|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2011 Җәмгыять
Думага ...бәллүр бокалларРусия Дәүләт Думасындагы 38 бүлмәгә яңа җиһазлар һәм савыт-саба кайтарырга җыеналар, имеш. Җәмгысе 13 миллион сумга төшәчәк әлеге товарларга күн кәнәфиләр, диваннар, затлы шкафлар, бәллүр бокаллар, фужерлар, рюмкалар һәм карандаш стаканнары керә. Моннан тыш Думаның утырышлар залын да камилләштерергә – электрон белешмәләр базасына керү өчен һәр депутатның эш урынына махсус планшетлар урнаштырырга, шулай ук тавыш бирү системасын да үзгәртергә җыеналар. Яңа компьютерлар да куячаклар. Моның өчен тагын 3 миллион 800 мең сум акча тотарга җыеналар. Дәүләт Думасының җәмәгатьчелек һәм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары Александр Уланов әйтүенчә, Думага җиһазлар искергәннәрен алыштыру максатында сатып алына һәм бәллүр бокалларны алыштыру да гаҗәп түгел, чөнки алар гел ватылып торалар икән. Депутатларның кайберләре җиһазлар, савыт-сабалар сатып алуны хуплый, ә кайберләре: “Без социаль булмаган бюджет кабул итәбез дә, шунда ук бәллүр савытлар сатып алабыз”, – дип, ризасызлык белдерәләр. |
Иң күп укылган
|