрәсең. Шуңа да, төрле җирдә, төрлечә трактовать итәләр.

№2 (788366) / 06.12.2011 11:48:55

икеләнерлек нәрсәләр дә җитәрлек.КСАда һәм Сүриядә гилем эстәгәннәрнең каршылыклары чагыла сүзләрендә.
Госман белән Илдус арасындагыдай...
һаман бер төрле - самодерҗавие дөрес булмаган,коммунисларча дөрес,коммунислар дөрес түгел капитализм дөрес - кебегерәк үзгәрш тормыш....
ярлы Сүриянең,бай КСАга көнләшеп караганы дай...

№1 (788365) / 06.12.2011 10:29:31

Бу интервьюны сайтка куйган өчен, admin га рәхмәт.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments